Логотип
Шәхес

​Габдулла Тукай турында бер истәлек

Фәттахетдин Рөстәмов 



Мин Казанга 1910 елда, унике яшьлек малай вакытымда аяк бастым. Казанга килүнең максаты уку иде. Уку дигәч тә, әлбәттә, гимназиядә йә булмаса университетта түгел инде — ул вакытта әле сала малае түгел, кала малае да андый уку йортлары барлыгын белмәгәндер. Әле бик сирәкләргә генә уку насыйп була торган заман иде шул. 

Шулай  да  мине,  ничектер,  язымга — таем дигәндәй, әтием Казанга китереп ташлады. Авылдан шәһәргә килү баш­тарак, әлбәттә, бик күңелле иде, шатлык эчкә сыймады, күңел нәрсәгәдер ашкынган күк тиде. Ә соңгарак, кайчан ки кулга иске мәдрәсәләренең дә иң иске тәртиплесендә генә укытыла торган китап тоттырылгач кына, андагы гарәп һәм фарсы сүзләренә теш үтмәгәч кенә, укый белмәгән өчен яңак төбенә хәлфә куллары чалт та чолт төшә башлагач кына баш уй белән, күзләр яшь белән тулдылар. Әйе, шәһәр шәһәр шул инде ул, әле үз заманында, шакшы урамнары белән дә, надан татар сәүдәгәрләренең мәд­рәсәләрдә укучы шәкертләргә карата кычкырып калган сүзләре белән дә, ломовой һәм легковой извозчик атла­рының таш җәелгән урамнарда ха­полт-хополт, чакылт-чоколт чабулары белән дә, рус чиркәүләренең әле бер, әле икенче урамда диң-доң килеп тынычлыкны бозулары белән дә шәһәр­нең авылдан аерым хәлдә сулавын күрсәтә иде. Бу хәлләр минем кебек беренче башлап шәһәргә аяк баскан авыл малаеның күңелендә әллә нинди шомлы уйлар дип әйтимме, тормышка нәфрәт дип әйтимме, кыскасы, начар һәм дә тискәре бер тәэсир калдырды. Ничек булса да булды, әмма мин үземне шәһәргә укырга килүем белән бәхетле саный алмадым. Печән ба­зары мәдрәсәләренең иң искесендә һәм пычрагында ачлы-туклы беренче кышымны уздырып, яз көне беренче пароход белән авылга кайтып егыл­дым. Шәһәрнең сасы исләре дә, ачлык­лары, шау-шулары да үзендә калды, алар урынын авылның саф һавасы белән тынычлыгы алыштырды. Инде артык шәһәргә бармам, гел авылымда гына яшәрмен, дип кистереп куйган идем, ләкин әти-әнинең көз көне мине тагы да шул ук мәдрәсәгә озатырга жыенуларын күреп, бик зур хәсрәткә төшсәм дә, «Казанга бармыйм», дип әйтергә телем бармады, чөнки ул за­ман­дагы иске гореф-гадәт буенча әти-әнигә карышу зур гөнаһтан санала иде. 

Шулай итеп, мине 1911 елны да шул ук Казанның Печән базары мәдрәсәсенә китереп ташладылар. Ләкин бу юлы мин инде теге елгы кебек «шәһәргә барам!» дәрте белән түгел, бәлки тәмам рух төшенкелеге белән килдем, чөнки монда минем җаныма азык булырлык уку юк, монда язу язарга да өйрәтмиләр, ана телендәге китаплар да укытылмый, башка фәннәрне әйткән дә юк инде, монда фәкать гарәп, фарсы телендә басылган китапларны төне-көне күңелдән ятлау, шау килеп үзара мөназира кылу, талаш-кычкырыш, хәтта сугышка хәтле барып җитү һәм башкалар. Елдан-ел яшь олыгая бара, гомер әрәмгә үтә бара. Нишләргә? Ничек соң күңелгә рәхәт бирә торган бер эш табарга? Шулай уйлый торгач, әмәле табылды. Икенче кышны мин китап белән сәүдә итә торган магазиннарга күз сала баш­ладым һәм менә шунда инде җаныма азык булырдай, ана телендә басылган матур-матур китаплар, журналлар, газеталар таптым. Алар арасында иң яратканнарым Г. Тукай шигырьләре, «Аң» журналында басылган һәртөрле әдәби әсәрләр иде. Ләкин боларны безнең мәдрәсәдә ачыктан-ачык уку мөмкин түгел, әгәр сизсәләр, «Ә, син социал-демократ булдыңмыни?» дип, мәдрәсәдән куу дәрәҗәсендә җәза бирелә иде. (1915 елны, унжиде яшемдә, «Аң» журналы укып утырганда өстемә килеп кергән бер хәлфә белән ишекләр ватып, щетка саплары сынганчы сугышуым әле дә исемнән чыкмый.) 

1912 елда инде мин өченче кыш Казанда, шул ук мәдрәсәдә идем. Әти кушкан мәдрәсәгә килсәм дә, хәзер инде мин анда укытыла торган белемнәргә күп игътибар итмим, бәлки итәк астыннан гына ана теле белән язылган китапларны укыйм, Габдулла Тукай кебек шагыйрь булып булмасмы икән, дигән уй белән яшим. Бервакыт шулай, тырыша торгач, бер шигырь кисәге әвәләп чыгардым да, Тукай тора тор­ган Болгар номерына сәфәр кылдым. Номерга хәзерге Татарстан урамы ягындагы ишектән кереп, югары күтә­релдем һәм коридордан сул якка борылып берничә ишек үткәч, бер ишек­нең тышкы ягына кнопка белән беркетеп куелган визитка-карточка күр­дем. Гарәп хәрефләре белән языл­ган «Шагыйрь Г. Тукай» дигән сүзләрне укыдым. Үзем җан тиргә баттым, гө­наһ шомлыгына каршы, борынның да күңеле нечкәреп китте. Кулъяулык юк, нишләргә? Керергәме? Кермәскәме? Өстә иске шәкерт казакие, башта тирә­ле, тире эчле татар бүреге, аякта тула оек өстеннән полуглубокий галуш, ул да булса иске. Шундый атаклы ша­гыйрь янына ничек оялмыйча бу кыяфәттә керергә кирәк. Бик озак бер карарга килә алмыйча торгач, казаки чабуым белән борынны тазаладым да, әкрен генә ишекне кактым. Эчтән: «Керегез», — дигән тавыш ишетелде. 

Мин курка-курка гына ишекне ачтым. Күрәм — шактый арык һәм тузган чәчле, өстенә костюм-чалбар, аягына ботинка кигән, муенына ниндидер бер җылы шарф ураган кеше утыра. Бо­рылып карагач та, рәсеменә чагыш­тырып, нәкъ Тукайның үзе икәнен белеп алдым һәм эчкә кереп ишекне япкач: «Исәнмесез,  Габдулла  әфәнде», — дидем. Ул: «Җә, ни йомыш, энекәш, син кем буласың?» — диде. Мин аны-моны дәшмичә, казаки кесәмнән алып үзем язган шигырьне суздым. Ул аны алды да укый башлады һәм елмаеп миңа карап: «Шәкерт бит син, кайсы мәдрәсәдә укыйсың?» — дип сорады. Мин: «Печән базары мәдрә­сәсендә», — дидем. Ул: «Әй, энекәш, бик начар жирдә укыйсың икән, анда укысаң, шагыйрь була алмассың, ша­гыйрь булам дисәң, йә «Мөхәммәдия»­дә, йә «Галия»дә, йә «Хөсәения»дә укырга кирәк», — диде. Нәкъ шул вакытта тагын берәү ишек какты. Ә Тукай болай да әкрен сөйләшә иде, ишек шакыгач, тагы да әкренрәк сөйләп: «Бар, чык та, кем булса да, «Өйдә юк» диген, кертмә», — диде. Мин тиз генә чыктым да, ишекне ябып алып, ишеккә артым бе­лән торып, ишек шакучы белән сөйләшә башладым. Ул яшь кенә, формадан киенгән бер гимназистка булып чыкты. Гимназистка русча сөйли, ә мин татарча җавап кайтарам. Аның беренче соравы: «Тукай здесь живет?» — булды. Ә мин аңарга ишектәге визитка-карточканы күрсәттем, ә ул: «Я ведь по-татарски не могу читать», — диде. Мин аңа: «Доме нет», — дидем. Ул: «Скоро придет?» — дип сорады. Мин: «Незнай», — дигәч, кулына тоткан ре­дикулен селкә-селкә, «Жаль, жаль», — дия-дия, баскычтан төшеп тә китте. 

Ул китү белән мин кереп, ишекне бикләп алдым. Мин кергәндә Тукай абый урынында юк иде. «Кая икән бу?» дип, ары-бире карасам, ни күзем белән күрим, Тукай абыем өстәленең артында посып тора. Ишектән керү­ченең мин икәнен белгәч, ул яңадан урынына утырды да: «Киттеме?» — дип сорады. «Әйе», — дидем мин. «Молодец, мә, энекәш, — дип, ул шигыремне кулыма бирде һәм: — Син авылдан­мыни? Әти-әниең бармы? Байлармы? Ярлылармы? Икенче елга укырга килсәң, әтиеңнән сора да «Мөхәммә­дия» мәдрәсәсенә укырга кер. Әнә шуннан соң шигырь яза башларсың, миңа язганнарыңны күрсәтерсең, хуш хәзергә», — дип мине озатырга теләвен белдерде. Мин шигыремне кесәмә салдым да тизрәк чыгып китү ягын карадым, чөнки бөек шагыйребез ал­дын­да каушап калуымнан булса кирәк, җан тиргә төшкән идем. Әйтерсең лә, мунчадан чыктым, инде шулхәтле тир­ләгән идем мин. Аннары, Тукай абый­ның өстәлендә кәгазьләр ята, мин кергәндә кулында ручка иде, шунлык­тан мин аның эше бардыр, яза торган­дыр, эшен бүлдермим, дип тә уйладым һәм чыгып та киттем. Чыккач, иркен сулап, Тукайны күрү шәрәфенә ире­шүемә шатлана-шатлана, мәдрәсәгә ашыктым. Тизрәк кайтып житеп, бар тавышка «мин Тукайны күрдем!» дип кычкырасым килә иде. Аның янында чакта ниләр сөйләгәнен, нинди киңәш бирүен, аны сорап бер гимназистка килүен, минем аны алдап Тукай абый бүлмәсенә кертмәвемне, үзе татар кызы була торып та, аның ана телендә сөйләшә белмәвен — барын да, барын да сөйләп бирмәкче булып ашыктым мин. 

Менә мин мәдрәсәдә. Ул көн пәнҗешәмбе көн булганга, укулар төшке 11 сәгатькә хәтле генә, төштән соң шәкертләргә кичке 9 сәгатькә хәтле теләсә кая барып килү рөхсәт ителә, хәлфәдән яисә казыйдан рөхсәт алып, кунак өендә төн уздырып кайтырга да була иде. Минем ул көнне Тукай янына барырга теләвемне бер генә иптәшем белсә дә, мин мәдрәсәгә әйләнеп кайтканчы хәбәр тиңдәшләремнең күбесенә таралып өлгергән иде инде. Шул сәбәпле мәдрәсәдән беркая да китмичә мине көтеп торучылар бер унлап бар иде. Ишектән килеп керүем булды, иптәшләрем мине уратып алып сораша башладылар. Теге  иптәшнең серне ачуына ачуым килгәнлектән, бөтенләй сөйләмәскә теләсәм дә, булдыра алмадым, сөйләдем. Алар баштарак бик йотылып тыңлап торса­лар да, соңга таба Тукай абыйның беренче шигыремне «браковать итк­ә­нен» белгәч, көлә башладылар һәм үземә «Мөтәшагыйрь» исеме бирделәр. Бу исем бөтен мәдрәсәгә таралып, мин мәдрәсәдән киткәнчегә кадәр кушаматым булып калды. Шулай да мин яшерен генә татар әдәбияты уку­ны дәвам иткән кебек, йә бер шигырь, йә бер хикәя язудан бөтенләйгә аерылып тормадым, онытканда бер язып, нинди булса да берәр нәшриятка биреп карадым, ләкин һичкайсы ба­сылмады. Хәер, ул вакытта идарәдән җаваплар баганасы бар иде (гәзит һәм журналларда). Кемнең дә булса язмасы ошамаса, шул баганада: «фәлән әфәндегә, фәлән шигырегез яисә хикәягез басылырлык булмады», дип җавап кайтаралар иде. Революция көннәренә хәтле әле бер гәзиткә, әле бер журналга язгалап торсам да, язмаларым берсе дә басылмады, бәл­ки идарәдән җавап белән яисә бөтен­ләй илтифатсыз калдырылалар иде. Әгәр дә минем берәр язмама карата идарәдән җаваплар баганасында фи­кер булып, берәр шәкерт аны укып өлгерсә: «Фәттах, синең язмаң басыл­ган!» — дип миңа кычкыра иде. «Кая, кая», — диюемә каршы: «Идарәдән җаваплар тарафына!» — дип шаркыл­дап көләләр иде. Алар көлә бирделәр, ә минем үз туксаным туксан — язам да ташлыйм, язам да ташлыйм. әгәр дә 14 яшьтән алып бүгенге 63 яшемә житкәнгә кадәр язган  нәрсәләрем башкаларныкы кебек тәртипле рәвеш­тә басыла килсә, Тукайның дүрт томы хәтле булыр иде. Юк шул, язганнарым басылмады. Алар басылмады — миңа язучы исеме тагылмады. Моның иң зур сәбәбе — Тукай абый киңәш биргән мәдрәсәләрнең берсенә кереп уку насыйп булмаудан килеп чыктымы, әллә, гомумән, талант юклыктанмы? 

Минем Тукай белән күрешүем язгы чорда иде. Беренче пароход төшү белән авылга кайтып киттем, икенче тапкыр аны күрү насыйп булмады. 

Мин авылда яздан көзгә хәтле әти-әнигә кыр эшләрендә булышам, сука сукалыйм, тырма тырмалыйм, урак урам, печән чабам, көлтә ташыйм, ашлык сугам, башка өй-йорт эшләрен эшлим дә, эш беткәч кенә тагы шул ук мәдрәсәгә килеп, кыш буе ни чәйнәтсәләр, шуны чәйнәп уздырам да тагы өйгә авылга кайтып китәм. Ә инде 1914 елдан башлап авылга да кайтмый башлыйм. Берәр айга байга эшкә кереп, нинди эш кушсалар, шуны эшлим. әгәр байның минем өчен торыр урыны булса, анда ятып йөрим. Күп вакытта шул ук кыш көне укып гомер уздыра торган мәдрәсәдә ятып йөрим. Бигрәк тә бай бер сәбәп белән эштән куып чыгарса, теге мәдрәсә дигәне бик тә ярап куя, чөнки бесплат­ный квартир, акча янга кала. Ә инде эшсез вакытта әз генә акчаның да бәрәкәтлерәк булуын теләмәгән кеше булдымы икән? Әлбәттә, юк. 

Тукай абыйны тере килеш күрү миндә аның мәңге онытылмас сурәтен гәүдәләндереп калдырган шикелле бул­ды. Аның әсәрләрен уку белән ләззәтләнү дә мәңгелек булды. Шуңа күрә дә булса кирәк, кая гына барсам да, кайда гына йөрсәм дә: эштә дә, ял сәгатьләрендә дә, гомерем балала­рыма, карт һәм яшь иптәшләремә  аның шигырьләрен һәм кичерешләрен укып үтте. Мин теләсә кайсы шагыйрь­нең, язучының әсәрләрен укып, алар­дан үземә кирәк рух азыгы табам. Ә инде Тукайның әсәрләрен аерым бер ләззәт белән укыйм һәм бик күпләрен күңелдән беләм. 1913  елны Тукайны тагы күрү теләге белән янсам да, тере килеш күрү  насыйп булмады. Ул инде Клячкин больницасында авырып ята иде. Тик 1913 елның апреле татар хал­кының бөек шагыйре Тукайның үлгән хәбәрен китереп, Тукайның чын дусла­рына иксез-чиксез кайгы салды, ә минем өчен аеруча зур һәм авыр тәэ­сир калдырды. Хәтта мин, ул вакытта унбиш яшьлек бер малай, күз яшьлә­ремне түгеп еладым һәм җеназасында катнашу өчен үземнән ике яшь кече энем белән Клячкин больницасына киттем. Тышта, урамда бик күп халык жыелган, Тукай гәүдәсен алып чыкканны көтеп торалар иде. ...Менә алып чыктылар. Хәзерге Киров урамындагы Телсезләр клубы алдына куеп, җеназа укыдылар. Аннан хәзерге Татарстан урамына борылып, хәзерге Тукай кинотеатры каршындагы бакчага ке­реп, шунда ясалган трибунадан торып речьләр сөйләделәр, рәсемгә төшер­деләр. Энем белән без дә шунда идек. Ниһаять, татар зиратына хәтле барып, туфрак салышып, Тукайны калдырып кайтып киттек. Минем әле ул заманда, патша хөкүмәтендә, мон­дый күп халыклы, чәчәкләр белән бизәлгән җеназаны күргәнем юк иде. Беренче буларак, бөек шагыйребезнең җена­засын күрдем һәм озаттым. Хә­зер мин алтмыш өч яшьтә, тагы шул­хәт­ле яшә­сәм дә, бөек шагыйребезне онытмаячак­мын. Шулай ук башкалар да онытмаслар. Ул татар халкының көзгесе иде, хәзер дә шулай. Мәңге шулай булыр. Аңа, бөек шагыйребезгә, мәңгелек дан диеп ихтирам йөзеннән баш иям.

«Ф. Рөстәмов, пенсионер» дип  язмасына  нокта  куйган  кеше — ул  минем әтием Фәттахетдин Минһаҗетдин улы Рөстәмов була. Истәлекләреннән тоелып торганча, әтием ихлас, үтә тыйнак кеше иде. Ул 1983 елда, сиксән биш яшендә вафат булды. Аның карага манчып яза торган каләм белән кыек сызыклы дәфтәргә тырышып теркә­гән хак хатирәләрен хөрмәтле журналы­быз «Сөембикә» хозурына тапшырам һәм Габдулла Тукайның холкын аңларга аз гына булса да ярдәм итәчәк, Тукайлар яшәгән, әтиемнең гомер башы булган чорның ниндилеген беркадәр күрсә­тәчәк бу язманы журнал битләрендә күрергә өметләнәм.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызыксыну белэн укып чыктым . Зур кирэкле истэлек хатирэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу кадерле истәлекне "Сөембикә" укучыларына җиткергән өчен Дания ханымга зур рәхмәт.

      Хәзер укыйлар