Логотип
Шәхес

«Иҗат кешесенең үз дөньясы...»

Сәхнә артистларны икегә генә бүлә: талантлыларга һәм талантсызларга, ди ул. Талант оеткысын Ходай сала, шуңа эчке цензор кушыла. Монысы да аның сүзләре. Эчке цензор артистка уңышлардан баш әйләнмәскә, бер урында туктап калмаска, иҗат кризисларын үткәреп җибәрергә булыша. Без – тамашачылар, гадәттә, артистны ул уйнаган рольләр аша яратабыз.

Илдар Хәйруллин дигәч тә, күз алдыгызга шунда ук Исмәгыйль, Җанбай, Инсаф, Карак, Таһир, Максим, Хәмзә... килер. Ә бу язма Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты, Казан театр училищесы педагогы Илдар ХӘЙРУЛЛИНның үз дөньясы турында: җанында йөргән борчулары, тынгысызлаган уйлары, куандырган уңышлары турында. Ул сезгә аны яңа яктан ачар. 

 ТАМЫРЛАР   Без бит совет баласы, тамырларыбыз турында артыгын сөйләмәделәр... Әни ягыннан дәү әтием Кәчедән, чибәр дә, уңган да кеше булган. Салкын тидереп, 41 яшендә үк үлеп китә ул. Биш баласы кала... Дәү әни – Алексеевский районы Тигәнәле авылыннан. Аны чана белән тартып, әти-әнисе җәяү Казанга килгәннәр. 2 яшеннән ул Казанда үскән, мәдрәсәдә укыган – гел намазда иде. 15–16 яшендә әни бухгалтерлар курсына укырга кергән. Сугыш вакыты бит: аларны – яшүсмер кызларны урман кисәргә җибәрәләр. Ул аннан качып кайта: бетләгән, ачыккан, көчкә үлемнән калган... Дәү әни биш кызын да үстереп – ә әни аның төпчеге иде – бөтенесенә дә белем бирә. Әтинекеләр – Әтнә ягыннан: дәү әти – Бәрәскәдән, дәү әни – Күәмнән. Дәү әти Беренче бөтендөнья сугышыннан бер аяксыз кайта. Бик уңган кеше була ул: сугыш алдыннан Бәрәскәдә «Инвалид» дигән кооператив оештыра, мунчала җыеп, чыпта сугып, шуларны Казанга алып килеп сата. Ә шәһәрдән товар төяп кайта. 1928 елда алар да Казанга күченәләр. Башта Париж Коммунасы урамында торалар, аннан Ягодная бистәсендә йорт салалар. Исемдә: авыл кебек җир иде ул, урамда каз бәбкәсе үләне үсә, без анда ятып ауный идек... 
Әти белән әни инде шәһәрдә буй җиткерәләр, шушында табышып кавышалар. 1950 елда мин туганмын. Әниләр Островский урамында яшәделәр. Казанның үзәгендә, шулкадәр матур урында – Максим Горький китапларында сурәтләгән җирләр (хәзер анда «Баскет-холл» төзеделәр). Безнең 82 нче йортны «Татарский двор» дип йөртәләр иде. Ике катлы йорт иде ул: без икенче катында яшәдек. Янәшәдәге җиде фатирның һәрберсендә кем яшәгәнен хәтерлим. Миңа 7 яшь булганда, күршеләрнең кызы туды. Дөнья түгәрәк: хәзер безнең бакчаларыбыз бергә. 


 БАЛАЧАК   Мин, гомумән, җәйне яратам. Балачак дигәч тә, Казан, җәй, каникул вакытлары искә төшә. Иртәнге сигездә үк урамга чыгып утырасың. Тып-тын. Иске Казан бөтенләй башка иде ул... Аның йорт алдында бакча кебек җире бар иде. Чыгасың да тик кенә утырасың. Иртә белән шәһәрнең һавасы да бүтән. Әле эссе түгел. Тузан исе, иске йорт, черегән такталар, симәнке маенда кыздырган балык исе килә... 
Аннан балачакта пионерлагерьга барырга бик ярата идем. Алдан ук әйтеп куям, мине өч сменага яздырыгыз, дим. Моркваши ягында иде ул, анда – Идел, урман… Ә мин табигатьне бик яратам! Гел аерым йөрергә тырыша идем. Хыялга чумып… Иҗат кешесе, күрәсең, балачактан ук үз дөньясында яши шулай. 

 УКУ   Укырга Казанның 5 нче мәктәбенә кердем. Балалар бакчасында да, мәктәптә тә бөтен аралашу рус телендә иде. Ә өйдә – татарча! Дәү әни татарча сөйләшә иде чөнки. Озакламый әти белән әти аерылыштылар да, әни кабат кияүгә чыгып, без Сабага кайтып киттек – үги әтине шунда эшкә җибәрделәр. Миңа бу вакытта 12 яшь. 4 нче классны Сабада, рус классында укыдым, әмма урамда, өйдә аралашу анда гел татарча иде. Татар теле шул вакытта бераз булса да сеңде... 1965 елны үги әтине Кукмарага күчерделәр – 8 нче классны рус мәктәбендә тәмамладым.
Аннан инде үги әтине Лениногорскига җибәрделәр. Бу инде зур шәһәр: гөрләп төзелеп яткан чагы. Мәдәният сараена – драма түгәрәгенә йөри башладым. Мәктәптә укыйсым килми, театр училищесына керү турында хыялланам. 8 нче класстан соң килдем мин Казанга. Рус группасына документлар тапшырып басып торам. Яныбыздан училище директоры Арнольд Львович Шапиро узып бара икән. Мине күрде дә туктады:
«Сез монда нишлисез, быел бит татар группасы юк. Йөзегезгә карагыз – сез чын татар. Киләсе елга, татар группасына килерсез», – дип, аркамнан этеп дигәндәй чыгарып җибәрде.

Кышны нефть конторасында, токарь ярдәмчесе булып уздырдым да, кабат Казанга килдем. Килүен килдем, тик татарча белмим бит! Имтиханга иҗекләп укып әзерләндем. Ниндидер мәсәл өйрәндем, нәсер, бер шигырь... Безне Марсель Сәлимҗанов белән Рәфкать Бикчәнтәев җыйды. Сәхнә телен Асия апа Хәйруллина укытты. Ул шактый кырыс иде, алганда ук: «Телне бер елда өйрәнсәң – өйрәнәсең, юк икән, куабыз», – диде. Ә группа шәп иде: Дамира Кузаева, Фирдәвес Хәйруллина, Илдус Вәлиев, Айдар Хафизов... Укый башлагач, Асия апа миңа балалар өчен зур хәрефләр белән иҗекләп язылган китап алып килде, кычкырып укы шуны, диде.

Тел менә шулай керде... Тел байлыгым юк иде. Ә аны китап кына бирә – укыдым, шул бушлыкны тутырдым. 

Училищеда без бары тик татар телендә генә аралаштык. Марсель абый да телгә зур таләпләр куйды. Нигез дә бар иде: ул чакта бит татар мәктәпләреннән килә иде балалар.
Ә хәзер чын татар төбәкләреннән... татарча белмәүчеләр килә. Дәрес тәмамлануга, коридорда русчага күчәләр. Мин менә хәзер 48 ел укытам училищеда – барысы да күз алдымда.
Тел байлыгы да юк бүгенгеләрдә. Тел байлыгы бер нәрсә, татар аһәңе юк. Сибгат Хәким, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт абый, Әбҗәлиловлар сөйләшкән кебек агып торган тел юк. Телевизорны ачсаң, «мәхәббәт» урынына «маһабәт», милләт урынына «миләт», диләр, логик басымнар турында әйтмим дә. Татар теленең матурлыгын тойган, аңлаган, яраткан кешегә бу сүзләрне ишетү, тәнгә пычак белән яра ясау кебек. 

 УҢЫШ   Училищеда яхшы остазларда укуымны иң беренче уңышым дип саныйм: Марсель Сәлимҗанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Габдулла Шамуков, Рәфкать Бикчәнтәев... Марсель абый үзе баш режиссер булгач, безне гел спектакльләргә гомуми күренешләргә ала иде. Озынрак чәч белән килсәң дә, шунда ук шелтә эләгә өлкән артистлардан: шундый итеп әйтәләр, бер атна оялып йөрисең. Татар театрында русча сөйләшүме?! Анысы турында сүз дә була алмый иде. Әйе, безгә карата таләпчән иде алар. Энекәш, син чабатаны чуашча бәйләгәнсең, татарчага менә болай була ул, дип өйрәткәннәре дә булды хәтта. Уразиков, Камал III, Ильскаяларны күреп калдым мин.
III курста Хөсәен Уразиков миңа кечкенә генә роль бирде. Булса, өч-дүрт җөмләсе булгандыр, әмма үземнеке иде! Һавада очып йөрдем! Инде икенче уңыш. 1967 елның язында училищега «Ленфильм» киностудиясеннән килделәр. Муса Җәлил турында кино төшерәләр дип сүз таралган иде инде. Безнең белән аралаштылар, сөйләттереп карадылар. Аннан соң каникулга таралдык, бу хакта бөтенләй оныттык. Һәм берзаман Ленинградтан телеграмма килә: «Вы утверждены худсоветом Ленфильма на роль...» Бу инде аңны югалтырлык хәл! Ул чакта зур киностудияләр бармак белән санарлык кына иде бит. Җәлил янына төрмәгә килеп йөргән эмигрант улы ролен уйнадым. II курсны ике арада йөреп үткәрдем: фильмны Ленинградта, Литвада төшерделәр. Ак эмигрант Шәфи Алмаз ролен Рәфкать Бикчәнтәев уйнады, эпизодларда Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев та катнашты. Миңа бу вакытта 18 яшь. «Татарстан» кинотеатрында аның премьерасы булды, аннан безне районнар буенча йөрттеләр. Татарстанда зур вакыйга булды ул. 

1974 елның 28 февралендә укуны тәмамладык, ә 1 марттан безне академия театрына эшкә алдылар: мине, Фирдәвесне, Сәлим Мифтаховны, Айдар Хафизовны, Фәридә Хафизованы. 4 мартта исә приказ чыкты: «Канат җәйгәндә» спектаклен куябыз – төп рольләрдә без! Театрга килүгә! Бу шулкадәр мөһим иде: димәк, сиңа ышаналар, юл бирәләр, үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бар... Мин анда Муса Җәлилне, ә Фирдәвес Хәйруллина яраткан кызымны уйнады. Уңышлы гына спектакль чыкты! Аннан Празат абый Нәкый Исәнбәтнең «Әбугалисина»сын куйды, миңа да роль бирде. Шуннан соң Аяз Гыйләҗевнең «Эңгер-меңгер»енә тотындык... Ике ел эшләүгә, актерлык эшләре буенча Бөтенсоюз фестивале булды. Анда беренче урынны алдым. Һәм Чехословакиягә туристик путевка белән бүләкләндем. Төш кебек иде бу! Ә бераздан кинәт кенә рольләр кими башлады. Ул, күрәсең, тәкъдирдә язылып куела: туктале, синнән башкалар да бар, алар уйнасын, дип әйтәләр кебек. Аннан тагын бер күтәрелеш башлана... Кешенең тормышы ниндидер цикл белән бара бит, иҗатта да шулай бу. 
Инде укыта башлавым турында. Празат абый Роберт Галиев, Рәшит Сабировлар укыган курсны чыгарырга тиеш иде, әмма авырып китте. 1974 ел бу. Марсель абый, алынып кара әле, дип, диплом эше спектаклен куярга мине чакырды. Хәй Вахитның яңа гына тәмамлаган спектаклен сайладык. Җиң сызганып эшкә тотындым...

Без укыганда Рәфкать Бикчәнтәев Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» пьесасын куйды. Барысы да күз алдымда: Бикчәнтәев бер урында пьесаны кыскарта, икенче урында карандаш белән яңа сүзләр өсти, бер күренешне икенче җиргә күчерә – кулында гел кайчы... Күргән бар бит: мин дә кайчы алып, пьесаны туракларга тотындым: урыннарын күчердем, сызгалап та ташладым.. Премьерага Хәй Вахитның үзен дә чакырдым. Ул бик сөйкемле кеше иде, йөзе гел елмаеп тора. Елмаеп килеп керде, шатлана бу дип уйлыйм. Спектакль бара, ул гел елмаеп утыра. Мин дә сөенәм: аның йөзе гел шундый икәнен белмим әле... Ярый, бетте спектакль, фикер алышырга чыгып барабыз – ул һаман елмая. Күңелгә рәхәт – мине хәзер мактый, дим. Күрше бүлмәгә кергәч, ул миңа болай диде: «Илдар, энем, пьесамны пыран-заран китергәнсең… Мин бит аны ел буе уйлаган – ул минем иҗат җимешем. Нинди оят белән син аны кисеп, кыскартып бетердең?» Хәй Вахит ул чакта, әрнеп-әрнеп, гомергә онытылмаслык дәрес бирде: автор яки аның варислары рөхсәт итмичә, әсәрне үзгәртергә тотынырга ярамый. 

Марсель абый исә, бу спектакльне карагач, киләсе елга группа аласың, диде. Шуннан китте... Ул бик еш кына мине үзе янына утырта һәм сөйли иде: нәрсә эшләргә, ничек эшләргә, ни өчен эшләргә... Аның барлык алымнарын конспект итеп язып барырга тырыштым. 
Укыту – кызык эш! Сине гел формада тота, телеңне чарлыйсың. Олыгая башлагач, яшьләр белән эшләү, аралашу үзе үк күңелле – заман сулышын тоясың. Бүген минем шәкертләр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Тинчурин, Кариев театрларында уйный. Сүз уңаеннан: «Слово пацана» фильмында төп рольне – Маратны уйнаучы егет Рузил Минекаев – минем укучым. Ләкин, ни аяныч, ел саен группа җыеп, 15 ләп артист әзерләп чыгарабыз, ә театрлар 6–7 генә. Урын юк, штатлар тулган – хезмәтебез бушка китә. Дөрес, кайда урнашсалар да, кеше белән эшли алалар. Әмма моның өчен укытмыйбыз бит. 
Сүз башыбыз уңыш турында иде. Сәхнәдә уйнаган һәр ролең уңыш инде ул! Син үзеңне – бер, ә режиссер икенче рольдә күргән чаклар да була, билгеле. Арада яраткан рольләр дә бар. 1972 елда грузин язучысы Нодар Думбадзеның «Борчылма, әнием» дигән әсәрен куйдык – Таймораз роле күңелемә якын булып калды. Чехословакиягә путевканы да шул роль өчен алдым. Празат абый «Яшь йөрәкләр»не куйды: андагы Сәйфулла – зур рольләремнең берсе.
Туфан абыйның «Сөяркә»сендә Хәбирне бик яратып уйнадым.
Һәр спектакльдән рәхәтлек алып... Хатын-кыз тамашачылар: «Бу бит минем турында! Спектакль тормышымны үзгәртте», – дип килеп әйтәләр иде. Хәер, залдагы тамашачының 90 проценты хатын-кызлар була иде. Елап карадылар...  


 МӘХӘББӘТ   Марсель абый бездән соң Алсулар, Рузия Мотыйгуллиналар группасын укытты. Мин аларның имтиханнарын карарга барып йөри идем. Һәм шунда чираттагы уңышымны, дөресрәге, бәхетемне – Алсуны очраттым. 1974 елда, ул IV курс-та укыганда без өйләнештек. Башта училищеда комсомол туе уздырдык. Аннан әниләрдә бәйрәм булды – туганнар җыелды. Туйга театрның ул вакыттагы директоры Рәшидә Җиһаншина, Марсель абый, Шәүкәт абый, щепкинчылар килде. Кечкенә генә бер бүлмәле фатирга ничек сыйганбыздыр, белмим. Әни – аш-су остасы, табын мул иде. Туйга бит бүләксез килмиләр: Рәшидә апа шунда безгә фатир ачкычы бирде. «Дом обуви» тукталышында ике биек йорт бар, аны мәскәүләр төзеде, шуннан беренче булып ачкыч алдык. Керсәк, идәндә – паркет, стенада – кафель! Хыялланган нәрсә дә түгел! Ярый, килдегез, менә саный башлагач, барысы да бәхет икәнен аңлыйсың... Бездән соң ул бер бүлмәле фатирда Фирдәвес Хәйруллина яшәде.
Бөтен кеше тормышта үзенең мәхәббәтен очрата да алмый. Ходайга рәхмәт, үземә, рухыма туры килгән кеше насыйп булды. Аллага шөкер дип кенә әйтәм. Сынаулар... Алары бездә дә булды. Искәндәр туды – тагын бер бәхет! Аңа ике ай булганда, Алсу, кыш көне балконга яланөс кер эләргә чыгып, салкын тидерде. Күкрәкләре шеште. Без моның нәрсә икәнен белмибез, дару эчәбез – үзебезчә дәваланабыз. Күршедә Рәшит Әхмәтҗановлар тора иде, аның хатыны Луиза апа – табиб, ул керде дә: «Сез нишлисез, үлгәнен көтәсезме?» – ди. Шунда ук «Ашыгыч ярдәм» чакырттык, баруга операция ясадылар. Күкрәк баласы белән өйдә берүзем калдым. Көнгә өч тапкыр такси белән имезергә алып барам. Ә бит әле төн бар! Сыек кына манный боткасы пешерәм, елый башласа, шуны бирә идем. Әнисе кайткан җиргә тәмам түгәрәкләнде малай. 

Ә аннан 49 яшьлек әнине җирләдек. Диабет белән авырый иде ул. Борынына бетчә чыккач, шуны сыта һәм каны агулана... Үги әтидән туган 11 һәм 8 яшьлек ике кечкенә бала ятим калды. Балалар йортына бирмибез дип, аларны үзебезгә алдык. Җиңел булмады инде. Искәндәр әле туган гына чак. Хәер, Алсу үзе дә бер сабый... Әмма аңа бик зур рәхмәт – үз балалары кебек карады. Мәскәүгә гастрольгә баргач, иң беренче аларга кием ала иде. Әни мәрхүм булгач, бер-ике көннән соң төш күрде ул: әни аңа ике алтын алкасын биргән һәм: «Боларны сиңа калдырам, зинһар өчен, кара, алар сиңа бәхет китерер», – дигән. Бу төш өчен генә карамады, әлбәттә. Алсуның күңеле йомшак аның... Әнисе дә бик дини, зирәк хатын иде. Нәселләре шундый аларның. Хәзер ул балаларның икесенең дә үз гаиләсе бар – тормышта үз урыннарын таптылар. 
Иҗатта бер-беребезгә ярдәм иткәнбездер дип уйламыйм. Иң авыры – партнер булып сәхнәдә уйнау. Ул миңа барыбер өйдәге Алсу, мин аңа – Илдар. Искәндәр белән дә шулай. 


 ДУСЛАР   Минем дусларым юк. Кырыс күңеллерәк түгелме икән мин? Бар иде алар яшь вакытта. Дуслыктан бит ихласлык көтәсең. Аның юклыгын сизгәч, ә моны бик тиз тоям – үзем генә калдым. Тоемлау көчле шул миндә... Бер белмәгән кеше белән 15 минут сөйләшсәм, аның бөтен характерын сөйли алам. Кешенең ихлас түгеллеген сизсәм, ябылам. Миңа карата ниндидер начарлык эшләсәләр, шундук араны өзәм. Гафу да итәм, әмма үземә инде якын китермим. Кайбер вакытта бакчадамы, өйдәме тынып калсам, Алсу, килеп: «Нәрсә уйланып утырасың?» – дип сорый. «Акыллы кеше белән – үз-үзем белән сөйләшәм», – дим. 

 МАВЫГУ   Марсель абый балыкчы иде бит – ул безне дә мавыктырды. Театр әһелләре союзының Идел буенда ял базасы бар иде элек. Һәрберебез җәйгә арендага йорт ала идек шунда. Иртәләрен Марсель абыйга ияреп балыкка йөрибез. Хәлим Җәләлов, Айдар Хафизов, Әзһәр Шакиров – барыбыз да көймәгә тезелеп утырабыз. Фәхри Насретдинов та безнең белән бергә ял итә иде, ул да кушыла. Менә таң ата, су өстеннән томан күтәрелә, балык эләкми. Тып-тын утырабыз, һәм берзаман Фәхри Насретдинов җыр башлый. Идел өстенә аның моңы тарала... Истә кала, күңелне йомшарта торган мизгелләр... Аннары өч-дүрт ел рәттән Марсель абый Мамадышның Нократында тапкан бер утрауда ял иттек. 30 көнгә китә идек. Марсель абый хатыны белән, без Алсу белән, Туфан абыйлар, Дунайлар... Палаткада яшибез, балык тотабыз, су коенабыз, учакта ашарга пешерәбез. Сөйләшәбез! Чистарынып, бушанып, яңарып кайтабыз да эшкә чумабыз... Ә 1986 елны Марсель абый, йөреп, Иделнең теге ярында – Студенцыда җир алды. Тау битендә ул. Аста Идел җәйрәп ята, ул чакта Идел буйлап пароходлар йөреп тора иде... Без – артистлар барыбыз да шунда йортлар сала башладык... Инде дөньялар үзгәргәч, Алсу: «Кыш көне дә каядыр барып ятасым килә», – дигәч, Питрәч районында йорт салдык. Кеше белән күп аралашкач, безгә андый психологик бушанулар бик кирәк. Урман читендә ул, бик матур җирдә. Бигрәк тә кар явып торганда рәхәт анда. 

 АКЧА   Кесәңдә күпмедер акчаң җыелып торса, ул сиңа ышаныч бирә, әлбәттә. Тик җыю гына авыррак иде шул. Дүрт машина алдым һәм һәрберсен кредитка. Ярый, рәхмәт, шул чорга эләктек дип сөенәм. Руль артында булгач, эчәргә ярамый. Сер түгел, совет чорында бөтен җәмгыять эчә иде. Без дә эчтек. Каты эчтек... Бәхеткә, кредитлар чоры башланды. Аны бит алгач түләргә кирәк. Эчүләр бетте театрда. Яшьләрдә хәзер бу гадәт бөтенләй юк: һәркем эштә. Кем концерт алып бара, кем телевидениедә эшли... 
Зур акчаларга беркайчан кызыкмадым. Алсуның әнисе: «Аз да җитә, күп тә бетә», – дия иде... Иң мөһиме – бәрәкәтле булсын. Күптән аңладым: каяндыр акча керсә, бәрәкәтле булсын өчен, шундук сәдака бирергә кирәк. Бирсәң, шунда ук икенче эшең килеп чыга. Һәм, гомумән, тормышта нинди генә уңышка ирешсәң дә, Ходайга шөкер итәргә, әлхәмдүлилләһ дияргә кирәк. Синнән бернәрсә тормый: бүген син биектә, иртәгә аскарак төшәсең – башка кеше күтәрелә. Көнләшергә дә ярамый: сиңа язылган – сиңа була. Шушыны аңлаганга күрә рольләр булмаган вакытларда да өзгәләнмәдем – нервыларымны сакладым. Иң мөһиме – эшсез тормаска. Роль юк икән, училищеда эшкә чумам. Бакчага барам – анда ун яктан ун эш көтә. Йә булмаса, китап укыйм. Өстәлемдә һәрвакыт Мөхәммәт Мәһдиев һәм Аяз Гыйләҗев әсәрләре. Аларны уку, шул мохиткә чуму рәхәт, җөмләләре дөрес! 

 БАЛАЛАР   Без Искәндәр белән коллегалар. Әмма мин бер хакыйкатьне беләм – безнең эштә өйрәтергә ярамый. Артист бер генә кешене – режиссерны гына тыңларга тиеш. Искәндәргә киңәш бирүем хата булыр иде... Марсель абый белән Фәрит курс җыйганда Искәндәр мәктәптә укый иде әле. Имтиханны бирде, алдылар: бер ел ирекле тыңлаучы булып йөрде, аннан II курска килде. Үзе кызыксынып йөргәч, каршы булмадык. Башсыз малай түгел ул. Малай дип... үзенең инде ике баласы бар әнә. Әмма минем өчен ул барыбер бала. Кайчак кочаклыйсы да килә, булмый... «Болайрак эшлә», дип әйтә башласам: «Әти, минем бит үземә тиздән 50 тула», – ди. Кысылырга ярамый – алар башка гаилә. Үз традицияләре, үз гадәтләре, үз кагыйдәләре. 

 КУРКУ   Дөньядагы тынычлык өчен генә курку бар. Бу афәтләр узсын иде тизрәк, ә калганы – вак-төяк... Сәламәтлек кирәк! Өлкән артистлар яшьлекнең кадерен белегез, диләр иде. Ә без гомер буе шулай булыр дип уйлый идек. 60 тан соң сиздерә башлый икән. Ә 70 тән соң инде: «Кара, узган айны гына болай түгел иде бит әле», – дигән көннәр җитә... Яңа театр төзиләр менә. Шуны күрергә, сәхнәсенә чыгарга насыйп булсын дип телибез өлкән артистлар барыбыз да. Тамашачыга кирәк булсак икән! 

 ҮЗЕМ ТУРЫНДА   Мин тиз кабынып китәм. Әлбәттә, андый вакытта авыр сүз дә ычкынадыр, кемнедер рәнҗетәсеңдер дә... Ләкин шундук йомшарам да, аннары газапланып йөрим. Бу – ялгыш рәнҗетү. Аңлап, белеп, әзерләнеп бервакытта да әшәкелек эшләгәнем юк – Аллаһы Тәгаләдән куркам. Ә холык табигатьтән бирелгән – бернишләп булмый. Без – артистлар, бик эмоциональ: бу – профессиянең таләбе. Минем белән идарә итү, гомумән, авыр: барысын да үзем хәл итәм. Болай эшлә, тегеләй эшлә, дип, миңа кушып булмый. Холыкның бу ягы да бик күп проблемалар тудыра. 

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар