Логотип
Шәхес

Минтимер ШӘЙМИЕВ: “Җанда төерләр калмаслык итеп яшәргә кирәк”

Татарстан Республикасы Президенты  белән әңгәмә

— Бүгенгебез шаһит: вакыт агышына ияреп, үзләрен тудырган чор артыннан, тормыш тукымасына матур бизәк булып тукылган бәйрәмнәр дә тарихка күчә икән. Ә менә язның беренче бәйрәме — кешелекнең гүзәл затлары — хатын-кызларны хөрмәтләү, зурлау, аларга соклану хисләре белдерү һәм мәдхия җырлау көненә әверелгән 8 Март инде бер гасыр буена безнең белән. “Сөембикә” журналы елның елында үзенең март санын бәйрәм дулкынына көйләнеп әзерли.
Минтимер Шәрипович, быел, юбилеегыз елында, татар халкына беренче Президентын үстереп биргән игелекле нәсел хатын-кызлары турында Сезнең үз авызыгыздан сөйләтәсебез килә. Нәселегез хәтерендә калган әбиләрегез кем булды икән? Гомумән, татарда әби-бабайлы йорт бәрәкәтле саналган. Сезгә эләктеме әби тәрбиясе?

— Безнең якта әбекәй дип сөйләшәләр. Усы әбекәйне яд итүдән башлыйк, алайса, сүзне. Усы — әнкәйнең туган төбәге, безнең Әнәктән җиде-сигез чакрымдагы авыл. Усы әбекәй менә шул араны җилдәй җитез үтеп, җәяүләп килер иде. Килер көне алдан билгеле булыр. Без, бала-чага, аны каршысына ук чыгып каршы алыр идек. Ул күчтәнәчкә йомырка күмәче алып килер, әгәр инде өлгермәсә, бала санынча йомырка пешереп булса да салыр. Усы әбекәйнең килүе бәйрәм иде!
Матур булып килер иде Усы әбекәй! Бала вакытта әле чибәрлеккә соклана белмисең. Ә безнең кечкенә генә әбекәебез бик чибәр иде. Олы яшьтә бит инде үзе. Чисталыгына-пөхтәлегенә исләрең китәрлек. Кунакка килгәндә ул ал камзолын кия. Тирә-якта андый камзол беркемдә юк. Башында бик тә затлы чуклы ал шәл. Соңыннан, туганнар бергә җыелышкан чакта, Усы әбекәйне сагынып сөйләшкәндә белдем: шул шәлен дүрткә бүлеп, кыз оныкларына өләшкән икән ул аннары. Баш яулыгы итеп ябып туздыргач, курчак төреп уйнаганнарын искә алганнар иде апалар.

И мәрхәмәтле иде Усы әбекәй! Ә бит без, аның оныклары, бик күбәү. Әнәктә бер оя, Байсардагы кызы да күп балалы иде. Әбекәйнең җаны барыбызны да сыйдырды. Баланың күңеленә яхшылык үрнәге булып сеңеп калып, гомере буе эчтән тәрбияләп тору менә шушылай буладыр ул. Әүвәл беркем дә “тәрбиялим әле” дип утырып, бала тәрбия­ләмәгән. Хәзер дә шулай ул. “Тәрбия җитмәде шул” дигән сүз үз-үзеңне алдау гына дим мин. Тормышта юньле аралашу, юньле мөгамәлә күреп үскән бала юньле була. Балада кимчелек күрсәң, гаепне үзеңнән эзлә, гаиләңнән эзлә. Бала шәхесенә нигез гаиләдә салына. Шул әби-бабай тирәсендә. Кызык бит, алар турындагы хатирәләр, ядкарьләр күңелебезгә таслап салынганда безне хәтта үзебез бер мәртәбә күрмәгән әби-бабайларыбыз да тәрбия кыла.

…Бала вакытта безнең өчен исеме “Усы әбекәй” булган әбиебезнең мулла кушкан аты — Сәхибҗамал. Бабабыз Сафиулла хәзрәт җәмәгате Сәхибҗамал остазбикә. Заман каһәренә дучар ителеп, сап-сары юан бүрәнәле якты өйләреннән чыгарылгач казып кергән җир өйләрен дә ямьле итә белгән, берәүгә дә ачу-рәнҗү сакламаган, улы белән килене яңа нигездә йорт җиткергәннән соң шуның түр башында намаз әһеле булып утыру бәхетен дә күреп дөньядан кичкән Усы әбекәебез безнең күңелләрдә бизәми-нитми романга “кертеп җибәрерлек” якты образ булып калды.

— Әни — иң кадерле илаһи зат. Һади Такташның мәшһүр юлларын искә төшерик:
Ана!
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга?
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.

Әниегез Нәгыймә ханым да шушындый бөек затларның берсе, ун бала тапкан ана бит. Нинди иде ул — Сезнең әниегез? Кайсы яклары белән, нинди вакыйгаларга бәйле мизгелләрдә исегезгә кереп калды? Балаларга мөнәсәбәте ничек иде? Гаиләне ничек бербөтен итеп тотты? Гадел, ярдәмчел, абруйлы булу өстенә, әтиегезнең талканы корырак та булган, диләр…

— Кеше үз гомерендә бәхет турында бер уйланмый калмый. Бер-ике сүзгә сыешлы “бәхет формуласы” эзлибез без. Бәхәсләшәбез дә. Ә бит бөтенесе дә чагыштырмача. Безнең әнкәй, Сафиулла кызы Нәгыймә, бәхетле идеме? Яшьләй кияүгә чыгып, ун бала тапкан, шуның бишесен сабыйдан җир куенына салган, көн-төн эшләгән дә эшләгән… Егерме алты ел буена колхоз председателе хатыны булып торып, егерме алты көн эштән калганы булдымы икән аның? Әткәй, дөрес, мөмкин булганча гаиләнең матди ягын кайгыртты, ләкин, көн туды исә, аны “ай күрде, кояш алды”. Бөтен өй, хуҗалык әнкәй җилкәсендә. Ул биш баланы туендырырга, ямасын ямап, киендерергә кирәк. Безнең якта кизәктән башка ягулыгы да юк иде бит аның. Љйне дә кизәк ягып җылытасы, казан астына да шул. Кизәк җылысы белән кайчан кайнап чыга әле ул казан, казанда нәрсә кайный әле? Инде әйткәнем дә бар, без — балаларның төп ризыгы катык иде. Әнкәй катыкка шул чорда ашарга яраклы үләннән нәрсә өлгергән, шуны салып бутый да, өстәл уртасына утырта. Корсак тулгач, бала-чага чаба инде. Әле дә ярый табигать мәрхәмәтле. җиләк, карлыган, чикләвек вакытлары матур хатирә булып күңелдә калган. Әнәктән өч чакрымдагы урманга йөри идек без. Иң элек савытны тутырасың. Бер-береңнең күпме җыюы белән кызыксына-кызыксына, ярыша-ярыша җыясың. Әнкәйгә, әткәйгә, өйдәгеләргә! Өзеп кабасы бик килсә дә, түзәсең. Эче гел ашарга сорап торган бала өчен бу инде батырлык, үз-үзеңне җиңү! җаваплылык, туганлык хисе, ихтыяр көче шулай тәрбияләнгәндер авыл баласында. Мин үзебез турында гына әйтмим, үземнең әнкәй турында гына да әйтмим. Безнең әткәй, авыр яраланып, сугыштан исән кайтты. Ә күпме хатын толлык, күпме бала ятимлек ачысын татыды. Мин әнкәйләр буыны өстенә төшкән тетрәнүләр турында уйлыйм: инкыйлаб, колхозлашу, сугыш… Бер гомер өчен бик күп бит инде бу. Ничек түзгән кеше, кайдан сабырлыклар алган?

Бервакыт, башлангыч классларда укыганда әле, бер малай миңа (өйләрендә сүз булгандыр инде): “Син кулак малаемыни?” — диде. Шуны кайтып әйткәч, әтинең йөзе үзгәреп, агарынып китте, үзе әллә ничек, бик усал итеп карады. Шул караш миңа гомер буена җитте. Әткәй алдында без ул темага, гомумән, сөйләшми идек. Бу аның, мөгаен, иң авырткан урыны булгандыр. Мин әлеге куркыныч сүзгә бәйле хәлләрне соңрак аңладым. Безнең бабайлар элек-электән хәлле тормышта яшәгәннәр, аларга хөрмәт бик зур булган. Ә коллективлаштыру башлангач гаиләне, кулак мөһере сугып, өйләреннән чыгарганнар. Иң олы апабыз Дөргалия ул чакларны җете бала акылы белән яхшы хәтерләп сөйли. Ә өйдә, әйткәнемчә, бу турыда сөйләшүгә табу салынган, сүз “менә шулар булышты”, “менә бу гаилә ярдәм итте” дип, авыр чакта хәлләренә керүчеләрне телгә алу зарурлыгы белән генә чыга иде. Әткәй, бәлки авылда шөгыльсез калудан, ә бәлки эзәрлекләүдән араланырга теләптер, берара Ижевск якларына китеп тора. Шуннан кайткач аны, урта хәллеләр рәтенә куеп, колхозга рәис итеп сайлыйлар. Шушы эштә аның иң гаярь еллары, әйтергә кирәк, гомере узды. Авылдашлар арасында әткәйнең абруе зур иде һәм  аның, әлбәттә, сәбәпләре дә бар иде.

Төп сүзебез, ләкин, бу түгел, мин боларны шушы шомлы елларны әткәй белән иңгә-иң кичкән әнкәйнең нечкә-нәфис күңелен аңлау һәм аңлату җәһәтеннән сөйлим. Инде дә өстәп, әнкәйнең авылдашларга күрсәткән изге бер гамәле турында әйтми кала алмыйм.
Әнкәй, әйткәнемчә, колхоз эшеннән калмады. Аның басуга кабык арба тартып баруын, шул арба артына тотындырып, бәбәй карарга дип үзен дә ияртүен ул чакларда сабый Мәрзия апа әле дә булса сөйли. Ул елларда колхозларга районнан вәкилләр җибәрелә бит инде. Бездәге вәкил авыл читендәге үр янында эштән кайтучы хатыннарның күлмәк-алъяпкыч кесәләрен тентеп уздыра икән. Ә аналарның өйдәге ач балалар өчен бер-ике уч булса да башак уып алып саласы килә. Хатыннар әнкәйне, “Шәрипкә ашарга әзерлисе бар” сылтавы белән, эштән иртәрәк җибәрәләр икән дә, үр янында сак торса, әнкәй, алдан сөйләшенгәнчә итеп, куркыныч барлыкка ишарә ясый икән. Аның үзенең бу турыда бер кәлимә сүз әйткәне булмады. Безнең авылдан бер кешене дә кулга да алмадылар.

…Мин инде дөньяда җитмеш ел яшәдем. Үкенерлек итеп яшәмәдем дип саныйм. Әнкәйнең вафатыннан соң барыбер бер әйбер күңелне тырнап тора. Тиеш булган кадәр игътибар биреп бетерә алмадым әнкәйгә дип офтанам. Тормышы бөтен, җитеш иде. Сүз ул турыда түгел. Авылда вакытта күзгә-күз карашып сөйләшергә вакыт та, әле аны аңларлык акыл да булмаган. Аннан укырга китү, башка районда эшләү, кабат Казанга күченү… Әнкәй кунакка килгәндә дә күңел булганчы аралашырга җай табылмаган. Ә әнкәйнең мине күрәсе, минем белән рәхәтләнеп гәпләшәсе килгән. Эштән кайтуыма ул яныма килеп утыра, сөйли, сөйли, сөйли иде. Әнкәң сөйләп утырсын, син йоклап кит инде… Менә шуларны искә төшерәм дә, үз-үземә урын таба алмыйм. Шуңа күрәдер, сагынып искә алганда гомере буе эштән бушамаган әнкәй ни беләндер мәшгуль халәтендә түгел, ә дикъкать белән күземә карап торган итеп күзаллана, ничектер  шул карашы белән төсмерләнә.

Бу инде миңа кадәр дә әйтелгән сүз, әйтелә дә торыр: ана күңеле — балада, бала күңеле — далада… Ни өчен бала анага бик кадерле? Үзе ана булгач, хатын-кыз бу сорауга җавап табар. Ә без, ирләр, моны беркайчан да аңлап бетерә алмабыз. Һәм бу, бәлки, мәҗбүрият тә түгелдер. Тик һәммәбез бер нәрсәне аңласак иде: әнине кадерләү, әни турында кайгырту ул бурыч та түгел, ниндидер башка нәрсә дә — ул яшәү рәвеше булырга тиеш. Тормыш бит хәзер тамак хакына эшкә багланудан тормый. Кеше өчен күңел байлыгына ирешү мөмкинлекләре зуррак бүген. җанда төерләр калмаслык итеп яшәргә кирәк. Минем бу сүзләрне әйтергә хакым бардыр дип беләм. Тормыш күргән кешеләрнең үз-үзен җәберләү дәрәҗәсендәге үкенеченә яшь буын колак салса иде.

Укучылар алдында бу кимәлдә ачылганмын икән инде, үз гаиләбезгә генә кагылышлы бер нәрсәне өстәп әйтим. Бәлки минем үрнәккә… димме иярү кемнәргәдер рәхәтлек, җиңеллек китерер. Башлыча Казаннан читтә, Матюшинода яшибез без. Һәркемнеке кебек, минем дә арып кайткач ял итә торган почмагым, үз урыным бар. Шунда әткәй белән әнкәйнең фоторәсемнәре зурайтып куелган. Тормыш иткәндә аларның кеше күзендә янәшә утырып торганнары да булмады шикелле. Бервакыт, сабый чакта, мин бик каты авырып киткәнмен. Аңыма килеп, күземне ачкан чакларымда баш очымда утыручы әнкәй белән әткәйнең борчулы йөзләрен күрүдән, маңгаемдагы сулы чүпрәкне алмаш-тилмәш алыштырып торуларын тоюдан ниндидер татлы хис кичерүемне хәтерлим… Ни коры әткәй, соңгы сулышларында: “Әнкәгезне рәнҗетмәгез, кайгыртыгыз”, — дип васыять әйтте. Әткәй — әнкәйгә, әнкәй  әткәйгә таяныч булып гомер иткәннәр икән. Мин аны хәзер, яшәгән гомерем тәҗрибәсе, акылым белән аңлыйм. Күңелем түрендә алар гел бергә. Әнәк зиратында каберләре янәшә, өемдәге сурәтләре янәшә. Шул сурәтләр астында гына зур ваза тора, ваза эченә чәчәк утыртып су салырлык конус урнаштырылган. Бервакыт, өч еллап бар инде аңа, шул конуска чәчәк бәйләме утырткан идем, әнкәй белән әткәйнең йөзләре ачылып киткәндәй булды. Күңелгә ярашлы бер эш эшләгәч, үзеңә шулай тоеладыр бәлки. Шуннан бирле вазаны чәчәктән өзгәнебез юк. Безнең халыкка хас түгел бу, дияр кайберәүләр. Мин үзем гореф-гадәт дигәнебез гамәлләрнең күркәмнәрен гадәт итүдән тупланадыр дип инанып яшим.

— Кыз туганлы булу — бәхетлеләр язмышы. Шул ук вакытта искиткеч җаваплы да — чөнки ир-егеткә аларга терәк булу вазифасы йөкләнә. Сезнең кыз туганнарыгызга булган мөнәсәбәтегез турында риваятьләр йөри. Алар да сынатмый кебек. Дөргалия апагыз Казанга килгәндә Сезнең өчен махсус авыл катыгы оетып, тәбикмәк пешереп килә диләр. Мин дә кайбер туганнарыгыз белән таныш. Бик булдыклы, үткен, аралашучан ханымнар. Дөргалия, Мәрзия, Мәдәния апалар, мөгаен, хәзергечә әйтсәк, тирә-якның йолдызлары булганнардыр, дим. Сезнең өчен нинди алар?
— Дөргалия апа әткәй белән әнкәйнең беренче балалары. Бәхетебезгә, бүгенге көндә дә исән-сау, инде, күз тимәсен, тугызынчы дистәсен түгәрәкләп килә. Әнкәй урынына калган апа ул. Аның өе безнең төп йорт кебек. Күңеле бөтенебезне дә сыендыра. Гаиләлә­ребез ишәеп, авыл өенә генә сыймый башлагач, абзарлары өстенә, тәгәрәшеп йокларлык итеп, икенче кат ясаткан иде. Аңа бу гына аз, менә хәзер яңа агач йорт кирәксенә икән. Исәнлек барында туганнарны бергә җыярлык ныклы оя булдыру теләген хуплыйм апамның. Бөтенебез шунда тартылабыз: балалар, балаларның балалары. Ә тәбикмәге турында дөрес сөйлиләр. Минем малайлар каникулны авылда уздыралар, Хантимер абый исән вакытта абыйларга төбәп кайталар иде. “Дөргалия апаның тәбикмәген исеннән танып, пешереп бетерүенә килеп өлгерәбез”, — диләр иде. Апабыз ясый торган катык ул безнең балачак катыгы кебек тәмле. Апа катыкны нәкъ әнкәйдән өйрәнгәнчә оета. Менә шушы урында тагын бер чагыштыру күңелгә килде: тәрбиядә дә ныклы бер нигез булса, токымда шул дәвам итә.

Ә Мәрзия апа бик яхшы укуы белән аерылып торды. Укытучы һөнәрен сайлавы да очраклы түгел. Бик булган, чая, шаян, чибәр бу апабыз. Үзе бик тәртипле. Кыям җизни белән матур пар булдылар. Апаның күркәм холыклы каенанасы турында, алар йортында килен белән каенана арасындагы матур мөнәсәбәт турында аерым сөйләрлек.

Мәдәния — минем бердәнбер сеңлем, бердәнбер кече туганым. Мәктәп елларыннан һәр эшен бишле билгесенә башкарырга өйрәнгән ул, тормышы шул тәртиптә бара.

— Хәләл җефетегез Сәкинә ханымны Президент хатыны исеменә тары бөртеге кадәр дә күләгә төшермәгән затлы кеше дип беләбез. Үзе чибәр, мөлаем, мәхәббәтле; үзе уңган, ихтирамлы, сабыр. Шәймиевләрнең үрнәк гаилә оясын коруда Сәкинә ханымның өлеше, мөгаен, тартарак төшәдер. Сезнең бер сулыш белән яшәвегезгә күпләр яхшы мәгънәсендә көнләшеп карыйлар. “Ир белән хатын — куш тирәк, төбе бер дә, тамыры бер” дип актанышлылар юкка гына әйтмиләрдер. Сәкинә ханым белән кулга-кул тотынышып гади инженердан президент дәрәҗәсенә кадәр озын юл үткәнсез. Шулай да, әйтегез әле, аның Сезнең белән принципиаль мәсьәләләрдә килешмәгән чаклары буламы? Уртак фикергә ничек киләсез?
— Сәкинә — язмышның миңа биргән иң зур бүләгедер ул. Чынлап та шулай. Безнең якта бик зур кадер турында “күз керфеге кебек итеп” диләр. Сәкинә гаиләбезне күз керфеге кебек итеп саклады. 1961 елны өйләнештек без, кырык алты ел кавышканыбызга. Яшьлек мәхәббәте белән, яраткан кешеңә өйләнү, кияүгә чыгуның нинди зур байлык булуын торып-торып аңлыйсың. Без үзебезне таныштырган, табыштырган көннәрне ниндидер бер якты сагыш белән, матур итеп сагынып сөйләшәбез. Гомер буе ара-тирә искә төшергәләп торгангамы, һәр мизгеле аермачык ул, шагыйрәнә итеп әйтсәк, сәгадәтле сәгатьләрнең.

Техникум тәмамлаганнан соң Татарстанның башкорт чигендәге юлсыз-нисез бер районына эшкә дип батыраеп чыгып киткән кыз, бер карасаң, бала гына бит әле. Юллар юклыгы турында сөйләп, аны алдан ук куркытып та куйганнар. Авыр тормышта үскән баланың үзен сынап карыйсы килгәндер — шулай килеп эләккән Сәкинә Калинин районына. Район үзәге — безнең Әнәккә терәлеп торган Пучы. Ике кыз шунда яшәп-эшләп киткәннәр. Минем әткәй боларны күзәтеп йөри икән. Мин бишенче курста МТСка диплом алды практикасына кайттым. Әткәй белән “тормыш турында” сөйләшеп утырабыз. “Утырабыз” дип, сүзне аерым сөйләшә торган кеше түгел ул, эш арасында фикерләшкәнбездер. Әткәй үзе дә иртә өйләнгән, абыйны да армиядән  соң озак йөртмәде. “Давай, яшең җиткән, армиядә булдың, өйләнәсең!” Шундый, катгый кеше. “Ну, ничек инде синең хәл, кайларда эшләргә исәбең?” “Кайсы районга җибәрәләр, шунда китәм!” — дим. “Ну, ул чагында берүзең йөрмәссең анда, өйләнергә кирәк”.

Әткәй кырыйдан кактырып-суктырып тормады, туп-туры теге ике кызны мактарга кереште. “Иртән иртүк торалар, эшкә тотыналар, үрдәкләр тоталар, әй уңганнар инде! — ди. — Әле менә үзләренә утынга дип агачлык биргәннәр…” Боларның тормышыннан хәйран хәбәрдар икән әткәй, ләкин әле белми: аңа аеруча чибәр булып тоелганы белән мин инде танышып өлгергән идем. Сәкинәне башта тансыда күрдем, икенче күрүем — сайлауда. Сайлау комиссиясендә утыра иде ул. Күзләр кыяфәтен ошатты, күңелем — холкын. Минем кебек кешегә шундый хатын кирәк — йомшак, җебетеп җибәрердәй. Холык-фигыльләрне белешкәнче бераз очрашып йөрдек, әлбәттә. Бишенче курсны тәмамлап киләм бит инде — егет! — урамнан барганда кеше очраса, култык­лашмыйбыз да үзебез. Тәртип! Тыйнаклык. Алдагысын ачыктан-ачык сөйләшеп тә өлгермәгән идек. Калинин районын бетерделәр, Сәкинә укуын дәвам итәргә дип Казанга кайтып китте. Мин Мөслимдә эшли башлагач, әти безнең эшне “хәл итеп” куйды. Казанга барып, Сәкинәнең абыйсы Мөбарәк белән сөйләшеп кайткан: “Болар бер-берсен яраталар, сузып йөрисе юк…” Бетте!

Югары белем аласы бик килә иде Сәкинәнең. Кияүгә чыгарга ашыкмавына да сәбәп шул иде. Минем өчен бу киртә түгел, “укуыңа ярдәм итәрмен”, дидем. Әмма өйләнгәндә шигем бар иде: мин бит авыл хуҗалыгы институтын бетергән, авылда яшисе кеше. Шәһәр тормышын тансыклап  тилмерер дип уйладым. Ә ул авылны яратты. Казанга күченгәндә иң авыры аны кузгату булды. Әле дә авылны сагынып сөйли, абзар исләренә кадәр сагына. Яшьлегебез, иң матур чакларыбыз авылда яшәп узды. Балалар шунда туды. Бер-бер артлы ике малай алып кайттык. Бала берсе артыннан берсе булсын ул. Гаиләнең ныклыгы, бөтенлеге өчен шулай кирәк дип саныйм. Һәр бала үз бәхете белән туа. Улларыбызның ике бөртек булып калулары гына үкенечле бераз. Яшь вакытта уйлап бетермисең, йә өлгерербез ди­сең, башка сәбәпләре табыла, ә тормыш үтә дә китә. Ике улыбыз да инде ир уртасы кешеләр. Безнең яктагыча итеп әйтсәк, берсенең дә кеше көлдергәне, йөзгә кызыллык китергәне юк, шөкер. Айрат та, Радик та кешелекле булып үстеләр. Кеше дип өзелеп торулары әниләреннән. Инде алар күптән мөстәкыйль кешеләр. Кемгә нинди яхшылык эшләүләре турында килеп сөйләмиләр, башкалар аркылы килеп ишетелүе күңелле алай да. Минем уйлавымча, аларга кешеләрнең мөнәсәбәте, мөгамәләсе начар түгел. Ата-ана буларак, безнең өчен иң мөһиме шул.

— Сәкинә ханымны Сезнең туганнарыгыз бик кешелекле диләр…
— Ул ягын  сөйләп кенә бетерерлек түгел. Йә китап яз, йә кыйсса итеп сөйлә. Минем туганнарымны шул дәрәҗәдә яратуына, кайгыртуына сокланам да, хатын-кыз күңеленең киңлегенә, нечкәлегенә гаҗәпләнәм дә. Кунакка киләселәре булса, и башлана бүләк сайлау, көтелмәгән сөенеч ясау юлларын эзләү… Ялда да һәркайсын уйлап, кемгә нәрсә килешкәнен белеп, кайсысының нинди теләге барлыгын исендә тотып йөри ул. Гаиләләребез киленнәр, оныклар белән ишәйсә дә, аның чиксез күңелендә һәр  кешегә ае­рым урын бар. Әнисе Гөлсем дә шундый иде. Яшьләй тол калып, менә дигән балалар тәрбияләгән чын татар хатыны иде минем әби. Мин аны әби дип түгел, әни дип йөрим. Хатынымның ирне ир итә белүен әнисеннән килә дип беләм. Соравыгызның соңгы өлешенә җавап та үзеннән-үзе сүзебезгә ялганыр: мондый анадан тәрбия алган хатын-кыз ире белән катгый каршылыкка керә алмый да ул. Мине үзенең гадел гадәте белән җиңеп яши Сәкинә апагыз. 
Әле өйләнешкән генә елларда Казаннан кунакка кайта иде әни, без Казанда  яши башлагач та гел килеп йөрде. Ул Сәкинәнең абыйсы Мөбарәк гаиләсендә яшәде, балаларын үстереште, тәрбияләде. Тормышыбызның килеп җитмәгән яклары өчен бары кызын гына шелтәли иде ул. Минем дә гаепләр булгандыр, билгеле. Кая ул кияү кешегә сүз тидерү! Кызы алдында мине мактап үсендерә иде. Гомумән, безнең халыкта кияү-әби каршылыгы юк та бугай.  

— Оныклар — үзе бер мавыктыргыч дөнья. Ир кеше кыз бала сөяргә хыяллана диләр. Кыз оныкларыгыз Сезгә шул татлы хисне кичерү рәхәтен бирә алдымы?
— Оныкларын яратмаган кеше күргәнем юк бугай минем. Мин үзем дә алар янында эреп төшәм. Беренче оныгыбыз Камилә җиткән кыз инде. МГИМОда — Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында укый. Студент тормышын Казанда башлап җибәргән иде. Укуы җиңел барды. Бу да канәгатьсезлеккә китерә икән. Ул бик белемле бала, махсус математика мәктәбен тәмамлаган иде. “җаны теләгән җылан ите ашаган” диләрме? Әлбәттә, киңәшсез генә хәл ителмәде аның вуз алыштыру теләге. Туп-туры икенче курска барып керде, өстәмә имтиханнарын уңышлы тапшырып бетерде. Икенче чит тел итеп испан телен өйрәнә. Менә хәзер буш вакыты күп калудан зарланмый инде. 
Икенче оныгыбыз Тимур да үзебездән еракта, Англиядә белем эстәп ята.

— Сезнең туган көнегездә дөньяга килгән Ләйлә…
— Ул нәкъ мин инде. Мактасаң да мактанган кебек килеп чыгуы бар. Ун гына яшендә булуына карамастан, үтә җитди, җаваплы. Аның өчен дәрес хәзерләми мәктәпкә бару мөмкин түгел хәл. Тырыш. “Задур” диләр андый холыклы кеше турында безнең якта.
Оныкның ни икәнен оныкка тиешкән һәркем белә. Булганнарына рәхмәт. Бәхетләренә сөенеп яшәргә язсын.

— Минтимер әфәнде, күңелегез түрләрен укучыларыбыз өчен ачып куеп корган мәгънәле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт Сезгә. Әти-әнигә булган мөнәсәбәттә, туганнарга мөнәсәбәттә, гаилә мөнәсәбәтләрендә үрнәк булып, үз Президентыбыз белән тагын бер мәртәбә горурлану мөмкинлеге биргәнегез өчен дә рәхмәт.
— Татарстанда Хәйрия елы уңаеннан бер-беребезгә карата булган мөнәсәбәтләр турында аерым искәртәсем килә: телевидение, радио, матбугат әлегә күбрәк матди ярдәм турында сөйли. Мөнәсәбәтләр матурлыгы да — Хәйрия. Яхшы сүз — җан азыгы. Шуны күңелгә сеңдерергә кирәк. Бала белән ана арасында да, ир белән хатын арасында да, туганнар, күршеләр, хезмәттәшләр арасында да хөрмәт яшәсә генә җаннар тыныч. Эчебез ак булып бетми икән, тормышның рәхәте юк. Һәркемнең гомере бер генә. Башлана да бетә ул, мәңгелек каршында безнең гомер — бер мизгел. Менә шуның турында ешрак язсак, сөйләшсәк, уйлансак иде...

«Сөембикә», № 3, 2007.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар