Логотип
Шәхес

Клараның королева чаклары

 

Үзгә бәйрәм ул Яңа ел – серле, ымсындыргыч, тылсымлы бер әкият шикелле. Нәкъ менә шушы төнне генә ниндидер кабатланмас бер могҗиза булыр кебек. Күптән инде балалар булмасак та, нәкъ менә Яңа ел төнендә генә күңел кабат балачакка кайта, тылсымга ышана.

Һәркемнең үзенең генә кабатланмас Яңы елы була. Гомер онытмый торганы, гел күңелдә йөри торганы. Әйдәгез әле, Яңа ел белән бәйле ул хатирәләрне тагын бер кат яңартыйк. «Бар ул тылсым, могҗизалар әле бүген дә була», – дип яшәве күңеллерәк ләбаса.

 

Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, шагыйрә Клара апа Булатованың да бар ул Яңа елга бәйле хатирәләре. Без аларны нәкъ үзе сөйләгәнчә итеп, аның сөйләм рәвешен, сүз тәмен саклап бирәсебез килә.

 

Убырлы

«1961 елның Яңа ел кичәсе. Минем әле студент чагым. Без, бер төркем студентлар, Яңа елны каршыларга Казандагы «Офицерлар йорты»на җыелыштык. Өстемдә үзем теккән күлмәк. Бик затлы тукымадан (без аны затлы дип уйлаганбыз инде) бер төн эчендә теккән идем мин аны. Каршыма килде бик хәтәр елмаеп, юрфакта укый торган хохол малае Альберт Бондаренко дигән егет. «Королева бала», – дип атады ул мине, үземә түгел, күлмәгемә сокланып. Һәм мине биергә чакырды. Ә мин тегеләй итеп карадым, болай итеп карадым да, аңа сул кулымны тоттырдым. Альберт аптырап калды: «Бу ни?» – ди. «Тубырлы бармак», – дим. Альберт татарчаны бераз аңлый иде, бу юлы тубырлы дигән сүз аңа убырлы кебек ишетелде: «Убырлы?!» Китте Бондаренко борылып, минем белән биемәде.

Шушы кушаматны миңа нәкъ 11 елдан соң шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов такты. Рәшит белән бик дуслар идек без. Группадашлар гына да түгел, Әлмәттән үк дуслар идек. Саҗидә апа аның әнисе. Мин Саҗидә апага яулыклар җибәрә идем бүләккә. Студентның бүләге инде... Ул вакытта яулыклар тиен генә тора.

11 елдан соң, нәкъ Яңа ел төнендә төнге икедә телефоным шалтырый. Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның хатыны Луиза икән: «Клара апа, аңа мин генә түзәм инде, теге (ирен әйтүе) тагын мине төнлә уятты: «Теге убырлыга (анысы мин инде) багышлап тагын бер шигырь яздым», – ди». «Казан утлары»нда «Клара Булатовага» дип басылып чыкты ул. Шигыре матур иде Рәшитнең...

Ә бит «Тәнәкә» дип тә миңа иң беренче булып Рәшит Әхмәтҗанов эндәште. Рәшит әйбәт шагыйрь иде, кеше буларак та әйбәт иде ул.

Мин – җирнең кече малае,

Ничек соң синең исем?

Каршыга чыктың, без икәү

Туганнар икән, дисең.

 

Кулыңда тал тубалың бар,

Тубалда җиләкмени?

Шатлыклар эзлисеңдер син,

Кайгылар кирәкмени?

 

Әйдә, мин сине җырымда

Киләчәгеңә илтәм.

Син – җирнең тәнәкә кызы

Сөенеч түгел микән?

 

...Сөенеч була алмадым...»

 

Елама!

«...Энем Ренат Әлмәттә профсоюзда профком җитәкчесе булып эшләде. Казанга үзе эшләгән оешмадагы хатын-кызларга Яңа елга бүләкләр алырга килде. 1967 елның Яңа елы иде бу. Чемодан тутырып бүләкләр алып кайтты. Анда ни генә юк. Рәшит безнең бүлмәгә кереп йөри, безнең бергә укып йөргән еллар. Ул керде, мин елап утырам. «Нәрсә булды?» – ди. «Нәрсә булсын? Энем килгән. Үзләрендә эшләүче хатыннарга бер чемодан тутырып бүләк алган. Апасына бер авторучка да юк». Рәшит чыгып китте. Энем инде Әлмәткә кайтып китте. Бераздан Рәшит кире әйләнеп керде. Беләгенә Рабиндранат Тагорның өч томлыгын салган. Һәм язып куйган: «Җаннан газиз күргән китапларымны сиңа бүләк итәм. Елама!»

 

Аның миңа аталган менә бу шигыре китабына кертелмәгән. Мин аны сезгә яттан сөйлим.

Зәңгәр кыңгыраулар өзәргә

Килдең тагын таныш үзәнгә

Күз йомарга әзер чәчәкләр,

Такыялар үрсәң бүтәнгә

 

Син киләсен белеп-сизепме,

Тыңла әнә нәрсә сөйлиләр.

Үзең күргән, үзең сагынган

Зәңгәр күзләр бу түгел, диләр.

 

Киләчәккә калсын елмаю,

Кайгыларың калсын үткәнгә.

Күз йомарга әзер чәчәкләр,

Такыялар үрсәң бүтәнгә.

 

Бүтәнгә үрелде шул такыялар...

Мин Рәшит белән свиданиегә барам бит, коричневый күлмәк киеп. Якасын көн дә алыштырам. Әле ак яка куям, әле коричневый җирлеккә сары бөрчекләр төшкәнен куям. Драмтеатр каршындагы бер куллы Венера Милосская һәйкәле бар иде, әнә шунда очраша идек.

 

Рәшитнең Клара Булатовага багышланган ике шигыре басылды «Казан утлары»нда. Берсе үзе исән чагында чыкты.

Ак җептән йомгак урап син,

Төшемә кергән идең.

Ак шәлләрең юк иңендә,

Шәл бәйлим дигән идең.

 

Кулыңнан төшеп, йомгагың

Тәгәри китте мәллә?

Чуалган җепләр юлыңны

Чуалчык итте мәллә?

 

И илемнең ялгыз яры!

Моңнарың-кайгың барда,

Йөгермә йомгак артыннан,

Сарыл син каеннарга.

 

Танырлар, сеңлем, диярләр,

Киенсәң дә карадан.

Алар аклык каян алган?

Сора әле алардан.

 

Мин карадан киенергә ярата идем шул...»

 

Автографлы китаплар

«...Минем ике байлыгым бар. Берсе – хәтерем, икенчесе – автографлы китаплар. Автографлы китаплар миңа каян килә? Кесәмдә 34 тиен акча була торган иде. Аның 12 тиене обедка: 4 тиененә пирожки сатып алам (ул йә бәрәңгенеке, йә кәбестәнеке була инде). 8 тиененә йә кофе, йә сметана алам. Ә ник акча шулай гына кала, чөнки мин бөтен группаны ресторанга ияртеп алып барам. Менә шул, 34 тиеннең обедтан калганына китап сатып алам. Һәрбер язучы артыннан йөгереп барам, автограф алыр өчен. Энҗе апа әйтә, син алар артыннан йөгермә, алар дөрес аңламаслар, ди. Алар теләсә ничек аңласыннар, әмма минем әни алардан акыллырак иде. «ЗАГС өстәле артыннан торып китми торып, егет кеше кыз балага бармагы белән дә кагылырга итеш түгел», – ди иде. Хәсән абый минем терсәгемнән дә тотмый иде. Бик иманлы иде ул. Ә безнең турыда күпме гайбәт йөрде.

Яңа ел алдыннан очрашу булды Тукай клубында. Анда китап сату оештырылган иде. Минем шул 22 тиен генә акча бар. Монда өлкән язучыларның китапларын саталар. Акча җитми. Бер егеттән әҗәткә алып тордым. Исемен сорыйм. «Мин – Зирәк», – ди. «Минзирәк дигән исем була микәнни?» – дим. Зирәк исемле егет икән. Биш китап алдым ул көнне, 1 сум да 10 тиенлек булды. Ул әҗәтне түләдемме, белмим. Ә менә шул китаплар Яңа ел бүләге булып әле дә саклана әле миндә».

 

 

Исерекләр яклаучы Клара

«...Рәшитнең энесе – хәзерге атказанган артист Илдус Әхмәтҗанов (Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты – ред. искр.) иптәш малае белән армиядән кайтты. Минем беренче китабым чыккан чак. «Язлар алда» дип атала иде китабым. 1967 ел бу. Шуны группа белән юып ятабыз. Нык юабыз, «Казан» ресторанында. Төялеп килгәннәр Әлмәтләр, алар да бер утыздан артык кеше. Мине Әлмәткә чакыралар. Кайт, диләр, шагыйрә буларак кайтырга чакыралар. Шигырь китабы чыгардым бит.!

Ул вакытта гонорар әйбәт иде. Ресторанда группа белән юарлык булгач инде... Бу ике моряк ракета очырталар, үзләре белән тегеннән алып кайткан ракеталары. Килеп җитте милиция. Тотып алып киттеләр безнең морякларны. Без группа белән аларны яклап, алар артыннан дип киттек. Икенче көнне минем персональный эшне тикшерәләр, группаны ияртеп, исерекләрне яклап йөри дип. Үзем турында гайбәтне әйбәт тараттым инде мин.

Язып куйганмын:

Минем телем миңа дан китерде,

Яман атымны да таратты.

Мин дөньяның малайларын сөйдем,

Бабайлары мине яратты».

 

«Ә теге тубырлы бармакның тарихы болай аның: авылда бит балалар бакчалары юк иде. Мине әбием карап үстерде. Әби дим, яшь хатын булган әле ул вакытта әби үзе дә. Мин – бишек баласы. Әби ишегалдына бишек кагарга чыгып киткән. Еламасын, дип, миңа ит тоттырган. Ерткычлыгым хак – ит яратам. Әби чыгып китүгә, мин идәнгә егылып төшкәнмен. Ит исенә мәче килеп, кулымдагы иткә ябышкан. Мин, бирмәс өчен, кулымны җиң эченә яшергәнмен. Мәче, ит белән бергә минем сул кулымның атсыз бармагын да чәйнәгән. Ул арада әти кайтып кергән. Минем кимерчәгенә кадәр чәйнәлгән бармагымны күреп, тиз генә больницага алып чыгып киткән. Табиблар кисәсе булган: «Ничек инде кыз бала бер бармаксыз була?» – дип, әти кистермәгән. Табиблар җыеп, тегеп куйганнар бармагымны. Ул шулай гомергә тубырлы бармак булып калды».

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар