Логотип
Пар алма

Илдар Кыямов: «Тормышны бергә тартсаң җиңелрәк»

Чибәрлеге куркытмыйдыр аның, ә менә көчле булуы... Мөршидә, мәсәлән, бик тәвәккәл кеше. Аның бу сыйфатына хәзергәчә сокланам. «Главное – ввязаться в бой, а там видно будет», – ди ул еш кына. Тәвәккәл дигәннән, бер очрак гел онытылмый.


Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 
Илдар КЫЯМОВ, журналист, алып баручы. 
гаилә стажы – 28 ел; 
балалары – Идел (27 яшь), Ихтыяр (18 яшь).


Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Йөзенә игътибар итәм. Нинди хикмәттер ул... Әмма ир-ат күзлегеннән генә карамыйм бугай, иң элек башка: «Карале, нинди чибәр – телевидениедә эшли алыр иде...» – дигән уй килә. Ә Мөршидәгә беренче тапкыр күз төшкән мизгел... Затлы мехлы шакмаклы пальтодан иде ул – пальто якасына бөдрә чәчләре салынып төшкән. Шул бөдрә чәчләренә битараф кала алмадым бугай... Мин инде бу вакытта 3 нче курста укыйм, «Мәгърифәт» газетасында эшлим – фән һәм югары уку йортлары бүлеген алып барам. Ә Мөршидә группадашлары белән редакциягә практика узарга килде. Дөрес, башта күзем башка кызга төшкән иде. Ә икенче көнне бүлмәбезгә Мөршидә кабат килеп керде. Шунда нидер булды... Ул бу көн турында әле дә көлдереп сөйли. «Интервью алырга китәсем бар», – ди, ә үзе һаман чыгып китми Илдар. «Бу абый нишләп китми икән соң?» – дип уйлыйм», – ди... Минем үзеннән өч яшькә генә олырак икәнне соңрак белгән әле ул. Аннан очраша башладык. Ул университетның 3 нче тулай торагында тора иде, мин – 5 нчедә. Янына килеп йөрим: Мөршидә коридорга килеп чыкса, бөтен дөньялар нурланып, яктырып китә... 
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Гомумән, хатын-кызны яратырга гына кирәк аны һәм ул бөтен очракта да хаклы дип санарга! Әйе, кайчакта онытылып та китә ул, ялгышып та ала... Хатын-кыз бөтен нәрсәне контрольдә тотарга омтыла, шуңа вакыт-вакыт чәүчәләкләнә. Боларның берсен дә явыз нияттән эшләми бит ул: гаилә, балалар хакына тырыша. Ахыр чиктә – ирнең үзе өчен дә тырыша. Хатын-кызда интуиция көчле, алар күбрәк сиземләү белән бара, ә без – ир-атлар танк кебек... Шуңа күрә аларның күп сыйфатларын гафу итеп була һәм гафу итәргә кирәк тә дип  саныйм. 
Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Хыянәтнедер, мөгаен. Шөкер, хатынымның мондый форсат биргәне юк... Әйе, ир-атларның күбесе хыянәтне кичерми. Алар үз-үзләренә нык ышангангадыр да, бәлки. «Монысы белән барып чыкмаса, икенче кешегә өйләнә алам», – дип уйлый торганнардыр. Ә хатын-кызга олы җанлылык хастыр. Кешенең абыну-сөртенүен кичерә, ирнең дә, гомумән, якын кешеләренең ялгышуын аңлый белә, күрәсең. 
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Мөршидәгә моның икесе дә туры киләдер. Без аның белән коллегалар – бер үк өлкәдә эшлибез, бер үк юлда йөрибез: әдәбият-сәнгатьне яктыртабыз. Ул мине илһамландыра белә: һәрвакыт ниндидер планнар, яңа проектлар белән яна. «Әйдә, моны эшләп карыйбыз! Без аны булдырабыз!» – ди. Комфорт тудыра алуына да сокланам. Ходай Тәгалә тарафыннан миңа җибәрелгән бүләк: яхшы хатын, йорт җанлы, әйбәт хуҗабикә ул. Өч егет арасында яшәсә дә, зарланганы булмады. «Лимоннан лимонад ясый бел» дигән законга таянып, улларыбызны кызлар эшләрен эшләргә дә илһамландырды. «Татар егете» бәйгесендә җиңгәч, Идел: «Кер юган ирләрне ат тибә торган була дип әйтә бабай, андый хатын-кыз эшләрен эшләргә ярамый», – дип интервью бирде бирүен. Әмма чынлыкта ул барысын да эшли. Бер җөй калдырмыйча менә дигән итеп үтүкли, өйләрне тузан суырткыч белән чистарта, ваннаны юа... Нечкәләп, яратып эшли. Ихтыярны да шулай эшләтергә тырышабыз. Әмма анысы башка буын баласы – дөньяны үзенчәрәк күрә. 
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Әлбәттә! Ир белән хатын булудан бигрәк, хәзер күбрәк дуслар түгелме икән әле без?! Дуслык бездә бик кыйммәт йөри. Икәү үзара гына түгел, балалар белән дә дус без. Кайвакыт дуслар, гаилә танышлары: «Сез нишләп Иделгә «улым» дип әйтмисез, гел исеме белән дәшәсез?» – диләр. Бу аны дус, тиң күрүдәндер дип уйлыйм. Без аның белән коллегалар. Ул да журналистлар берлеге әгъзасы, уртак проектларыбыз бар. Өстәвенә, театр училищесын да тәмамлады – без сәхнәдә дә бергә. Ә Мөршидә белән дуслык башка... Аннары балалар чыгып киткәч башка дустың да калмый бит инде. (Көлә.) Икәү генә утырып сөйләшкән чакларның, әлбәттә, күбрәк булуын тели Мөршидә. Ә мин йә архивта, йә телевидениедә... Соңгы вакыт шуны сиздем: машинада бергә каядыр барганда иң күңел түрендә яткан сүзләр сөйләнә. Машина эче кечкенә, ул – чикләнгән җирлек, шуңа бер-берегезгә ачыласыз дип аңлатты белгечләр. Якынлык аннан да тора икән әле... Хәер, мин моны Ихтыярдан да сизәм. Мәсәлән, бергә мунча кергәндә ачылып китә ул.
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Истә! «Әйдә, миңа кияүгә чык әле!» – дидем... Без инде өч ел очрашып йөргән идек. Шаярып сөйләшкәндә Мөршидәдән гел көләм: «Сине курс эше генә харап итте», – дим. Мин университетта әйбәт укыдым, «кызыл диплом»га тәмамладым. Танышу белән үк Мөршидәгә: «Курс эше язганда китапханәгә кил, булышырмын», – дигән идем. Ә аңа нәкъ менә шундый ярдәм кирәк булган икән. Минем белән очрашырга теләмәсә дә, килергә мәҗбүр булды. Бер килде, ике, өч... Шулай дуслашып киттек. 1994 елның җәендә өйләнештек без. Мин инде бу вакытта университетны тәмамлап, консерваториягә укырга кергән идем. Чирмешән белән Яшел Үзән арасы шактый ерак – әниләр гел килеп йөри алмыйлар, шуңа күрә башта «парламентер» булып үземә кайтырга туры килде. Кызны ничек сорыйлар, нинди сүзләр әйтәләр – берсен дә белмим... Кайттым Шырданга, Мөршидәнең әнисе белән сөйләштем. Инде эш бетте, поездга чыксам да була дип уйлыйм. Ә әнисе: «Әтиегез белән сөйләшегез», – ди... Бабай капка төбендә утырып тора. Килдем янына, тик сүз башларга йөрәк җитми... Бабай дөнья күргән кеше, аңлады: «Сез бергә булырга уйладыгызмы?» – ди. «Әйе...» – дим. «Укыйсың да бармы әле?» – ди. «Бар шул азрак», – дим... Август ахырында әтиләр килде: башта – Казанга, аннары Яшел Үзәнгә. Якынрак җирдән кыз тапмадыңмы дип тә әйттеләр, билгеле... Авыр чорга туры килде без өйләнешкән вакыт. Эшлисең – акча түләмиләр. Мөршидә шунда ук журналистикага кереп китә алмады: мәктәптә рус балаларына татар теле укытты. Бик читенсенеп... Бала тапканнан соң гына журналистикадагы карьерасы башланды аның. Бөтен тармакта эшләп чыкты: газетада, телевидениедә, радиода, интернет-газетада, министрлыкның матбугат үзәгендә, хәзер менә «Идел» журналында. Ул бүгенге көндә өлгергән, әзерлекле журналист.
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Дөрестер ахрысы. Әни вафатыннан соң әти үзе генә дүрт ел яшәде. Ул безнең философ иде, бик күп укыды. Дөнья да күргән: биш ел Казакъстанда яшәп кайтканнар. Безгә белдерергә теләмәгәндә, әни белән казакъчага күчәләр иде... Берсендә ачылып китеп сөйләшәбез әти белән. «Улым, оят булса да әйтим, хатын ул берзаман әнигә әйләнә икән», – ди. Кемдер: «Ярый әле хатыннар бар, / Безне карап йөртергә», – дип җырлый бит – дөрес ул... Әнинең күп кенә сыйфатларын Мөршидәдә дә күрәм. Аларга озак аралашырга гына туры килмәде: без өйләнешеп дүрт ел узуга әни вафат булды. Әмма кайткалап йөрдек бит – Мөршидә аңа килен рәхәте күрсәтергә өлгергәндер. Бездә ул чакта әле суган үстерәләр иде. Берсендә суган алышырга берүзе кайтып китте. Минем «Кичке Казан» ансамбле белән гастрольдә чагым иде. Кайткан, суганны алышкан, өстәвенә, салам китереп аударганнар. Ул бит инде салам күрмәгән кеше түгел... Әти соңыннан: «Эшләп тә күрсәтә Мөршидә: саламны катогы белән генә алып сала», – дип сөйләгән. 
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Гомумән, ир кешенең мин-минлегенә суга торган нәрсә бу. Өстәвенә, хатыны: «Мин күбрәк эшлим, синең акчаң да юк», дип гел башына да сугып торса... Әлеге сүзләрне бик кулланырга киңәш итмәс идем хатын-кызларга. Хатын-кызның иреннән күбрәк мал табуы аның үзе өчен казаныш, әлбәттә. Эшли ала икән – молодец. Тапканын гаиләгә бирәсе килә икән – бирә, юк икән – рәхәтен үзе генә күрә. Дин буенча да бу шулай. Әмма, күңеле җитеп, иренә, балаларына тота икән, үзенә савап кына эшли. Дөнья булгач төрле хәлләр була, билгеле, тик ир кеше хатыны эшләгәнгә өметләнеп ятарга тиеш түгел. 
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Моны Мөршидә үзе сөйләсә дөресрәк булыр иде дә... Ахырдан ачыкланганча, йөри башлагач, һаман үбешмибез дә үбешмибез икән... Ә ул: «Менә үбешкәч, сезгә туңдырма алам», – дип бүлмәдәш кызларына вәгъдә биргән. Кызлар шуны көткән – һаман сорап үзәгенә үткәннәр. Һәм көннәрдән бер көнне Мөршидә кыю адымга барды... Безнең мөнәсәбәтләрне тагын да җылытып, нурландырып җибәрде... Беренче адымны кайчак ясау да кирәктер, чөнки безнең татар егетләре, бигрәк тә авыл баласы басынкырак тәрбияләнә. Тик барысы да чамадан гына чыкмаска тиеш. 
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Ышанычлы терәк, таянырлык җилкә, авыр чакта ярдәмче булудыр... Тагын  –   матди байлыклар тудыра алу. Мөршидә яшьләргә гел: «Кияүгә чыкканда иң элек бу кеше балаларымның атасы була алырмы, дип уйларга кирәк», – дип киңәш бирә. Һәм дөрес әйтә. Бүгенгеләр булачак ирнең беренче чиратта  машинасы, фатиры бармы икәнен уйлый – әкияттәге кебек ак атта шаһзадә килүен көтә. Ул килә дә, мине алиһә итеп күтәреп кенә йөриячәк дип хыяллана, шулай булырга тиеш дип саный. Шулай булса бик әйбәт, әлбәттә. Тик тормыш икенче төрлерәк шул. Аны бергә тартсаң җиңелрәк... Үзеңне шуңа әзерләргә кирәк. Безгә мәктәптә «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе нигезләре» дигән дәрес керде. Аны укыткан Сания апа Массаровага мин гомер буе рәхмәтле. «Гаилә тормышы суыткычтан башлана», – дия иде ул. Киңәшләре ярады! Өйләнештек, этика дәресләре буенча беләм – безгә суыткыч кирәк. Аны ничектер алып кайтырга кирәк һәм бу проблеманы мин – яшь ир хәл итәргә тиеш. Мөршидәнең җизнәсенә мөрәҗәгать иттек ул чакта – ул мәктәп директоры, кулында машина бар. Шул суыткычны алып кайтышкан өчен аңа гомер буе рәхмәтлемен.  Шулай итеп, Дамир безнең гаилә дустына да әйләнде. 
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Чибәрлеге куркытмыйдыр аның, ә менә көчле булуы... Мөршидә, мәсәлән, бик тәвәккәл кеше. Аның бу сыйфатына хәзергәчә сокланам. «Главное – ввязаться в бой, а там видно будет», – ди ул еш кына. Тәвәккәл дигәннән, бер очрак гел онытылмый. Ихтыярга биш яшь чагында, Абхазиягә ял итәргә бардык. Анда диңгездә гел дулкыннар. Яр буена ук килгән Ихтыяр, аяк киемнәрен ялгыш суга агызып җибәрде дә, аларны алып киткән дулкыннар артыннан үзе дә диңгезгә керә башлады. Кечкенә баланы эчкә алып кереп китәргә шул дулкыннар җитәр дә иде... Мөршидә кай арада килеп җитте – кай арада улыбызны судан тартып та чыгарды. Ә мин шок хәлендә басып торам... Аның әтисе дә, абыйлары да көрәшчеләр – алардагы батырлык Мөршидәгә дә күчкән. 
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Шимбә җиттеме идән юарга тотына Мөршидә. «Таптамагыз, анда басмагыз – монда басыгыз», – ди... Ул көнне башымны алып кая да булса чыгып китәргә тырышам – тынычлап җыештырсын. «Кайнанаң килми бит, нәрсәгә атна саен юасың ул идәнне?» – дим. «Мин хәзер үзем кайнана, киленем килергә мөмкин», – ди ул... Авылдан киткәндә дә идәнне юып китә ул – чистага кайтып керү күңелле, ди. Хәер, кайткач тагын бер юып алырга мөмкин әле. 
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Кафега чыгып китмибез – алай барыбер озак була. Берәр нәрсәгә заказ бирергә дә мөмкин. Мөршидәнең арганын күрәм икән, тотам да үзем пешерәм. Бездә ул гадәти күренеш. Гомумән, кайсыбыз алданрак кайта – шул ашарга әзерли тора. Балаларны да шуңа өйрәттек. Пылау да пешерә беләм, фрикаделькалар да ясыйм, омлет та. Ашны әйтмим дә... Савыт-сабаны да юышам. Ишетеп беләм, хәзер авыл ирләре дә хатыннарына шулай булыша. Алар да шәһәр шартларында яшиләр бит. 
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Бездә мин соңга калам, ахрысы... Мөршидә ул бөтен җиргә вакытында йөри, хәтта алданрак та барырга тырыша. Мин өйрәнәсе килгән бер яхшы сыйфаты бу аның... Һаман да оеша алмаганымны күреп: «Кичтән үк әйберләреңне әзерләп куй дип әйттем бит сиңа», – дип тотына ул. Һәм үзе үк әзерләп тә бирә! Аның белән булганда минем бөтен җиргә җитешәм. 
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы? 
– Бүләкне сорап алмыйлар, әмма яшь барган саен, ир белән хатынның бер-берсен аңлавы арта. Хатының да синең ни теләгәнеңне сүзләр арасыннан «ишетергә» өйрәнә. Мөршидә белән Ихтыяр 50 яшьлегемә скандинавия таяклары бүләк иттеләр менә. Кызыкканымны ничектер сиздергәнмен, күрәсең. Алар миңа чыннан да кирәк иде. Һәр кичне чыгып әйләнәм хәзер... Мөршидә бүләк сайлый белә ул! Ә мин... «8 Март та юк, Яңа ел да, бездә ике генә бәйрәм – Корбан һәм Ураза гаетләре», – дидем аңа. «Алайса шул бәйрәмнәрдә бүләк итәрсең», – диде ул исе китмичә. Ураза гаетенә кызыл мәрҗән алдым – күңеле булды бугай. Быел җәй Байкалда булганда, аңа дип яшел малахит сайладым. Командировкалардан аңа да, балаларга да, киленгә дә бүләксез кайтмаска тырышам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илдар - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

    Хәзер укыйлар