Логотип
Шәхес

Венера Ихсанова: «Күңелем тулы чәчәк минем...»

— Бабагыз указлы мулла сезнең, бик зур гыйлем иясе, — дип әйтә торган була әниләре. Зәки мулланың якын-тирәдә атаклы Түнтәр мәдрәсәсендә белем алганын, өендә үзе туплаган зур китапханәсе булганын балалар белеп үсә. Ә бабаларының бабасы — Мисырга ук барып җитеп, әл-ислах мәдрәсәсендә гыйлем эстәп кайткан хәтта! Кыскасы, Малмыж укытучылар мәктәбен тәмамлаган Гыйльминаз туташ мулла килене булып төшкән әле. Заманалар бер көе торса, укымышлы гаиләдә бер-бер артлы дөньяга киләчәк ике кыз бала һәм ике угыл, бәлкем, Фаиз мулла балалары дип, телдә аерым йөрер иде...
...Тарих шарт фигыльне кабул итми. Заман бер көе тормас. Әтиләре муллалардан чыкканлыгын беркайчан, берничек белдермәс. Якты күңелен килер көннәргә киң ачып куеп, җиң сызганып «яхшы-яңаны төзергә» алыныр, идеалларга үзе кебек ихластан ышанып хезмәт итәчәк балаларына да Венера дип, Ренат, Роберт дип яңа, яңгыравыклы исемнәр куяр. Коръәннән «төшкән» исем-ат беренче балалары Ләбибәгә генә тияр. (Бу кыз үсеп җитәр һәм балаларның яраткан язучысы Ләбибә Ихсанова булып китәр.) Ун елдан соң, икенче бала көткәндә игезәк булып туган парның сыңары Венера журналистика юлын сайлар, матбугат өлкәсендә танылыр, «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнер, егерме сигез ел өзлексез баш мөхәррир вазифасын башкарып, татарның әлегә күңелләргә генә язылган рекордлар китабына «теркәлер». Шул елларның унбере «Сөембикә» — ул елларда «Азат хатын» — журналы белән бәйле булыр.

...Татарстан чикләреннән хәйран ары җирдә, Нократ Иделе буйларындагы Түбән Шөн авылында мәктәп ачкан, шуның беренче укытучылары булган Фаиз ага белән Гыйльминаз ханым гаиләсендә дөньяга килеп, «лириклар» ягын үз иткән кызларының да, «физиклар» ягына тарткан улларының да исеме, ә бит чынлап та, ил-көн телендә бүген. Уйланырсың һәм тагын бер кат «аслиһи-нәслиһи» диярсең...

Бу саныбызда без үзебезнеке булган Венера ханым Ихсанованы чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Түребез Сезгә — Венера апа!

Бала вакыт, аның әһәмияте турындагы фәлсәфәне «озын-озак балачак» дип өч сүзгә сыйдырган әдипкә рәхмәт. Гомернең чагыштырмача кыска гына шушы кисентесеннән сузылган бер җеп һичкайчан өзелми, кайчак йә уйларыбызда, йә төшләребездә, шул җеп буйлап без балачакка кайтып киләбез...
— Минем төшкә чәчәкләр керә. Үскән өебез гөлчәчәкләр эчендә иде. Революция кузгалгач, әниләрне зур өй салып башка чыгарганнар. Өебез бик матур иде. Урам якта дүрт тәрәзә. Тәрәзә пәрдәләре челтәрдән, әни аларны үзе бәйли иде. (Бу шөгылен гомере буе ташламады, йокысы качкан төннәрне челтәр бәйләп уздыра торган булды.) Без әле кечкенә, әни тәрәзәләрне ялт итеп юып, кояшка ачып куйган. Тәрәз каршындагы канәфер куагы шау чәчәктә. Шул куак тирәсендә — төрледән-төрле гөлләр, алар иртә яздан кара көзгәчә бер-берсен алыштырып, балкып утыралар. Көзгә таба кашкарыйлар чәчкә ата иде. әни бакча гөлләре арасында матур итеп борынгы татар җырларын җырлый...

Шул чәчәкләр, шул җырлардан минем күңелдә ниндидер якты хис калган. Кигән киемнәрем дә гел чәчәкле бит минем. Беркайчан да бер генә төстән киенергә яратмадым. «Талымсыз» дияр кемдер. Үземә алай тоелмый. Матур киенергә, модадан калмаска тырыша идем. Монысы — сүз уңаеннан. Гармония — табигатьтә. Табигать ул төсләр патшалыгы. Әле дә бакчабыз яздан ук чәчәкләргә күмелә. Канәфер, шомырт, миләш утырттык бакча тутырып. Минем гомерем чәчәкләргә сокланып, әкрен генә үтеп бара.

— Әллә ничек моңсу итеп әйттегез...
— Моңсуланган чаклар да, авыр вакытлар да була тормышта. Бик авыр вакытларда үземне күңелем белән табигатькә «алып китәргә» өйрәттем: урманнарга «керәм», гөмбә җыйган чакларны искә төшерәм...

— Халыкның холкы күңел ачу, бәйрәм итү рәвешендә һәм кайгы-хәсрәтне ничек кичерүендә бик ачык чагыла шикелле. Безнең холык сабырлык белән сынала. Васил абыйның вафатыннан соң мине сезнең сабырлыгыгыз шаккатырган иде.
— Өч ел булып килә инде аны югалтуыбызга, бер генә төн дә төшемә керми калганы юк. Сөйләшеп керә. Төрлесен сөйләшәбез, матурын да, борчулысын да сөйләшеп алабыз. Кырык ике ел яшәдек без ирем белән. Авылдашым иде ул. Балалар бакчасына бергә йөрдек, бергә үстек. Игезәгем Ренатның якын дусты иде.  Безнең өй авылның бер башында, аларныкы — икенчесендә. өйләрендә малайлар гына булса да, гел чиста, тәртипле тордылар, шунысына соклана идем. 

Күңелләр якынлыгы бар иде ул чакта ук, ә ярату дигән хис уянырга иртәрәк булган, күрәсең. Мин укырга китәм, ул — армиягә. Иптәш санап йөргән егетнең: «Кайтканымны көт», — дигәнен ничек аңлыйсын да аңламаганмындыр... Мине кияүгә сораганнарын ишетеп, армиядән отпуск алып кайтты. «Ашыкма әле», — диде... Ел ярымнан тагын очраштык. Мин  инде аерылышкан. Бер кулыма биш айлык кызымны күтәреп, икенчесендә сумкадыр инде, басу юлыннан әниләргә кайтып барам. Авыл ягыннан җигүле ат килә. Васил булып чыкты арбадагы кеше. Армиядән кайткан, эшли башлаган. Атын туктатты, исәнләште,  баланы  ку­лына алып сөйде. «Кем дип куштың?» — дип сорады. «Ләйсән», — дидем. «Кайтарып куйыйммы?» —  дигәненә, «Юк, күп калмады инде», — дип җавап бирдем.

Шуннан соң ул укырга керде, укуын тәмамлады, Казахстанга эшкә киткәнен ишеттем. Икебезнең дә яше утызга җиткәч аңлаштык. Башта Казан аша узып барышлый хәл-әхвәлебезне белешеп чыккан иде. Аннары хат язды: «Мин синнән башка кеше белән яши алмыйм, өзелеп җавап көтәм...» Кавышыр алдыннан: «Син миңа үпкәләп калгансыңдыр, үткәннәрем белән битәрләмәссеңме?» — диюемә: «Бер үпкәм дә юк сиңа, гомеремдә авыз ачып бер авыр сүз әйтмәм», — диде. Әйтмәде дә. Инсафлы авыл малае, матбугатка кермәгән сүз юк иде аның авызында. Тормыш бит, аңлашылмаучылык туса, «утыр әле, сөйләшик әле» дип, туып килүче каршылыкны вакытында сүндерә белде. Васил ике институт бетергән, кырык елга якын башта партия, аннары Президент аппаратында җаваплы хезмәттә булган кеше. Икебез дә үз фикерле кешеләр идек. Кеше белән эшләүче кеше башкача була да алмый. Ләкин һәрвакыт килешү таба белдек. Олы кеше авызыннан сәер дә яңгырар, бәлкем, мин Василны чын ярату белән яратканмын икән. Аннан да кадерле, аннан да кирәкле кешем булмаган икән. үзеннән соң калган бушлыкка галәмнәр сыяр иде...

Гармунчы иде ул. Соңгы фатирыбызда икәү генә яшәдек бит. Төштән соң, ашап-эчеп җыештыргач, ул уйнап, җырлашып утыра торган булдык. «Кышкы чия»не парлап җырлый идек. Улыбызны бик баянчы итәсе килде аның. Раушан тартылмады. Аның каравы, улыбызның кызы да, улы да музыка мәктәбенә йөриләр.

Өйләнешкәч, дүрт елдан соң гына туды улыбыз. Бәби көткәнебезне белгәч, Ләйсән: «Мин инде үзем генә калам дип курыккан идем», — дип бик сөенде. Васил аның үзен баштан ук балалыкка алды. Хәер, хикмәт кәгазьдәмени! Кызым ата кадерендә, ата баласы булып үсте. Ул инде хәзер үзе дәү әни. өченче оныкларын көтәләр. Ләйсән тормышта бик бәхетле булды.

Кызыбыз да, улыбыз да матур гаиләләр кордылар. Аларны тормышка әзерләгәндә: «Әллә кем» балалары эзләмәскә кирәк, сабыр, эшчән, тәртипле, эшлекле булсын сайлаганыгыз, дидек. Кызга тагын бер таләп бар иде: өйгә эчә торган кеше кертмәскә. Әни егетләр мәсьәләсендә безне бик кырыслыкта тотты. «Кыз бала ефәк шикелле, кулда йөрсә, пычрана ул. Өсте ябык савытны гына ачып карыйсы килә», — дип, сафлыкка, чисталыкка өйрәтте. әмма кырыслыкта чама кирәк дим мин үзем. Кыз бала ир затының холкын өйрәнергә, кияүгә чыгасы кешесен алдан белергә тиеш, үзен генә түгел, нәсел-нәсәбен дә. Халык педагогикасының нәсел-нәсәпкә аерым игътибар бирүен мин дә аерып искәртер идем. Белмәгән кеше белән тормыш башлау, тормыш кору бик зур психологик йөк бит ул.

Безнең ике балабыз да киңәшкә колак сала белде. Улыбыз: «Күңелемдә бу кадәр ярату хисе барын белми идем», — диде. Бу әни белән гел генә сөйләшенә торган сүз түгел. Бик  сөендем. Киленебез Энҗе яратып яшәрлек кеше.

Яшь аралары зур булса да,  улым белән кызым дус үстеләр, хәзер дә бик якыннар.
— Ләбибә апа белән сезнең арадагы матур туганлык мөнәсәбәтләрен һәркемгә үрнәк итеп  китерерлек. Туган белән яшәү, туганга таяну, туганны кайгырту безнең халыкның канында, югыйсә, ләкин бүген дус-әшнәне туганнан өстен кую кебек күренеш тә күзәтелә бит...
— Туганчылык хисе гаиләдә салынадыр ул. Игезәгем Ренат бик шук, шаян иде. Әни гел миңа шуны күз уңында тотарга куша: тегендә бармасын, монда йөрмәсен... Теге яки бу кыз белән аралары ничек? Әле дә уйлап куям, үзе дә үсмер кызга ничек шундый авыр вазифа йөкләделәр икән дип. Энеләребез әйбәт кешеләр булып үсте. Игезәк туганым Ренат Кустанайда яши, апабыз кебек, геология факультетын тәмамлаган иде. Инде чит илгә әверелгән Казахстанда үз һөнәре буенча зур белгеч ул. Роберт —«Теплоконтроль» берләшмәсендә конструкторлар бюросы җитәкчесе. 70 яшькә җитеп пенсиягә киткәннән соң кабат чакырып алып, үз вазифасын тәкъдим иттеләр. Әтиебез өйрәткәнчә, «эш кушалар икән — булдырырга» дип эшләдек, яшәдек. Тырышлыгыбызны таныдылар. Тик беребезгә дә бөеклек чире йокмады. Шуңа күрә яшәве дә җиңел булды.

Ә Ләбибә апа... Без туганда аңа — ун яшь. Апа кулында үстек дияргә була. Апа да булды, вакыт-вакыт әнине дә алыштырырга туры килде аңа дисәм, арттыру булмас. Педучилище чорыннан башлап, унөч яшьтән Ренат белән икебез кабат апа белән җизни кулына килеп кердек. Җизнәбез — фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәррис. Әмәт тавында, такта өйдә торалар иде алар. Сатып алдылар да, җизни өйне үзе теләгәнчә корды. Язучы-шагыйрь, галим-голәмә бик яратып җыела торган иде аларда. Шунда минем иҗатка мәхәббәтем кузгалды. Халикъ Садри, Хатип Госман, Фатих Хөсни, Габдрахман Минский, Гамир Насрыйлар.... Нинди исемнәр! Алардагы мәгълүмат, гыйлем, сүз арасына чит ил язучыларының гыйбарәләрен кушып сөйләшеп җибәрүләре... Аннары Хәсән Туфан килеп йөри башлады. Ул минем диплом эшемнең оппоненты булды, бик мактады хезмәтемне. Бу — 1958 ел. Туфанның кайткан гына чагы. Диплом яклау имтиханы шигърият бәйрәменә, очрашу кичәсенә әйләнеп китте, бүлмәгә яшь шагыйрьләр, язучылар, галим халкы кереп тулды...

Хатип Госман кафедра мөдире иде. Бервакыт җизни аны, дүрт баласы белән, безнең авылга ялга алып кайтты. Су буенда чатыр корып ял иттеләр. Бу, тыштан коры кешенең гаҗәеп нечкә җаны чагылышын тоеп-күреп шаккатканым исемдә. Ул үлән арасыннан сукмакка килеп чыккан бака баласы, аның чык тамчысын күреп гаҗәпкә калуы, аягы белән чык бөртегенә кагылырга итүе турында хисләнеп сөйләгән, ә мин: язучы табигатьнең бөтен матурлыгын, нәфислеген, серен эченә җыярга тиеш икән, шуны йөрәк аша уздыра белергә тиеш икән, күңелендәгеләрне матур сүзләр белән башкаларга җиткерә белергә тиеш икән дип уйлаган идем...
— Безнең әдәбият Венера Ихсанова дигән язучысын югалтмадымы икән? Хәер, язучы булу кесәдә берлек билеты йөртү дигән сүз түгел бит әле ул. Вакытлы матбугатта язучы кулы белән язылган кечкенә күләмле әсәрләрегез күренеп-күренеп китә...
— Мин үзем журналист кеше, хәлбуки күңелемдә язучыларга хөрмәтем зур. Әдәби әсәрнең тәмен беләм. Язу рәтен дә беләм. Бәлки миңа элегрәк тә язгаларга кирәк булгандыр, ләкин көндәлек хезмәтемә бөтен барлыгымны багышладым шул. үкенеп әйтүем түгел. Язган һәм язачак әйберләрем бар. Ләбибә апаның ниятләгәнен тормышка ашыру — иң беренче чиратта. «Иртәдән кичкә кадәр» дигән повесть язасы иде ул. үзе, үзе яшәгән чор, тормыш, язучы язмышы, ил сәясәте турында. Ләкин сәламәтлеге бу эшкә тотынырлык нык түгел шул инде. Хәзер мин язам аның истәлекләрен. Очрашып сөйләшәбезме, телефоннан аралашабызмы — язып куям. Миңа Ләбибә апаның эчке дөньясын ачу кызык. Мин аны беләм дип белә идем. Ә ул гаҗәп яклары белән ачыла бара. Тормышта әкренрәк күренсә дә, нык ихтыярлы, сүзен кешене рәнҗетмәслек итеп вакытында әйтә торган итагатьле, тәрбияле кеше минем апам.

Җизнәбез үзенә бер аерым кеше иде. Әти белән әни аны язучы булганга бик хөрмәт иттеләр. Ул үзе дә «әни», «әти» дип кенә торды. Рус, гарәп, фарсы телләрен камил белгән әни белән серләре аеруча килешә иде. Әни аның, хәзергечә әйтсәк, консультанты иде. Юмарт иде җизнәбез! Күңелемнең китек бер чагында пальто алып биреп сөендерде ул балдызын. Казанында бер матур булып киеп йөрдем шул төлке якалы пальтоны. Әти белән әнине Мәскәү күрергә җибәреп, гомерлек рәхмәтләрен алды.

...Дөньядан яшьли киткән җизни ядкаре дә булыр бу хатирәләр китабында. Һәм китап иң элек минем апама булган чиксез рәхмәтем билгесе булыр.
— Журналист — булалмый калган язучы ул дигәнне дә ишеткән бар. Матбугатта эшләүче бер яшь журналистыбыз, телевидение мөнбәреннән, «журналистиканың бурычы — мәгълүмат бирү һәм халыкның күңелен ачу» дип бик ышанып сөйләп торды. Бары шушы максатка хезмәт итүче басмалар барлыкка килде хәзер, шушы юнәлешкә йөз борганнары бар. Әллә без кичәге көн кешеләреме?
— Мин үзем бик кирәкле ике матбаганың редакторы булдым. Балалар газетасын үзебез ачып җибәрдек, тәрбияне төп максат итеп куйдык. Унҗиде ел эшләдем «Яшь ленинчы»да. «Азат хатын» журналында унбер ел эшләп, ялга чыкканнан соң, уйланып, чагыштырып, бала тәрбиясе — хатын-кыз, ана тәрбиясеннән өстенрәк дигән фикергә килдем. Тиешле сүзне бала чагында ишетеп, сеңдереп калмаса, ана булгач, ата булгач кайбер гамьнәрне үзләштерергә соң була инде. 

Хатын-кыз журналистикасының нигезенә дә тәрбия сүзе салынырга тиеш. Һичшиксез. Булганны гына күрсәтеп барсак, тиешле эшне эшләп бетермәгән булырбыз. Без, журналистлар, кешегә ярдәм итәргә алынган затлар. Проблеманы хөкүмәт күләмендә күтәреп булышасыңмы, аерым бер кешегә җиңеллек китерәсеңме, «кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» рәвешендәме — эшлә! Иҗтимагый аң тудыруда бездән көчле кем бар? Ә бүген матбугат чараларыннан агылган, аңкыган бозыклык, әхлаксызлык үзебезгә үк сугачак әле...
— Һәр чорның — үз кыенлыклары, укучы белми торган, бәлки, белергә дә тиеш булмаган үз «су асты ташлары»... «Чүкеч белән сандал» арасында «ут булган» вакытлар була...
— Күмү йолаларын журналда күтәреп чыккан өчен партия өлкә комитетына чакырттылар бервакыт. Тиешле кешесе «искегә тарткан» өчен сүгә, калганнар, «кара, без боларны белмибез икән бит», дип язма белән кызыксына. Хәзер искә төшерү кызык, ул чакта алай кызык булмады, билгеле. «Бераз мондый темаларны күтәрми торыгыз әле...» — диделәр. Ә бит без халкыбызның борынгы йола, гореф-гадәтләрен күрсәтеп, әхлак мәсьәләләрен күтәреп казандык укучыбыз мәхәббәтен. Коллектив көчле булды. Тиражы ярты миллионга якынлашкан журналда эшләве, әлбәттә, күңел рәхәтлеге бирә һәм, әлбәттә, әйтеп бетергесез зур җаваплылык өсти иде.

Бүген дә журналыбызны җентекләп укып барам. Һичнигә карамастан, төп юлдан тайпылмавыгызга сөенәм.
— Җитәкче кешегә берничә төрле җәмәгать эше йөкләтелә торган чорда эшләдегез Сез. Төп эшегез дә урын һәм вакыт белән чикләнгән эш түгел...
— Ә мин җәмәгать эшләрен төп эшемнең бер өлеше итеп кабул иттем. Татарстанның Тынычлыкны яклау комитеты рәисе урынбасары булдым.  Бик күп игелекле эшләр эшләнде комитет аркылы. Татарстан Верховный Советы Президиумы секретаре Дания Дәүләтшина белән бергәләп Татарстан хатын-кызлар комитеты ачтык. Ә Татарстан хатын-кызлары комитеты төзү турында партия өлкә комитетына үзем барып сөйләштем. Мәскәүдәге шундый оешманың әгъзасы идем инде, комитетның зарурлыгын исбатлый алдым. Республиканың һәр районында хатын-кызлар комитетлары булдырдык. Яңа оешма эчүчелеккә каршы көрәш, аерылышулар профилактикасы, балалар тәрбиясе, үсмерләр проб­лемалары белән эшнең нәтиҗәләре күренерлек итеп шөгыльләнде. Ул чорда да балалар бакчаларында урыннар җитенкерәми иде. Демографик чигенеш «ярдәмендә» генә түгел, безнең тырышлык белән дә хәл ителде бакча мәсь­әләсе. Ул яңадан көн үзәгенә менәр дип кем уйлаган?

Советлар Союзы вәкиле булып, ике мәртәбә чит илгә чыктым. Румыния дәүләт радиосыннан чыгыш ясарга, интервьюлар бирергә туры килде. Шунда гына мин үземә, редактор буларак, нинди җитди вазифа йөкләнүен аңладым. Бу бер ачыш кебек булды. Редактор ул сәясәтче дә икән бит! Минем бу «ачышым» газетабыз битләрендә дә чагылыш тапты. Балаларны ил, дөнья яңалыклары, вакыйгалар белән таныштыра башладык.

Ә Вьетнамда күргәннәр, ишеткәннәр... Сиксән өченче ел, төркем җитәкчесе булып бардым. Илнең сугыштан арынганына байтак вакытлар узган, әмма һәр җирдә сизелә иде ул сугыш дәһшәте. Музейларда йөргәндә — ә анда сугыш чорында төзелгән җир асты шәһәрләре кебек ачык музейлар да бар — тетрәндем. Фашизмны җиңдек дип куанган идек. Вәхшәтнең милләте юк икән бит!

Сугыш узган. Ә Америка солдатларыннан илдә ярты миллион бала калган. Соңрак АКШтагы хәйрия фондлары, ватаннарының гаебен юу максатыннан, бу балаларны  илләренә чакыртып бушлай укыту чарасына керешкән. Туган иле Вьетнамнан шул юл белән Америкага килеп эләккән бер егет Гөлназ исемле Казан кызына өйләнеп, хәзер океан артында  Мәдинә атлы кыз үстерәләр икән...

«Дөнья түгәрәк», — дип куйган иде Венера апа сүзебез шушы урынга җиткәч. Түгәрәк шул! Кайчандыр берсе бала күтәреп авылга таба атлаган, икенчесе арбага сыгылып төшеп авылдан китеп баручы икәүне еллар аша яңадан йөзгә-йөз китереп кавыштырган һәм бәхеткә бик тә лаек ханымны бәхетле иткән дөнья бит ул! Ханым белә: уйлаган уйлар да, кылган гамәлләр дә җиребездән беркая да китми. әйләнә дә үзеңә кайта...


фото 1 
Гыйльминаз (кулына китап тотып баскан туташ) һәм Фаизның талибә-талип чаклары. Алар гомерләрен мөгаллимлеккә багышлаячак һәм фидакарь хезмәтләре өчен берсе Ленин ордены, икенчесе Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.

фото 2
Фаиз Ихсанов. 1915 ел.

фото 3
Ренат белән Венера әниләре янында. 1952 ел.

фото 4
«Икегез дә пар килгәнсез…» Венера Ихсанова һәм Васил Фәйзрахманов өйләнешкән чорларында.

фото 5
Венера ханым әтисе Фаиз ага һәм кызы Ләйсән белән.

фото 6
Еллар, юллар, чикләр киртә түгел, дүрт туган — Ләбибә, Венера, Ренат, Роберт — бергә җыелу җаен табалар.

фото 7
Венера ханым һәм Васил әфәнде уллары гаиләсе белән. Дәү әни генә түгел, дәү әби дә Венера апа: кулында — кызының оныгы!

фото 8
Редакциядә еш булып торган очрашуларның берсеннән ядкарь бу сурәт. Сулдан: Гариф Ахунов, Диләра Зөбәерова, Мәдинә Маликова, Эльмира әдиатуллина, Әлифә Сафина, Габдулла Шәрәфиев, Венера Ихсанова, Мостай Кәрим, Кояш Тимбикова.

«Сөембикә», № 9, 2008.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар