Логотип
Шәхес

Мәхәббәттән бәхет ясадым

Ишекне миңа кызгылт чәчле гүзәл бер ханым ачты. Иртәдән күңелем бераз ямансулап торса да, аны күрүгә, елмаеп җибәрдем. Әйе, телевидение журналисты Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА әнә шулай кешеләрнең күңелен күтәрә белә торган искиткеч мөлаем зат ул. Бусагадан атлауга, хуҗабикәнең кап-кара йонлач эте тырыша-тырыша итекләремне «сөртә» башлады. Минем аптырабрак калуымны абайлап алган Гөлнара: «Исең китмәсен, ул һәр килгән кешенең итеген шулай чистарта», – дип аңлатты. Ул арада кара маэмай бер алдыма, бер артыма төшеп, мине залга уздырды.

Нур бөркеп торган фатирга күз салып: «Син бәхетле хатындыр, Гөлнара?» – дип, сүз башладым.

– Бик бәхетле, – диде ул горур кыяфәттә. – Беләсең килсә, мин ул бәхетне мәхәббәттән ясадым.

Мин аптырап калдым. Нинди була икән андый мәхәббәт...
 – Минем мәхәббәт – тормышымның мәңге сүнмәс учагы, – дип сүзен горур дәвам итте ханым. Ул миңа бик тә кадерле. Чөнки мин сөйгәнемнең мәхәббәтен Берлинны яулагандай яуладым.

 – Синең кебек ут янып торган чая кызга да гашыйк итү шулкадәр авыр булдымыни?
 Ничек кенә әле! Гыйшык утларында яндыру гына түгел, көйдерде мине Ринатым. Шулай да барыбер үземнеке иттем.

 Болай булгач, ул серле мәхәббәт йомгагыңны сүтмичә кала алмассың инде...
 – Әйдә, сүтелсен... Ярату гөнаһ түгел ләбаса! Ә мәхәббәт тарихыбыз болай башланды. Мин Казанның 10 нчы интернат мәктәбендә укый идем. Тугызынчы класска Ринат исемле бер егет укырга килде. Төз буйлы баһадирдай егеткә кызларыбыз бер күрүдә гашыйк булдылар. Кайсыбызга күз салыр икән дип, күпләрнең авыз суы корыды ул чакта. Мин исә кыска буйлы, чандыр гына бер кыз, бу асыл егеткә күтәрелеп карарга да кыймый идем. Кая инде ул гыйшык- мыйшык турында уйлау, класста зифа буйлы, берсеннән-берсе чибәр кызлар да җитәрлек. Ә Ринат исә үч иткәндәй минем дә күзгә чалынгалап йөри. Әйтик, физкультура дәресендә йөгергәндә мине ике генә атлап куып җитә дә: «Әйдә, кыймылда тизрәк, артка каласың бит», – дип, болай да «яралы» йөрәккә тоз сибеп, күздән югала иде. Шулай бер күренеп, бер югалып байтак вакыт йөрде ул.

 Ә аннары?
 Аннары, мәктәпне тәмамлап, кайсыбыз кая таралыштык, егетләр армиягә киттеләр.

 Ә мәхәббәт сукмагында тагын кайчан очраштыгыз?
 Ходай кош канатына салып китерде аны миңа. Язмыш түгел диген син. Көннәрдән бер көнне сеңлем белән дус кызым, безгә әле яңа армиядән кайткан бер кунак егетен ияртеп кайттылар. Һәм кемне дип уйлыйсың?

 Әллә Ринатнымы?
 Ышанасыңмы-юкмы, Ринат үзе иде бу! Шул очрашудан чут-чамасыз гашыйк булдым мин аңа. Җырда ничек җырлана әле? «Мин сине яратам, яратам, яратам. Мин сине барыбер үземә каратам», дипме? Менә мин дә шулай яраттым һәм караттым!
Тора-бара Ринат үзе дә миңа гашыйк булды. Бервакыт, иптәш кызым белән стадион яныннан узып барганда, баскетбол уйнаган җиреннән Ринат каршыбызга килеп чыкты да, кулындагы әфлисунын миңа сузып: «Мә, үзең генә аша, башкалар белән бүлешмә», – диде. Һәм мин аны тыңладым, әфлисунны гына түгел, Ринатны да башкалар белән бүлешмәдем.

 Кавышканнан соң, шулкадәр яраткан Ринатың нинди рольгә керде? Син аны кадерләп түр башына гына утырттыңмы, әллә бер алдына, бер артына төшеп көйләдеңме?
– Утыртмадым да, көйләмәдем дә. Ул минем өзелеп яраткан иремә, мин аның сөекле хатынына әверелдем. Әлеге мәхәббәт бишегендә улыбыз Илдар туды.

 Гөлнара, мин сине тәүге тапкыр нәни кызымны телевидениегә шигырь сөйләргә алып килгәч күргән идем. Күпме еллар узды, син инде зәңгәр экран йолдызына әверелдең. Бу синең яшьлек хыялың идеме?
 Телевидениедә эшләү бердәнбер хыялым, бердәнбер һөнәрем минем. Зәңгәр экран бусагасын унике яшьтә атлап кергән идем. Бервакыт телевидение режиссеры Гөлсем апа Исхакова безнең интернатка балалар тапшыруын алып баручы эзләп кергән иде. Ни хикмәттер, мине сайладылар. Ә унсигез тулгач, режиссер ярдәмчесе булып эшли башладым. Режиссерлык һөнәрен тирәнтен үзләштердем. Хәзер исә тапшыруларымны, редактор буларак, режиссерсыз гына башкарып чыгам. Тамашачылар яратып караган «Иртә түгел, соң түгел» тапшыруы иҗатымның татлы җимеше ул. Бу хезмәтем югары бәяләнде, журналистларның «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты исеменә лаек булдым. Ә телевидениенең кырык еллыгына президентыбыз мине «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме белән бүләкләде.

 Шундый тынгысыз эшеңне аңлап-җайлап торучы өйдәге егетләреңә рәхмәт инде. Эшеңне бик яратам, дисең бит.
 Шашып яратам.

 Әллә Ринаттан да көчлерәкме?
 Юк, бертигез. Ринатны бердәнбер сөеклем итеп, ә эшемне... Юк, мин аларны хәтта бер-берсеннән аерып та карый алмыйм. Бу тулы бер ярату.

 Ә бу бөек яратуның шулай бүленүеннән Ринат көнләшмиме соң?
 Һич юк, Ринатым бик акыллы кеше минем. Эшемә һәрвакыт ярдәм итешеп тора. Каядыр командировкага җыенсам, ул юлыма бутербродка кадәр хәстәрләп куя. Инде иҗат төркемебезне төнге съемкалардан машина белән өйләргә таратып йөрүен әйткән дә юк.

 Эшең күпчелек юл йөрү белән бәйләнгән. Чит илләргә дә күп сәяхәт кылгансың...
 Әйе, язмыш мине ул яктан да бүләкләде. Торгынлык дип аталган чорда ук телевизион төркемебез Г. Камал театрының танылган артисты Равил Шәрәфигә ияреп, күп кенә чит илләрдә йөрде. Төркия, Швейцария, Италия, Испания... Анда эшләнгән танып белү һәм күңел ачу тапшыруларын халкыбыз бик яратып кабул итте.

 Ә чит-ят җирдә йөргәндә, шунда күчеп яшәү хыялы тумадымы соң?
 Дөрес, чит илдә тормыш күпкә яхшы. Эшли белеп һәм яши белеп яшиләр алар. И, үз илеңдә шул дәрәҗәгә җитеп яшәсәң иде ул! Яшьрәк чакта, бәлки, тәвәкәлләгән булыр идек, җае чыкмады, хәзер исә соңардык дип уйлыйбыз.
Аннары, без инде мондагы тормышка тәмам күнеккән. Үз бакчаңда үзең хасиятләп үстергән бәрәңгегә ни җитә, дип яшибез. Туган йортка, әни янына кайтып, аның тәмле ашларын ашау – үзе ни тора! Барлык туганнарга да җитсен дип, алтмыш төп карлыган гына утырттык. Бәрәңге бакчасын җәйгә өч тапкыр үзем утап чыгам. Һәм, беләсең килсә, бик яратып утыйм. Йолдызнамә буенча гаиләдә без өчебез дә Кучкарлар. Шуңадырмы, бакчабызда үскән җиләк-җимеш, яшелчәне бик яратып ашыйбыз. Аеруча помидорны.

 Кучкарга хас кызыл төскә табыну фатирыгызда да күзгә ташлана. Ә синең кызыл чәчеңне әйткән дә юк. Хәер, син бит чәч төсеңне генә үзгәртеп калмыйсың, шуңа килештереп бизәнә һәм киенә дә беләсең.
 Минем һәр тапшыруда да үзенчәлекле күренәсем килә. Шуңадыр, күрәсең, үз өстемдә төрле тәҗрибәләр ясарга яратам. Киемемне һәм килеш-кыяфәтемне үземчә иҗат итәм. Үз-үзен яратучы һәр хатын-кыз бизәнергә тиеш дип саныйм. Аеруча утыздан узгач, косметикасыз яшәп булмый икән ул. Мин үзем көзге каршында бер сәгать буе бизәнәм. Әмма модага ияреп, әллә нинди буяуларга буянмыйм. Макияж минем чәчемә, киемемә килешеп торырга тиеш дип саныйм.
Болай үзенчәлекле киенүемне өйдәгеләр дә, эштәгеләр дә бик ошата. Телевидение егетләре ясаган комплименттан көн буе бәхетле булып йөрим. Чынлыкта исә, минем Пушкиннар чорындагыча киенеп йөрисем килә. Ә Ринатым: «Син ул чорда яшәсәң, чып-чын крестьян туташы булыр идең», – дип көлә.

 Гаиләдә ике ир-егет комплиментын ишетеп яшәү рәхәттер ул, Гөлнара, әйеме?
 Миңа ошый. Юк-юк та күңелне күтәреп җибәрәләр алар. Шулай бер кич көзге каршында иртәгәсе тапшыруга әзерләнәм: «Хөрмәтле тамашачылар! Сезне иртәгә кич мәдәният үзәгендә узачак күңелле кичәгә чакырам...» Шулчак яныма улым килеп баса да: «Әйе, бик тә күңелле булачак! Инде күңелле булмаса, бер дә курыкмыйча чәчегезне минем шикелле кызылга буягыз, һичшиксез, күңеллеләнәчәк», – дип шаяртып ала.
Ә өченче егетебез Карабай. Ул да минем күңелне үзенчә күрә белә. Менә шундый алар минем егетләрем!

 Синдәй тынгысыз иҗат кешесенә өйдә эт тоту өстәмә мәшәкатьләр тудырмыймы?
 Нинди мәшәкать булсын, ди, юк! Ул безнең җан дустыбыз Карабай ич. Күпчелек кеше этне нәни баласына тере уенчык итеп ала. Ә без менә улыбыз үсеп, буй җиткергәч, үзебез өчен алдык. Ул тышкы кыяфәте белән эт булса да, акылы буенча кешедән калышмый.
Нәрсә әйтсәң, шуны аңлый.
«Бар, бабаңны чәйгә чакыр», – диюгә, Ринатны яткан җиреннән кузгатып алып чыга. Инде: «Карабайга мәми кирәк», – дисәк, бездән алда кибеткә барып җитә. Ә авылга дисәң, шунда ук машинага чыгып утыра. Әле ул гынамы соң, аның менә шушы кап-кара бөдрә йоныннан әниебез ел да оекбашлар бәйли. «Карабай оекбашы аяк авыртуларын баса, нишләп моңарчы белмәгәнбез бу хикмәтне?» – дип аптырый.
Бәйләү дигәннән, мин үзем дә бәйләргә бик яратам. Улыбыз Илдарны гел үзем бәйләгән киемнәр кидертеп үстердем. Хәзер дә, теләсә нинди мода журналыннан, җаным теләгән модельне бәйләп кия алам.

 Күңелең гел матурлык эзли торгандыр синең...
 Күңел матурлыгы әнидән күчкәндер, мөгаен. Әнием Мәрзия бик изге җанлы һәм акыллы кеше. Ул безгә кечкенәдән: «Әнә, Олег Кошевойның ике күлмәге булган, шуның берсен дустына биргән. Сез дә, әйберегез икәү булса, берсен кешегә бирегез», – дип тәрбияләде.
Мин үзем ярама тоз сипкән бүгенге дошманыма иртәгә үк игелек кыла алам. Ачу, үпкә тоткан кешеләргә аптырыйм. Хезмәттәшемнең тапшыруы минекеннән яхшырак булса, чын күңелдән: «Молодец!» – дип котлыйм. Ә аннары, Аллага шөкер, «шундый җанлымын» дип сөенәм.

 Гөлнара, ике сүзнең берендә гел Ходайны телгә аласың. Син аңа ни дәрәҗәдә ышанып яшисең?
 Яшь барган саен, Ходайга ешрак мөрәҗәгать итәм. Һәркөн иртән кояш белән исәнләшеп, әнидән башлап, һәрбарчабызга сәламәтлек, явызлар күңеленә игелек салуын сорыйм.

 Ә елмаюың?
– Әйе, мин елмаерга яратам. Миндә канга сеңгән профессиональ елмаю да бар. Әле телевидениедә эшли башлаганда режиссер Гөлсем апа Исхакова мине: «Зәңгәр экран кешесе гел елмаерга тиеш. Гел елмай!» – дип шелтәли иде.

 Һаман шулай елмаеп кына яшәсәң иде ул!
 Сүз дә юк, елмаю бик әйбәт! Әмма телевидение миндә кайбер тискәре сыйфатлар да тәрбияләде. Мин бик яшьли телевидениенең яраткан «баласына» әверелдем. Ә мактауга кеше тиз күнегә икән. Алай-болай тәнкыйтьли калсалар, бик авыр кичерәм. Ә тормышта тәнкыйтьне дә күтәрә белергә кирәк.

 Гөлнара, син миңа ниндидер серле мизгелләр турында да сөйләргә теләгән идең...
 И-и, ярый әле искә төшердең. Алар – гаҗәеп мизгелләр. Беркөн иртән урамга чыккач, тирә-яктагы тынлыктан тораташтай катып калдым. Гөжләп торган Казан урамы сихри бер тынлыкка чумган иде. Сәер, кешеләр дә, машиналар да гадәттәгечә, ә мин аларны ишетмим. Үзем дә сизмәстән: «Бу ни бу?» – дип сорадым. Һәм аңыма сүзсез генә: «Оҗмах тынлыгы шундый була», – дигән җавап алдым. Минут үтүгә мин кабаттан шау-шулы урам тавышына чорналдым. Ә бу Бөек тынлык җанымда һәм тәнемдә онытылмас бер рәхәтлек калдырды.
Икенче вакыт тагын шулай башкалар күрмәгәнне күрергә насыйп булды. Яз иде. Баш өстемдә чалт аяз күк йөзе. Шул күкне иңләпме-иңләп меңләгән кыр казлары оча. Бу гүзәллектән бер мәлгә йөрәгем, сулышым кысылды. Тик әлеге күренешкә кешеләрнең ваемсызлыгы мине шаккатырды. Ни гаҗәп... шуны күрүче юк иде...

 Җирдәге тормыш үзе үк матур бер мизгел ләбаса. Сизми дә каласың, барысы да уза да китә, тормыш та, мәхәббәт тә...
 Ә безнең мәхәббәт мәңгелек. Беләсең килсә, без бу дөньялыктан китеп, кабаттан тугач, Ринат белән яңадан өйләнешәчәкбез. Ә теге дөньялыкта югалтышмас өчен, икебез генә белгән бер тамга уйлап табасы бар. Мин мәхәббәтемне беркайчан да, беркемгә дә бирмәячәкмен.... Алла бирсә.

 «Сөембикә», №5, 2002 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    искиткеч,мин бик шат кунель тынычлыгы бн яшерге язсын.

    Хәзер укыйлар