Логотип
Шәхес

Язмыш шәхесләрне нигә аямый?!

Бөтен гомерен хатын-кызларның мәгърифәтен күтәрү-агарту эшенә багышлаган, хезмәтләре әле бүген дә кыйммәтләрен югалтмаган татар мәгърифәтчесе һәм педагогы Фәхрелбәнат Сөләймания – ХХ гасыр башында беренчеләрдән булып матбугат дөньясына аяк баскан татар кызларының берсе. Ләкин никтер шушы көннәргә кадәр тормыш юлы ныклап өйрәнелмәгән, хәтта ки туган елы да төрле чыганакларда төрлечә язылган аның. Мәкаләм шушы бушлыкны бераз гына тулыландыру нияте белән языла да инде.

Бөтен гомерен хатын-кызларның мәгърифәтен күтәрү-агарту эшенә багышлаган, хезмәтләре әле бүген дә кыйммәтләрен югалтмаган татар мәгърифәтчесе һәм педагогы Фәхрелбәнат Сөләймания – ХХ гасыр башында беренчеләрдән булып матбугат дөньясына аяк баскан татар кызларының берсе. Ләкин никтер шушы көннәргә кадәр тормыш юлы ныклап өйрәнелмәгән, хәтта ки туган елы да төрле чыганакларда төрлечә язылган аның. Мәкаләм шушы бушлыкны бераз гына тулыландыру нияте белән языла да инде.

Халкыбызда «Оясында ни күрсә...» дигән мәкаль бар. Бу кыз баланы очырган ояга күз салсак, анда хөрмәтләп искә алырга лаеклы шәхесләребез барлыгын ачыклый алабыз. Фәхрелбәнат 1865 елда (аен, көнен ачыклап булмады) Казан губернасы Чар өязе (хәзер Татар-станның Арча районына керә) Түбән Оры авылында туа. Аның әтисе Сибгатулла хәзрәт Сөләйман гомеренең күп өлешен шушы авылда имамлык хезмәтендә үткәрә. Шунысы безнең өчен әһәмиятле булыр дип уйлыйм, Сибгатулланың улы Лотфулла хәзрәт Сөләйман Орыдан ерак түгел урнашкан Котаймас (хәзерге исеме – Кышлау) авылы имамы булган. Лотфулла хәзрәт хәзерге татар зыялыларына азмы-күпме билгеле шәхестер дип уйлыйм, чөнки аның кызы Галимәтелбәнат Биктимерия – танылган әдибәләребезнең берсе. Әтисендә укып, 16 яшендә ул әтисенең кызлар мәктәбендә мөгаллимәлек эшенә керешә. 1895 елда кияүгә чыгып, Касыйм шәһәреннән ерак түгел урнашкан Янбаш (Җаубаш) дигән авылга китә. Анда да кызлар мәктәбе оештырып, аларны заманча укыта башлый. Алай гына да түгел, язучылык эше белән шөгыльләнә һәм кыз балалар тәрбиясенә багышланган китапларын бастырып чыгарырга өлгерә. Тик бик яшьли – 30 яшендә үк вафат була. Олуг әдибебез Фатих Әмирхан аның хезмәтләренә зур бәя биреп, «Тәрбиятел-әтфаль» журналында (№ 1, 1907) махсус мәкалә язып чыга. 

Галимәтелбәнатның сеңелләре Затессәгадәт, Фатыйма, Гайшә, Гафифәләр – барысы да заманы өчен алдынгы белемнәр алган һәм, кабатлап әйтәм, барысы да төрле җирләрдә кызлар мәктәпләре оештырган игелекле, булдыклы шәхесләр булган.

Аларга белем бирүдә әтиләре куйган көч-хезмәтне әйтеп бетереп булмый. Лотфулла хәзрәт, беренчедән, үзе үзәк шәһәрләрдән читтәрәк яшәсә дә, «Тәрҗеман» газетасын укучыларның берсе булган һәм яңа метод (аваз методы) турында сүз кузгалгач та, аны тормышка ашырырга керешкән. Кызларын мөгаллимәлеккә ул үзе әзерләгән. Махсус уку планнары, программалар, кулланмалар төзегән, төрле фәннәрдән төпле белем бирергә тырышкан. Хезмәте, шөкер, бушка китмәгән.

Фәхрелбәнат та шушында – кардәш кызлары янында белем туплаган. Әтисе Сибгатулла мәдрәсәсендә алган башлангыч белемнәрен шулай баетырга тырышкан. Лотфулла хәзрәт кызларга системалы рәвештә сарыф (морфология), нәхү (синтаксис), бәлгаять (поэтика), әдәбият гарәбия вә төркия (төрки һәм гарәп әдәбияты), гаруз (шигырь төзелеше), гакаид (дин нигезләре), хисап, тарих, география, ысул тәгълим (укыту ысулы – методика) һәм башка фәннәрне өйрәткән. Лотфулла хәзрәт хакында безнең олуг галимебез Мәсгут ага Гайнетдин язып чыккан иде, рәхмәт аңа.

Ә менә Фәхрелбәнатның Лотфулла хәзрәт кызлары янында белем өстәгәнен әдәбиятчы һәм тарихчы буларак танылган шәхесебез Габделбари Баттал (1880–1969) «Йолдыз» газетасының 1914 ел, 24 гыйнвар санында әйтеп үтә.

Габделбари Баттал үз мәка-ләсендә болай дип яза: «Күптән түгел үз йомышым белән Мәскәүгә барган идем. Анда Фәхрелбәнат ханым Сөләйманиянең яңа гына Истанбулдан кайтып, Мәскәүдә мелла Габдулла Шәмсетдинов ханәсендә тукталганын ишеттем. Фәхрелбәнат ханым... Оренбург духовный собраниесендә әгъзалык иткән... Нижний имамы Хәлил хәзрәт Сөләйманның рафикасы (хатыны) вә хәзер... мәгъруф (атак-лы, танылган) яшь имам Габдулла әфәнденең вәлидәседер (әнисе)... Фәхрелбәнат ханым... бик иртә танылган ханымнарыбыздан Галимәтелбәнат Биктимериянең хәмширәсе...»

Габделбари Баттал мәкаләсе эчтәлеген тулысы белән китерү максатым түгел. Әмма, аңлашылганча, Фәхрелбәнат Сөләйманиянең исеме 1914 елда татар зыялылары арасында инде танылган һәм хөрмәт казанган кеше булганлыгы ачык беленә. Шулай булмаганда, аның белән очрашуны махсус эзләп кем барсын ди?

Фәхрелбәнат матбугатка 1905 ел революциясе чорында килеп керә. Аның беренче шигырьләре «Казан мөхбире» газетасында 1905 елда ук басыла башлый. Дөрес, иҗатының башлангыч чорында хатын-кызлар мәгарифе мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре ничектер төрекләргә якынлаштыруга тырышкан кебек. «Башлангыч мәктәпләр өчен, – дип яза ул, – бөтен дәрес китапларын, программаларны госманлылардан күчереп алып, ирләр һәм кызлар мәктәпләребез өчен бастырылып кулланылса, башлангыч мәктәпләребез алга китәр иде».

Тормыш аның бу өлкәдә бераз ялгышканын бик тиз аңлаткан. Ник дигәндә, 1908 елда алар ире Хәлил хәзрәт һәм Алма-Ата бае Габделвәли Исхаков белән хаҗга барырга чыгалар. Тик ни сәбәптәндер, Фәхрелбәнат Төркиядә кала (элек хатын-кызларның хаҗга барулары хәзерге кебек гадәти күренеш булмаганы билгеле). Өч ай буе ул Истанбулда яшәгән: күзе ачык хатынга төрек хатын-кызлары тормышы белән якыннан танышырга мөмкинлек шулай ачылган. Тагын Габделбари Баттал истәлегенә мөрәҗәгать итик. «Фәхрелбәнат ханымның әйтүенчә, – дип күрсәтә ул, – төрекләрдә гаилә тормышы бик начар: ирләр тәүлекнең иң күп өлешен каһ-вәханәләрдә уздыралар, хатыннары моңаеп вә зарыгып аларны көтәләр. Гаиләдә өлфәт, иттифак вә киңәш белән эш кылу юк икән... Хәзер Истанбулда «Мөтәрәха хокук нисван» («Хатын-кыз хокукын яклау») җәмгыяте нигезләнгән. Җәмгыять «Кадыннар дөньясы» исемле бер журнал чыгара... Журнал хатын-кызлар арасында мәгариф тарату өчен дә тырыша икән...»

Фәхрелбәнат ханым «Кадыннар дөньясы»на күп кенә мәкаләләр язган. Татарларның гаилә тормышын, бездәге хатын-кызлар әхвәлен төрекләргә танытырга тырышкан һәм төрек хатын-кызларын Русиягә чакырган...

Шушы сөйләшү барышында Габделбари Баттал Фәхрелбәнаттан киләчәккә нинди ниятләре барлыгын сорый. Ул аңа «Аналар» исемендә журнал чыгарырга теләге барлыгын, әмма Казанда чыга башлаган «Сөембикә» (1913, октябрь) журналы яхшы гына чыгып китсә, анда эшләргә, шуңа күрә Казанга күчеп китәргә дә теләге барлыгын әйтә.

Истанбулдан кайткач, Фәхрел-бәнат Казанга килә һәм 1914 елдан 1918 елга кадәр «Сөембикә» жур-налының сәркатибе булып бәрә-кәтле хезмәт итә. Журналның редакторы Якуб Хәлили белән фи-кердәшләр булып эшләве аның иҗтимагый һәм иҗади активлыгын яңа югарылыкка күтәрә дияр идем. Ул бу чорда уку-укыту, бала тәр-биясе, гаилә, әхлак мәсьәләләренә багышланган мәкаләләрне күп яза һәм алар укучыларның игътибар үзәгендә була. Чыннан да, Орен-бургта яшәгән чорда (ире Хәлил хәзрәтнең Диния нәзарәтендә эшләгәнен әйтеп үткән идек) язылган «Иршад яки көзге» (1905), «Кызлар тәрбиясе» (1906), «Микъраз-әт-тәгас-сыб фи рәдди-миръат-әт тәәсеф» (1907) кебек әсәрләрендә күбрәк гарәп сүзләре өстенлек итә. «Сөембикә» журналындагы мәкаләләрнең теле үзебезгә, халкыбызга якын. Темалары, эчтәлекләре, куелган проблемалары бүген дә әһәмиятен, кыйммәтен югалтмаган. Мисал өчен, «Без хәйәткә ничек хәзерлә-нәбез», «Татар хатын-кызлары дикъкатенә», «Балалар тәрбиясе», «Булдыксызлыгымыз», «Исмәгыйль Гаспринский», «Бөек фаҗига», «Идел буе матбугаты» – барысы да укучылар көтеп алган, көн кадагында торган мәсьәләләргә багышланган мәкаләләр.

Әйтеп үтик, Фәхрелбәнат журналга хатын-кыз авторларны чакыра, аларның мәкаләләре дә торган саен ешрак күренә башлый. Шундыйлардан Маһруй Мозаффа-рия, Мәхбүбҗамал Акчурина, Әминә Төхфәтуллина, Багбостан Мөэминовалар журналда каләм чарлаган шәхесләр.

Фәхрелбәнатның кызлар мәктәпләре, андагы уку-укыту тәртипләре белән бик нык кызыксынып йөрүе гаҗәп түгел. Имтихан вакытларында мәктәпләр аны үзләре үк чакыра торган булган, чөнки алар өчен ул гади күзәтүче генә түгел, ә бәлки якын киңәшче, ярдәмче.

Уллары Габдулла (1886–1937) – аның горурлыгы да, мәңгелек йөрәк ярасы да.
Яшьтән үк бик сәләтле булган бу бала башта әтисендә, соңрак Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. Соңрак (еллары билгеле түгел) Бәйруттагы Америка көллиятендә, университетта укый. Россиядә чакта татар, рус, гарәп телләрен белгән булса, Бәйруттан француз, инглиз телләрен өйрәнеп кайта. Кайткач, 1912–1917 елларда Түбән Новгородта мулла булып тора.

1917 елдагы вакыйгаларда ул актив көрәшче, татар милли азатлык хәрәкәте лидерларының берсе була. 1917 елның апрелендә Түбән Новгород губерна мөселман комитетын оештыра. Бөтенроссия мөселманнар корылтайларының барысында да катнаша һәм үз сүзен әйтми калмый. Чыгышларында хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклы булуларын яклап чыга. 1917–1918 елларда Милләт мәҗлесе делегаты, шул ук вакытта Эчке Русия һәм Себер мөселман-нарының Үзәк Диния нәзарәте казые (1917 елдан), Голямалар шурасы әгъзасы (1926 елдан), Мәс-кәүнең Җәмигъ мәчетендә мулла (1929–1930) булып игелекле хезмәт итә.

Инде мәгълүм булганча, 1924–1927 елларда Диния нәзарәтенең казые, актив җәмәгать эшлеклесе Кәшшафетдин Тәрҗемани редакторлыгында Уфада «Ислам» мәҗәлләсе (журналы) чыгып килә. Габдулла Сөләймани – журналның иң актив авторларының берсе. Ул дини йолаларга үзгәрешләр кертү турында уйлана, эзләнә башлый. Гает, җомга көннәрендә сөйләнә торган вәгазьләрне үзе саф татар телендә алып бара. Хәтта Коръәнне татар теленә тәрҗемә итеп, намазда укыла торган сүрәләрне дә татарча уку мәсьәләләрен күтәрә. Әмма мондый «бидгать» хәрәкәткә каршы барлык иске руханилар баш күтәрә. Диния нәзарәтенә гаризалар ява: «Динне бетерәләр...», «Харап итәләр...», «Коръән татар телендә булса, аның бер изгелеге калмаячак...»

Репрессияләр чорында ул Диния нәзарәте әгъзалары белән берлектә 1930 елда кулга алына һәм 1937 елда үтерелә. Аның белән бергә халкыбызның горурлыгы, макта-нычы булган зыялы шәхесләребез Җ. Абызгилдин, К. Тәрҗемани, Һ. Атласи, З. Камали, М. Бубыйлар юк ителә. Урыннары җәннәттә булсын...

Фәхрелбәнат ханымга бу хәс-рәтләрне дә кичерергә туры килә... 1918 елда журнал ябылгач, ул Саба-да кызлар мәктәбе ачып, бер ел укыта. Соңгы гомере хакында беркем дә язмаган – мәгълүматым юк. Вафаты – 1959 елда.

Уйланам... Күпме эшләр баш-карган, милләтебезнең горурлыгы була алырлык акыллы бала тәр-бияләп, заманында иң хөрмәтле ханымнарыбызның берсе саналган Фәхрелбәнат Сөләймания белән дә язмыш ничек рәхимсез кыланган икән. Ник талантлы шәхесләрне тормыш, язмыш бер дә аямый?! Ә без хәзер нигә мондый шәхес-ләребезгә, аларның тормыш юлларына, хезмәтләренә битараф? Нигә онытабыз икән аларның
халыкка күрсәткән изге гамәлләрен?

Урыннары җәннәттә булсын. Рәнҗемәсеннәр инде безгә... 

Фото: автор архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар