Логотип
Мәхәббәт

Гашыйклар көнен ничек бәйрәм итәргә: 4 идея

Тиздән 14 февраль – Гашыйклар көне җитә. Бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында (һәм, гомумән, бәйрәм дип атау-атамау турында!) һаман да бәхәсләр бара.

Тиздән 14 февраль – Гашыйклар көне җитә. Бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында (һәм, гомумән, бәйрәм дип атау-атамау турында!) һаман да бәхәсләр бара. Тик бәйрәмнең артыгы булмый бит ул. Сөйгәнеңә мәхәббәт аңлата торганының – бигрәк тә. Шуңа күрә без бу көнне бәйрәм дип атарга булдык. Гашыйклар көненә иң яхшы бүләк – ниндидер матди әйбер түгел, ул көнне яраткан кешең белән бергә уздыру. Ә менә ничек уздырып булуы хакында берничә идея тупладык. Берочтан 14 февральдә нәрсә эшләргә ярамаганлыгын да ачыкладык.


ӨЙДӘ УТЫРЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР ӨЧЕН

Әгәр каядыр чыгып йөрергә яратмыйсыз, шау-шулы компанияләрне читләтеп үтәргә тырышасыз икән, 14 февральне дә өйдә генә билгеләп үтәргә була. Өйдә дигәч тә, бернинди романтикасыз, бәйрәм рухсыз дип уйлый күрмәгез тагын. Өйдә дә бәйрәм ясап була ләбаса! Берәр нинди тәмле ризык әзерләгез (ул ризыкны сөйгәнегез белән бергәләп әзерләсәгез тагын да яхшырак!) һәм өстәлгә шәмнәр куеп, романтик кичке аш оештырыгыз. Кичке аштан соң бергәләп романтик комедия карарга, гаилә фотоальбомын актарырга, танышу көнегезне искә алырга, киләчәккә планнар корырга була. Әгәр инде «бәйрәм көнне дә кухнядан башым чыкмый микән инде», дип кайгырасыз икән, ризык әзерләп мәшәкатьләнмәгез – икегез дә ярата торган ризыкны өйгә китертергә заказ бирегез. Моның да үз романтикасы.
 
НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ. Бу көнне ничек үткәрәсен сөйгәнегез белән килештерегез. Әгәр ул романтик комедия жанрындагы фильмнарны яратмый икән, аны карарга мәҗбүр итмәгез. Югыйсә тавыш чыгуы яки комедияне сөйгәнегезнең каты итеп гырлавы фонында үзегез генә карап бетерергә туры килүе ихтимал. Фильмның икегез дә ярата торган жанрдагысын сайлагыз, андыйлар табылмаса, башка шөгыль табыгыз.


АКТИВ ЯЛНЫ ҮЗ ИТҮЧЕЛӘР ӨЧЕН

Сөйгәнегез белән икәүләп кинога барыгыз. Гадәттә, 14 февраль көнне җиңелчә романтик комедияләр, мәхәббәт драмалары прокатка чыга. Билет хәстәрен генә алдан күрегез: сезнең кебек кино яратучылар күп булырга һәм сезгә урын калмаска мөмкин. Ә бу бәйрәм кәефен төшерәчәк.
 
Әгәр театр яратасыз икән, театрга билет алыгыз. Соңыннан, сөйгәнегез белән култыклашып, төнге урамнан сөйләшә-сөйләшә кайтырга була. Кино яки театрны яхшы ресторан белән тәмамларга мөмкин. Ресторанның икегез ярата торган, «үзегезнең» урынга әйләнгәнен сайларга да, эксперимент рәвешендә экзотик ризыклар әзерли торганын да сайлый аласыз.
 
НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ. Өйдәге кино турындагы кагыйдә кинотеатрдагы кинога да кагыла: билет алганда сөйгәнегез белән килештереп алыгыз. Бәлки, сез күптән көткән фильмга аның барасы килмидер, сез гашыйк булган ир-ат актерга да ул гашыйк түгелдер.
 
 

СӘЯХӘТ ЯРАТУЧЫЛАР ӨЧЕН

Кайберәүләр, махсус 14 февральгә туры китереп, эшеннән 3-5 көнлек ял ала һәм сәяхәткә кузгала. Билгеле инде, сәяхәт итәсе җир дә романтик булырга тиеш: Париж, Венеция, Верона... Җылы якны үз итүчеләргә Тайланд, Бали якларын сайларга була.
 
Финанс мөмкинлеге 5 көнгә Тайландка чыгып китәргә мөмкинлек бирмәсә яки эштәге җитәкчегез сезнең 14 февральне ни өчен нәкъ менә Парижда каршы алырга теләвегезне аңларга теләмәсә, якын-тирәгә дә сәяхәт кылырга мөмкин. Күрше республикамы ул, күрше шәһәрме – анысы мөһим түгел, һәр җирдә дә сөйгәнең белән карап йөрердәй урыннар табарга була бит. Хәтта үзебезнең Казанда гына да күпме парк, күңел ачу үзәге, чаңгы шуу базалары, җәяүлеләр өчен матур урамнар бар. 14 февраль көнне икәүләшеп чыгып китсәң, кечкенә генә булса да сәяхәт була бит инде!
 
НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ. 14 февраль көнне ял бирмәгәне өчен җитәкчегез белән ачуланышырга һәм, кызуланып, эштән китү турында гариза язып ташларга; фатир алырга дип 2 ел буе җыйган акчагызны, сөйгәнегезгә әйтмичә генә, Парижга билет алырга тотарга... кыскасы, нәрсә эшләргә ярамаганын аңладыгыз инде.
 
 

РОМАНТИКА ЯРАТУЧЫЛАР ӨЧЕН

Кемнеңдер 14 февраль көнен гадәти булмаганча уздырасы яки гадәти әйберләрдән дә романтика ясыйсы килә. Бу категориягә кергән хатын-кызларга сөйгәннәренә иртәнге ашка йөрәк рәвешендә йомырка тәбәсе кыздырырга яисә көн саен ашый торган сэндвичларга кетчуп белән «Мин сине яратам» дип язарга мөмкин.
 
Хәзер һәр кибеттә диярлек йөрәк рәвешендәге открыткалар сатыла – романтиклар аларны бигрәк тә үз итә. Ул открытканы сөйгәнегезнең кулына тапшырмыйча, кесәсенә йә сумкасына тыгып җибәрергә, тумбочкасына яки ул күрә торган башка берәр җиргә куеп калдырырга була. Ә открытканың эченә иң матур сүзләрегезне язарга онытмагыз.
 
Романтика яратучылар бергәләп атта йөрү яки тимераякта шуу, ә соңыннан каһвә эчеп, җылына-җылына урамда йөрү идеясен дә ошатыр.
 
НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ. Әгәр сөйгәнегезнең кетчупны җене сөймәсә, сэндвичы өстенә кетчупны мулдан агызып «Мин сине яратам» дип яза күрмәгез, гомумән, кетчуп белән бернәрсә дә язмагыз. Беркайчан да! Әгәр сөйгәнегез бала чагында аттан егылган яки тимераякта шуганда имгәнгән булган һәм шуннан соң анда психологик травма калган икән, аны ипподромга да, шугалакка да чакырмагыз – психикасы икенче тапкыр имгәнергә, берочтан сезнекенә дә зыян килергә мөмкин.

фото: https://pixabay.com

Теги: Мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кетчуп белэн колдердегез))))

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гашыйклар көне турында мәгълумәт эзләгән идем, менә моннан табып бер шатландым - http://maratkabirov.com/fayda/14-fevral.html Аннан соң сезнең сайтка юлыктым. Бигрәк матур язма урнаштыргансыз, рәхмәт сезгә!

      Хәзер укыйлар