Логотип
Шәхес

Кеше күңеленең тургае

Бөек язучы хакында оныгы Регина белән сөйләшеп алдык.

Әмирхан Еники... Нечкә һәм сизгер күңелле, кешенең эчке дөньясын, аның хисләрен психолог, рәссам осталыгы белән ачып биргән язучы тормышта, чынбарлыкта нинди булган соң? Ул – морзалар нәселеннән, татар әдәбиятының аристократы, диләр... Татар дворяннарыннан калган асыл сыйфатлар – олпатлык, затлылык, зыялылык, тәрбиялелек, тыйнаклык – барысы да бар аңарда. «Татар милләтенең кайгыра торган вөҗданы», – дип атый аны Мәскәүдә яшәүче Рәсим Акчурин. Әсәрләре, төрле истәлекләр, күзәтүләрем аша язучы Әмирхан Еники образы күз алдымда калка. 

Кеше-курай

...Һәрнәрсәдән матурлык табарга омтылган хыялый дөньяма мәктәп елларымда ук килеп керде ул. Җаннарны кузгата, моң-сагышка күмә, күз яшьләре аша елмайта йә үксеп елата торган хикәяләре мине – 12 яшьлек кыз баланы әллә нишләтте! Әдәбият укытучыбыз Гөлсем апа укырга биргән «Салават күпере» китабында Акъәбиле «Әйтелмәгән васыять» бар! «Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә...» дип башланып киткән әсәр әллә нинди сихри дөньяга алып кереп китә дә тәмам елатып, инде арабыздан киткән бабкай-әбкәйләрне юксындырып, җанымны айкый. «Туган туфрак»тагы Клара, әйтерсең, безнең авылга кайткан! Тарантаслы ат, ислемай үләннәре, ак әремнәр, болыннан чапкан печәннең хуш исе, морҗадан күтәрелгән ак төтен, көтү кайтулар... Бездә дә шулай бит! «Җиз кыңгырау»дагы Әхтәм шәкерт кичерешләре дә таныш, бик таныш: «...яшем тәгәрәп төшмәс өчен бары иренемне тешләп, башымны гына түбән ияргә калды. Юк, оялудан түгел бу, җиңеләеп китүдән, сөенечтән, рәхмәттән генә... Мин дә сизгерлеккә бик мохтаҗ адәм баласы!» – дип, гүя ул минем дә күңел халәтен ача... 

...1969 ел. Туган ягына, Башкортстанның Дәүләкәненә Әмирхан Еники 60 яшен үткәрергә кайта. Янында – якыннары, яшьлек дуслары. Юбилейны да үзе алып бара. Ләкин үзе турында түгел, шунда утырган балачак дуслары турында сөйли, һәрберсе янына аерым-аерым килеп, Казаннан алып кайткан бүләкләрен өләшә. Никадәр кече күңеллелек, гадилек!.. «Иң ихлас юбилей булып күңелдә калды», – дип искә ала соңрак кунак булып кайткан Илдар Юзеев. Ул аны кеше күңеленең тургае дип атый.

...«Мулланур Вахитов» исемле Уфа теплоходы. Палубада бер төркем язучылар, галимнәр... Арада 85 яшьлек Әмирхан ага Еники дә бар. Еники дигән морза, бер яктан карчыгын култыклап, икенче кулына таягын ияртеп, «прогулкага» чыккан. Кыска җиңле, ялтыр сәдәпле, әллә ничә кесәле, соңгы мода үрнәгендәге күлмәк-чалбар киеп җибәргән – егетләрчә... Аягүрә басып «Туган тел»не җырлаганда, Әмирхан аганың сиздермичә генә кул аркасы белән күз яшен сөртеп алганын да күрәбез...» Затлы да, нечкә күңелле дә Әмирхан аганы Марсель Галиев шулай сурәтли...

...Ә Рәдиф Гаташ Уфада Еникинең 85 яшьлек юбилеенда әнә аксакал морза белән түбәтәй алышкан икән. Әмирхан аганың, яшь кешегә укалысы килешер, ә миңа бизәксезе, гади булганы яхшырак, дигән сүзләре шагыйрьнең шигыренә кереп киткән. Тыйнак та булган инде Әмирхан ага! 

...«1966 ел. Миңа әдәбияттан «Әмирхан Еники проза-сының поэтикасы» дигән темага курс эше язарга туры килде. Җитәкчем – шагыйрь Илдар Юзеев иде, – дип искә ала язучы, журналист Роза Туфитуллова. – Әмирхан аганың хикәяләрен йөрәк аша үткәреп, яратып эшләдем. Язып бетергәч, язучының өенә бардым. Ул гаиләсе белән Достоевский урамында яши иде. Бик җылы кабул итте, укып чыккач, булган бу, дип мактады. «Сезгә хикәяләр язарга кирәк», – дип тә киңәш итте. Олы башын кече итеп, Әмирхан ага университетка курс эшен яклауга да килде хәтта! Яшьләргә карата бик игътибарлы иде ул...»

Шагыйрь Зөлфәтнең шигырь юллары күңелгә килә:
Курай дисәм, Еникине уйлыйм.
Ул –
нәкъ кеше-курай!
Үзе лә!
Аның ипле, кайнар сүзләре дә
Курай моңы булып тезелә...
Хушыгыз! 

Морзалар нәселе дәвам итә...

Без Регина белән карлы Казанда Чехов, Әмирхан Еники урамнары буйлап атлыйбыз. Тикмәгә шул юлны сайламадык: бу урам, агачлар, менә бу йорт, аның каршындагы эскәмия – барысы да күренекле язучы Әмирхан Еникине искә төшертә, сагындыра. Ә Регина Тюменева – олуг язучыбызның нәсел дәвамчысы, олы кызы Резеда һәм кияве Сәгыйт Тюменевларның оныгы. Резеда ханым-ның ире Сәгыйт Тюменев та – элеккеге Оренбург сәүдә-гәрләре, морза-төмәннәр нәселеннән. Элек хәтта болай дип әйтә торган булганнар: «Морза үзенә тиң киленне җир читеннән барып та ала». Сәгыйт белән Резеда очрагына бик тә туры килә бу гыйбарә. Әмирхан Еники Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында туа. Бабалары – морза Еникиевләр, аларның кардәшләре морза Терегуловлар бу җирләргә Тамбов губернасыннан XVIII гасыр ахырларында күчеп утырган. Борынгы төп җирләре Мордовиянең Темников шәһәре тирәсендә була. Еникинең бабаларын төмәннәр дип тә йөрткәннәр. Еникиевләр нәселе бик борынгы. Бабалары Алтын Урда чоры морзалары булган. Кайчандыр ерак заманда бу җирләрдә Бихан исемле бәк яшәгән. Шушы Биханнан Кутушев, Акчурин, Кутуев, Колончаков, Тенишев фами-лияләре тармакланып чыккан. Ә атаклы рус язучысы Александр Купринның (Еникинең яраткан язучысы!) әнисе морза Колончаковлар нәселеннән булган. Купринның Еникиләргә кардәшлек җепләре белән дә тоташкан булуын Әмирхан ага 70 нче елларда ачыклый! Регина белән шулар турында да сөйләшәбез. «Рәшә» повестендагы Рәшидә – җырчы Җәваһирә Сәлахова, «Кем җырлады?»дагы шәфкать туташы Таһирә тормышта да Таһирә исемле кыз булган, дип, Еники әсәрләренең прототипларын да барлыйбыз. «Бала» хикәясен кызы Резедага багышлаган, минем әбиемә», – дип әйтеп куя Регина, Еникиләр гаиләсе белән таныштыра башлап. Резеда апа белеме буенча география укытучысы булган, мәктәптә завуч булып та эшләгән. Соңгы эш урыны – Татарстан Укытучылар белемен күтәрү институты. Әмирхан Еникинең әсәрләрен оригиналда укып, аның архивын тәртипкә салып, дәүләткә тапшырган кеше дә әле ул Резеда ханым. Кызганыч, ул 2019 елда арабыздан китте... Әмирхан аганың кече кызы Флера ханым – Татарстанның атказанган табибы. Ул – педиатр. «Кечкенә чакта энем Искәндәр белән авырып китсәк, гел Флера апа дәвалый иде, – дип көлә Регина. – Әти – Рөстәм Сәет улы – Әмирхан Еникинең бердәнбер оныгы. Ул радиобиолог, Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашкан. Әнием София Малик кызы – экономист. Мин дә Казан дәүләт университетының экономика факультетын тәмамладым, менеджер-юрист дипломы алып чыктым, корпоратив туризм белән шөгыльләнәм, компания директоры. Энем Искәндәр – «Россия-2» телеканалында видео-оператор». 

Еникиләрнең җиде буын нәсел шәҗәрәсе турында укыганым бар иде. Аны Әмирхан аганың әтисе Нигъмәтҗан Еникиев төзегән булган. Шунысы кызык: Әмирхан дөньяга килер алдыннан әтисе Коръән сатып ала, һәм улы тугач мондый сүзләр теркәп куя: «Бән морза Нигъмәтҗан Әхмәтҗан улы Еникиев алдым ошбу Каләм- шәрифне 1908 елда 28 гыйнварда Эткол ярминкәсендә. Бәһасе 65 тиен көмеш һәм ушандук Каләми-шәрифне 1909 елда 16 февральдә пәнҗешәмбе көн дөньяга килмеш углым Әмирханга һибә кылып бирдем. Аллаһы Тәгаләдән озын гомер, бәхет һәм тәүфыйк сорап, ошбу әлмөсхаф шәрифне хәтме көтеп кылырга насыйп итсен иде. Амин». 

Моңарчы гаиләдә һәр туган бала үлә барган. Әллә шушы Коръәннең тәэсире: 11 баладан тик икесе – Әмирхан белән Илдархан гына исән-сау үсә. 

Әмирхан Еники, Амихан Еники

Әмирхан Еники кызлары, кияүләре, туганнары, оныклары арасында. Сулда: әтисе артында – кече кызы Флера.Уңда: ире Сәгыйт алдында – олы кызы Резеда. Оныкчыклары Искәндәр – Әмирхан бабасы алдында, Регина – Резеда әбисенә елышкан. 

Әмирхан Еники синең хәтереңдә нинди булып калды, Регина? Энең Искәндәр белән аңа ничек эндәшә идегез? Бабай дипме, дәү әти дипме? 
– (Көлеп җибәрә.) Баба дип йөрттек... Беләсезме, баба-быз бик максатчан булып хәтеремдә калды! Нинди генә кыенлыклар, каршылыклар килеп чыкмасын, теләсә нинди шартларда да ул үз эшенә тугры булды, башлаган эшен ахырынача җиткерә иде. Власть та, тормыш та, төрле тышкы факторлар да аның кыйбласын үзгәртә алмаган, һәрвакыт үзенә һәм яраткан эшенә тугры калган. Боларны хәзер бүгенге көн югарылыгыннан искә төшерәм. Аның менә шушы төп сыйфаты еллар узган саен сокландыра. Белем аласы килеп, баба 16 яшендә үк дусты белән Казанга чыгып киткән. Кардәшләре, атаклы профессор Әбүбәкер Терегуловларда тукталулары турында олылар сөйләгәннәрдән ишеткәнем бар... Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Салих Сәйдәшев, Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәтләр белән аралашкан... 

Сезнең белән ул ничек аралаша иде? 
– Без алай еш та аралашмадык. Бигрәк тә бәләкәй чакларда. (Җанланып.) Ә менә гаилә бәйрәмнәре матур булып истә калган. Туганнар барыбыз да баба өенә җые-абыз. Кунакка барыр алдыннан әти белән әни матур итеп киендерәләр. Безне сөенеп каршы алалар. Анда зур китапханә, бик күп китаплар! (Көлеп искә төшерә.) Бабаның әнисе: «Их, бу Әмирханны! Соңгы акчасын да китапка тота бит!» – дип, җиңелчә шелтәләп тә куя торган булган... Без бала-чаганы да табын янына үзенә бер хөрмәт күрсәтеп утырталар иде. Башта, әлбәттә, олылар утыра. Безгә шундый тәрбия сеңдерелгән. Күңелле итеп сөйләшүләр, бабаның йомры сүзләре... Еникиевләрнең төрле буыннары белән шунда күрешәбез. Гадәттә, бәйрәмнәрдә генә очраша идек әле. Бигрәк тә 90 нчы елларда, без бик кечкенә чакларда... Үсә төшкәч инде ешрак күрешә башладык. Чөнки өлкән кешеләргә булышырга да кирәк иде. Ә Әмирхан бабабыз һәрвакыттагыча ипле-җайлы итеп, безгә әле ихтирам да күрсәтеп, хәлләребезне сораша. Күбрәк ничек укуыбыз белән кызыксына, тырышып укырга, белем алырга, дөрес һөнәр сайларга, тормышта яраткан эшеңне табарга кирәк дип үгет-нәсыйхәтләрен бирә. Басым ясап түгел, һич юк! Безнең белән киңәшләшкән кебек сөйләшә иде ул. Кечкенә чакта бу яхшы күңеллелекне шулай тиеш дип кабул иткәнбездер инде. Бабай кеше ничек булсын ди тагын! Беләсезме, сөеп-иркәләп тормаса да, безгә карата бик игътибарлы иде. Бигрәк тә соңгы аралашуларда шул сизелде. Яшәренә озак та калмаган иде инде, ә ул хәлләребезне сораша, ниләр белән мавыгуыбызны, кайларга баруыбызны беләсе килә, кайсы театрларга йөрисез, нинди китаплар укыйсыз, дип кызыксына. Мин инде ул чакта җиткән кыз, Искәндәр үсмер егет иде, шуңа да безне тиң күреп аралашасы килгәндер. Элек бит аның белән алай озаклап утырып сөйләшкән дә юк иде.

Яшь аермасы да шактый иде инде. Әйтик, бабага – 90, миңа – 18 яшь. Безнең ише вак-төяк бала-чаганы көйләргә вакыты да булмагандыр. Ул тормышының бик актив фазасында иде бит: тынгысыз, гел хәрәкәттә. Күп эшли, Төркиягә оча, Башкортстанга барып кайта, командировкаларга чыгып китә, мемуарлар яза, китаплар чыгара...

Әмирхан Еникинең хәләл җефете Наҗия ханым турында да сөйлә әле, Регина. Сезнең гаилә өчен дөнья бәясе кеше булган диләр аны...
– Бабаның беренче хатыны Гөлсем әбиебез 70 нче елларда, без туганчы ук үлгән инде. Икенче хатыны Мөршидә апа да озак яшәмәде. 1989 елда баба безгә Наҗия апаны алып кайтты. Наҗия апа Ильясова – күренекле Шиһабетдин Мәрҗанинең оныкчыгы. Бабаның фронтташ дусты Рәшит Наҗия апаның абыйсы була, ул таныштыра аларны. Наҗия апаның, ялгышмасам, баба белән никахы да гомерендәге беренче никах. Наҗия апа турында бик озак сөйләп булыр иде. Ул шактый вакытын безгә багышлый иде. Аны Әмирхан Еникинең әдәби сәркатибе дип тә атарга ярыйдыр: язучының кулъязмаларын тәртипкә китерә, аларны күчереп яза... Безнең гаилә өчен чын табыш иде ул! Булдыра алганча үзенең бай тормыш тәҗрибәсен безгә бирергә тырышты. Шундый тәмле итеп ашарга әзерли иде. Борынгы татар халык ашларын махсус рецептлар буенча пешерә, телеңне йотарлык килеп чыга. Бүген мин пешерә белгән камыр ашла-ры – барысы да аның тырышлыгы нәтиҗәсе: ул өйрәтте! Нәрсәне ничек пешерергә, ничек тозларга, кайнатырга – бөтенесенең серен белә. Хәзергечә әйтсәк, һәркайсының лайфхагына төшендерде. Мин югары классларда укыганда аңа бик якынайдым. Серләребез килешә иде. Искиткеч хатын-кыз иде ул! Акыллы, белемле, Казан дәүләт университетын тәмамлаган математик. Бик эрудицияле, зәвыклы... Аның белән сөйләшеп утыру рәхәт, ул кызыклы әңгәмәдәш. Ниләр турында гына сөйләшмибез – тормыш турында, яшәү турында, мәхәббәт турында... Әйтерсең, дус кызым! Мин хәтта икебез арасындагы яшь аермасына да игътибар итмәдем. Наҗия апа белән бергә яши башлаганда бабага – 80, Наҗия апага 70 яшьләр тирәсе булса, минем белән яшь аермасы шактый иде инде. Бабадан соң калып, ул биш еллап яшәде әле. Гел Наҗия апа янына барасым, аңа күңелемне бушатасым, нинди дә булса киңәш сорыйсым килеп тора иде. Барыбыз өчен дә бик якын булды ул. Гомеренең соңгы минутларынача яныннан китмәдек. Зур хөрмәт белән соңгы юлга озаттык. Гаилә учагыбызны саклаучы, һәркайсыбызга игътибарын һәм ихтирамын бүләк иткән кадерле кешебез булды ул. 

Регина, Әмирхан Еникинең кайсы әсәрен аеруча яратып укыдың? 
– Һм... Кызык сорау. (Уйланып кала.) Миңа калса, иңиң якыны, хатын-кыз буларак, минем күңелгә аеруча хуш килгәне – «Гөләндәм туташ хатирәсе» повесте. Ул әсәр буенча Кәрим Тинчурин театры куйган спектакльне берничә тапкыр карадым. Анда мәхәббәт! Татар сәүдәгәре гаиләсендә җитеш тормышта үскән яшь кыз Гөләндәм һәм музыкант егет – киләчәктә татар халкының бөек композиторы булачак Салих Сәйдәшев арасындагы мәхәббәт тасвирлана анда. Реаль тормыштан алып, шундый матур әсәр язган баба. Кат-кат укыла. Рәхәт хисләр кичереп, үзең дә шул геройлар арасында йөрисең. Әмирхан Еники хикәяләрен укыгач, күңелләр сафланып кала. Аларда ниндидер тылсым, сихри көч бар.

Бездән хәер-фатыйха. Хушыгыз! 

...Хәтердә бер истәлек яңара. Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә матур бәйрәм бара. Бер кыз бала үзенең әкиятләр китабын чыгарган! Шул китапны тәкъдим итү кичәсе. Ул кыз бала дигәне без – киләчәктә журналист, язучы булып үсеп җитәчәк унынчы сыйныф укучысы Сөмбел Гаффарова. Бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар килгән. Һәм шул кунаклар арасында – Әмирхан Еники! Әмирхан аганың салмак кына атлап сәхнәгә менүләре, Сөмбелгә ихтирам күрсәтеп, «Сөмбел туташ» дип дәшүләре (Еники – морзалар нәселеннән шул!), яшь язучының китабын хуплап кабул итүләре, кызның кулыннан үбеп, аңа аерым бер нәзакәт белән чәчәкләр тапшырулары... Һәр хәрәкәтеннән, һәр сүзеннән ниндидер бер затлылык, тәрбиялелек, итагатьлелек бөр-келә. Болар үзе үк олы вакыйга...

«Бер генә сәгатькә», «Кем җырлады?» хикәяләрен укып чыккан кыз үзенә кызык тоелган китаплар арасында җан белән һәм җан өчен укыла торганнары да бар икәнен аңлый... Әмирхан Еники яраткан язучысына әйләнә. Иҗаты абсолют итеп таныла. Остаз булып сайланган шәхес кеше буларак нинди икән? Танышасы иде аның белән дип хыяллана... Шунысы кызык: уйлар материаль-ләшә ул – очрашырга теләгән кеше белән язмыш үзе җаен табып очраштыра. Әмма моның өчен нидер эшләргә туры килә – язмыш монысын да әзерләп куя. Тормышына Әмирхан аганың килеп керүе өчен аңа әкиятләр язарга, гомумән, язарга кирәк була... Әмирхан аганың шул кичәдә әйткән сүзләре күпләребез өчен киңәш, кагыйдә булып яңгырый: «Язарга өйрәнеп булмый, аның мәктәбе юк. Ул Ходай Тәгаләдән бирелә торган сәләт. Моны зур осталыкка әйләндерү үзе бик күп эш сорый... Мин 88 яшькә җитсәм дә, кайбер вакытларда ничегрәк язарга дип баш ватам. Кат-кат язылса да, кире кайтып төзәтеп куям. Бер киңәшем – иң кирәклесен генә яза белү, сүз белән оста эш итә белү турында онытмагыз...» 

...1999 елның 5 мартында миңа язучының Г. Камал театрында узган 90 яшьлек юбилей тантанасында тамашачы булып утыру бәхете елмайган иде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең котлау сүзләре, Мәскәү, Башкортстан кунаклары сәламе, Фәридә Кудашева җырлары, чәчәкләр, чәчәкләр... Ә менә Әмирхан аганың җавап чыгышыннан, аңардагы юмор, җор сүзләрдән биһуш калып, зал тәмам «шартлады»! 

«Мөхтәрәм замандашлар, туганнар! 90 яшенә сирәк кеше килеп җитә. Без менә шул сирәкләрнең берсе булабыз инде. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем 90 га җитүемә һич ышанмый идем. Чөнки заманасы шундый иде. Әмма гаҗәп бер хәл: 89 га кергәч, минем 90 га барып җитәсем килә башлады. Бөтен елым, җитәмме, юкмы, дип уйлану белән узды. Хәтта барып җитәргә бер ай, бер генә атна калганда да, борчылып уйланудан котыла алмадым. Туган көнемә өч көн кала, мин кинәт авырып киттем: температурам 38,6 га җитте... Әллә гомеремнең башы һәм ахыры бер көнгә туры киләме дип тә уйларга мәҗбүр булдым. Гүя тәкъдирем мине юри шулай котырта кебек иде... Әмма Хак Тәгаләнең рәхмәте белән мин, һичнигә карамастан, 90 яшемә, ниһаять, килеп җиттем. Инде менә сезнең алдыгызда басып торам. Мондый вакыйганы бүгенгедәй зурдан кубып бәйрәм итәргә дә ярый торгандыр, мотлак. Һәм ул шулай булып та чыкты. Алай гына да түгел, минем 90 га җитүемне ике тапкыр билгеләп үттеләр: 17 февральдә һәм менә бүген – 5 мартта. Минем, күрәсең, язмышымда шундый икеле хәлләр күп булгандыр. Чөнки бер авылда тудым, икенче авылда үстем. Менә шушы нәрсә һаман да дәвам итә. Менә туу да ике, Аллаһ сакласын, үлү генә ике тапкыр булмасын! Шушы залга җыелып, миңа кадер-хөрмәт күрсәтүчеләргә 90 яшьлек башымны түбән иеп, тирән рәхмәтемне белдерәм. Гомерем кояшы баюга табан әкрен генә төшеп бара, дип башлаган идем мин кечкенә бер әсәремне. Соңгы сүзем дә шул хакта. Бер үк мизгелдә кемнеңдер кояшы бата, кемнеңдер чыгып кына килә. Яшәешнең мәңгелек әйләнеше бу. Без әзер, без тыныч. Кояшлары яңа гына чыгып килүчеләргә бездән хәер-фатыйха».

...Әйе, Әмирхан Еникине укыган саен укыйсы килә. Һәр әсәреннән моң бөркелә. Әсәрләре аша ул үзе дә якты, сабыр-тыйнак, сизгер күңелле, матурлыкка сусап, матурлыкны сагынып яшәүче илаһи зат, зур язучы, мәрхәмәтле, олы йөрәкле кеше булып ачыла...   

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар