Логотип
Шәхес

Карлыгач

Биек кенә тауның башларында
Ак куяннар таптый пакь җирне.
Тәкъдир каләмнәре кулда булса,
Болай язмас идем тәкъдирне!


Фирдәвесне искә төшергәндә, ул һәрвакыт минем күз алдымда тере килеш басып тора, сүзләре дә гел колагымда яңгырый. «Шәкә, нигә син бер сүз дә әйтмисең? Әллә бернәрсә дә күрмисеңме? Болай булмый бит, нәрсә булса да эшләргә кирәк. Күрә торып моңа юл куярга ярамый. Әллә инде сезгә хәзер берни дә кирәкмиме? Ничек җаның түзеп тора?» Яки «Күрдеңме, карадыңмы спектакльне? Ничек, ошадымы соң?», «Менә болай уйнасаң, бөтенләй икенче төрле яңгырар иде», «Хәзерге заманда шулай уйныйлармы?», «Юк, режиссер бөтенләй куя алмаган! Нәрсә генә уйлады икән соң ул? Шулай спектакль куялармы?» Театр, спектакльләр, артистлар өчен борчылып, үзенең бөтен кайгы-хәсрәтен иптәшләре белән бүлешеп, гаделлек эзләп, шулхәтле җаны бәргәләнеп яшәде ул. Мондый кешеләр театрда бик сирәк була. Кайсы театрда нәрсә куйганнар? Кемнәр нинди роль уйнаган? Безнең театрның дәрәҗәсе башка театрлардан ким булмасын дип, шуны иптәшләренә дә аңлатырга тырышты, күңеле, йөрәге аша уздыра иде. Гомер буе күңеле гел нәрсәгәдер бик ашкынды. Әле бит аңа эшләргә дә эшләргә, яшәргә дә яшәргә иде, чөнки аның табигать тарафыннан бирелгән сәләте ачылып, чәчәк аткан чагы иде. 

Без бит күп вакыт, кыз бала сәхнәгә чыккач, якты йолдыз булып атылды, дип әйтергә яратабыз. Фирдәвес, киресенчә, кадерле гөл сыман, әкрен-әкрен генә үсте. Театрда үз урынын табар өчен, хәтта шәхси тормышын бер якка ташлап, бернәрсәгә карамыйча, бөтен күңелен биреп, үзенең сәләтле артистка булуын расларга тырышты. Театрга килү белән аңа зур-зур рольләр бирмәделәр, бирсәләр дә, икенче итеп. Ләкин ул үзен артистка буларак, зур рольләр уйнар өчен әзерләде. Шәхсән минем өчен моннан да кадерле әйбер юк, чөнки ул театрда артистканың язмышын билгели. Якты йолдыз булып балкыганнар да күп очракта бик тиз янып бетәләр, телисеңме-теләмисеңме, аларның шул чәчәк аткан чагын сагынып искә аласың. Фирдәвеснең уены елдан-ел камилләште, менә бүген сәхнәгә чыгып уеның белән тамашачыны сөендерү — артист өчен иң зур бәхет. Элек эшләгән эшләре аның өчен артык кызык түгел. Кабатлап әйтәм, артистканы 20-30 елдан соң да сәхнәдә талантлы итеп күрү тамашачы өчен дә иң зур бәхет. Ни кызганыч, табигать тарафыннан бирелгән сәләте чәчәк аткан чагында, иҗатының иң бөек ноктасына күтәрелгәндә ул бу якты дөньядан вакытсыз китте. Мин: «Артист әгәр халык күңеленә кереп калырга тели икән, вакытында үләргә тиеш», дип язган идем. Әмма Фирдәвескә китәргә иртәрәк иде әле. Нигә соң бу турыда бик ачынып язам, чөнки аның вакытсыз үлеме мине тетрәндерде. 

Сезгә аңлашылсын өчен Фирдәвеснең берничә ролен искә төшереп китәсем килә. Минем белән килешәсездер, артистның тамашачы күңелендә калган роле берничә генә була ул. 1980 елда сәхнәгә менгән «Кияү белән кәләш» спектаклендә Фирдәвес —  Кәләш ролендә (Мар Байҗиев әсәре, режиссеры — Дамир Сираҗиев). Минемчә бу роле аның театрдагы язмышын үзгәртте. Ә бит ул ун ел эчендә театрда дистәләгән рольләр уйнады. әмма ләкин мондый зур уңышка ирешкәне булмады. Кәләш ролен уйнап, Фирдәвес катлаулы, фаҗигале язмышларны уйнарга хакы барлыгын раслады. Шамил Бариев белән икесе бу спектакльдә үзләрен чын, сәләтле артистлар итеп күрсәттеләр. Гомумән, Шамил белән Фирдәвес парт­нерлар буларак бер-берсенә шулхәтле тәңгәл киләләр иде, аларга карап тору куаныч иде. Шушы спектакльне карагач, Фирдәвес ничек үсте бит дип сөенеп, куанып утырдык. Тагын ун еллар узгач, Празат абый Исәнбәт Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» әсәрен сәхнәгә куйды. Бу әсәр беренче мәртәбә 1917 елны революция вакытында куела, шуннан соң аны куярга рөхсәт бирмиләр. Була бит шундый рольләр, алар артистка Ходай Тәгаләдән иңгән сәләтләрен ачар өчен бөтен мөмкинлекләрне бирә. Бу очракта Зөләйха роле Рузия Мотыйгуллина белән Фирдәвескә нәкъ вакытында туры килде. Минем әйтергә теләгән фикерем: аларның җанын, вөҗданын борчыган сораулар татар театры сәхнәсендә беренче мәртәбә шундый тирәнлектә, биеклектә куелдылар ки, ул рольне уйнар өчен, һичшиксез, сәләтле артистка булу өстенә, милләтнең фаҗигасен бөтен тирәнлеге белән аңлау кирәк иде. Бу спектакльгә вакытында тиешле бәяне биреп бетермәделәр, минемчә, чөнки бездә милли аң, милли рух җитәрлек биеклектә түгел әле. Бу пьесада нәкъ менә татар милләтен юкка чыгару өчен иң беренче адымнарның берсе итеп татарларны көчләп чукындыру вакыйгасы күрсәтелә. Халык өчен иң зур фаҗига — үз дине булган кешене, көчләп чит динне кабул иттерү, моннан да зур вәхшилек, ерткычлык, кансызлык юк! Бу бит кешене иң изге хисләреннән, өметеннән, яшәү рәвешеннән биздерү, алай гына да түгел, үз динеңнән ваз кичкәч, сине әле теге дөньяда да иң зур бәхетсезлек көтә. Моннан 450 ел элек татарда бүгенге кебек алласызлар булмаган. Аларның үз кыйбласы булган. Менә шушы катлаулы, фаҗигале татар язмышын беренче мәртәбә академия театры сәхнәсенә менгезергә кирәк иде. Бу фикерләрне әйтер өчен бик зур көч кирәк, милләтеңә, халкыңа ышану кирәк иде. Без бит гомер буе рус туганнар безнең турыда начар уйламасыннар дип яшибез. Алар алып килгән фаҗигане бөтен тирәнлеге белән сәхнәдә күрсәткәнебез юк! Бу спектакльдә Фирдәвес татар халкына булган бөтен хөрмәтен, мәхәббәтен, җанын, йөрәген ачып бирде. Празат абый куйган бу спектакльдә татар хатын-кызының милли аңы үсүе бөтен тирәнлеге белән ачылды. үзенең диненә, иманына ышанган кеше нинди генә авырлык килмәсен, барыбер җиңеп чыга дип, чын күңелеңнән сөенеп, ышанып утырасың. Бу спектакльне караган тамашачылар Фирдәвескә рәхмәт хисләрен жәлләмәделәр. 

Фирдәвес Хәйруллина 50 яшьлек юбилеен уздыру өчен Туфан Миңнуллинның «Сөяркә» пьесасын сайлады, спектакльдә Сөяркәне, ягъни Әнисә ролен уйнады (режиссеры Марсель Сәлимҗанов). Минем уйлавымча, бу Фирдәвеснең иң камил эшләреннән берсе иде. Әнисә роле Туфан тарафыннан шулхәтле катлаулы итеп язылган, әз генә дөрес уйнамасаң, «любовница» ягына авыштыруың бар. Әлбәттә, «сөяркә»не – любовница дип тәрҗемә итәргә була, ләкин монда, әйткәнемчә, хәл катлаулырак. Спектакльнең герое Хәбир (артист Илдар Хәйруллин)  Әнисәне, ягъни сөяркәне, шулкадәр хөрмәт итә, ярата, хәтта ике баласын, хатынын калдырып китәргә дә риза. Тик Әнисә генә аның белән бергә яшәргә риза булсын! Тормышта, сирәк булса да, мондый хәлләр очрый. Фирдәвес уйнаган рольдә бик тирән мәгънә ята. Безгә аның язмышын карау кызык та, кызганыч та булды. Спектакль дәвамында хатынның фикерләре, дөньяга карашлары үзгәрә бара, ислам диненең бөеклеген, Ходай Тәгаләнең берлеген-барлыгын аңлап, ул тормышын, язмышын яңа юлга бора. Сөйгән кешесенең хатыны, балалары хакына үзенең иң кадерле хисен — мәхәббәтен корбан итә. Бернинди байлык та, мәхәббәт тә җан тынычлыгын алыштыра алмый. Ходай Тәгалә каршында намуслы калу — барыннан да өстен. Мондый образ татар театры сәхнәсендә тамашачыга бөтен катлаулылыгы-тирәнлеге белән беренче мәртәбә тәкъдим ителде дип әйтергә җөрьәт итәм. Үзенең бөтен тормышын, яшәешен, карашларын үзгәртеп, яңа тормыш башлау адәм баласы өчен иң авыр хәлдер. Фирдәвеснең уены мине шулхәтле сөендерде, сәхнә артына кереп шатлыгымнан, менә, ниһаять, үзең теләгән язмышны уйнадың, дидем. Фирдәвес сәхнәдә уйлап эшли торган артистка икәнен тагы бер мәртәбә раслады. 

Мин, шушы рольләрен искә төшереп, аның әкрен-әкрен генә нинди биеклеккә күтәрелгәнен сезнең күз алдыгызга китерергә тырыштым. Әмма аның зур булмаган төрле-төрле характердагы дистәләрчә бик кызык рольләре бар иде. Монда да ул үзе эшләгән эшеннән тәм табып, яратып, бөтен күңелен биреп эшләде. Шуңа күрә спектакль караганда, аның өчен борчылып, кызарып утырмыйсың, артистка булгач, шулай уйныйлар аны дип, сөенеп, горурланып утырасың. Әлбәттә, Фирдәвеснең йөзе экран өчен иде. Ул телевидениедә режиссер Әхтәм Зарипов белән шактый яхшы эшләр эшләп калдырды. Кайвакыт, шуларны карагач, әгәр безнең киностудия булса, Фирдәвес нинди эшләр эшләмәс иде дип, әрнеп тә куясың. Соңгы елларда кулына каләм алды, иҗатташ дуслары турында искиткеч матур истәлекләр язып калдырды. Үзен борчыган сорауларга шулай итеп тә җавап эзләде, үзенең күп нәрсәләргә карашын, фикерләрен ярып әйтте. Бу язмалар бик күп еллар әле яратып укылачак. Анда — җан җылысы, туры сүз, тугрылык, хөрмәт. Театрда, сәхнәдә уйнау үзе зур бәхет, ләкин кеше булу, ягъни шәхес дәрәҗәсенә күтәрелү — монысы сирәк артистка насыйп була. Милләтең, аның талантлы балалары хакына җаныңны, йөрәгеңне кызганмау. Үзең уйлаган, ышанган гаделлек өчен чын күңелдән көрәшү! Менә аның мәсләге. Фирдәвеснең бәйрәм кичәсе, 50 яшьлек юбилее шундый матур узды, үзенә сокланмый мөмкин түгел иде. Тамашачы алдына чыгып, гомер буе әйтергә теләгән фикерләрен чын кү­ңеленнән шундый итеп әйтте ки, барыбыз да таң калдык. Каян тапкандыр ул йөрәккә, күңелгә үтеп керерлек шундый сүзләрне?! 

Фирдәвеснең иң якты гадәтләренең берсе — ул иптәшләрен бөтен кимчелекләре белән чын күңелдән ярата белү иде. Аңа үзеңнең эч серләреңне сөйләргә, күңелеңне, җаныңны ачарга мөмкин. Ул синең серләреңне беркайчан да, бервакытта да, беркемгә дә сөйләмәс! Үзеңнең дә исеңә төшермәс! Холкы шундый. Ул бит авыруының аяусызлыгын белә иде, ләкин бер кешегә дә аһлар ормады. Үлемне дә бик зур сабырлык белән кабул итте. Соңгы вакытта бик ябыккан, нәкъ япь-яшь кыз бала кебек булып калган иде. «Гөргөри кияүләре» спектаклендә аны күргәч йөрәгем жу итеп китте. Күңелем түрендә кызганудан соклануга кадәр булган төрле-төрле хисләр өермәсе кайнады. Әйе, Фирдәвес үзенең гомерен зур максатларга багышлады. Куйган максатлары кешенең язмышын билгели дә бит инде. 

Язлар җиткәч карлыгачны күрсәм, Фирдәвес искә төшә. Белмим, нишләптер, ул миңа карлыгачны хәтерләтә. 

P. S.
Озатырлар безнең җеназаны
Яки иң өстендә, яки атта,
Тузга язган сүзләр генә калыр,
Дөрес сүзләр генә безнең хакта.

М. Әгъләмов.

«Сөембикә», № 7, 2008.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч матур сэхифэ...Чын кунелдэн,саф йорэктэн генэ языла мондый сузлэр!Рэхмэт,Эзхэр абый!Мин Сезне артист буларак бик хормэт итэм.Э менэ коллегагыз турында язуыгыз очен хормэтем икелэтэ арта!

    Хәзер укыйлар