Логотип
Пар алма

Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фирдәүсә

Гомерлек юлдашым — бердәнберем, кирәк чакта киңәшчем, борчылганда тынычландыручым, күңелем төшкәндә юатучым, уңышсызлыкка очраганда рухландыручым, шатлыгым булганда миңа кушылып куанучым — Фирдәүсәм. Баксаң, инде бергә тормыш корып, уртак ояда сайрашканга, куанып-шатланып яшәгәнгә, башларыбызны бер мендәргә салып йоклаганга да кырык ел булган икән. Дөрес, яшебез олыгая төшкәч, аерым йоклап карадык, тик ияләшә алмадык. Караватларны янәшә куярга мәҗбүр булдык, яңадан бер юрган астына кердек. Без инде аерылмас бер җанга, бер тәнгә әверелгәнбез. Бер теләк, бер омтылыш белән яшибез, максат һәм бурычларыбыз уртак: балаларны кайгырту.

1960 елның апрелендә таныштык без. Пушкин һәм Островский урамнары чатындагы ашханәгә (хәзер анда япон рестораны) төшке ашка кергәч, бер өстәл артына туры килдек. Ул — Казан җиңел сәнәгать техникумы укучысы, мин — М. С. Щепкин исемендәге Мәскәү югары театр училищесы каршында оештырылган беренче татар студиясе студенты. Егет вакыт, җилле чак, өстәвенә, артист булам дип масаеп йөргән заман. Шуның өчендер инде, безнең бер-беребезне өйрәнү, үзара сынашу шактыйга сузылды.

Беренче карашка, талчыбыктай нечкә, кырмыска билле, ак болыттай җиңел, самими Фирдәүсә тормышның дөнья мәшәкатьләре белән тулы шыксыз арбасын өстерәшергә яралмаган кебек күренсә дә, ул үзенең гаять чыдамлылыгын, зур ихтыяр көченә ия икәнлеген, бай рухи дөньясы барлыгын, ярата һәм яраттыра белүен бик тиз исбатлады.
Уртак тормышыбызның әле башланган гына чагы. Мин командировкада вакытта хәл белергә килгән әби — Фирдәүсәнең әнисе:
— Бүлмәсе дә бик кечкенә. Караватыннан башка бер әйберсе дә юк. Өйдә дә тормый икән. Ничек яшәрсез инде, — дип хафалана икән.
Фирдәүсә башта ишетмәгәнгә салышып, кер юуын дәвам иткән.
— Кухнягыз да ике семьяга... Өстәл сатып алып бирер идем, куярга урыныгыз юк... Ашау-эчүегез дә, йоклавыгызда, кер юуыгыз да бер бүлмәдә... Балагыз булгач, нәрсә эшләрсез...
Әнисенең сүзләрен сабыр гына тыңлап торган-торган да:
— Күңелебез киң булсын. Тату торсак, яратышсак — сыярбыз, — дигән Фирдәүсә.

Чынлап та, без кушылганда минем Казан шәһәренең Тихомирнов урамы (хәзер ул урам бөтенләй юк, метро төзи башлагач, җимереп җир белән тигезләделәр) башында, “Победа” кинотеатры (хәзер Офицерлар йорты) белән янәшә торган ике катлы агач йортның беренче катында, сигез квадрат метр зурлыгында, тәрәзә тупсалары җир белән тигез булган бер бүлмәм бар иде. Бәдрәф, су — урамда. Ашарга керосинкада әзерлибез. Бүлмә мичкә утын ягып җылытышлы. Театрдан киткәч, Мәдәният министрлыгында эшләгән елларым. Хезмәт хакым айга йөз сум. Командировкага йөргән өчен өстәмә түләгәч, елның өчтән бер өлешен республикабызның шәһәр-районнарында уткәрәм. Менә шул кешегә ышанып язмышын тапшырган кыз баланы яратмый нәрсә эшлисең, кыю, батыр, тәвәккәл дими, ни дисең. Шул бүлмәдә ел ярымнан артык яңа туган кызыбыз Лилияне үстердек, керосинкада су җылытып, аны көн саен коендырдык. Башта арбасын, аннан караватын куярга урын таптык. Алай гына да түгел, шул бүлмәгә, Фирдәүсә эшкә чыккач, баланы карарга авылдан минем илле яшьлек авыру әнкәй килде. Мин командировкага йөргәч, ул бик еш хатыным белән генә калды. Фирдәүсәнең аны мунчага алып баруын, таз белән су ташып торуын, юындырганын сөйли торган иде. Шулай бервакыт төнлә әниемнең астма авыруы көчәйгән, тыны чамасыз нык бетә башлаган. Фирдәүсә “Ашыгыч ярдәм” чакырган. Йортыбыз урамнан эчтә, ишегалдында булгач, эзләп йөреп вакыт әрәм итмәсеннәр дип, аны каршы алыр өчен урам башында, кинотеатр янында торган. Көтә, көтә, ә машина юк. Әнием өчен борчылып, яңадан телефон будкасына йөгерә ул.

“Ф-и-р-д-ә-ү-с-ә..." дигән таныш тавышны ишетеп, туктап кала. Артына борылып караса, кулын болгап аны үзенә чакыручы әниемне күрә. Баксаң, “Ашыгыч ярдәм” урамның икенче, машиналар бер дә йөрмәгән башыннан килеп, ишегалдына кергән, шул ук юл белән китеп тә барган. Уколлар ясагач, хәле бераз җиңеләйгән әнием инде Фирдәүсәнең үзе өчен борчылып, әллә ашыгып йөреп машина-фәлән таптады микән дип, аны эзләргә урамга чыккан икән.

Бер Фирдәүсәгә — әни, мин, бала. Барыбызны тәрбиялисе, карыйсы. Җитмәсә, үзенең эше бик уңайсыз, өч сменалы иде. Мехкомбинатка өченче сменага эшкә киткәндә, мин аны төнге сәгать унберләрдә алтынчы трамвайга озатып куя идем. Ул, тәрәзәләрдә бер-бер артлы сүнгән утларга карап: “Әнә, кешеләр йокларга яталар, ә мин эшкә барам. Кайчан мин синең җылы куеныңда йоклап, эшкә көндез генә йөрү бәхетенә ирешермен икән”, — дип әйтә иде. Эштән атлыгып кайтып ишекне ачып керүгә: “Кайда минем песием? Мин бит аны сагынып кайттым”, — дип кызыбызны кулына ала, күкрәгенә кыса, бөтен җирләрен үбә иде. Аның кызыбыз белән куанганын күргәч, минем күзләремә яшь килгән, тамак төбемдә төер хасил булган, тәнемдә бала йоны кабарган чаклар күп булды. Кулында балабыз тыпырчынган, мөлаем йөзендә нур уйнаган, соргылт күзләреннән сөю хисләре ташыган хатыным миндә горурлык хисе уята, тормышның тәмен һәм ямен тоярга булыша, үзенә тугрылык сакларга кирәклеген исемә төшерә иде. Фирдәүсә миңа артист вакытымдагы җилбәзәклегемнән арынырга, тормышымны уңай якка үзгәртерлек йогынты ясады.

Тормыш авырлыгын сизми, куанып-шатланып яшәгән көннәрне бүген яңадан күңелемнән кичерәм дә хатынымның нинди гүзәл кеше икәнлегенә тагын бер кат инанам, аның түземлелегенә сокланам, сабырлыгына гаҗәпләнәм. Шундый кыен шартларда гаилә учагына җил-яңгыр тидерми, аны сүндерми-сүрелдерми саклый алуына исем-акылым китә. Шушы асыл сыйфатлары өчен мин Фирдәүсәгә бик рәхмәтле.
Тормышыбыз әкренләп җайлана барды. Барлык уңайлыклары булган йорттан ике бүлмәле фатир алдым. Берничә елдан аны өч бүлмәлегә алмаштырдым. Мәдәният министрлыгыннан профсоюзларның республика советы мәдәният-тәр- бия бүлегенә мөдир урынбасары итеп алдылар. Анда хезмәт хакым югары иде. Фирдәүсә дә эшен алыштырды — Республика статистика комитетына инженер-экономист булып күчте. Кызыбыз да үсеп, мәктәпкә йөри башлады. Тормышыбыз шулай җитешеп-көйләнеп киткәч кенә алтмыш яшендә әнием дөнья куйды. Җирләү мәсьәләсен хәл итәргә зиратка Фирдәүсә белән бергә бардык. Кабер казу өчен конторада илле сум акча түләдек.
— Иртәгә сәгать уникегә кабер әзер булырмы? — дип сорадык.
— Борчылмагыз, әзер булыр, — дигән җавап ишеттек.

Урамга чыктык. Хатыным адымнарын әкренәйтте, пошынып:
— Хәмзә, күңелем тыныч түгел... Әгәр иртәгә әнкәйне алып килгәндә кабер әзер булмаса, нәрсә эшләрбез? Көтеп торырбызмы? — диде.

Минем дә күңелгә шик төште. Борылып, яңадан зиратка кердек. Кабер казучыларны эзләп таптык. Ник килүебезне аңлаттык. Араларыннан берсе, өстенә сырган бишмәт, аягына кирза итек кигәне, кулындагы көрәген кабердән чыгарылган йомшак балчыкка кадап куйды да безне бераз читкә алып китте. Кулы белән яртылаш кар тулган буш кабергә күрсәтте.
— Әнә, шунда күмәрсез, — диде.

Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Чокырга карап катып калдым.
Кабер казучы халәтемне аңлады булса кирәк, мине тынычландырырга теләп, ахры:
— Карын чистартып куярбыз, — дип өстәде.
— Ничек була соң инде бу? Мин газиз әниемне, миңа җан иңдергән, тормыш бүләк иткән, гомере буе минем өчен борчылып яшәгән кешене карлы-бозлы иске чокырга күмәргә тиеш буламмыни?..
Күңелем тәмам йомшарды...
— Өлгермибез, кыш бик салкын, туң тирән. Алдан казып куярга туры килә, — диде кабер казучы.
— Мин моңа риза түгел... Теләсә нәрсә эшләгез, әниемнең үзе өчен махсус кабер казыгыз...
— Әгәр түләсәгез, без өстәмә кешеләр чакырып казыта алабыз...
— Ничә сум?
— Биш йөз. Яртысы алдан, калганы соңыннан...
— Риза...

Шулай итеп, мин әниемне үзе өчен атап казылган кабергә җирләдем. Әгәр шул чагында Фирдәүсә хатын-кыз сиземләве белән күңелсез хәл килеп чыгу ихтималын тоймаса... белмим, нәрсә булыр иде икән. Әгәр мин әниемне, чарасыздан, алдан казылып, туңып-катып беткән кабергә күмәргә мәҗбүр булсам, гомерем буе үкенеп яшәр, беркайчан да, бернинди шартларда да үземне гафу итә алмас идем.

Фирдәүсәнең әнисе минем әнкәй вафат булганнан соң тагын егерме ел яшәде. Дөнья куйганда аңа сиксән җиде яшь иде. Яшел Үзән шәһәрендә олы кызы Наилә белән бергә яшәгән әнисе янына Фирдәүсә бик еш йөрде, аны бик ярата иде. Булдыра алган кадәр әнисенә булышты, көнкүреш мәшәкатьләрен җиңеләйтергә, тормышын күңелле итәргә тырышты. Безгә кунакка килгән саен Фирдәүсә әнисен инде якты дөньядан киткән ике апасының балаларына, әтиләренең туган-тумачаларына алып барды, алар белән күрештерде, арапаштырды. Әнисе шул очрашулардан бераз ямансулап кайтса да, туган- тумачалары янына йөрткәне өчен кызына бик рәхмәтле була иде. Бер мәртәбә алар бик күңелсезләнеп кайттылар. Әби хәтта елап утырды. Бер апасының ике баласы ачуланышканнар, үзара йөрешүдән туктаганнар икән. Фирдәүсә:
- Борчылма, әнкәй, мин аларга араларын көйләшергә үзем булышырмын, арадашчы булырмын, — дигәч кенә ул бераз тынычлангандай итте.

Фирдәүсә әнисенә биргән сүзендә торды.
Мин бәхетле! Янәшемдә кадерлеләрем — Фирдәүсәм һәм Лилиям.

Сугышта ирен югалткан, ялгызы өч бала тәрбияләп үстергән әнисе дә Фирдәүсәне, төпчеге булса да: “Ышанычым, терәгем”, — дия иде. Алар арасында булган җылы мөнәсәбәт беркайчан да суынмады, аңлашу ызгыш-талашка күчмәде. Мин аның әнисенә каршы әйткәнен, апасы Наилә, абыйсы Наил белән телләшкәнен хәтерләмим. Ул туганнары арасында иң яше булуына карамастан, бүген, әнисе кебек, барысын җыеп, туплап торучы.

Фирдәүсәнең минем белән дә тавышланганы, авыр сүз әйткәне булмады. Мин тегеләй-болай ди башласам: “Юк өчен ямьсезләнмик, Хәмзә, безнең араны бозарга сәбәп булырлык нәрсә түгел ул”, — дип сүзне икенчегә бора, шаяруга күчерә. Сирәк булса да мин сүз чыгарганда, аның дәшмәвен, түзеп торуын күргәч, шуны гаебен тану дип уйлаган чакларым да булгалады. Әкренләп аңладым, ул аның сабырлыгы, арабыздагы матур мөнәсәбәтне бозарга теләмәве икән. Кызыбызга да акыл бирә ул: “Нәрсә генә булса да, ирең белән тавышланма, аңа каршы әйтмә, түз, уеннан уймак чыкмасын”, — ди. Фирдәүсәнең тормыштагы төп шигаре: “Усаллык түгел, яхшылык җиңә”.

Фирдәүсә минем туганнарыма карата да бик игътибарлы, аларны бик ярата, якын күрә. Апам Әлфия, сеңлем Тәзкирә үзенә дә шундый ук мөгамәләдә. Менә апамның бер хатыннан өзек: “Фирдәүсә, туган көнең белән тәбрик итәм! Тигез озын гомер итегез. Авыруларга, авырлыкларга бирешмичә, бердәнбер бөртек балаңның, оныкларыңның куанычын күреп, алар өчен шатланып, сау-сәламәт яшәвеңне телим. Бәхетле бул, кадерлем! Син безнең өчен һәрчак яшь, матур, шат күңелле, ачык йөзле, кунакчыл. Сине беркайчан да тормыш картайтмасын... Быел көзләр җәй көннәре кебек матур булды. Әз генә җитмәде матур көннәр синең туган көнеңә. Шулай да әле ап-ак карлар яктыртып тора. Ямьле, җылы... Ямьсез, суык, караңгы кышлар куркытмый быел. Шулай ел артыннан еллар үтсеннәр, киләсе туган көннәреңне дә шушылай барыбыз да исән- сау каршы алырга, озатып калырга язсын..."

Фирдәүсә гаҗәеп сихри көчкә ия кеше ул. Кырык ел бергә яшәп, тормышның бөтен барлыгын уртаклашуга карамастан, әле бүген дә мин үзем өчен аның яңа, уңай сыйфатларын ачам. Яшебез олыгайган саен ул миңа карата игътибарлырак була бара. Тау кадәр журнал-китаплар өемен актарып, миңа кулай, яшемә ярашлы физик күнегүләр эзләп тапты. Көн саен иртән, төнлә оеган канымны таратырга, тәнемне уятырга, буыннарымны “сындыргаларга” кирәклеген исемә төшерә. Шуңа башлап үзе керешә. Әгәр салкын тиеп авырып китсәм, яшь баланы карагандай, тәрбияли, вакытында дару бирә, витаминын каптыра, җиләк-җимеш сулары эчертә. Әмма иң сихәтлесе, хәлемә җиңеллек китергәне — аның янымда кулымны тотып утыруы, тузган сирәк ак чәчләремне йомшак бармаклары белән таравы, кәефемне күтәрергә тырышып әйткән җылы сүзләре.

Яшь чагымда нишләптер җиңел машинага кызыкмадым, мөмкинлегем булса да, сатып алмадым. Бары туксанынчы елны, Кайбыч районында йорт сатып алгач, машина турында сүз кузгаттым. Фирдәүсәнең әйткәне бер һәм кыска, җитди уйландырырлык булды: “Иллене узгач, беренче тапкыр руль артына утырмыйлар. Сине дә югалтасым килми, үземнең дә өйдә җылы түшәгемдә үләсем килә", — диде. Шуннан соң мин машина турында кабат сүз кузгатмадым. Хәрби хезмәттә булган полковник киявебезнең Казанда ике машинасы гаражда торган чагында да Фирдәүсә: “Мин сиңа барыбер утырмыйм”, — дигәч, минем алар янына барганым булмады. Авылга поезд белән йөрибез һәм үкенмибез. Юлда газета-журналлар укыйбыз, тормыш турында, яшьлек елларыбыз, тыныч, тигез, бәхетле картлык көннәребез, балаларыбызның киләчәге хакында тәмләп сөйләшәбез. Балалар дигәннән, кызыбыз Лилия кечкенә вакытта Фирдәүсә өчен “песием” булса, хәзер унбиш яшьлек оныгыбыз Тимурга “алтыным", унике яшьлек оныгыбыз Кәринәгә “кояшым" дип кенә дәшә. Алар Казанда булган чагында дәү әниләренә иркенләп тын алырга да бирмиләр. Берөзлексез аның артыннан йөриләр. Әле бер нәрсә, әле икенче әйбер сорыйлар. Өстәвенә, мин бик еш күзлегемне кая куйганымны онытам. Песиебез Барсик ашарга сорап кычкыра. Фирдәүсә барыбызның да үтенечен үти, бер генә соравыбызны да җавапсыз калдырмый, һәммәбезгә күңелгә ятышлы сүзен таба, үзенә генә хас илаһи ихласлык белән өйдәгеләр арасында җылы, рәхәт мөгамәлә тудыра.
Язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:
Мин бәхетле!
Бәхетледән бәхетле мин,
Бәхетлеләр миннән көнләшә.
— Син бездән дә бәхетлерәк, - диеп Сайрар кошлар миңа эндәшә.
Мин бәхетле!

Бәхет кошым һәрчак Гел каршыма очты, талмады.

Хатыным биргән бәхетемнән мине Бәхетсезлек аера алмады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Энекэем! Мондый хатын-кыз булуына ышанам мин! Тик анын кадерен шушы кадэр кадерлэгэн ир-ат була микэнни дип уйлап куйдым. Бар гаилэгэ дэ шундый могамэлэ булуын телим! Эфэрин! Идая.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Экиятке охшап тора,андый ирлер була мени ул?)

      Хәзер укыйлар