Логотип
Пар алма

Кулымдагы йөзегемнең исемнәре... Фәридә

Тормышта арка терәгем, авыр чакларда ныклы таянычым булган сөекле хатыным Фәридә Шәйхуллинаның (кыз фамилиясе Әхмәдуллина) якты истәлегенә багышлыйм. 
Ул көннәрнең вакыйгалары, еллар уза барган саен, җанлы хатирәләр булып күңелдә яңара һәм тормышымның иң ямьле чорын — кадерле яшьлегемне искә төшерә.

Сталин чорының авыр болытлары, күләгәләрен ил өстеннән алып, тарихка күченгән заман иде. Без, алтмышынчы еллар яшьләре, шәхес культы китергән бәла-казаларның һәм кайгы-хәсрәтләрнең күбесен башкалар кебек үк башыбыздан кичереп, күпмедер дәрәҗәдә яшәү ямен дә татырга өлгергән идек инде. Максат та бер иде безнең: үз бәхетебезне ил бәхетенә бәйләп күзаллаганга, белемебезне, бөтен көчебезне Ватанның матур киләчәгенә багышларга омтыла идек. 

Бүгенге яшьләрдән аермалы буларак, гап-гади киемнәребез, кесә «хәлләребез», хәтта иртә-кич ашык-пошык капкалап ала торган ризыкларыбыз да бертөрлерәк иде. Күңелләрдә исә чиксез-чамасыз яшәү дәрте кайный.

…Ул елны яз иртәрәк килде. һәм минем өчен ул каршымда гомерем буена кояш кебек балкып торучы бәхет язым булды.

Чорның гадәте буенча без, яшьләр, шимбә өмәсенә дип, канатланып урамнарга чыктык. Заманыбызның бәйрәм сурәтендәге олы вакыйгасы итеп, ел саен көтеп ала идек бу өмәне. Шул ук көнне җыелышып Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына бардык. Әле дә күз алдымда, тулган айлы, искиткеч матур кич иде бу. Җитмәсә, театрда — «Ай тотылган төндә» спектакле…

Беренче антракт игълан ителгәч, фойега чыктык, анда исә театр артистларының фотоларыннан күргәзмә оештырылган иде. Дөресен әйтергә кирәк, без яңа мәдәниятне, яңа кием-моданы театр артистларыннан күчерә идек. Алар кигәнне кияргә, аларча хәрәкәтләнергә, елмаерга, сөйләшергә тырыша идек. Менә шул күргәзмәгә карап биһуш булып торганда, фотодагы артисткаларның берсенә бик тә охшаган, үтә дә ягымлы, җылы карашлы, бөтен булмышыннан сафлык-инсафлык бөркелеп торган бер кызны күреп алдым да бер аңа, бер фотога карап: «Бу артистка бик тә сезгә охшаган икән, ә менә үзегез миңа бик ошыйсыз», — дип әйткәнемне сизми дә калдым. Шуны гына көткән сыман, бу гүзәл кыз: «Беләм, сез генә түгел, бүген инде өченче егет шулай дип әйтте», — диде. Фәридәм белән менә шулай таныштык. Беренче тапкыр чын күңелдән ачыктан-ачык сөйләшүебезнең бердәнбер шаһиты шушы апрель төненең тулган ае иде. Әнә шул ай безнең йөрәкләрне мәңгегә беркетеп тә куйды инде…

Минем кебек, яшьли тормыш ачысын татыган кыз булып чыкты ул. Әтисен, Әхмәдулла улы Гәрәйне, колхозда механизатор булып эшләгән җиреннән, 1939 елда нахакка гаепләп кулга алалар. Бер ел НКВД изоляторында тотканнан соң, иреккә чыгаралар. (Минем әтием Шәйхулла Миңнулла улы да 1949 елда хатыны, биш баласы белән Себергә сөргенгә сөрелгән иде.) Фәридәнең әтисе 1942 елда сугышка китә. 1944 елның апрель аенда аның һәлак булуы хакында хәбәр килә. әниләре җилкәсендә берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала. Фәридә, туган авылы Теңкәштә башлангыч мәктәпне тәмамлагач, дүрт чакрым ераклыктагы Буа шәһәренең Вахитов исемендәге мәктәбендә урта белем алып чыга. үзе, тормыш гаять авыр булуга карамастан, азрак акча эшләп, медицина институтына укырга керергә хыяллана. Шул максат белән Магнитогорск шәһәренә китеп, металлургия комбинаты лабораториясендә өч елдан артык лаборант булып эшли. 1960 елда, сынауларны уңышлы тапшырып, Казан медицина институтына укырга керә. өченче курсны тәмамлагач, кичләрен һәм ял көннәрендә хас­таханәләрдә шәфкать туташы булып эшли. 1966 елда институт юлламасы буенча Тубыл шәһәренә хирург итеп эшкә җибәрелә. Ел ярымнан Фәридә Казанга әйләнеп кайта. Без танышканда, ул 2 нче номерлы хастаханәдә хирург, ә мин, Казанның финанс-икътисад институтын тәмамлаган белгеч, фәнни-тикшеренү институтында эшли идем. 

Бер-берсенә насыйп ярларның никахы күктә укылган була, диләр: танышуыбызга ярты ел чамасы вакыт үтүгә, без дә гомер сукмагыбызны уртак итәргә вәгъдә бирештек. Чын мөселман гаиләләрендә тәрбия алган яшьләр буларак, алдан, бөтен шартын туры китереп никах укыттык. 1968 елның декабрь аенда исә мин кәләшемне, ап-ак «Волга»га утыртып, Казанда­гы фатирыбызга алып кайттым. (Сөр­геннән кайткач, гаиләбез Казанда төп­ләнде, әти, алтын куллы булуы аркасында, тиз арада эшкә урнашып, фатир да юнәтүгә ирешкән иде.) Фәридә мине алдан ук: «Сәгъдулла! Безгә, мөселманнарга, кеше алдында үбешеп утыру һич тә килешә торган гамәл түгел. Туйда үбешмибез, ярыймы!» — дип кисәтеп куйды. Шулай эшләдек тә. «Горько!» дип кычкырдылар-кычкырдылар да, файдасызлыгын күргәч, туктадылар аннары.

Бик матур яшәп киттек. Нур өстенә нур булып улыбыз Шамил тугач, тормышыбыз тагын да ямьләнде. Бер-беребезне аңлап-санлап яшәгәнгә, көнкүреш мәшәкатьләре, тормышның ыгы-зыгылары да сизелми кебек; уртак шатлык-сөенечләребез Ватанга, халыкка тагын да күбрәк хезмәт итәргә ашкындыра иде.

Еллар уза торды. Табибә-хирург буларак һаман да камилләшә, катлаулы операцияләр ясауга торган саен остара баруын күреп, 1979 елда Фәридәне унынчы шәһәр хастаханәсенең хирургия бүлегенә мөдир итеп күчерделәр. Ул биредә дә тиз арада абруй казанды. Мактау кәгазьләре, «За трудовое отличие» медале белән бүләкләнде. 1989 елда исә Фәридә Шәйхуллинага «Татарстанның атказанган табибәсе» дигән мактаулы исем бирелде. 

Фәридә үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән искиткеч шәфкатьле-миһербанлы табибә иде. Хирургия бүлегендә ул даими рәвештә бушлай кан бирүне оештыра һәм үзе беренчеләрдән булып кан бирә иде. Шул ук вакытта фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, Казан дәүләт табибларның белемен күтәрү институтында һәм практикага килгән студентлар алдында үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга да, фәнни мәкаләләр язарга да вакыт таба иде. Мәсәлән, 1985  елда  медици­на фәннәре докторы, профессор Л. И. Никошин  белән  алар  «Трахеостомия (техника, ошибки, опасности)» исемле методик ярдәмлек-кулланма бастырып чыгардылар. «Лечение гинекологических  больных в хирургическом отделении» исемле фәнни язма исә медицина фәннәре кандидаты В. В. Фәттахов белән бергә язылды.

…Бүгенгедәй хәтерлим: беркөнне Фәридә эштән таң алдыннан гына кайтты, арыганлыктан, аягында чак басып тора. Әмма мин аның талчыккан күзләрендә канәгатьлек чаткысы да сиздем. Эш болай була. Яңа җайланма сынаганда яшь белгеч саксызлык күрсәтә һәм шартлау килеп чыга. Хастаханәгә китергәндә, табиблар теле белән әйтсәк, «соңгы ишекне генә ачасы» калган була инде. Пешкән һәм бик күп кыйпылчыклар белән теткәләнгән тән хәрәкәтсез. Шул вакытта Фәридә, кискен карарга килеп, табиб­лар төркеме белән идарәне үз өстенә ала. Катлаулы операцияләр башлана, нәтиҗәдә, авыруның гомере сакланып кала. Шушы вакыйгадан соң Фәри­дәнең абруе авырулар арасында гына түгел, коллегалары, укыткан укытучылары арасында да югары күтәрелде.

Табиб буларак, Фәридәнең тагын бик тә күркәм бер сыйфаты бар иде: ул милли җанлы, татар телен камил белүче кеше буларак, татарлар белән фәкать туган телендә генә сөйләште. Моның исә медицина күзлегеннән караганда да әһәмияте бик зур.

Эшендә никадәр арыган булмасын, өйгә кайтып керүгә, баштанаяк гаилә мәшәкатьләренә чума иде Фәридә. Улыбызга рухи һәм милли тәрбия бирү өчен көчен дә, болай да чикле вакытын да кызганмады ул. Аеруча яраткан шөгыле — дәрес хәзерләтү иде. Шөкер, Шамилебез йөзебезгә кызыллык китермәде: урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлады һәм Казан финанс-икътисад институтында үзенә гомерлек һөнәр алып чыкты.

Кырык ел буена меңнәрчә  катлау­лы операцияләр ясап, кешеләрне сырхау  газапларыннан коткарып килде Фәридә, ә менә үз сәламәтлеген кайгыртуны кирәк санамады. Санаторий-фәләнгә барып кайту хакында сүз кузгатсам: «Сәгъдулла! Без бит авырмыйбыз, нигә безгә санаторийларга барып йөрергә?» — дип гаҗәпләнә иде. Аны якыннан белгән, ихтирам иткән кешеләрнең миңа әллә ничә тапкырлар: «Әйдә, Фәридә ханым хакында язып чыгыйк әле», — дип мөрәҗәгать иткәннәре булды. Шул турыда сүз кузгатсам, Фәридә тагын: «И-и, Сәгъдуллам, юк белән башыбызны катырып йөрмик әле, яме», — дип, сүзне уенга борып җибәрә иде.

Фәридә Шәйхуллина вафатына кадәр 17 нче поликлиникада табиб-хирург вазифасын башкарды. Аның кул астында дәваланган, аны белгән, аның белән бергә эшләгән кешеләр Фәридәне олы җанлы шәхес, оста белгеч буларак сагынып искә алалар. Сагынмый мөмкин дә түгел…

фото: Уллары Шамил белән

«Сөембикә», № 3, 2008.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар