Логотип
Шәхес

Мәхәббәт сабырларны ярата

Яшьлекне кире кайтара торган тылсымлы таягым булса, беләсезме кемне яшәртер идем мин? Бүгенге тамашачыга – бүләк, яшь артистларга үрнәк итеп һәм үзебез дә рәхәтләнеп гүзәллеккә сокланыр өчен Наилә Гәрәеваны егерме яшьлек итәр идем! Җилкәсенә салынып төшкән куе кара толымнарын күреп, бит уртасындагы сөйкемле чокырлары белән елмайганын карап, колакны иркәли торган нәфис тавыш белән сөйләгәнен тыңлап, көмеш кыңгырау чыңын хәтерләткән көлүен ишетеп, тагын, тагын, тагын күңелне хушландырыр, җанны сихәтләр идем. «Беренче мәхәббәт»тәге Рәхиләсенең скрипкада уйнаганын да кызыгып тыңлар идем, «Күк капусы ачылса» (Х. Вахит) водевилендәге шат күңелле гашыйк кыз Рәмзиянең җырларын, биюләрен кабат карар идем... Чая, үткен сүзле Зөбәйдәсен («Зөбәйдә адәм баласы», Ш. Хөсәе­нов), кызыл яулыклы, горур, моңлы, сылу Әсәлне («Гүзәлем Әсәл», Ч. Айтматов), малайлар киеме киеп мәдрәсәгә укырга юл тоткан зирәк, җор табигатьле кыю кыз Бибкәйнурны («Кыю кызлар», Т. Гыйззәт), бик табигый, сөйкемле малайларны (Азат – «Азат», Т. Миңнуллин, Сәетгәрәй – «Чаткылар», Т. Гыйззәт, Әсгать – «Табылдык дан», А. Боженко), азәрбайҗанлы Җ. Җаббарлының «Айдын» әсәрендәге көчле ихтыярлы, чиста күңелле, бәхетсез язмышлы Гөлтекинне... 

Ә Диләфрүз!.. Сәхнәдәге дүрт кияү генә түгел, тамаша залыннан да күпме гашыйк күзләр күзләгәндер ул ут чәчеп торган уңган-булган, наян, шаян, нурлы, чибәр кызны!.. Табигать тарафыннан сәхнә өчен, күзләрне сөендерер өчен туган бу курчак кебек кыз талантлы уены, йөз-кыяфәте белән һәр театр сөючене үзенә җәлеп итә, дулкынландыра иде... Аһәңе белән дә театрны ниндидер серле-матур дөнья итеп тасвирлап бирә алу сәләтенә ия иде ул. Мәктәп елларымда, авылда телевизор юк заманда, нәкъ менә тавышы аша, радио аркылы яраттым мин аны. Аны һәм аның героиняларын. 

Тамашачыны да тартып торган, театр репертуарын да тартып барган әнә шундый талантлы артистлар, сәхнә йолдызлары һаман яшь торсын иде ул! Әмма вакыт беркемне дә аямый. Унҗиде түгел, җиде ун бүген безнең яраткан артистыбызга!.. Хәер, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Тукай бүләге лауреаты Наилә Гәрәева һаман да яшьләргә хас көр һәм җор күңел белән яши, күп спектакльләрдә катнаша. Аның табигате тынгы белми: ул берьюлы артист, ана, кайнана, дәү әни, укытучы-остаз рольләрен башкара. Мин аны беләм дә, белмим дә кебек. Зыялы, белемле, зәвыклы, һәр нәрсәгә үз фикере, үз карашы булган, шактый ук принципиаль, горур, яраклашырга яратмый торган шәхес ул. Нинди фәлсәфә, нинди сабак биргән аңа тормыш дигән имтихан? 

...Мин Наилә ханымның алтмыш яшенә беренче Президентыбыз М. Ш. Шәймиев бүләк иткән шәһәр уртасындагы яңа фатирында. Зәвык белән җиһазланган, пөх­-тә җыештырылган ямьле өен, матур табынын күргәч, аның әле уңган хуҗабикә дә икәненә сокланып утырам. Сорауларга күмәм... Яшьлек, картлык, иҗат, мәхәббәт турында... 

...Ул яшьли танылды. Казанда үскән, рус мәктәбен­дә укыган, бернинди сәхнә тәҗрибәсе булмаган япь-яшь артист – төгәлрәге, әле театр студиясе шәкерте – «Берен­че мәхәббәт» спектаклендә Ф. Камалова, Камал III кебек күренекле осталар һәм танылган артистлар Р. Бикчән­тәев, А. Хәйруллина, Ш. Биктимеров ансам­блен­дә аерылып торды. Юк, кимчелек-хаталар белән түгел, һич юк! Ул югалып калмады гына түгел, йолдыз булып балкыды. Тавышыннан ук яшьлек, сафлык, пакьлек, яз сулышы бөркелеп торган кыз үзе дә бөре­ләнеп килгән чәчәкне хәтерләтте. Аның яшьлеге яңа сулыш булып гүя театрга да бәреп керде. Рәхилә-Наилә­нең беренче мәхәббәте тамашачы күңелен дә кузгатты. Театрга халык агылды. Спектакль Тукай бүләгенә лаек булды.

Әле беркем белмәгән яшь талантны үзе дә гаять та­лантлы актер, әлеге спектакльне сәхнәләштерүче режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең үтәли күрә торган күңел күзе бер карауда сизгән. Наилә ханымның сәхнә­дәге генә түгел, тормыштагы беренче мәхәббәте дә Рәфкать абый белән бәйле. Беренче очрашу, танышу хакында сорарга җыенам Наилә ападан. Юк, башта нәсел-нәсәбен, шәҗәрәсен искә алыйк...

– Мин Казанның үзәгендә, әмма авылча ямьле, яшел, чәчәкле ишегаллары, кош-кортлары булган агач йортта туып-үстем. Бабайларымны белмим. Әнинең әтисе Кадыйр Азәрбайҗаннан булган, тире эшкәртүче. Ул әнием тууга үлеп киткән. Ә менә дәү әни әле безне дә үстереште. Әтиемнең чыгышы исә Арча ягыннан, ярлы гаиләдән. Ул бик матур җырлый иде. Артистлар белән аралашкан, аны хәтта җырчы итеп махсус мәҗлесләргә чакырганнар. Сугыштан кайткач озак яшәмәде. Миңа ун яшь иде ул чакта. Әти хәрби кеше – чекист иде, укымышлы иде. Безнең өйдә Ленин томнары белән бергә Гоголь, Шиллер, Тукай, Такташ, Исәнбәт китаплары бар иде. Композитор, рәссамнарның портретлары, шигырь­ләре язылган шагыйрьләр рәсемнәре эленеп торганы хәтердә. Алар сабый хәтеренә сеңеп калган, бездә зәвык тәрбия­ләгән. Әни дә бик зәвыклы иде безнең. Ул бик матур итеп кәләпүшләр, читекләр чигә иде, ашамаса ашамый – өйгә ниндидер борынгы матур җиһазлар ала, укымаган булса да, сәнгатьне ярата иде. Без өчәү – абыем, апа, мин – барыбыз да музыка мәктәбендә укыдык. Абыем музыка юлыннан китте. Рахлин оркестрында эшләде. Мин мәктәптә бик күп түгәрәк­ләргә йөрдем. Биедем, концертлар алып бардым. Театрда бөтен операларны, балетларны карап бара идем, ә менә, яшермим, бер генә татар спектаклен дә караганым булмады. Опера арияләре җырлап, «ТЮЗ» спектакльләрен карап, рус дөньясында үстем мин. Әле анда «Снежная королева» спектакленә рольгә дә алганнар иде. Шуңа күрә, мәктәп­не тәмамлагач, Ка­чалов театрында ачылган рус театр студиясенә юл тоттым. Шунда мине имтихан комиссия­сендәге мәһа­бәт бер абый (атаклы режиссер Сарымсаков икәнен ул чакта әле белми идем) татар төркеменә керер­гә күндер­де. Татар театр дөньясына килүемә, шулай итеп, Ширияздан абый сәбәпче булды. Мин аңа мең рәхмәт­ле, гәрчә бу студиядә безнең укытучыларыбыз Празат ага Исәнбәт, Хөсәен ага Уразиков булса да, Ши­рияз­дан абыйны да остазым дип саныйм. Сәхнә теленнән исә үзе артист, үзе шагыйрь, галим, тәрҗемәче Габ­дулла абый Шамуков укытты. Шигърият яраткан җанымны тоеп, миңа татарча беренче шигырьләр сөй­ләүче һәм өйрәтүче дә ул булды. Р. Фәй­зуллин, Зөлфәт, Р. Гаташ – бүгенгәчә иң яраткан ша­гыйрьләрем. Бик күп күренекле зур артистлар белән сәхнәдәш булу бәхете тиде миңа. Х. Әбҗәлилов, Ф. Халитов, Ф. Ильская, Г.Булатова, Р. Җиһаншина... Алар­ның барысыннан да өйрәндем мин. Телне дә, осталыкны да. 
 
 Нинди фәлсәфә, нинди сабак биргән аңа тормыш дигән имтихан? 

Яшьлек, мәхәббәт – монысы үзе бер китап язарлык. Бу турыда сөйләп, күңелдәге төерне кузгатасы да килми инде. Без Рәфкать белән сигез ел яшәдек. Түзүләре авырайгач, киттем. «Яшел елан» нинди генә язмышларны, талантларны харап итмәгән.
Яши-яши генә тормышта иң кирәк­ле сыйфат — сабырлык икәненә­ инандым. Эштә дә, гаилә­дә дә, мәхәббәтеңдә дә...

Мин аңа башта артист буларак гашыйк идем. Укыган чакта ук спектакльләрдә катнаша башладык. Ул уйнаганда, аңа сәхнә артыннан сокланып карый идек. Рәф­кать бик күпьяклы талантка ия иде бит – бии, гитарада уйный, искиткеч пластика, хәрәкәт, үзе мөлаем, өстәве­нә, рәссам. Шунда күреп алып, ул мине «Беренче мәхәб­бәт»кә чакырды. Рәфкать тарафыннан зур батырлык булды бу, чөнки моңа бөтен театр каршы иде. Башкарып чыга алуыма ышанмадылар. Рольгә Л. Фар­сина да билгеләнде. Ә Рәфкать ышанды, тәвәккәлләде. Беләсез­ме, миңа хәтта күлмәк тә тегелмәде бит. Әнинең югач кечерәйгән йон күлмәген киеп уйнадым башта. Ә безнең чынлап танышу, аралашу гастрольгә чыккач башланды. Мин аның бик тә ялгыз булуын сиздем. Башта күңелдә кызгану хисе туды. Хатыны белән аерылышканнар, үзе гел кызы Гүзәлне сөйли, аны сагына иде. (Гүзәл белән мин дә бик дуслаштым. Хәзер дә, ул чит илдә яшәсә дә, без хәбәрләшеп торабыз.) Рәфкатьнең рухи дөньясы искиткеч бай, ул беркемгә охшамаган иде. Мин аңа бик ияләштем. Ул чыннан да тәүге мәхәббәт хисләремне уятты, яшь аермасын да сизмәдем. Уйлап карасаң, аңа – 36, миңа 20 яшь иде бит. Мине сорарга килгәч, әни ачык кына җавап бирмәде. Ә мин шулчак елый-елый өстәлгә сугып (үзем дә хәтерләмим): «Бирсәң дә, бирмәсәң дә мин аңа кияүгә барам!» – дигәнмен. Минем аңа ярдәм итәсем килде. Яратам икән, мин инде үземне уйламыйм, корбанга әйләнәм – табигатем шундый. Рәфкатьне мин бик карадым... Тырыштым. Үзем искедән йөрсәм дә, аңа матур киемнәр ала идем... Әмма миндә һаман да ниндидер үкенү хисе яши: аның өчен тиешенчә көрәшеп бетерә алмадым кебек... Ул ялгызы озак яшәмәде. Бик иртә – 50 яшендә китеп барды... Шуңа да йөрәгем бик әрни. Рәфкать – минем укый башлап, укып бетерә алмаган китабым... Аның үзенең дә тормышка ашмаган бик күп хыяллары, планнары калды. Әлбәттә, мин аңа гомерем буе рәхмәтлемен. Улыбыз Фәритнең дә әтисе кебек режиссер булуына, аның эшен дәвам итүенә куанып яшим. Киленем Люция Хәмит тә бик талантлы актриса. Оныгым Йосыф та спектакль­ләрдә уйнап үсте. Мәктәп тәмам­лый. Мөгаен, театр юлын сайлар ул да. Бөтенебез театр дип яши. Менә шулай, бәхетем дә, бәхетсезле­гем дә – театр, иҗат минем. Сәхнә гомерем­нән канә­гатьмен. Дөрес, иҗади тор­гынлык та киче­рергә туры килде. Яшьләрне дә, картларны да уйнап булмый торган күчеш чорында рольләрем булмады. Көттем, беркемне дә гаеп­ләмәдем, зарланмадым. Фәриткә рәхмәт (улы Фәрит Бикчәнтәев – Г. Камал театрының баш режиссеры. – Л. Ш.), миңа курыкмыйча «Бичура» спектаклендә әби ролен бирде. Шулай итеп, «боз кузгалды»... Тормышта исә бөтен мөмкин­лекләремне кулландым, ачтым дип әйтә алмыйм. Сәхнәгә артык бирелеп, үзеңне оны­тасың. Кемдәдер бик уңган хатын, хуҗабикә була алу таланты бар, кемдер үз максатын шунда гына күрә, шуңа омтыла, шуны таба. Минем талант, күрәсең, сәхнә өчен инде.

Мин яшьтән үк бөтен йөрәгем белән яратып, яратылып, бергә бә­хетле яшәүне генә күз алдыма китергән кыз бала, никтер ялгыз калдым, югыйсә, ярату өчен күпме хис, көч бар иде миндә. Яратучылар, баш иючеләр күпме булды! Төпле кеше­ләр, матур, файдалы тәкъдимнәр. Ә мин тиңемне гел үз тирәмнән эзләдем. Эчке рухи дөньябыз туры килсә генә кешегә якыная алам шул мин. Бакча, кәбестә, кишер дип, яки бәлешләр пешереп кенә яши алмыйм. Миңа рухи ризык кирәк, матди байлыкка беркайчан да исем китмәде. Башка мәхәббәт тарихы да бәхетле булмады... Инде менә олыгайгач, яныңда бер иптәш булуын бик телисең икән дә бит... Хәзер яшьләргә гел әйтәм: «Шәхси тормыш турында җитди уйлагыз», – дим. Ходай ул һәрвакыт мөмкинлек бирә, аны сизеп, күреп ала белергә генә кирәк. Әле алда булыр дип яшәргә ярамый икән.

Йөзләп роль уйналган. Алар да олыгая. Инде иҗат биографиягезне Хәмдебану («Әлдермештән Әлмәндәр»), Сәлимә Сәетбәкова («Шәҗәрә»), Ана («Әни килде») һәм башка өлкән яшьтәге рольләр бизи. Бик тә теләгән нинди роль уйналмый калды?
 – Аяз Гыйләҗев иҗатын бик яратам. «Өч аршын җир»дәге Шәмсегаянын уйныйсым килгән иде, «Җомга көн кич белән»дәге Бибинурны. Әлбәттә, Шекспир, Островский, Чехов героиняларын. 

Үзегезгә охшаган һәм ошаган роль булдымы? Кайсысы бик авыр бирелде?
– Яшьлектә Ч. Айтматовның Әсәлен уйнавым белән бик бәхетле мин. Аның кичерешләре йөрәгемә шуный якын иде. (Бу роль өчен Н. Гәрәевага Тукай бүләге бирелде. – Л. Ш.) Без бит ул чорда Айтматов әсәрләрен укып, «шашып» йөри идек. Иҗат гомеремнең урталыгында Ходай җибәргән һәм Фәрит биргән тагын бер бүләк булды: Т. Миңнуллинның «Хушыгыз» спектаклен­дәге җырчы артистка Миләүшә образы – күңелемә җыелган бөтен хисләремне, фикерләвемне, әрнүләремне, тормышка, иҗатка, язмышыма карашымны әйтә алган роль. Мин аннан ифрат зур иҗади канәгатьләнү алдым. Ә соңгы еллардагы эшләремнән, әлбәттә, «Әни килде»­дәге Ана образын бик яратам. Галимә апа Ибраһимо­вадан соң уйнау авыр иде, билгеле. Һәр роль белән иң беренче чиратта артистлар алдында имтихан тотасың бит, һаман үзеңне, талантыңны исбатлап торасың. Тама­шачылар, сәхнәдәшләр алдында зур җаваплылык иде бу. Башта каршы да килдем. Ә Мар­сель Сәлимҗанов, никтер, миңа ышанып тапшырды. «Уйныйсың, булдыра­сың!» – диде. Әле үз оныгым белән уйнатты. Күрәсең, сәхнәдә дә Ана булып сүз әйтер чак җиткәнне ул миннән күбрәк сизгән. Режиссерлар бит безнең мөмкинлекләребезне үзебездән күбрәк күрәләр. Бу спектакльдә Ана булыр өчен хакың булырга тиеш. Минем дөньям, тәҗри­бәм, улым, оныгым, ничә еллар сабыр гына үз вакытымны көтүем моңа хокук бирде. Марсель Хәкимовичка бик рәхмәтле мин бу роль өчен. Тамашачы җылы кабул итте. Башта шикләнебрәк торган автор Шәриф абый Хөсәенов­ның да фатихасын, рәхмәтен алып өлгердем. Ул бит шуннан соң озак тормады. Ә менә «Шәҗәрә»дәге Сәли­мә образы белән бик азапландым. Элекке зыялылар нәселеннән, шәхес культы нәтиҗәсендә язмышы җиме­рел­гән, эчүгә сабышкан бик катлаулы образ ул. Сәхнә­дәге вакыты бик кыска – нибары дистә минут чамасы. Шул арада аның бөтен фаҗигасен, алай гына та түгел, халык фаҗигасен чагылдырып өлгерергә кирәк. Эзли торгач, аңа да ачкыч табылды. Башта мин аңа тышкы кыяфәт – грим, парик, кием белән якынайдым. 

Сезгә репетиция чоры күбрәк ошыймы, әллә тамашачы алдында спектакль уйнаумы?
– Әлбәттә, репетиция. Эзләнү чоры рәхәт. Ә тамашачы белән очрашкач, күп нәрсә ачыклана, роль үзеңнекенә әйләнә.

Сез мәдәният, сәнгать институтында озак еллар актерлык осталыгы, режиссура дәресләре укытасыз. Репетиция вакытларында спектакльне куючы режиссер белән, әйтик, улыгыз Фәрит Бикчәнтәев белән, килешмәү яки бәхәсләр буламы?
– Ю-у-к. Беренчедән, Фәрит белән карашларыбыз тәңгәл килә, режиссер белән бәхәсләшү дөрес түгел. Хәер, «Сыер» спектаклен чыгарганда – аны читтән килгән режиссер куйды – фикерләр аерылган иде.

Мөмкинлегегез булса, театрда нәрсә үзгәртер идегез?
 – Мин театрның бүгенгесеннән канәгать. Беркай­чан да шушы дәрәҗәдән төшмәсен иде. Ә менә театр сән­гате турында спорт кебек үк кайгыртсалар, ул дәрә­җә тагын да югарырак булыр иде. Адәм баласы тән саулы­-гы белән генә түгел, рухы белән дә көчле булырга тиеш.

Танылган шәхес булу тормышта ярдәм итәме, әллә, киресенчә, ирекне чиклиме?
– Дан, шөһрәт – бик авыр нәрсә. «Мономах бүреге авыр ул», – ди торган иде миңа Рәфкать. Халык бит артистларга бик зурлап карый, ярата, таный. Шул мәхәб­бәтне югалтырга ярамый. Сине тормышта күреп күңеле бизмәсен. «Хушыгыз!»дагы Миләүшә әйтмешли, миңа дан кирәкми, Ходай Тәгаләдән гөнаһларны кичерсен дип ялварам. Яшьлеккә кайтып булса, бик күп хата­ларымны төзәтер идем. Без бит догасыз буын идек. Мин беренче доганы алтмыш яшьтә өйрәндем – чөнки әни үлем түшәгендә ятканда дога сорады... Хәзер инде, Аллага шөкер, һәр таңны дога белән, якыннарыма хәер­ле гомер, дөньяга иминлек теләп, шөкер кылып каршылыйм. Дога саклый, авырлыкны җиңеләйтә. Данга түгел, Аллага табын, Алла ярдәм бирер, дигән Пушкин да.

Нәрсәдән көлгәнегезне белсәм – кем икәнегезне әйтәм, дигән сүз бар. Еш көләсезме? Елаганыгыз бармы?
– Еш көләм, еш елыйм. Үз-үземнән дә кычкырып көләм мин. Күңелем нечкәреп, бик тиз елыйм да. 

Нәрсәдән куркасыз? 
– Яшьлектә мин бернидән дә курыкмый идем кебек. Хәзер балалар язмышы өчен куркам. 

Сезнең белән дус булу өчен нәрсә шарт? 
– Дус – сине ничек бар, шулай кабул итүче ул. Кайгыңны да, шатлыгыңны да уртаклаша белүче.Театр­да бу бигрәк мөһим, чөнки сәнгатьтә синең уңышыңа чын күңелдән куанучы сирәк була. Аннан, мин сабыр кешеләргә сокланам. Фирдәвес Әхтәмова әнә шундый дустым. Хәлимә Искәндәрова да авыр чакларда бик ярдәм иткән якын кешем. Мин үзем сабыр түгел. Яши-яши генә тормышта иң кирәкле сыйфат – сабырлык икәненә инандым. Эштә дә, гаиләдә дә, мәхәббәтеңдә дә сабыр булсаң яхшы. Шунда отасың. Чеховның «Мәхәб­бәт­нең асылы – түземлек, сабырлык» дигән фикере бар. Безнең халык та бит «Сабыр төбе – сары алтын», дигән. 
 
Өлкән яшьтәге күренекле бер актриса картаю турында: «Мин картаймыйм, мин камилләшә барам», – ди. Картлыкка Сезнең караш нинди? 
 – «Бәхетлеме син?» дигән спектакльдә «Әле кичә генә бер ишектән кергән идем, инде чыгарга да вакыт җитте», дигән сүзләр бар. Сергей Бондарчук бер әңгәмәсендә: «Яшьләр дә үлем турында уйласалар, вакытның кадерен белерләр иде», – ди. Яшьлек бик тиз узган. Чык тамчысы кебек ялтырап, балкып кына алган да юкка чыккан. Кайчак хәтта исемә төшереп, мин идем микән ул, дип гаҗәпләнеп куям. Әмма күңел яшь булса да – картлыкка да күнеп, үлемгә дә әзер булып яшәргә кирәк. 

Сезнең сәхнәдән, мөнбәрдән әйткән төп сүзегез нәрсә икән ул, уйлаганыгыз бармы?
– Кеше үзенең асылын ачарга, асылына омтылырга тиеш. Һәм саклап калырга. Бу юл авыр, ялгышлар да, гөнаһлар да була... алданулар да. Әмма үзеңне алдама! 

50 яшен «сәхнә гомере артта калды, иҗатта өметләр өзелде» дигән моңсу уйлар белән каршылаган артистка, 60 яшендә яңа үрләр яулап куанды һәм куандырды. 

70 яшендә дә аның иҗат илһамы һаман дөрли. Матур­лык яраткан, шуңа омтылган, югалту-табышлары да китаплардагы, сәхнәләрдәге сыман, гади җир кешеләре­некеннән аерылып торган артистка: «Үз-үзем белән килешеп, гармониядә яши алмыйм мин. Күңелдә тынгы юк. Бәлки хыял, өметләрнең тормыш чынбарлыгына тәңгәл килмәве сәбәптер моңа», – дигән иде элегрәк бер әңгәмә вакытында. Бүген ул гомер агачының җимешлә­рен татып, шөкер итеп яши. Юбилее уңаеннан яшь драматург Илгиз Зәйниев махсус язган һәм улы сәхнә­ләштерәчәк «Бабайлар чуагы» исемле әсәрдәге яңа роле белән мәшгуль хәзер Наилә ханым.

Тормыш иптәшем – Театр, дип көлемсерәп куйсагыз да, иркен фатирыгызда хуҗа ир булмаса да, Сез – тормышта хыялыгызга ирешкән, талантыгыз белән халык күңелен яулаган, тарихта калачак шәхес. Хатын-кыз бәхетен тормышта түгел, күбрәк сәхнәдә татыдым, дисәгез дә, зур мәхәббәт кичергән, бала үстергән, улы­гыз­ның уңышларын күргән, онык тәрбияләү ләззәтен дә тойган чын хатын-кыз. Күпсанлы шәкертләре булган укытучы-остаз. Болар барысы, бер сүз белән әйткәндә, Бәхет дип аталадыр. Шуны белеп, горурлык һәм шатлык белән яшәгез, Наилә апа!

«Сөембикә», № 11, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Наилэ Гэрэева минем ин яраткан артистларымнын берсе.Нинди генэ роль уйнаса да соклангыч барысы да!

    Хәзер укыйлар