Логотип
Шәхес

Наилә – адәм баласы

«Сөембикә» журналы архивыннан

Язгы ташкындай ургылып, аҗагандай балкып килеп керде ул театр тормышына. Яшьлекнең үзе кебек ярсу, меңләгән күңелләрне үзенә тартып, бер күрүдә гашыйк итәрдәй чибәр-сөйкемле дә, сылу-нәфис тә, җитез-чая да иде ул. “Юк килмәгән җирләре” дип, нәкъ менә Наилә туташ кебек кызлар турында җырлар чыгара бит инде халык. Шулай да, татарчасы бик үк шома булмагангадырмы, Качалов театры каршындагы студиядә укып кына йөри торган кызны данлыклы татар театрында куелачак спектакльдә төп рольне уйнарга чакырган режиссер Рифкать Бикчәнтәевны хуплаучыларга караганда андамаучылар күбрәк булды бугай. Өнәмәүләрен ачыктан-ачык белдерүчеләр арасында абруйлы артистлар гына түгел, драматург Хәй Вахит та бар иде. Әмма гаҗәеп зур талант, сәхнә өчен генә туган искиткеч сәләтле артист, экспериментлардан курыкмый торган кыю, эзләнүчән режиссер Рифкать Бикчәнтәевның үткен күзләре күрде-тойды: Наилә Гәрәева дигән якты йолдыз булып кабыначак әле бу яшь туташ. Чынлап та, Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт”е режиссер өчен дә, Рәхилә ролен зур дәрт, ихласлылык белән башкарган яшь актриса өчен дә Парнас тавына сукмак салуга тиң иде.



Аннан Шәриф Хөсәеновның “Зөбәйдә - адәм баласы” сәхнәгә менде. Зөбәйдә роле тамашачыга кинәт шартлаган бомба кебек тәэсир итте. Сәхнәдә тамашачы моңарчы күреп гадәтләнгән, чатнатып татарча сөйләшә торган тыйнак-оялчан авыл кызы түгел, ә бәлки бөтенләй үзгә образ — чәчрәп торган замана баласы иде. Башкалардан аермалы буларак, Наиләнең сизелер-сизелмәс кенә акцент белән сөйләшүе дә, буй-сынының шулкадәр сыгылмалы-нәфис булуы да, калада, зыялы кешеләр гаиләсендә үскән туташларга хас садә бер нәзакәтлелек бөркелеп тору да өр-яңа, көтелмәгән һәм бик тә тансык нәрсә иде. Сыздырып скрипкада уйнаулары, көмеш тәңкәләр сибелгәндәй челтерәп, рәхәт итеп көлүләре, зур кара күзләрен мөлдерәтеп әле моңлы, әле шаян-шук караш сирпүләре, бөтерелеп биеп китүләре теләсә кемнең күңелен әсир итәрлек иде — чынлап та аңа сокланмаган кеше калмады. Ягымлы, яңгыравыклы тавышы да, баскан җирендә ут уйнатып, очып кына йөргәндәй җиңел-җитез хәрәкәтләнүе дә — барысы да килешә иде аңа. Аны яратмаска мөмкин түгел иде. Шуңа күрә дә утыз ачты яшьлек режиссерның унтугыз яшен яңа тутырган актрисага гашыйк булуы да, аңа өйләнергә теләве дә гайре табигый хәл итеп кабул ителмәгәндер.

Актрисаның язмышы, киләчәге, танылу алуы яки онытылып калуы режиссерның аңа мөнәсәбәтеннән бик нык бәйле. Сер түгел, теләсә — гөл итә, теләмәсә — көл итә режиссер актерны. Чөнки режиссер белән актер кебек бер-берсенә кендеге белән береккән бүтән бер генә һөнәр-эшне дә табармын димә. Әгәр талант чаткысын шәйләп, актрисаның сәләтен ача алырлык роль тәгаенләп, сәхнә дигән сихерле дөньяга фатихасын биреп кертеп җибәрсә, уңышка ирешүнең беренче баскычына күтәрелдем дип исәпләргә дә була. Әлбәттә, сәхнә ягымлылыгы, рольгә керә белү осталыгы кебек сыйфатларны акчага да сатып ала алмыйсың. Иә бар алар, йә юк. Яшь артистка Наилә Гәрәеваның баш әйләндергеч тизлектә дан баскычына күтәрелүе чынлап тй режиссер Рифкать Бикчәнтәев белән бик тиз үз-якын булып китүендә генә идеме икән соң?
Наилә — Казан каласында, Казансуга якын гына утырган татар бистәсендә туып-үскән кыз.

“Рәхилә роленә юньләп татарча да белмәгән кыз аласың дип, Рифкатьне битәрләүләрен беләм, — ди ул бүген. — Ләкин очраклылык кайчак алай ук очраклы булмый бит ул: яшь кызларны Галия Булатова, Фатыйма Иль-скаялар уйнап йөри торган заман иде бу. Мәскәүдә Щепкин училищесында укый торган яшьләр әле кайтып җитмәгән. Бер елдан алар театрга кайтып эшли башладылар. Әмма мийЬм татар театрында үз урыным, заманча атасак, үземнең имиджым бар иде инде”.

Хәер, Наилә ханым үзе дә тоташ унбиш ел — кырык яше тулганчы гөрләтеп Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” комедиясендә Диләфрүз ролен уйнап йөри бит әле.
Рифкать Бикчәнтәевны шәхсән мин үзем сәхнәдә күп булса дүрт-биш рольдә күргәнмендер. Әмма Артист тудырган һәр образ — бәләкәйме ул, зурмы — истә калырлык, ышандырырлык, сокланырлык иде. Ә Наилә Гәрәева дигән япь-яшь артистка сәхнә өчен генә туган шушы Олы Артист, өстәвенә режиссер — Остаз белән көн дә очрашып, аралашып, осталыгын чарлап йөри. Әлбәттә, дөньясын онытып гашыйк була ул остазына! Ә Рифкать абый ул чакта хатыны белән аерылган, кайчакларда эшкә Гүзәл исемле кызын җитәкләп килгәли. Аның бала җанлы, ярдәмчел булуы, соңрак әнкәсенең Гүзәл белән әтисен күрештермәскә омтылуы, Рифкать абыйсының моны чын фаҗига итеп кабул итүе нечкә күңелле Наиләне тетрәндерә. Хатыны ташлаган ир кеше — талант иясе — бигрәк кызганыч шул. Ә кызганудан яратуга бер адым дип, кем әйткән? Кем әйтсә дә, белеп әйткән. Миһербанлы яшь туташның сәхнәдә Гамлет, Король Лир булып яшәргә хыялланган Артистка ярдәм итәсе килү, тоташ бәрелешләрдән алҗыган, туңган җанны җылы кочагына сыендырып, тормыш гарасатларыннан араларга омтылуы табигыйме? Бик табигый. Чөнки унсигездәме ул, утыз йә кырыктамы, хатын-кызда — ана җаны. Ир кешене ул баласы кебек итеп кабул итә, юата, ашата, өс-башын юа, кайгырта.



— Бер күрүдә бер-берегезгә гашыйк булуыгыз хак алайса? — дим.
— Юк-юк, безнең мөнәсәбәтләр бик озак бер-берсен ихтирам итүче артистка белән режиссер, абый белән сеңел арасындагы хөрмәт, ышану, соклану кысаларында яшәде. Театрга мин 1960 елда килдем, Рифкать Бикчәнтәев өчен дә иң бәхетле ел иде ул — аңа Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. “Беренче мәхәббәт”тә ул Әпсәләмне уйнады, “Күк капусы ачылса” (Хәй Вахит) спектаклендә дә бергә уйнадык. 1961 елда җәйге гастрольләргә чыгып киттек. Шунда күңелләр дә, аралар да ничектер якынаеп, ул миңа беркемгә сөйләмәгән эч серләрен сөйли башлады. Кайткач, мин аның фатирын җыештырырга бардым. Ә ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Оялып: “Әнидән сора!” — дидем. Кая ул, әни якын да килми. “Юк! Кызым бик яшь әле”, — дип тик тора. Ул ка-дәресен һич хәтерләмим, булгандырмы-юктырмы, әнигә шулай тоелган гынадырмы, имеш мин өстәл сугып: “Бирсәң дә чыгам, бирмәсәң дә чыгам!” дигәнмен. “Яшь аермагыз унҗиде ел, хатыны, баласы бар, юньле булса, аерылмас иде, эчәргә ярата торгандыр, ә эчкән кеше белән яшәү — тәмуг бит ул...” Әнинең әрнеп-елап сөйләгән сүзләрен ишетәм дә, ишетмим дә: “Минем белән булгач, эчмәс... Ул бит шундый ялгыз... Шундый бәхетсез... Тик мәхәббәт коткарыр аны, бар нәрсәдән көчлерәк хис шул. Мәхәббәт хакына әллә нинди батырлыклар эшли адәм баласы!” Кыскасы, әнинең үз туксаны, минем үз туксаным туксан. Югыйсә, икебез дә хаклы сыман.

Рифкать Бикчәнтәев белән Наилә 1961 елның августында бергә кушылып Әстерханга сәяхәткә чыгып китәләр, ә бер елдан уллары Фәрит якты дөньяга аваз сала. Студентлар телендә Бегемот дип йөртелгән, ул чактагы Ленин урамында урнашкан тулай торакта яши башлыйлар. Мич ягып, керогазда аш пешереп, көннәр-кичләр буе эш артыннан чаба торган ирен көтә яшь хатын. Иҗат кешесенең юлы чәчәкле-гөлле генә булмый шул. Абынулар, ялгышулар, эзләнүләр, каршылыклар аша мең газап белән сала ул үз сукмагын. Рифкать Бикчәнтәев кебек талант ияләренең холык-фигыле дә шома-татлы түгел, алар җайлаша, яраклаша белми, үзе хак дип уйлаганны расларга омтылып көрәшкә ташлана, борын каната. Күңел кайту, өзгәләнүләр еш кына хәмер ачысы белән юыла. Мәхәббәт барысыннан көчлерәк диеп ялгышканмы Наилә?! Эчкечелек коткысына бирелү мавыгу гына түгел, ә бәлки чирдер?!

Башы-аягы белән иҗат дәрьясына чумып, эш белән онытылырга омтыла артистка. Бер-бер артлы кызыклы рольләр бирәләр аңа. “Ай тотылган төндә” (Мостай Кәрим трагедиясе) — ул Зөбәрҗәт. Шигъри күңелле, нәзакәтле, җан җылысы, ягымлылык бөркелеп торган рольләрне ул әйтерсең уйнамый, сәхнәдә шул геройлар булып яши. Тыйгысызлыгы, тырышлыгы, эзләнүчән булуы, белемгә омтылуы аңа уңыш арты уңыш яуларга ярдәм иткәндер, бик тиз арада данлы труппаның героинясына әверелә, репертуарда төп рольләрне башкара Наилә Гәрәева. 1966 елда Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” әсәрендәге Әсәл образы өчен артистка Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Саф хисле һәм фәлсәфи төпле акыллы Әсәл - Наилә Гәрәеваның талантын өр-яңа биеклеккә күтәреп, бөтен тулылыгы белән ачкан образларның берсе булып театр тарихында мәңге сакланачак.

Тормыш үз җае белән алга бара. Гаилә яңа фатирга күчеп өй туйлары үткәрә. Дөрес, Рифкатьнең язмышын да сынаулар, сикәлтәләр берсе арты икенчесе калкып кына тора: театрдан чыгарулар, эштән-эшкә күчеп йөрүләр, “Эчмә, бәгърем! Үзеңне дә, безне дә бетерәсең бит!” дип ялварулар, “Янган йөрәкне басар өчен генә ул... Монысы соңгысы...” дигән кысыр вәгъдәләр... Хәер, буш вәгъдә булмыйча, күпме кыстасалар да ел буе хәмер дигәннәрен авызга да алмыйча яшәгән вакытлары да була. Тик монысы сагынып сөйләргә генә кала шул.

...Аерылышу икесе өчен дә көтелмәгән бәла булыр дип тә хәвефләнмиләр әле. Хатын-кыз кайчакларда ире акылына килмәсме дип тә эшли бу адымны. “Бел, китсәң, ялынып йөрмим! дип кистереп әйткәне булса да, Наилә ханым күз нурыдай карап торган улы Фәритнең атасы — атаклы Бикчәнтәй белән мәңгегә аерылышырбыз дип уйламый. Горур, үзсүзле Рифкать хатыны артыннан чынлап та ялынып йөрми. Әйбер-кара бүлешмичә, Фәритен җитәкләп кенә өйдән чыгып киткән Наилә дә кире кайтмый. Тик үкенечле уйлар гына әле һаман бәгырьне сыкрата-яндыра: “Бердәнбер хатам — түземлегем җитмәгән, сабыр итә белмәгәнмен...”

Нибарысы җиде ел ир белән яшәп калган күренекле халык артисткасының да гомеркәйләре ялгыз үткән дә киткән. “Берьялгызы яшәп, берүзе генә чакта үлеп китте Рифкать.

Янында бер кеше булмаган, никадәр үкенеч!” — дип хәзер дә җаны өзгәләнә аның. “Искиткеч горур, җайлаша-яраша белми торган кеше иде шул! Дуслары да таралышып бетте. Актык көненә кадәр Рифкатькә тугры дус булып калган кеше - драматург Хәй Вахит кына булды”.



Торгынлык дигән, артист өчен иң зур сынау санала торган рольсез еллар Наилә Гәрәеваны да читләтеп үтмәде. Ун елга якын яңа роль бирмәделәр аңа. Театр шундый кызык дөнья инде ул, бүген син әллә кем — патшабикә, героиня, ә иртәгә синең урыныңны башкалар - яшьрәкләр, чибәррәкләр били. Беркемгә үпкәли дә, берни кыла да алмыйсың.

Рольсез тилмергән елларда сәхнә алиһәсе талантлы режиссер Дамир Сираҗиев белән якынаеп китә. “Театрга мәхәббәте шултиклем көчле иде аның, театрның аны кабул итми гел читкә этеп торуыннан тәмам авыруга сабышты. Бу халәт миңа да бик таныш, аны аңлавым Дамирга җиңеллек бирә иде. Аның шәхесен акыл белән генә иңләп була торган түгел иде. Арабызда дәвамлы дуслык урнаштырган хәл — икебезнең дә бик ялгыз булуыбыздыр. Мин эшсез артистка, Фәритем ГИТИСта, аннан армиягә алдылар аны, армиядән тагын ГИТИСка кайтты. Бер-беребезгә терәк булып башланган дуслыгыбыз иҗади хыяллар булып калды. Дамир мине эшсез йөртмәс өчен планнан тыш эш башлады. Атаклы “Трамвай Желания” иде ул. Миңа Бланш Дюбуа ролен бирде. Әмма Дамир театрда эшләми дип, репетицияләрне туктаттылар. Сәхнәгә чыга алмау аның өчен иң зур җәза иде. Бездә куярга рөхсәт ителгән һәр спектакльдә диярлек ул мине дә уйнатты. Улым Фәрит өчен дә рәхмәтле мин Дамирга. Театр училищесында укыганда ук талантын күреп, режиссура юлына кертеп җибәрүче дә ул булды”.

Улы Фәрит Бикчәнтәевның Мәскәүдә укып бетереп, Г. Камал исемендәге театрга эшкә кайтуы Наилә Гәрәева өчен олы сөенеч кенә түгел, зур бәхет булды. Фәрит яшь драматург Мансур Гыйләҗевның “Бичура”сын сәхнәгә куйды. Ташландык авылда гомер буе балаларының кайтуын көтә-көтә инде саташа башлаган сәер карчык ролен башкарды Наилә Гәрәева. Тамашачыны тетрәндерерлек итеп башкарды ул Күршекәй ролен. Баксаң, җилбәзәк кызларны, акыллы һәм шаян туташларны гына түгел, карчык ролен дә үзенчәлекле, кабатланмас амплуада иҗат итәргә сәләтле икән безнең артисткабыз. Ә аннан соң Фәрит Бикчәнтәев Туфан Миңнуллинның “Хушыгыз!” драмасын сәхнәгә куйды. Артистка Миләүшә ролен Наилә Гәрәева һәм Нәҗибә Ихсанова башкарды. “Бу минем дә тормышым, минем дә язмышым” дигәндәй искиткеч самимилек белән гаҗәеп бер югарылыкта башкарды Наилә ханым бу ролен, шәхсән мин үзем спектакльнең башыннан азагына кадәр елап утырдым. Нәҗибә Ихсанованы никадәр генә нык яратсам да, ул башкарган спектакльне барып карый алмадым, күңелемдә “Хушыгыз”дагы Миләүшәнең Наилә Гәрәева булып кына калуын теләдем.

Хәер, “Әни килде” спектаклендәге Ананы да күңелем белән Галимә апа Ибраһимова роле дип кенә кабул иткән идем. Драматург Шәриф Хөсәеновның соңгы көннәре. Академия театры — драматургның якын дусты, гаҗәеп зур талант иясе Марсель Сәлимҗанов Шәриф абыйга күрсәтеп калырга дип, ашыгычлык белән “Әни килде” спектаклен сәхнәгә куйды. Ана ролендә -Наилә Гәрәева. “Хастаханәгә хәл белешергә баргач, сорый Шәриф абый: “Йә, сине өстәл артына утырталармы инде?” (Сер түгел, Шәриф абзыебыз төртмә телле кеше иде, Наилә ханымның бәләкәй булуына ишарә инде бу!) “Юк, Шәриф абый, мине өстәлнең алдына ук чыгарып утырталар!” дим”. Анысы хак, Марсель ага Сәлимҗанов Ана ролен тәкъдим иткәч ул үзе дә аптырап кала: “Бәләкәй ич мин! Булдыра алырмынмы?” дип шикләнә. Чөнки Ана - Галимә Ибраһимова иҗат иткән мәһабәт, озын буйлы образ һаман йөрәктә икән. Наилә Гәрәева тудырган татар карчыгы — җыйнак-ябык кына булса да, көчле рухлы, шәфкать-миһербанлылык үрнәгенә әверелгән образ йөзләгән тамашачының күңеленә хуш килде. “Йөрәгем бик зур минем!” — ди бит Ана үзе дә. Спектакльнең премьерасыннан соң, автор Шәриф Хөсәенов Диләфрүздән Ана роленә кадәр сәхнәдә бөтен бер гомер яшәгән Наилә Гәрәевага кочак-кочак ап-ак розалар бүләк итте. “Рәхмәт! Талантың алдында баш иям! — диде дә — минем үлемем дә кешенеке төсле генә булмас инде, алкышлар астында китеп барам бит”, — дип шаяртырга да өлгерде.

“Зөбәйдә — адәм баласы”ның премьерасыннан соң, моннан утыз биш ел элек, Шәриф Хөсәенов Наиләгә бик зур курчак бүләк иткән булган. “Кызларым булса, уйный-уйный туздырып бетергән булырлар иде инде, оныгым да ир бала бит. Әни кадерләп саклады, менә!” — дия-дия, әллә кайлардан актарып, Наилә ханым шул курчакны тартып чыгаргач, мин хәтта югалып та калдым. Тартмасының тышына драматург изге теләкләрен сырлаган: “Бәхетле бул!” дип теләгән.

Ә бит драматургның теләкләре чынга ашмаган дип булмый, актрисаның сәхнә тормышы чынлап та бик бәхетле. Япь-яшь көе сәхнә йолдызы булып кабынган артистканың соңгы елларда әйтерсең икенче сулышы ачылды — ул бер-берсенә һич кенә дә охшамаган искиткеч образлар тудырды: Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Шәҗәрә”дәге Сәлимәне килеп карагыз. Гаҗәп бит! Бу образ фаҗигале язмышлар хакында уйлатмый калмый инде. Йә булмаса, “Гаугалы гаилә”дәге (Э. де Филиппо әсәре) эпизодик кына булырга тиешле ролен күзәтегез: нинди характер, комик ситуациядә рольне җете-куе буяулар белән ача белү осталыгы һәркемгә дә бирелмәгән ул. “Сәхнә сине баета, син сәхнәне баетасың, һәр рольгә үзеңнең күңел байлыгыңны өстисең. Кеше язмышлары синең аша уза. Эчке дөньяңны, рухыңны баета, фикер йөртергә өйрәтә”, — ди Наилә ханым үзе дә. “Берүземә генә роль биргәндә ничектер уңайсызланып та куям. Ике состав булсын иде, дим. Рольсез йөргән чакларымны уйлыйм да шул хәлгә калган артистларны кызганам. Элек мин андый түгел идем”.

Наилә ханым хәзер дә ялгыз яши. Җыйнак кына фатиры бик пөхтә, зәвык белән, матур итеп җыештырылган. Рәхәт анда. Бер як стенада фоторәсемнәр - әти-әнисе, мәрхүм ире Рифкать Бикчәнтәев, улы — Фәрите, дусты Дамир Сираҗиев Актрисаның һәр адымын күзәтеп, хуплап торалар сыман алар. Икенче яктагы диварда -улы белән килене Люция Хәмитова, оныгы Йосыф фотосурәтләре. Ә өстәлдә зур, калын альбом. “Беренче мәхәббәткә Рәхилә образын тудырган акыллы артистка Наилә Гәрәевага спектакльнең постановщигы Бикчән-тәевтән. Бу эшең шушы альбомны тутырачак образлар галереясенең башлангычы булсын! 14/1-1960” диелгән.

Наилә ханым чәй янына бик тәмле алма бәлеше пешереп куйган. Камыры гаҗәп уңган, авызда эреп китә.

Эче — алмасы да әчкелтем-тәмле, күңелне ача торган.
Аш-суга осталыгыгыз әниегездәндер дим.
Наилә ханым көлемсерәп:
— Белмим инде... Әни: “Кулдан ул, синең кулың килешә, куй әле камыр”, дия иде, — дип куя. — Фәритем дә бик ярата мин пешергән пәрәмәчләрне. Сәфәрдә күп йөри, гел берәр нәрсә пешереп тыгам юлга. Шулай итсәм, күңелем тыныч була. Ә Рифкать белән яшәгәндә гел әлбә пешерә идем. Аны ачык тәрәзә янына суытырга куябыз. Ит яклары чамалы булгандыр инде, кунаклар килсә, Рифкать: “Сарымсак белән ашагыз әле, сарымсак белән ашасаң, итле ризык ашаган кебек була”, — дия торган иде.



— Йосыф сәхнәдә үзен бик иркен тота, чынлап та артист булыр, мөгаен, — дим. Ә үзем күңелемнән генә: “Шулкадәр зур талант багышлагансың бу гаиләгә, Ходаем! Инде исәнлек-имин-лектән аерма, шатлык-бәхетләр насыйп ит”, — дип телим. Килен каенана туфрагыннан яратыла, дигәннәре хактыр, Фәрит Бикчәнтәевның хәләл җефете Люция Хәмитова башкарган һәр рольне тамашачы сокланып һәм яратып карый.

Ә Йосыфны әбекәсе бик-бик ярата. Көлә-көлә сабыйның кызыкларын да сөйләп ала. Көз башында труппа Әстерханга гастрольгә китте. Йосыфның дәресләре кала дип, Наилә ханым егерме елга бер була торган гастрольдән баш тартып, оныгы янында Казанда калды, дәү әни булгач, халык артисткасы булсаң да үзеңне түгел, балаларны кайгыртасың шул.

Ә улы, Фәрите, Наилә ханымга то-рып-торып Рифкать Бикчәнтәевны хәтерләтә.

— Кайчакларда сискәнеп тә куям, янымда гына Рифкать йөри, ул көлгән кебек тоела. “Кеше беркайчан да үлми, йә ул кош булып терелеп кайта, йә үлән булып үсә, йә баласына күчеп яши”, — дия торган иде. Тагын бер сүзе бар иде: “Аһ, авыр да соң Мономах бүреге!” дия иде. Тормыш шулай сырт сөягеңне сындырып сыный торгандыр инде. Сәнгать — корбаннар сорый диләр бит. Чынлап та җаның-тәнең, бөтен барлыгың белән аңа хезмәт итүеңне таләп итә бит ул. Ә хатын-кыз гомере буе ире, балалары, оныклары өчен үзен җаваплы тоеп өзгәләнә-бәргәләнә торгандыр. Рифкать алдында мин түләп бетермәслек бурычлы: ул күрде минем талантымны, ул!

“Сез бурычыгызны тулысынча түләгәнсез бит: Рифкать абыйның улын - Фәрит Бикчәнтәевны - нәкъ әтисе төсле талантлы, акыллы, татар халкының горурлыгы булырлык улыгызны Кеше итеп тәрбияләгәнсез. Хатын-кызның дөньяга килүенең, яшәвенең мәгънәсе дә шушы бит!” диясем килә.
Тик мин дәшмим...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар