Логотип
Шәхес

Кояш кебек янып

Милләтебезнең олы, күренекле шәхесе, талантлы, былбыл кебек көмеш тавышлы Зилә Сөнгатуллинаны белмәгән кеше юктыр. Ул татар сәхнәсендә генә түгел, башка илләрдә дә тамашачы ихтирамын, хөрмәтен казанган, танылган опера артисты, хал­кыбыз мәхәббәтенә лаек булган эстрада җырчысы, үзе дә җырчылар әзерләүче укытучы, кафедра мөдире, профессор. җырчы белән дәрестән соң, консерваториядә очраштык.

Зилә Сөнгатул­лина – гүзәл­лекнең үзе! Мин моңа тагын бер кат инандым.

 

Матурлык сере

Вакыт сынавына бирешмичә яшь, сылу-нәфис булу серен ул, әлбәттә, беләдер. Сокланып, «сөбханалла, күз тимәсен» дип сүз башладым һәм:

– Матур булуыгызның серен ачарга ярыймы? – дип кызыксындым.
Зилә ханым рәхәтләнеп көлде. Аннан җитдиләнеп:

– Күрдегезме, рәхәтләнеп, кайчакларда хәтта шаркылдап көләргә яратам, – дип куйды. – Безнең татар гореф-гадәтләре күзлегеннән караганда, хатын-кызга мондый гамәл бигүк килешеп тә бетмидер, әмма мин күңелем тартканча, җаным кушканча яшәүне дөрес дип саныйм. Көлеп-елмаеп яшәү холык-фигылемә ятыша икән, ник үз-үземне мәҗбүриләп һәрчак җитди күренергә тырышырга?! Көләрлек бер сәбәп тә булмаса, үземнән көлеп кинәнәм. өемдә һәр тарафта көзге. Арып эштән кайтып керәм: «Бик тә йончыгансың, Зилә. Йә, кемгә охшагансың инде син хәзер?» – дип көзгедәге сурәткә дәшәм, көләргә тотынам. Эшеңне теләп, яратып эшләсәң, ару-талу белән хисаплашмыйсың. Кешенең эчке халәте, рух күтәренкелеге белән бәйледер, бәлки, картаю-картаймау. Күңеле күтәренке, яшәүдән, тормыштан канәгать кеше яшь күренә бит.

Үзем максат иткән бөтен теләкләремә ирештем, һәр эшне яратып эшләдем, дип курыкмый әйтә алам. Дистәләгән фестиваль узган, күпме яшь талантларны күздән үткәргәнбез. Болар барысы да энергия, көч бирә. һаман да балалар, яшьләр арасында, яшьлек белән янәшә булганга яшемне сизмимдер, бәлки. Үзем укыткан шәкертләремне һәрчак тиң күреп, коллегалар итеп, алар телендә сөйләшәм. Үзләре дә миңа ышаналар, серләрен яшермиләр. Бик аз йоклыйм. Таңнан, кояш белән бергә торырга гадәтләнгәнмен. Кояш белән бергә ятып йоклап булмый, әлбәттә. Ә планетам – Кояш. Арыслан йолдызлыгында, үгез елында туганмын. Эш дигәндә, мин дә карусыз, чыдам, түзем, сабыр.

– Йолдызнамәләргә ышанасыз алайса?
– Яхшысына гына. Тискәресен: «Юк, бу миңа кагылмый. Шул ук йолдызлык астында ничә миллион халык туа. Минуты туры килеп бетмидер, берәү дә икенче кешегә охшамый», дип күңелгә якын алмыйм.

Авыл кызының сәхнә йолдызы булып кабынуы, операда беренче рольләрне башкаручы примадонна дәрәҗәсенә күтәрелүе исә икенче кыйсса.

 

Сандугач керде күңелгә

Моңның тамыры кайдан? Каян килә ул? Чишмә-сулардан, урман-кырдан, былбыл-сандугачтанмы? Ата-бабадан, каннан күчәме? Әйе, моң үзе дә сер, ачылмаган һәм ачылмас та сер бугай.

Татар халкының җәүһәрләргә тиң байлыгын – мәкаль-әйтемнәрен җыеп, туплап, төзеп, күп томлы җыентык итеп әзерләп биргән, театрга хикмәт иясе «Хуҗа Насретдин»не бүләк иткән Нәкый ага Исәнбәт якташы – Нәсибаш дигән авылдан, Башкортстаннан Зилә. Әнкәсе – Нәсимә Мәхмүт кызы Еникиева – борынгы морзалар нәселеннән. Дәү әтисе – аң-белемгә сусап, Пенза ягыннан Казанга килгән Мәхмүт исемле шәкерт, Тукай белән таныша, аралаша. Сөйләүләренә караганда, Тукай яшь егетне башкорт далаларына мәгърифәт нуры чәчәргә кодалап, юллык акча биреп, озатып кала. Авылдан авылга йөреп Мәхмүт татар, башкортларга рус теле, әдәбияты укыта. «Артык бай яшәмәсәк тә, утарыбыз, зур бакчабыз бар, ә бакчада чәчәкләр, җиләк-җимеш, ак, кызыл, кара карлыган, кура җиләге, чия күп була иде», – дип искә төшерә Зилә. Болар барысы да тырышлык, уңганлык нәтиҗәсе. Ишле гаилә – эшле гаилә. Ләкин тәртип – беренче урында.

Зилә туганнан бирле җырлый. Хәер, җырга, музыкага гашыйк гаиләдә уен коралында уйнамаган, җырламаган берәү дә юк, гаилә концертларын авылдашлары да ярата, әмма Зилә сыман җырга-моңга чиксез гашыйгы… Иртәдән кичкә кадәр туктаусыз җырлап торыр иде ул!

Планетам — Кояш. Арыслан йолдызлыгында, Үгез елында туганмын. Эш дигәндә мин дә карусыз, чыдам, түзем, сабыр.


Урман! «Мине җырчы иткән урман!» – ди Зилә. Әз генә буш вакыты булса, утынга, печәнгә дигән сылтау белән урманга чаба. Кошлар оркестрын тыңлап туялмый. Сандугач-былбыллар белән уздырыштан җырлый, җырлый! Кыз язмышында көтелмәгән борылыш була, күп балалы гаилә башы – әтиләренең инвалид икәнен истә тотып (ике югары белемле, укытучы һәм юрист Даян Сөнгатуллин хезмәт вазифасы буенча куркыныч җинаятьчене тотканда бозлы суда салкын тидерә, саулыгын югалта), Зиләне Малоязга – район үзәгендә махсус салынган эксперименталь интернатка урнаштыралар. Ә бу авыл мәктәбе генә түгел инде: җыр, музыка, балет һәм театрга – урын түрдән. Унике яшеннән үзен-үзе карап, интернат-мәктәп хуҗалыгындагы яшелчә бакчасында эшләп, хәтта сыер савып, мөстәкыйль рәвештә тормыш көтәргә өйрәнеп үсә булачак «йолдыз». Шул елларда Уфа музыка училищесы укытучылары сәләтле яшьләр эзли башлый. Зиләгә дә бәхет елмая, аны укырга кабул итәләр. Әтисенең иң зур теләге кызын укымышлы итеп күрү иде бит. Училищега укырга кергәнен хәтта әнисе дә белми кала. «И балам, ник баштук әйтмәдең аны?» – диюенә каршы: «Әгәр алмасалар, икебезгә дә кыен, миңа оят булыр иде», – дип котыла Зилә. Әниләре – укытучы, ялгыз башы калгач та тырыша-тырмаша, биш баласына да югары белем, камил тәрбия бирү өчен көчен кызганмый.

 

Казанга — туп-туры карап

«Казанга мине Тукай моңы тартып китерде. Дәү әнием көйләп шигырьләр укый. «И Тукай-йөрәккәем», дип елап та ала. Тукай кулъязмалары булган бездә. Күз карасыдай сакларга кирәклеген белмәгәнбез. «Казан–Тукай» серле сүз булып йөрәккә керде. Юлымда гел яхшы кешеләр очрады».

Остазы – консерваториядәге җыр укытучысы Валентина Лазькодан отып алган гыйлем бирү серләрен, үз тәҗрибәсе белән баетып, шәкертләренә дә җиткерә Зилә Сөнгатуллина. Консерватория ректоры, композитор, профессор Нәҗип Җиһанов аңа юл башында ук фатиха биргән, җырчыны дөрес юлга кертеп җибәргән асыл зат. Зилә консерватория тәмамлау­га опера театрында җырлый башлый. Ә ун елдан – утыз ике яшьлек, таланты ачылып кына килгән яшь җырчыны Нәҗип Гаяз улы, профессор Лазько лаеклы ялга чыккач, консерваториягә – остазы урынына укытырга чакыра. «Тәвәккәллә. Баштарак ике генә студент алырсың, аннан ияләнерсең, соңыннан миңа рәхмәтләр әйтерсең», – ди. Чыннан да, шул чактагы ышаныч өчен бүген дә маэстрога рәхмәтле ул. Җиһанов унынчы симфониясен – вокал партиясен Зиләгә багышлап яза. Ә опера һәм балет театрының баш режиссеры Нияз Даутов белән бергә эшләү Сөнгатуллина иҗатының чәчәк аткан – иң бәхетле еллары булмадымыни?! Җырчы маэстро җитәкчелегендә 25 образ иҗат итә, халыкка таныла.

Кайчакта бер таныш булмаган кешеләр чибәр ханымның кем хатыны булуы белән кызыксыналар. «Муса Җәлил хатыны мин», – ди ул җитди итеп. Аңламаганнарга шәрехләп бирергә дә иренми: егерме ел буе Н. Җиһановның «Җәлил» операсында Әминә образында яшәгән кеше үзен шагыйрь хатыны итеп тойса гаҗәпме?! Чөнки мәхәббәтнең иң чыны хыялый, саф, рухи мәхәббәт ич! Шагыйрь ролендә – мәһабәт буй-сынлы, кабатланмас талантка ия җырчы, кайнар йөрәкле, яхшы партнер Хәйдәр Бигичев. Бу партияләр аларга «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемнәр китерә. Бату Мөлековның «Кара йөзләр»ендә Хәйдәр – Закир, Зилә – Галимә. Фаҗигале, тетрәндергеч образлар иҗат иткән өчен республиканың Г. Тукай бүләгенә лаек булалар, Зиләгә Россиянең халык артисты исеме бирелә. Опера – сәнгатьнең махсус әзерлек таләп итә торган төре. Һәркем аны яратып та, аңлап та бетерә алмаска мөмкин. Татар сәнгатен баеткан опералар – «Алтынчәч», «Җәлил», «Наёмщик» әсәрләрен алар татарга хас моң белән баеталар. «Севилья чәчтарашы»нда кояш кебек янып торган бәхетле Розина, «Отелло»да – назлы Дездемона, Кармен, Аида… әллә кемнәр ул.

Рөстәм Яхин белән иҗади дуслыклары үзе ни тора! Композитор һәм җырчы – талантлы шәхесләрнең уртак иҗат җимешләре – «Яшерен сагыш», «Ник өзмисең чәчәкләрне...», «Яңа ел килә»… «Көзге моң» онытылырлыкмыни?! «Яратмаска сине мөмкин түгел, яратырга инде соң, дисең…» Композиторның соңгы романсы – «Мәңгелек язым» да җырчы Зилә Сөнга­туллина тавышына көйләп, аңа атап язылган әсәр.

Үзе рус милләтеннән булса да, татар халкы өчен игелекле, күп эшләр эшләгән Александр Ключарев белән аралашулар... Һәммәсе җырчы шәхесен баета, эчке, рухи дөньясына ямь, нур өсти...

 

«Сине хатыным да ярата»

Казанда ул мәхәббәтен очрата, улы туа һәм аерылышу ачысын татый. «Без бик матур аерылыштык, кеше көлдермәдек» дисә дә, унҗиде ел яшәгән хәләл ярың белән аерылышу җиңел генә булмыйдыр шул.

– Беләсездер аны, университет хорына җитәкчелек итте.

Шәхсән үзем хорда җырлап йөрмәсәм дә, хор җитәкчесе Эрнст Рәхимуллинны дуслар хөрмәтләп, яхшы кеше дип тасвирлаулары истә.

– Музыкага гашыйк хормейстер, дүрт ел буе – беренче курстан башлап һәр кичне чәчәк тотып каршылый иде. Җыр-моң якынайтты безне. Баш югалтып, шашып гашыйк булу түгел иде бу. Мине яратып йөргән, һәр көн чәчәк бүләк итә торган игътибарлы егетнең тәкъдимен кире кагу читен булганга кияүгә чыгарга ризалаштым. Апа-сеңелләр, дуслар, хәтта остазларым да сүз куешкандай: «Ялгышмыйсыңмы, Зилә? Яратуың хакмы?» – дигән саен, тискәреләнеп, үҗәтләнеп, хаклыгымны расларга тырыштым.

Мәхәббәт көймәсе тормыш мәшәкатьләренә бәрелеп челпәрәмә килде. Кемнәр генә кабатламаган бу тәкъбирне!

Зилә Сөнгатуллина сәхнә гомерендә кырыклап роль иҗат иткән. Кырыкка төрләнеп, кырык кеше язмышын үзенә үлчәгән, димәк. Әйтик, «Фауст» дүрт сәгатькә якын бара. Тоташ дүрт сәгать сәнгать, җыр дулкынына көйләнеп, йөрәген савып образ иҗат итә, сәхнәдә яши артист. Ә спектакльдән соң гримны сөртеп алу белән эш бетми, кайнарланган, янган-пешкән килеш сәхнә образы халәтеннән үз кабыгыңа, үз тормышы­ңа кайту җиңел түгел. Сәгать теле туктап тормый. Ә өй­дә ир көтә, бала бар. Унбиш минут соңарган өчен чыккан тавыш-гауга, йөрәккә капкан үпкә, күз яшьләре... Уллары Рөстәмгә унбиш яшь тулып килә. «Әллә аерылышасызмы? Болай яшәп булмый ич».

Йөрәк өянәге белән Зилә хастаханәгә эләгә. «Исән генә була күр! Ни теләсәң, шуңа риза!» – дип ялвара ир. «Аерылышыргадамы?» Хәтта шунысына да риза, тик дөньясының кояшы – Зиләсе исән була күрсен.

Аерылышу сәбәбен күрсәтеп гариза тутыру – кәгазь боткасы! Ә Зиләнең репетициягә йөгерәсе бар. «Холыклар туры килми дип үзең генә тутыр!» Гаҗәп: «Кайсысы кузгата соң аерылышу эшен?» Ул – Зилә, тик вакыты юк. Ә сөеклесе өчен ир һәммәсен эшләргә әзер. Билгеләнгән көнне судья янына да киенеп-ясанып, култыклашып киләләр. Култам­галар куеп урамга чыккач кына Зилә аякларының мамыктай йомшаруын сизә. Уен түгел, тормышта бик хәтәр борылыш ясал­ган көн икән ич!

– Әйдәле, әнкәсе, менә бу кибеткә кереп баш киемнәре карыйк әле.

Җәйге челләдә кем кеш тиресеннән теккән бүрек сайлый? Апты­раган үрдәк күлгә арты белән чума, дигән сүз шулдыр. Беркем ышанмый аларның чынлап аерылышуына. Чөнки янә өч ел бер фатирда яшиләр, тик йоклау гына аерым. Зилә – йокы бүлмәсендә, ир залда урнаша. Кайтып керә дә, элеккечә: «Әнкәсе, ашыйбыздыр бит», – дип елмая. Бала атасын, улына, үзенә пешергән ризыктан аерсынмыни?! Киемен дә үзләренеке белән рәттән юып, үтүкләп куя.

Эрнстның үзенә бер бүлмәле фатир булгач, ремонтлар ясатып, күчәргә үгетли-үгетли дә байтак гомер уза. Аптырагач, йөк машинасы яллап, бөтен кирәк-ярагын төяп, хасиятләп башка чыгара ул аны. «Син үзеңә берәр нәрсә калдырдыңмы соң?» – дип кызыксына дуслары. Әйбер нәрсә ул, башлы-күзле итәсе иде, ир кешегә дуадак каз кебек йөрү ярамый. Әйбәт кенә кыз димләп карый Зилә. Эштән чакырып алдылар, дигән хәйлә белән боларны ялгыз калдыру була нияте. Кайтса, булачак кәләштән җилләр искән. Ә ярсыган ир ишекле-түрле йөренә. «Син әле димче булырга ният иттеңме? Бел, беркайчан өйләнмәячәкмен!»

Вакыт уза, ниһаять, яралар төзәлә. Эрнстның да тормышы көйләнә. Хәл-әхвәл белешеп яшәүләре табигый. Берсендә ир шылтырата:

– Дачада шундый шәп мунча өлгерттек. Кил әле, бер күреп китәрсең.
– Намусың кайда? Синең өчен җан атып торган хатының бар. Ничек…
– Минем хатын да ярата бит сине. Ул да чакыра. Менә үзе дә янәшәмдә тора!

«Улым, әтиең белән һәрчак бер-берегезгә таяныч булыгыз!» үгет-нәсыйхәт кенә түгел, кадерле кешеләренең аралашып, киңәшләшеп яшәвен өзелеп теләү бу. Рөстәм музыкаль белем алган. Тормышта үз сукмагын сайлар чак җиткәч, ир-егет өчен кирәкле, тотрыклы һөнәр алуны хуп күргән. КХТИ тәмамлаган, үз эшен, үз урынын тапкан.

– Ә кабат кияүгә чыгарга уйламадыгызмы?
– Ни өчен? – дип гаҗәпләнә Зилә Даяновна. – Үз ояңны булдырыр, балалар үстерер өчен гаилә корасың. Улым, оныгым – тугыз яшьлек Даянабыз бар. Фәрештә түгел, кеше мин. Яши торгач, ихтимал, тайпылышлар булгандыр. әмма... Балаңның атасы булмагач, ят буладыр чит ир-ат.

 

Үзем максат иткән бөтен теләкләремә ирештем, һәр эшне яратып эшләдем...


Кесә телефоны чыңлады. Әңгәмә өзелде. «Чәчтараш килде. Фатих Кәрим кичәсенә әзерләнергә кирәк!» Башкортчалабрак, берчә аптырап, берчә гаҗәпләнеп чәчләренә күз салдым. Куе, калын чәчләре зәвык белән таралган, кем әйткәндәй, прическасы болай да бик матур. Хәер, матурлыкның чиге юк, диюләренә тагын ике сәгатьтән тәмам ышандым. Нечкә билен тагын да нәзек күрсәтә торган затлы концерт костюмыннан тамашачы алдына чыгып баскач, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге бүләк иясе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллинаның гүзәллекнең үзе икәненә тагын бер кат инандым. Ул чәчләр, килеш-килбәт, һәммәсе зәвыклы, искиткеч затлы! Морза нәселе, аксөякләр токымыннан булуы бер дә гаҗәп түгел! Моң кебек каннан күчә затлы­лык! Чишмә чылтыравына тиң тавыш. Фатих Кәримнең «Сагыну»ын җырлады, тамашачы аны, гадәттәгечә, алкышларга күмде, кемнәрдер: «Афәрин! Мең яшә!» – дип оран салды. Шулай булсын. Татар моңы мәңге яшәсен!

«Сөембикә», № 12, 2009.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар