Логотип
Шәхес

Их, буем аз гына озынрак булса...

– Үземнән беркайчан да канәгать булганым юк… – ди ул. Әйе, бу әңгәмәне Наилә ханым: «Мин күн мозаикасына яңа сулыш өрдем, бу сәнгать төрен яңа биеклеккә күтәрдем... Эре җөйне гамәлгә керттем, җөйсез читек тегүнең борынгы технологиясен торгыздым», – дигән сүзләр белән дә башлый ала иде. Һәм хаклы булыр иде! Татар каюлы күн өлкәсендә иҗат итүче әйдәп баручы рәссамнарның берсе бит! Казан кызы ул. Иҗади гаиләдә үсә. Әнисе Асия Хәйруллина – Татарстанның атказанган артисткасы. Әтисе Халит Кумысников – сәнгать белгече, танылган театр тәнкыйтьчесе, татар театрын өйрәнгән иң зур галимнәребезнең берсе. Наилә дә шунда – театрда эшләргә тиеш була, әмма язмыш аны башка сукмакка алып кереп китә... Театр һәм гамәли-бизәлеш сәнгате рәссамы Наилә Халит кызы КУМЫСНИКОВАның Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы дигән мактаулы исемнәре бар. Б. Урманче исемендәге бүләк лауреаты ул. Без аны «Болгари» беренче халык нәфис кәсепчелек иҗат остаханәсен оештыручы дип тә хәтерлибез. Казан Кремлен казу вакытында табылган болгар костюмын һәм XVI йөз татар гаскәриенең сугыш кирәк-яракларын реконструкцияләүне аңа тапшырулары белән дә горурланабыз. Журналыбызның «Сөембикә беләзеге» авторы да – Наилә ханым Кумысникова. Аның бер генә хезмәте дә башкаларныкына охшамаган: гаҗәеп нәфис, милли һәм искиткеч югары дәрәҗәдә эшләнгән. Тагын – Тукай премиясе белән дә яшьтәш ул. 1958 елда әнисе Асия Хәйруллинага берьюлы ике бәхет елмая: республиканың иң дәрәҗәле бүләгенә лаек беренче лауреатлар арасына да эләгә, кызы да туа.

ТАМЫРЛАР  Әнием Апас районының Иске Барыш авылында туган минем. Аңа 6 яшь булганда алар авылдан китәләр. Бабам – бүрекче, аягында нык басып торган крестьяннар-ның берсе була. Бүрекләрен ул Казанга илтеп сата. Башка-лада аның тагын ике бертуганы яши, алар да тире сату белән шөгыльләнә. Берсе – Закир абый – сабын заводында приказчик булып эшли. Ул туганнарын алдан ук кисәтә: бик зур раскулачивать итүләр көтелә, ди. 1928 ел бу. Нәкъ шул вакытта Идел ярындагы беренче татар авылына – Кызыл Байракка нигез салына. Безнең бабай да гаиләсе белән шунда килеп урнаша. Беренче кышны землянкада кышлыйлар, ә аннан инде йорт салып керәләр. Закир абый бик кызык кеше була. Чибәр! Мин аны хәтерлим әле – күреп калырга өлгердем. Әниемне кечкенә чакта ук үз гаиләсенә ала ул. Сигез баланың бишенчесе була әни. Закир абыйлар турында еш сөйли иде ул, алар гаиләсен раскулачивать итүләрен дә. Сабын складларын тартып алалар (әни кечкенә чакта аккош рәсеме ясалган атаклы сабын кәгазьләре белән уйнаган), малларын сигез ат йөгенә төяп алып китәләр… 1930 елда әнинең әтисе мәрхүм була. Шуннан соң әнием кире Кызыл Байракка – үзләренә кайта. Без аның балачак хатирәләрен тыңларга ярата идек. Барыш – тау итәгендә урнашкан. «Мин әнинең кош баласы кебек суны югарыдан – таудан ташыганын хәтерлим», – дип сөйли иде ул. Ә без Кызыл Байракта суны көянтә белән чокырдан алып менүгә ияләшкән. «Әни, суны өстән алып төшмиләр, астан алып менәләр», – дия идек...

Мәктәптә укыганда әни беренче тапкыр үзешчән сәнгатьтә катнаша. Һәм шунда сәхнә аның тормышы икәнен аңлый. Сәхнәгә гашыйк була! Музыка училищесын тәмамлый, музыка укытучысы булып эшли. Ә аннан сугыш башлана... Ике абыйсы фронтка киткәч, әнисенә иптәш булыр өчен ул тагын Кызыл Байракка кайта. Югары Ослан районының Нариман авылында мәктәп директоры булып эшли: дүрт сыйныфта берьюлы укыта; миченә ягар өчен утынны үзе яра, атны үзе җигә... Казан педагогика институтына кереп, ике ел укыгач, Горький урамы буйлап барганда ГИТИС студиясенә студентлар җыялар дигән белдерү күреп ала... Шул ук елны, шул ук курска укырга минем әтием Халит Кумысников та керә. Соңгы курста гына өйләнешә әле алар. Кызык өчен: без дә ирем белән соңгы курста кавыштык. Улыбыз да үзенең группадашына соңгы курста тәкъдим ясады. Әти – Мәскәү егете. Казанга ул эвакуация белән килә. Сәнгать училищесында укый. Ул да шул ук белдерүне күреп, ГИТИСка укырга китә. 1944 ел бу. Әле сугыш бара. Ә студиягә инде, күрәсез, кеше җыялар... 

Әти ягыннан бабамнар, әйткәнемчә, Мәскәү татарлары. Сәүдәгәр бабамның хәтта Цветной бульварда кечкенә генә кибете дә була. Муса Бигиев белән алар дуслар була. Бездә бергә төшкән фотосурәтләре дә саклана: хатыны белән Муса Бигиев, әби белән бабай һәм кечкенә әти анда. Кызганыч, үзләренә кунакка килүләрен сөйләгәндә, Муса Бигиевның кем икәнен аңлап бетерми идем шул әле. 1930 елда кибетләрен, әлбәттә, тартып алалар. Мәдәнәдәге иркен, матур йортлары шулай ук советларга күчә. Әтинең тамырлары – шуннан, Түбән Новгород өлкәсеннән. Бабай 1944 елда ук мәрхүм була. Муса Бигиевның барлык дуслары кичергәнне аңа да кичерергә туры килә...

Әти гаиләдә төпчек бала. Әби аны 46 яшендә таба. Мин аны хәтерлим диярлек – ул ахирәткә күчкәндә 4 кенә яшьлек булсам да. Әнинең әнисен менә күбрәк беләм. Күкрәктән аеру өчен дә әни мине Кызыл Байракка кайтарган. Ныгысын дип, ул мине озаграк – 3 яшькә кадәр имезгән. Җитлекмичә, җиде айлык кына булып туганмын бит – 1600 грамм гына булганмын. Әни мине гел шулай дип йөртте: «1600 граммым минем», – дип... Бала тудыру йорты Әҗем мәчетендә урнашкан була. Әти көн саен килеп, белешеп йөри: мин исәнме, юкмы... Гаиләдә ике кыз идек без. Җәмилә апам театр белгече иде, мәдәният министрлыгында эшләде. 28 яшендә вафат булды. 

 БАЛАЧАК  4 яшьлек чагымда әти миңа кылкаләм бүләк итте. Бик затлы иде ул: кыллары тимергә түгел, ә сөяккә утыртылган. Кытайда эшләнгән! Аның белән бик калын һәм шул ук вакытта бик нечкә линияләр дә ясарга мөмкин иде. Ул чакта ясаган рәсемнәрем хәзер дә исән. Әти барысын да саклаган! Рәсем ясавым ошый иде аңа. Бу сәләтем – аңардан. Сәнгатькә багышланган күпме китап сатып алды ул миңа! Тарихны яхшы белә иде. Бөтен патшаларның идарә иткән елларын әйтә ала иде. Третьяков галереясында үскән ул! Иң яраткан урыны шул иде әтинең. Мәскәүгә еш бара идек, аның әле үзеннән 15–20 яшькә зуррак апалары да исән иде. Барган саен музейларга, сәнгать галереяларына кермичә калмыйбыз. Бездә дә сәнгатькә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышты. Мин авырган көннәрдә кочагы белән төрле картиналарның репродукцияләре төшерелгән открыткалар калдыра. «Наилә, миңа аларны авторлары буенча төзергә кирәк. Эшлә әле шуны», – ди. Ә анда бөтен дөнья рәссамнары: Рембрандтны Рембрандт янына куям, Тицианны – Тицианга... 

Ә әни исә театрдан кайтып керми. 4 яшькә кадәр мине балалар бакчасына бирмәделәр. Әти телестудиядә эшли бу вакытта. Казандагы иң беренче режиссерларның берсе ул. Балалар кирәк булганда, тапшыруларга мине дә алып китә. Берсе бик истә. Дәү әни ролендә Гөлсем Болгарская уйный иде. Үземнең әбиләрем чибәр иде минем, ә аның борынын Убырлы карчыкныкына охшатам. Тапшыру башланыр алдыннан: «Кызым, миңа дәү әни дип әйт, яме», – диде ул. Ә мин астан өскә таба карап, аңа нәрсә уйлаганымны әйттем... Рольне, әлбәттә, башкага бирделәр. 

Икенче класста укыганда Камал театры сәхнәсендә Муса Җәлилнең кызы Чулпанны уйнадым. Без хәтта Ленинградка гастрольгә дә бардык. Петергофка барганыбыз, фонтаннар караганыбыз истә – шаккаткан идем. Балаларны гел каядыр йөртергә, дөнья күрсәтергә тырышырга кирәк.
 
УКУ  Мәктәп елларын стена газеталары чыгару белән генә хәтерлим дисәм дә була. Казанның иң яхшы мәктәпләренең берсендә – инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 122 нче мәктәптә укыдым. Җәмилә шунда укыганга эләктем бугай анда. 8 нче класста укыганда үземнең кем буласымны инде белә идем – рәссам. Өйдәгеләр моңа каршы булмады. Хәтта әкрен генә мине шуңа әзерләделәр: «Безнең Наилә рәссам була инде ул», – дияләр иде җай чыккан саен. Дөрес, әни 10 класс тәмамлавымны теләде. Аның Грузиягә ялга киткән вакыты иде. Документларны тапшырырга үзем генә киттем. Училищены ике сәгать эзләгәч кенә таптым. Суриков институтын да шулай озак эзләп йөрдем. Ниндидер сәер кабатлану...

Ул вакытта училищеда Әнәс Тумашев та укыта иде. Алар әти белән бергә укыганнар, театрда да бергә эшлиләр. Әти аңа шалтыратып: «Сәләте булмаса, алма, зинһар», – дигән. Кердем һәм бик теләп укыдым! 1-2 нче курсларда безне Татьяна Юдина укытты, ул рәссам Аркадий Рыловның сеңлесе иде. Әнисен исә Фешин үзе укыткан! Аннан Ташкент институтын тәмамлап Хәнәфи Нәфыйков кайтты. Юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады минем...  

4 яшькә кадәр театрда үстем – бөтен спектакльләрне карадым. Иң ошаганы – «Казан сөлгесе» иде. 1969 елда әни театрдан китте. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ачылган ел бу. Әни дә, әти дә аннары шунда эшләделәр. Әти режиссура факультетын җитәкләде, ул ГИТИСтагы кебек укытырга – чын профессионаллар тәрбияләргә тырышты. Курс спектальләренә декорацияләрне миннән ясата иде. Театр сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен аңлату өчен дәдер. Юкка гына Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сынлы сәнгать институтына, театраль-декорацион бүлеккә укырга кермәдем бит! Профессор Михаил Курилко остаханәсендә белем алдым. 
 
УҢЫШ  Беркайчан да үзем турында «талантлы» дип уйлаганым булмады. Уема да кермәде! Һәрвакыт үзем нәрсә теләсәм шуның белән шөгыльләндем. Мәсәлән, костюмнар эшләү рәхәтлек бирә иде – аларны ясадым. Бу минем тормышым иде. Кемдер турында «ул талантлы итеп йөри», «талантлы итеп сулый» димиләр бит. Рәсем ясау миңа сулау, йөрү кебек үк. Мавыгам икән – бу эш иң мөһимгә әйләнә. 

1983 елда Мәскәүдән кайткач, мине театрга алмадылар. Театр рәссамы булырга хыялланган кешене! Шундый зур фаҗига булды минем өчен... Сәбәбе, бәлки, әти белән бәйле булгандыр. Бик туры сүзле театр тәнкыйтьчесе иде ул. Начар актерларны, начар куелышларны беркайчан мактамады. Үз-үзенә каршы бармады – принципиаль иде. Театр аксакалларының берсе аның турында: «Мактарга авырмыни?!» – дигәнен хәтерлим. Әти өчен моның хыянәт белән бер булуын аңламагандыр инде ул... Әйе, алмадылар! Ә театрда эшләү теләгем шундый зур иде минем. Шуңа күрә бер тәкъдимнән дә баш тартмадым. Минзәлә театрында Әхтәм абый Зарипов белән Гогольнең «Өйләнү»ен куйдык, Бөгелмәдә – Горькийны. Камал театрында Батулланың «Елантау» әкиятенә декорацияләр ясадым. Фәрит Хәбибуллин татар яшьләр театры ачарга хыялланды – аңа эскизлар эшләдем. Сүз уңаеннан, әниләрне дә кайчандыр ГИТИСка шушы максат белән җибәрәләр бит. 1949 елда кайта алар, тик яшь тамашачы театры ачарга мөмкинлекләр генә табылмый. Ул чакта да, аннары да... Цехсыз, материалсыз – кул астында нәрсә бар, шуннан декорацияләр әзерләгән чаклар булды. Әмма миңа кызык иде!

Казан сәнгать училищесында – театр бүлегендә укыта башладым. Талантлы шәкертләрем бар. Сережа Рябинин курчак театрының баш рәссамы бүген, Елена Ермолина мультфильмнар эшли. Рәссамнар Асель Исмәгыйлева, Диләрә Нәүрүзова, Ләйлә Җәләлетдиновалар да – минекеләр. 

Ә аннан читекләргә тотындым. Элек аның күне май кебек йомшак булган бит. Камал театрында тузган бер читек табып алдым. Буяуга буялган! Ацетон белән ул буяуны юдым. Һәм шундый матур бизәкләр килеп чыкты. Кабатласаң иде боларны дип уйладым. Модельер таптым, итекче, тегүче, чигүче... Биш пар шундый читек ясадык. Күн мозаикасына шулай кереп киттем... 

 Мин бик нык татар орнаментын ясарга яратам. Иң кызыгы, училищеда укыганда орнамент буенча заданиелар еш була иде бездә. Күралмый идем ул дәресләрне! Кызыл чәчәк, янында ике яшел яфрак һәм шуның белән вәссәлам дип белә идем татар бизәген. Бөтен җирдә шушы орнамент иде бит. Шулкадәр примитив! Ә читекләргә тотынгач, татар бизәгенең байлыгына шаккаттым. Италияләр бер читтә торсын! Шуннан башланды... Фуад Вәлиевның «Казан татарлары орнаменты» китабын өйрәндем. Элементлар – бер нәрсә, композиция төзү кирәк бит әле. Мин беренче панноны аның китабы буенча эшләдем. Иң авыры бу орнаментлар белән уйлый башлау – кечкенә детальләрне бизәк итеп җыю булды. Ул орнаментларны бөтен җирдә ясыйм хәзер. Әгәр сезнең белән телефоннан гына аралашсам, кул астымда кәгазь, кулымда карандаш булыр иде һәм ясый-ясый сөйләр идем. Миндә ул рәсемнәр, бизәкләр бер әрҗә. Кошлар – алары аерым мәхәббәт! Күпме ясаганымның санын да белмим. Кайсылары әйбәт кенә килеп чыга, кайсылары юк. Әмма берсен дә ташламыйм – элемент буларак кирәк булулары бар. Әйткәнемчә, орнамент ясау – уйлау ысулы ул минем өчен. Яшьләргә дә орнамент аша уйларга киңәш итәм.
 
МӘХӘББӘТ   Мәхәббәт үрнәге бар иде минем өчен: әти белән әни. Үзем дә белмичә әти кебек кеше эзләгәнмендер. Ирем хәтта тышкы кыяфәте белән дә аңа охшаган иде. Без өйләнешеп кайткан гына чакта әтидән: «Бу сезнең улыгызмы?» – дип еш сорадылар... Әни гел: «Кызым, мәхәббәт уза ул, ә бер-береңә хөрмәт, ике арадагы дуслык кала. Ышанычлы, тугры кеше сайларга тырыш», – дия иде. Бар да ул әйткәнчә килеп чыкты. 

Сашаны өйдә ничек каршы алдылармы? «Азат хатын»ның иске бер санын таптым әле. Әни белән интервью бар анда. «Ике кызыгыз үсеп килә, булачак кияүләрегезне ничек каршы алырсыз икән?» – дип сорау биргәннәр. «Кызларым сайлаган кешеләрне, әлбәттә, кабул итәчәкмен», – дигән ул. Акыллы хатын иде әни. Иремнең рус булуы белән генә килешеп бетә алмады, билгеле. 

Саша Рязаньнан иде. Бөтен институт аның эшләрен карарга йөрде. Ә мин йөрмәдем. Аны, беренче чиратта, яхшы кеше дип кенә белә идем. «Син чынлап та эшләремне күрмәдеңме?» – дип аптырады ул соңыннан. «Юк шул менә, талантлы булганың өчен генә кияүгә чыккан дип гаепли алмыйсың», – дип көлә идем. Күп еллар үткәч, социаль челтәрләрнең берсенә институт фондыннан эшләр куйдылар. Иремнең ул чактагы картиналарын шул вакытта гына күрдем. 
Саша Рязаньда төпләнергә теләгән иде. Казанга ул, дөресен әйтәм, теләмичә генә кайтты. Бу көннәрдә Мәскәүдә күргәзмәсе бара. Ачылышында: «Ярый әле аны үзең белән Казанга алып кайтып киттең», – диделәр. Рәссам буларак шушында ачылды. Үзенчәлекле итеп ясый иде. Казанны да еш сурәтләде. Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәре бар. Шундый җитми ул миңа бүген... 38 ел яшәп калдык. Кечкенә оныкка бабасы хөрмәтенә Саша дип куштылар. Икенче Александр Федотов үсеп килә. 

Саша бөтен башлангычымны хуплады, булышты. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәхнәсен дә бергә бизәдек. Әйе, тормышымда бу ансамбль дә бар әле... Алар башкаруында «Көмеш беләзек» биюен караганыгыз бардыр. Минеке бит ул. Кинәт кенә башыма килгән иде. Татар хатын-кызларының күбесе көмеш беләзек кия бит. Шундый биюне, биючеләрдәге яулыкларны күз алдыма китердем: ахырда яулыкларны тараталар һәм анда беләзектәге бизәкләр кабатлана... Идеям үземә шулкадәр ошады – иртәгәсен үк ансамбльгә киттем. Лима Кустабаева белән аңарчы таныш түгел идек. Урамнан барып кердем... Күн артыннан да шулай барып кердем мин, хәтта аның нинди булырга тиешлеген дә аңлата алмадым, йомшак булырга тиешлеген генә белә идем. Баш инженер Надия Кәримовна Мәмәдова: «Чын читекләр эшләргә телисезме, булышам!» – диде. Булышты!

 ДУСЛАР   Әлегәчә аралашып яши торган ике классташым бар. Берсе – Света исемлесе – Мәскәүдә яши, дини радиода эшли. Бу темага аның белән бик еш сөйләшәбез... Әмма иң якын дустым – апам Җәмилә иде, әлбәттә. Безнең яшь арабыз – сигез ел. Мин күбрәк аның белән үстем. Иртән балалар бакчасына әни илтеп калдыра, ә кичен йә Җәмилә үзе, йә аның классташлары, дуслары ала иде. Дөрес, әни белән гастрольләргә дә күп йөрдем... Авырып хастаханәгә кергән иде Җәмилә. Ул вакыт әле УЗИлар юк, рентген ярдәмендә тикшерәләр иде: аңа контраст матдә кертәләр, һәм апаның эчке органнарында коточкыч аллергия башлана. Ун көн эчендә китеп барды ул... Безнең өчен әйтеп аңлата алмаслык хәсрәт булды бу. Әти шуннан соң начар ишетә башлады. Җәмилә Ташкентта укыды, анда бик якын дуслары бар иде. Хәле авыр икәнен белүгә кайтып җиттеләр, безгә аны соңгы юлга озатырга да булыштылар. Ә аннан: «Ә хәзер билет алыгыз, безнең белән китәсез», – диделәр. Җәмиләнең кырыгына кадәр Ташкентта тордык. Кая гына йөртмәделәр алар безне! Иң авыр чагыбызны кичерергә ярдәм иттеләр. 

БАЛАЛАР   Бер генә бала белән калдык шул... Туксанынчы еллар бит – акча да юк, эш тә. Аннары әти белән әни авырый башлады. 2004 елда әнине озаттык, бераздан әтине... Җәмил күбрәк әтисенә охшаган. Ул Казан дәүләт төзелеш институтының дизайн факультетын тәмамлады. Аспирантурада укыды, берничә ел укытты да. Бүгенге көндә «Эрмитаж»-Казан  үзәге белән хезмәттәшлек итә: афиша, баннер, чакырулар, программалар, күргәзмәләр әзерләү белән мәшгуль. Күн мозаикасы белән дә бергәләп шөгыль-ләнә без – ул бу эшне дәвам итәр дип өметләнәм. Оныгым Асиягә 13 яшь, сәнгать мәктәбендә укый, мультфильмнар ясый. Бик талантлы, креатив! Әмма аңа барысын да үзенчә эшләү кирәк, киңәшләремә колак сала дия алмыйм. Бу, мө-гаен, дөрестер дә. Кечкенә оныгыма – Сашага 4 яшь, аның холкын әтинекенә охшатам: шундый ук нечкә күңелле.
 
АКЧА   Әгәр шулай күп акчам булса, Сашаның күргәзмәсен ясар идем. Россиянең барлык шәһәрләрендә дә! Аның эшләрен бөтен кеше дә күрергә тиеш дип саныйм. Миңа аларның барысы да якын: һәрберсе белән тормышымның ниндидер бер өлеше бәйләнгән. 
 
МАВЫГУ   Берсендә Мәскәү журналисты шушы сорауны биргән иде миңа. Нәрсә дип әйтергә белми уйланып калган идем. Аннары җавап таптым: эшем – хоббием икән. Калган бернәрсә дә кызык түгел миңа. Ниндидер коллекция җыяргамы? Нәрсәгә кирәк ул? Кемдер бәйләү белән мавыга: бик теләсәм, мин дә бәйли алам, билгеле. Ә менә орнаментлар ясавымны хобби дип әйтергә буладыр, бәлки. Әйткәнемчә, кул астымда нәрсә бар, шуңа: салфеткага, хәтта кирәкле кәгазьгә дә ясарга мөмкин мин аларны. 
 
КУРКУ   Мине дә башка бөтен кешеләрне куркыткан әйберләр куркытадыр: якыннарны югалту, чирләр... Тагын – ялгызлык... Кайбер эшләрне эшләргә өлгермәү куркыта. Иремнең күргәзмәсен оештырырга, әнинең китабын чыгарырга телим, әтинекен... Сашаның эшләре тупланган каталог әзерлисем килә. Әти белән әнинең бик зур архивы калды миндә. Бу – шундый зур җаваплылык. Күптән түгел әнинең тууына 100 ел булды, туган авылы Барышта яңа клуб салдылар һәм аңа әнинең исемен бирделәр. 
 
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ   Әгәр буем аз гына озынрак булса, яшәү җиңелрәк булган булыр иде, мөгаен. (Көлә.) Озын буйлыларның тормышлары уңышлырак кебек тоела миңа. Әни гел: «Кечкенә буйлы кешегә яшәүләре бигрәк авыр», – дия иде. Минем буем – 152 см, ә әни тагын да кыскарак – 146 см гына иде. Әмма әнинең бу «кимчелеге» аның өстенлеге дә булгандыр. Югыйсә сәхнәдә малайлар ролен уйный алыр идемени ул?! Бик көчле кеше иде безнең әни – ул беркайчан күз яше күрсәтмәде. Ә мин шундый еш елыйм. Көчлерәк булу беребезгә дә комачауламый, чөнки тормыш шактый катлаулы... Үземне артык яратам дип әйтә алмыйм. Бик күп нәрсә өчен ачуланам, бик еш тәнкыйтьлим үземне – «мин нинди молодец» дию юк. Югыйсә бу тормышта инде байтак эшләдем, күпкә өлгердем. Үземне яратмыйм, дигәннән. Гомер буе иренемнең зурлыгы ошамады менә. (Көлә.) Әни дә: «Кызым, син иренеңне аз гына җыебрак йөр», – дия иде. Аның белән иреннәребез охшаган иде безнең. Гел ничек үзгәртергә икән дип уйлый идем. Минеке кебек зур иреннәрнең матур саналган, аны күпләр шулай махсус зурайтыр көннәр җитәр дип кем белгән?!
Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар