Логотип
Шәхес

«Мин тауның башында булырга тиеш!»

Казанда Универсиада уздыру идеясен иң беренче булып ул уйлап таба! Марат Бариев диюгә – шундук Универсиада, Универсиада диюгә, әлбәттә инде, Марат Бариев искә төшә. 5642 метр биеклеккә күтәрелеп, Эльбрусны яулаучы да ул! Республиканың иң беренче Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры! «Татарстан яшьләре», «Татарстан балалары» программалары, «Созвездие-Йолдызлык», «Алтын каләм» фестивальләре, «Сәләт» хәрәкәте... Казанда спорт төрләре буенча үткәрелгән Европа, Дөнья чемпионатлары... Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, талантлы яшьләрне үстерү, яшьләр мәнфәгать­ләрен, бала хокукларын яклау буенча кабул ителгән закон һәм программалар... Барысы да – аның эшчәнлеге. Бүген Марат Мансур улы БАРИЕВ – Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия Башкарма комитеты әгъзасы, Дәүләт Думасында физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары.


ТАМЫРЛАР
Әти-әнием – Балтач ягыныкылар. Әнием Люция Чутай авылыннан, ә әтием Мансур Кукмара районында туган, бераздан гаиләләре белән Чепьяга күчеп килгәннәр. Шул вакытларда әниләр дә Чепьяда яшәгән, Гайшә әбием Чепья мәктәбендә укыткан. Әти белән әни бер класста укыган. (Бездә шундый традиция: әти белән әни дә, хатыным белән мин дә, сеңлем Әлфия белән аның ире дә – классташлар!) Әнием пединституттан соң үзе дә Чепья мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. Чутай бабам Сөләйманов Нургаян да, Чепья бабам Шәфигуллин Бари да – сугыш ветераннары. Мин 5 нче сыйныфта укыганда әти үлеп китте. Күп тәрбияне Чутай бабам бирде. Шуңа якын һәм кадерле ул миңа. 9 Май көнне Казанда, Нургаян бабам портретын күтәреп, «Үлемсез полк» сафында атладым. Фин сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашкан, Смоленск янында яраланган бабам белән горурланам. Әтием спортны, музыканы бик ярата иде. Җиңел атлетика, гимнастика, бокс, чаңгы, марафон йөгерүләре – барысы да аныкы. Барлык музыка коралларында уйный белә. 60 нчы елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда баянда уйнап йөри. Магнитофоннар юк чак, аны төрле мәҗлесләргә, туйларга чакыралар. Хәтерлим: мин 3 нче класста укыганда әти белән әни пианино алып кайтты. Северный бистәсенең иң читенә урнашкан өебезгә бөтен урам килеп тулды карарга. Пианино күргән кеше юк. Күбесе авылдан күчеп килгән: кайсы 16 нчы, кайсы 22 нче заводта эшләүчеләр. Әти пианиноны ачты да, уйный да башлады. Мине дә музыка мәктәбенә бирделәр. «Пианинода уйныйсым килми, аккордеонда уйнар идем», – дип көйсезләнгәнем истә. Әти «унөченче» зарплатага алам дигән иде – гыйнварда үлеп китте. Шулай итеп, мин аккордеонда уйный алмый калдым.. 

БАЛАЧАК
Без үскәндә, Северныйга Мадияровлар күчеп килде. Танылган самбистлар. Башка барыр җир юк иде. Без, малайлар, Химиклар мәдәният сараена самбога йөри башладык. Мәктәпкә чаңгычы абый тренер булып килде – шулай итеп спортка кереп киттем. Тәртибем аркасында әнине мәктәпкә чакыртканнары истә. Оят булды инде! Бөтен билгеләрем «биш»ле, ә тәртипкә «неуд» чыга синең дип куркыталар. Бер әйтмәдем, икенче әйтмәдем әнигә...

Ял көнне таныш тавышка уянып китсәм – класс җитәкчесе әнигә миннән зарланып утыра! Тиз генә тәрәзәдән чыгып качтым! Әни мине аңлады. Малайлар шуклыгы гына бит инде... Авылны бик ярата идем! 28 майларда уку бетә, икенче көнне үк сызам Чутайга! Анда кайту бик мәшәкатьле иде. Казаннан Малмыжга ПАЗик автобусында, аннан ничек туры килсә шулай – авылга... Казанга 30-31 августларда гына елый-елый кире киләм. 6-7 нче сыйныфларда укыганда авыл хуҗалыгы институтына керәм дип йөри идем. Авыл бик күп нәрсәгә өйрәтте: татарча сөйләшергә дә, хезмәткә дә, гореф-гадәтләргә дә... Ә менә Казанда, кызганычка каршы, башкачарак иде. Безнең Северныйда җыенысы татар югыйсә. Ә мине ник татарча сөйләшәсең, дип орышалар. Күрше апалар керә дә, әнигә: «Ник Маратың безнең балалар белән татарча сөйләшә? Үзе русча әйбәт белә ул! Безнекеләргә дә өйрәнергә кирәк бит», – диләр. 
 
МӘКТӘП
Аттестатта инглиз теленнән генә «дүрт»ле чыкты. Яраткан дәресләрем математика, физика, физкультура, югары классларда тарих ошый башлады. Әдәбиятны дәрескә дә чутламыйм. Көне-төне китаплар укыйм. Бүлмәмнең ишеге пыяла иде, утны сүндермәсәм – күренә, ник йокламыйсың, дип әни ачулана. Шуңа күрә юрган астында фонарь яндырып укый башладым. Маҗаралы китаплар ярата идем. Джек Лондон, Майн Рид, Дюмаларны... Ә җәй көне Чутайда татарча китаплар укыйм. Авыл китапханәсендә миңа ышанып бирәләр. Анда миннән алты яшькә өлкәнрәк Наил абыем бар иде.  Ул да гел китаплар укый.  Аңа карап мин дә. Аның дәреслекләрен дә укыштыра идем әле. «Кайсы вузга керүе кыен – шунда барам!» – дигән Наил абый мин мәктәп бетергән елны КАИны тәмамлады. Ә мин КАИга укырга кердем. Әлбәттә инде, Наил абыйның да йогынтысы зур булды.

УҢЫШ
Фән белән дә кызыксына идем. Авиация, аэродинамика, конструкторлау ошый иде. Институтта өч ел эшләгән проект та бар. Диплом темам: «Глубоководный автономный подводный аппарат на глубину 7 тысяч метров Тихого океана». Аэродинамика белән гидродинамиканың эшләү принциплары охшаш. Тегендә һава, монда су... Кызыксынып, яратып эшләдем. Фәнни консультантым космонавт Демин... Шуның белән бик горурланып йөри идем.

Институт тәмамлагач, Горбунов исемендәге Казан авиация берләшмәсенә юллама белән инженер-конструктор булып эшкә килдем. Бераздан комсомол комитетына чакыра башладылар. Әле бер эшкә, әле икенчесенә җәлеп итәләр, миңа кызык: катнашам. Ләкин күчәсе килми. Аннары мине, күчсәң, фатир мәсьәләсен хәл итәбез, дип кызыктырдылар. Чөнки гаиләм, балам бар иде инде. Юллама белән эшкә килүем дә кызыклы. Казанныкыларга барыбер фатир бирмиләр дип, Иркутск, Ташкент кебек шәһәрләрне сайлап торганда, авиация берләшмәсе генераль директоры урынбасары: «Нишләп безгә түгел?! Әйбәт белгечләр безгә дә кирәк!» – ди. Гомер күрелмәгән хәл: юлламага «фатир белән тәэмин итәргә» дип тә язып, мине Казанда калдырдылар. Ләкин эшкә чакырган ул кеше озак та тормый пенсиягә китеп барды, фатирга өметләнәсе дә юк. Үзем дә, өйдәгеләр дә көтә идек инде. Мин-минлегемә тиде бу. Ә мин җиңәр-гә күнеккән! Гел беренче булырга! Конструкторлык бүлегеннән комсомол комитетына килеп урнаштым. Аннары ВЛКСМның Ленин районы комитетына: башта – икенче, аннары беренче секретарь итеп билгеләделәр. 80 нче елларда бу. Хәбәрдарлык, үзгәртеп кору чорлары. Яңа җилләр исә. Без курыкмый идек, фикерне әйтәбез, мәйданнарга чыгабыз, яңа эшләр уйлап табабыз. «Яшьләр фонды» оештырып җибәрдек, «Яшьләр турында» закон кирәк дип йөри башладык. Закон да кабул ителде. Ләкин дәүләт тарафыннан бернинди ярдәм юк, бернәрсә оештырылмый. Инде тормышта үз урыныңны табарга кирәктер, дим. Бер зур җыелышта ялкынлы саубуллашу чыгышы ясадым. Кызларга, егетләргә бик күп еллар бергә эшләгән өчен рәхмәт белдердем. Дәүләт үзе ярдәм итмәгәч, дәүләткә яшьләр кирәк булмагач, без үзебез генә җиңеп чыга алмыйбыз кебегрәк сүзләр дә әйттем. Икенче көнне район башлыгы чакыра: «Син анда кичә нәрсә сөйләдең?» – ди. Аннары ник чакыруын әйтте: иртәгә мине Кремльдә көтәләр икән. Менә шунда Минтимер Шәрипович миңа республикада яшьләр эшләре буенча дәүләт комитетын оештырырга тәкъдим итте. Эшли башлау белән, Мәскәүгә киттем, иң алдынгы төбәкләрне карап, өйрәнеп, йөреп чыктык. Яшьләр оешмаларын оештырып, аларга ярдәм иттек. Яшь гаиләләрне тораклы итү өчен закон һәм программалар керттек. Бик авыр иде. Аңламыйлар. Яшьләргә без ничек акча бирик? Егермешәр ел чиратта торабыз. Дөрес түгел бу, диләр. «Шунсыз яшьләр гаилә кора алмый, балалары булмый. Хәзер тормыш бөтенләй башкача», – дип аңлаттым. Тәки җиңеп чыктык – 1997 елда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме турында» республика программасы кабул иттек. Аннары без пионер лагерьларының 90 процентын саклап кала алдык. Ташландык хәлдә иде алар. Мәгариф министрлыгы да,
Социаль яклау министрлыгы да алырга теләми. «Әйдәгез, мин алам», – дип чыктым.

Бервакыт Минтимер Шәрипович сорый, яшьләр оешмасын спорт белән берләштерүгә ничек карыйсың, ди. «Бу алым әйбәт, спорт белән кызыксынучылар да шул ук яшьләр. Ләкин спорт инфраструктурасы бик зур, ә без әле кечкенә, кушсак, ул аны йотачак, вакыт кирәк», – дим. Берничә ел узгач, Президент тагын шул сорауга әйләнеп кайта: «Ә хәзер ничек?» – ди. «Хәзер була!» – дим. 2001 елда республикада яңа министр-лык – Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы оешты... Халыкны ничек спортка җәлеп итәргә, нинди зур спорт чаралары үткәреп була, имиджны ничек яхшыртырга – шулар турында уйлана башладык.

Менә шул чагында Универсиада үткәрү идеясе башка килде дә инде! Әлбәттә, Олимпиаданы үткәрергә рөхсәт бирмәсләр, Россиягә дә бирмиләр әле, дибез. Россиядә бернинди чемпионат та узганы юк иде. Чөнки бөтен традицияләрне 90 нчы елларда югалтып бетердек... Үзем Универсиада белән гел кызыксынып тордым. Минем бер иптәш малай КАИда укыганда Универсиа­дада катнашты да әле. Аны гел күзәтеп бара идем. Ул вакытта Универсиа­даны бик белүче дә юк. Якын кеше­ләремне җыеп, шул Универ­сиа­да турында сүз кузгаттым, ә нишләп әле үткәрмәс­кә дип, тәвәккәлләп тотындык. Универ­сиада турындагы идеябезне ул вакыттагы Премьер-министр Рөстәм Миңне-хановка әйтергә бардым башта. Кызыксынып тыңла-ды. Президентка барырга кушты. Киттем Минтимер Шәриповичка. Универ­сиада­ның Казан, Татарстан, яшьләр өчен нинди өстен­лек­ләр бирәсен, башкалабыз ничек үзгәрәсен сөйләп күрсәттем. Игътибар белән тыңлады. Ярар, уйлармын ди. Бер атна үткәч, чакыра: «Әйдә, ниятләп куйыйк инде», – ди. Әнә шуннан китте инде безнең Мәскәүдәге хәрәкәтләр. Бик күп документлар җыярга кирәк, министрлыкларның һәм, әлбәттә, Президент Путин­ның ризалыкларын алырга... Владимир Владимирович хәзер дә искә төшерә ул сөйләшүне: «Я помню, Минтимер Шарипович говорил, Вы только дайте добро, остальное мы все сами сделаем...» Башкалар гаҗәпләнә: Ничек сезнең республика шулай бар яктан алдынгы, ничек сез бөтенесен булдырасыз, дип. Күп нәрсәнең сере ышанычка, җаваплы-лыкка барып тоташа. Ялгыш та шик белдермәделәр, ышанып карадылар. Президент та: «Әйдә, шөгыльлән, Путин исеменә хат яз, мин барам», – диде шундук. Андый ышанычны аклар өчен ни генә эшләмәссең! Безнең бөтен нәрсә ныклап уйланылган иде. Эшне Рөстәм Нургалиевич алып бара иде бит. Ул гарант иде безнең өчен. Берәр нәрсә килеп чыкмый торган булса да, Рөстәм Нургалиевич барыбер берәр юлын табачак дия идек. 

2003 елда Казанда мәктәп укучыларының беренче Бөтенроссия спартакиадасы узды. Ул Мәскәүдә үтәргә тиеш иде. Спорт министры Вячеслав Фетисов Лужков белән уртак тел таба алмаган: башкала мэры үткәрүдән баш тарткан. Шуннан алар безгә чыктылар. Ни база юк, ни кунакханәләр... 6 мең бала килде. Спорт белгечләре, җитәкчеләр күпме иде!.. Бу чара безгә зур сабак булды! Булдырганыбызны да күрделәр инде! Зур эшләр башкардык без! Абруебыз үсә башлады. Ә менә Универсиа­дага заявка бирәбез дигән сүз чыккач, Мәскәүләр кызып китә: без бирәбез, ди башлый. Федераль дәрәҗә­дәге оешмаларда йөргәндә: «Сез нәрсә, Казан кайда да, Универсиада кайда?! Оныты­гыз!» – диләр. Ләкин без әкренләп барыбер үзебез­некен иттек. Фетисов безнең якта булды, Илдар Гыйльметдинов Дәүләт Думасында депутатлар арасында эшләде... Заявканы тәки ясадык! FISUга җибәрдек! Һәм безнең арттан ук Мәскәүдән дә китә заявка! Аптырыйлар инде, руслар үзара килешә алмыйлар микәнни дип. Казаннымы, Мәскәүнеме сайларга? Мәскәү Мәскәү инде, ә Казанны белгән кеше дә юк! Шунысы бар: безнең заявка – Россия студентла­рының спорт берлегеннән, ә Мәскәүнеке мэр Лужков имзасы белән киткән. Мәскәү заявка бирә алмый, бу кагыйдәләргә туры килми, диләр. Әзерлек бара әкрен­ләп. Без Универсиаданы Казанда уздыру өчен көрәшә­без. 2008 елда хоккей буенча яшьләр арасында Дөнья чемпионаты уздырдык. 2006 елда шуңа әзер­лекне карарга Халыкара Хоккей федерациясе презид­енты Рене Фазель килде. Таныштык, аралаштык. Мин Уни-версиа­да буенча каядыр чит илгә очам, ул үзенә кайтып бара, самолетта аңа Универсиада уздырырга әзер­ләнәбез дип аңлатам. «Казанда үткәрү катлаулы бит. Әмма сез молодцы! Кыю идея! Сезгә кыюлыгыгыз өчен генә дә булышырлык!» – ди. Дөнья чемпионатында аңа ошады. «Мин – синең якта! Миңа таяна аласың!» – диде. Менә шулай үзебезнең тарафдарларны җыя башладык. 2007 елда Шамил Тарпищевка Халыкара Теннис федерациясе президенты Риччи Битти сөйләгән. Кайсы­дыр Америка шәһәрендә МОК (Халыкара Олим­пия ко-
митеты) Конгрессына җыелганнар. Чирәмдәге хоккей Халыкара федерациясе Президенты Элван Бреда Вриесман Казаннан туп-туры шунда китеп барган иде.

Хәл-әхвәл сорашканнар. «Мин Россиядә, Казанда булдым», – дигән ул. Тегесе: «Ә мин иртәгә очам Казанга!» – ди икән. «Марат, Казан дөньяның спорт үзәгенә әйләнә!» – диде Тарпищев. Бу бик югары бәя иде!
2008 елда инде Казанны рәсми төстә Универсиада-2013 башкаласы дип игълан иттеләр! Брюссель, андагы хәлиткеч мизгелләр, FISU президенты Джордж Киллиан-ның, конвертны ачып, «Казан» дип игълан итүе, безнең шатлыкның шартлап ярылуы... Бу искиткеч иде! 

2010 елны Россия командасы Канаданың Ванкуверында Олимпия уеннарында хурлыклы чыгыш ясады:  өч кенә алтын медаль яулап, 11 нче урынга калды. Гомергә булганы юк иде мондый хәлнең! Федерация­ләрдә, Олимпия комитетларында җитәкчеләр­не җибә-рә башладылар. Россия хөкүмәте вице-премьеры Александр Жуковны Олимпия комитеты президенты итеп сайларга булдылар. Рөстәм Нургалиевич: «Жуков сине директор итеп эшкә чакыра, әйдә, бар. Татарстан кешесе Россия Олимпия комитеты директоры булса, безнең өчен дә дәрәҗә, мөмкинлекләр арта», – ди. Мин шунда эшли башладым.. 

ДУСЛАР 
Дуслар күп булмый ул. Минем шулай килеп чыкты: дусларым күршеләр дә, классташлар да иде. Төрле якка таралышып беттек. Еллар буе күрешмәсәк тә, авыр чакларда бер-беребезгә таяныч була аласыбызны алар да, мин дә беләм. Институттан берничә дустым калды. Заводта, комсомолда бергә эшләгән дуслар бар... Дамир Закиров, мәсәлән. Безнең дуслыкка 30 еллап инде. Хәзер ул минем штаб җитәкчесе. Көрәшче үзе. СССР спорт мастеры. Юрист. Комсомолның өлкә комитетында эшләде. Компрессорлар заводында генераль директор урынбасары булды. Олимпия комитетына киткәч, аны да үз яныма чакырдым. Тагын бер дустым – Владимир Новиков. Хәзер Мәскәүдә ВСМ (Югары тизлекле магистраль) төзелешендә. Классташым Рафаэль Шәрәфиев – рәссам, ул салон кешесе, кыскасы... Виталий Хашев. Безнең койма аша гына иде өйләре. Журналист иде башта, хәзер йортлар төзеп йөри. 


МӘХӘББӘТ
Күзләр төшкән кызлар бар иде инде ул. Мәктәптә дә, спорт белән шөгыльләнгәндә дә чибәр, матур кызлар якын-тирәдә күп иде. Авыр сулап, чәчәкләр эзләп йөргән чаклар булды. Ә Резеда безнең 9 нчы сыйныфка Киров районыннан күчеп килде. Ике ел бергә укыдык. Башта бернәрсә дә юк иде. Мәктәпне тәмамлап, имтиханнар тапшырып йөргәндә... нәрсәдер булды инде! Очкын кабынды! Ул күзгә ташлана торган кыз иде. Аны каратыр өчен ниләр генә эшләп бетмәдек. Мин Чутайдан бер кочак кыр чәчәкләре, ромашкалар җыеп килеп тә бүләк иттем әле! Тартып алдың, дип, үпкә белдерүчеләр дә булды. Очраша башладык. Ул – финанс-икътисад институтына, мин КАИга укырга кердем. Свердловск өлкәсенә стройотряд белән киткәч, Резедадан көн саен хатлар алам. Ул хатлар әле дә саклана миндә... Өйләнештек. Алай иртә өйләнмиләр инде, озакка түгел, диючеләр дә булды. Соңрак өйләнгәннәр инде аерылышып бетте, ә без 30 елдан артык инде бергә! 

КУРКУ
Курыккан бардыр, нишләп булмасын! Мин дә тере кеше ич! Кайвакыт төштә дә куркып уянасың әле! Бервакыт кызыбыз Лилия бик каты авырып китте. 4 яшь иде аңа. Куркып, үземне кая куярга белми бәргәләнеп йөргәнем әле дә исемдә.
Иң беренче чиратта якыннарың, аларның сәламәтлеге өчен борчыласың, бәла-каза килмәгәе дип куркасың. Бөтен кеше шундыйдыр инде.

Юк, Эльбруска менгәндә курыкмадым анысы. Алдан ук әйтеп киттем: «Егетләр, ничек менгерәсез, анысы сезнең эш, ләкин мин тау башында булырга тиеш!» Ләкин ник ризалык бирдем икән дигән уйлар да килде. Кабардин-Балкар Республикасыннан коллегалар Сабантуйга килгән иде. «Үзен чын ир-егет санаган кеше Эльбруска менәргә тиеш», – дип инандырдылар. Кызып китеп, тәкъдимнәренә мин дә кушылдым. Мин – спорт, яшьләр эшләре министры – ничек инде чын ир-егет булмыйм, ди! Тауга күтәрелгәндә үкендем инде үкенүен, чөнки 11 сәгать буе тауга менеп төшү бер дә җиңел түгел иде. Ләкин чигенеп булмый! 16 кеше чыгып киткән идек, өчәү генә менеп җиттек. Берсе – заманында Эверестны буйсындырган югары дәрәҗәдәге профессионал инструктор, икенчесе – Эльбрус буе районы башлыгы һәм мин. Район башлыгының да беренче генә менүе икән!

АКЧА
Бик күп акча булса-а-а?!.. Бик күп акча булса – якыннарыма бирер идем. Аннары үземнең берничә проектым, хыялларым бар. Шуларны тормышка ашырыр идем. Эш белән бәйле алар. Иҗади хыяллар да бар... Тагын...Ике әйбер эшләр идем. Беркөн генә уйлап утырдым әле... Яшь гаиләләргә фатир төзү программасы оештырыр идем. Шуңа акча кертер идем. Ул аннары үзе җитештерә, үзе өлгертә торган программа булыр иде. Чөнки дәүләт акча бирми аңа, кредит алып бул­-
мый... Авыру, ятим балалар бик күп. Шуларга булышыр идем.
 
БАЛАЛАР
Бердәнбер кызыбыз Лилия – горурлыгыбыз. 90 нчы елларда татар гимназияләре ачыла башлады. 4 нче класста аны 2 нче татар гимназиясенә укырга җибәрдек. Инглиз телен тирәнтен үзләштерү өчен 9 нчы класста Лобачевский исемендәге лицейга укырга керде. Әнисе белән анкеталарның нәтиҗәләрен белешергә баргач, «Тормышта кумирың кем?» – дип сораганнар. Күбесе танылган артистларны, спортчыларны атый икән. Ә Лилия: «Әти!» – дип җавап биргән. Резеданың бик күңеле булган инде! Күзләре яшьләнеп кайтып керде! Лилия Казан университетының юрфагын тәмамлады. Универсиада эпопеясе башланган чорлар. Шунда мин 2008 елда Казаннан Брюссельгә студентлар марафонын уйлап чыгардым. Бөтен җирдә сөйлим, аңлатам. Хуплыйлар. Ләкин беркем дә оештырырга алынмый. Чөнки тәҗрибә юк. Ил чикләрен узарга, студентларны урнаштырырга, митинглар үткәрергә, Казанны танытырга кирәк. Бер кешегә тапшырып карыйм, икенчесенә... Чит илләр белән андый элемтәләр юк, диләр. Шуннан Лилиягә тапшырдым бу эшне. Чөнки ул бик актив, үзсүзле, үҗәт, җаваплы, мин-минлек юк аңарда... Флешмобны ул оештырды! Волонтерлар департаментын оештыручы да, аның беренче директоры да – ул. Аннары укыту үзәген җитәкләде. Ә инде Универсиада вакытында FISU аны үзенә эшкә чакырды. Хәзер дә FISUда эшли, Лозаннада... 

ҮЗЕМ ТУРЫНДА
Күптөрле планнар, идеяләр бар башта – шуларны тормышка ашырасы, оныкларны күреп, аларны үстерешәсе килә. Нинди кеше икәнемне башкалар әйтер. Минем белән җиңел түгел. Катлаулы дип тә әйтә алмыйм үземне. Һәрхәлдә, уртак тел табып була минем белән.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар