Йолдыз

Аның турында истәлек язарга җыенгач, әлеге уем өчен үземне үзем битәрләп, икеләнеп калдым: тукта, кеме соң әле мин шулкадәр Иркә Сакаеваның? Туганымы, бер-бер якын кешесеме? Минем аны күреп белүем яшьлек елларымдагы, күп дигәндә ун-унбиш очрашудан гына гыйбарәт ләбаса.
Алай да, башкаларның истәлекләре белән танышу максатыннан, төрле-төрле елларда матбугатта басылган язмаларга күз йөртеп чыгасы иттем. Көтек кенә берничә язма — барысы-нибарысы шул. Татарстанның атказанган артисткасы, чирек гасыр буена Татарстан телевидениесендә югары интеллектуаль әзерлек, журналистлык һәм артистлык таланты таләп итә торган берсеннән-берсе җаваплы тапшырулар («Хәбәрләр», «Идел белән Урал арасында», «Кичке Казан», «Зәңгәр ут яктысында», «Районнар ярышы» һ. б.) алып барган сөекле дикторыбыз хакында зурдан кубып эшләнгән телевизион тапшыру-фәлән дә булганы юк кебек. Татар энциклопедик сүзлеге дә ни өчендер Сакаева Иркә Шаһибәк кызы дигән исемне читләтеп үткән. Югыйсә, татар театры тарихында иң күренекле урыннарның берсен биләүче Сакаев Нуретдин (Иркә Сакаеваның әтисе белән бертуган) янәшәсендә Сакаева фамилиясе язылмаган хәлдә дә кычкырып тора… Тукайга ияреп, Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач? — дибез дә, ни кызганыч, үлеп тә аңлата алмаганнар күбрәк шул. Ә халык аны онытмый. Минем дә күз алдымда елмаеп, теп-тере булып басып тора сыман ул.
1979 ел. Мәктәпне тәмамлап, Казандагы юлда очраган беренче техник училищега барып кердем. Яшәвем олы абыйларда. Искиткеч дәрәҗәдә олы җанлы, кунакчыл туган апа (җиңги була инде) биш кешелек гаиләгә миннән кала үз ягыннан тагын берничә туганын сыендырган иде. Әледән-әле «хәл белергә» килеп чыгучы башка яшь кардәш-ыру да җыелган көннәрдә, Бишбалтадагы элеккеге рус баеннан калган агач йортның икенче катындагы ике бүлмәле, бернинди уңайлыклары булмаган кечкенә генә фатирыбыз умарта оясына охшап кала иде. Туган апабыз ул чакта Батыршин урамындагы азык-төлек кибетендә «штучный товарлар» сата. Бер көнне ул: «Безнең кибеткә диктор Иркә Сакаева кереп йөри», — диде. Кибет каршысындагы гына йортта яшәүче Иркә Сакаева туган ападан әледән-әле сигаретлар сатып ала икән. Тора-бара алар дуслашып-якынаеп та киттеләр. һәм мин моңа гаҗәпләнмим дә: гап-гади сатучы булып эшләсә дә, теләсә кемнең күңеленә үтеп керердәй сөйкемле-ягымлы, уңган-булган, шуның өстенә гаҗәп дәрәҗәдә тапкыр сүзле зирәк затлардан иде туган апабыз. ә менә көннәрнең берендә безнең әнә шул иске фатирыбызга гасыр исе аңкып торган текә-тар агач баскыч буйлап Иркә Сакаева күтәрелүен күргәч, аптыравыбызның чиге булмады. Без көн дә экран аша карап туя алмаган телевидение йолдызы, буй җитмәслек Иркә Сакаева бит бу! әле дә күз алдымда: өстендә зифа гәүдәсенә бик тә килешеп торган блузка белән трикотаждан тегелгән чалбар. Бөтен нәрсәне аңлый торган акыллы күзләрен кара күзлек астына яшергән. Чәчләрен матур итеп күпертеп куйган.
Иркә Сакаева үзен бик гади тотты. Гаиләдәге иң өлкән кеше — Хәдичә әби белән олыларча итеп үзенә аерым сөйләште, тәмам каушап калган без яшьләргә дә тел ачкычы тапты.
Алга таба аның килеп йөрүләре ешайды. Иркә апа килгән һәр көн тантаналы бәйрәм төсе ала иде. Алдан билгеле булгандыр инде: ул киләсе көнне аш-су остасы Хәдичә әби аеруча тансык ризыклар пешерә, Иркә апабыз: «Хәдчә апа («и» авазын төшереп, «ч»га басым ясап әйтә иде), ничек пешердең син моны?» — дип җентекләп сораша, мактый-мактый ашый иде. Бүген бик күпләр «кичтә күргән төш кеби» сагынып искә ала торган торгынлык еллары бит бу. Туган көннәрне, календарьдагы кызыл даталарны алдан ук дулкынланып, хәстәрләнеп көтеп ала торган чак. Иркә апа катнашында узган берничә бәйрәм табыны истә калган. Ул (заманында Щепкин исемендәге театр училищесын бетереп кайткан артистка лабаса!) мәҗлесләргә һәрчак уен элементлары кертеп җибәрә, безне, кул астындагы ситсы, челтәр ише нәрсәләргә төреп, йә чегән кызы, йә һинд кызы ясап куя, бию хәрәкәтләре күрсәтә. әлбәттә, музыкаль өлеш күбесенчә эстрада күгенә күтәрелгән яңа йолдыз — Алла Пугачева җырлары белән бара.
Иркә апаның бу гаилә белән якынаюы болай караганда сәер тоелса да, хәзер, күп еллардан соң, мин аның сәбәбен аңлыйм да кебек. Шәхси тормышында бер-бер артлы зур тетрәнүләр кичергән чоры булган бу аның. Киң күңелле гап-гади кешеләр арасында Иркә апа, бәлки, Киров урамындагы, беркайчан да кунак-төшем өзелми торган әти-әнисе йортында яшәгән чакларына кайткан кебек булгандыр, Хәдичә әби аңа үз әнисен — шулай ук аш-су остасы Зәйнәп апаны хәтерләткәндер.
Тагын шунысы истә калган: Иркә апа, туган апага карап тора-тора да, офтангандай: «И Нурия, Нурия, сез бит әле детсад кына», — дип кабатлый иде. Без аптырыйбыз: ничек инде утызга якынлашып килүче кеше, өстәвенә, ике бала әнисе, «детсад» булсын ди. ә Иркә апа ул чакта кырыктан узып бара торган булган.
Берзаман туган апа белән аның арасында кызып-кызып сөйләшә-киңәшә торган ниндидер «тема» барлыкка килде. Аннары каядыр, кемнәргәдер хат арты хат яза башладылар. Күпмедер вакыттан соң серне чиштеләр: Иркә апа, «Хәдичә апага, сугыш инвалиды хатыны буларак, фатир бирелергә тиеш» дип, әнә шул фатирны юллау хәстәрен кузгаткан икән. Уйласаң исләрең китәрлек: 1981 елның башында абыйлар Жилплощадкадагы өч бүлмәле фатирның ишеген ачып керделәр. Әлбәттә, фатир алу, беренче чиратта, Иркә апаның куйган тырышлыклары, аның казанышы иде.
Мин шул ук елны тулай торакка күчендем. Иркә апаны башкача күргәнем булмады. әмма туган апам аркылы аның турында күңелсез хәбәрләр ишеткәләп тора идем. Талантларны һәрчак фаҗига сагалый… Талантны күрү, тану, упкынга тәгәрәгәндә кул сузу өчен таланттан да зуррак булу кирәктер…
Соңгы вакытта Мәскәүнең беренче каналы «Последние 24 часа…» дигән, дөньялыктан бакыйлыкка күчкән талант ияләренә багышланган тапшыру күрсәтә башлады. Абыйның олы кызы Эльмира сөйләгәннәр миңа (бәлки Ходай насыйп итеп!) киләчәктә Иркә Сакаева турында төшереләчәк шундый тапшыруның бер күренеше булып күз алдына килде.
«1982 ел. Миңа 6 яшь. Әни: «Иркә апаң авырып киткән, күреп чыгыйк әле», — диде. Очына-очына әнигә иярдем, чөнки Иркә апа минем өчен бик якын кеше, ул мине, мин аны бик тә, бик тә үз итә идек. Ничек үз итмисең: Иркә апа әледән-әле күчтәнәчләр, бүләкләр бирә, морожный белән сыйлый, фатирына алып кереп уйната. Телестудиягә ияртеп барганда, мине ниндидер биек урынга утыртып, күз алдымда турыдан-туры эфирга чыкканнары да хәтердә. Кыскасы, чын ияләшү белән ияләшкән идем инде мин аңарга.
Иркә апаның ишек төбендә безне аның күршесе Камал апа каршылады. (Кырыс холыклы бу апаны мин өнәми идем.) Алар әни белән чышын-пышын нидер сөйләштеләр дә, әни: «Шунда утырып тор, Иркә апаң янына керергә ярамый», — дип, мине Камал апаларга кертеп утыртты. Ничек инде Иркә апа янына керергә ярамасын! Ул мине күргәч шулхәтле сөенәчәк бит! Ишекне тутырып баскан юан гәүдәле Камал апаны бәреп диярлек чыгып киттем дә, атылып күрше фатирга килеп кердем. Иркә апа йокы бүлмәсендә ята иде. Йөзе сулган. Идәндәге сап-сары торшер хәтердә калган. Каршысында басып торучы әни, мине күрүгә, бер агарды, бер кызарды. Ә Иркә апа әрнүле-хәлсез тавыш белән: «И Нурия, Нурия!..» — диде.
Иркә апага «Ашыгыч ярдәм» чакыртканнар икән. Әни: «Зинһар, читенсенмә, юып кына кигән идем», — дип, аңа үзенең эчке күлмәген кидерде. Аннары машина килде.
Шул көннеме, иртәгесенме, әни Иркә апаның үлү хәбәрен алып кайтты. Зираттан кайткач: «Кеше шундый аз иде, фәлән-фәләннәр дә килмәгән бит!» — дип ачынуы хәтердә.
Иркә апаның соңгы баруыбыздагы: «И Нурия, Нурия!..» дигән сүзләрен әледән-әле әрнеп исенә төшерә иде ул. Соңыннан аңлатуынча, Камал апа: «Иркәдә йогышлы авыру, якын килергә ярамый!» — дип, әнинең котын алган икән. Иң аянычлысы — унике яшьләрдәге бердәнбер улын якын китермәүләренең дә сәбәбе шушы булып чыга. Иркә апа исә цирроздан, ягъни бавыр таркалудан үлә.»
Язмыш шаяруымы, әллә гади бер очраклылыкмы, туган апабызны төп-төгәл ун елдан соң, кырык яшендә нәкъ шушы авыру дөньядан алып китте…
Абыйларның стенкасында Иркә апаның фатир котлап алып килгән бүләге — керамикадан эшләнгән аю баласы тора. Туган апабыз күз карасыдай күреп, сабыйлар кулына тидерми саклап калган аюга карагач, эчке дөньялары белән бер-берсенә шулкадәр дә охшаш шушы ике изге җан искә төшә.
Рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын…
фото 1
Абдулла Дубин — радио һәм телевидение дикторы, Иркә Сакаева ядкаре халык хәтереннән җуелмасын өчен
күп тырышлык куйган игелек иясе.
фото 2
Туган апабыз Нурия.
«Сөембикә», № 7, 2008.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.