Логотип
Шәхес

Фәридә

Уйнаган рольләре — Мәйсәрә («Зәңгәр шәл», К. Тинчурин), Фәүзия («Казан егетләре», М. Гыйләҗев), Галиябану («Галиябану», М. Фәйзи),  Халидә («Кишер басуы», З. Хәким),  Гөлчирә («Әни килде», Ш. Хөсәенов), Сәмидә («Кичер мине, әнкәй», Батулла), Сәвия («Мәхәббәт турында сөйләшик», И. Зәйниев), Фаягөл («Алты кызга бер кияү», Т. Миңнуллин)...
Йолдызнамәсе — Балык («Мин, чыннан да, балык сыман агымсуга гел каршы йөзәм. Бөтен нәрсәгә дә каршылыклар аша ирешәм».)
Иң зур шатлыгы — әнисе («Сиксән алты яшендә булса да, Ходайга мең шөкер, кунакка үз аягы белән килә әле ул миңа.»)
Иң зур горурлыгы — кызы Айсылу! («Казан хореография училищесы укытучылары аңа зур өметләр баглыйлар. «Кызым үземнән сәләтле» — дип, икеләнмичә әйтә алам. Ул инде быел «Снежная королева» балетында өч зур биюдә катнашты.)
Җанына ял бирә торган шөгыле — шигырь язу, җырлау («Үземә берәр «мәшәкать» табып кына торам мин. «Буш вакытымда» Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының  вокал бүлеген  тәмамладым менә. Шул ук университетта, җырчылар бүлегендә хәзер укытып та йөрим. Артист хезмәт хакына гына яшәп карагыз сез…»)
Кечкенә рольләргә мөнәсәбәте — бик әйбәт түгел («Марсель Хәкимович  уенын-чынын кушып: «Фәридә, син болай да сәхнәдән  күренәсең, гәүдәң дә зур, күзләрең дә. Рольләрнең дә зурларын уйнасаң, кыска буйлы артисткаларга мин нәрсә бирермен соң?» — дип әйтә иде».)
Иң курыкканы — «Ирегемне генә кысмасыннар!»

Кеше күңеле иксез-чиксез галәм белән бер ул. Ниләр генә юк анда! Уй-хыяллар, өметләр, үкенүләр, югалту-табышлар… Кәгазьгә төшәргә өлгермәгән шигъри юллар, менә-менә яңгыраячак моңнар. Мәңге онытылмаслык булып уелып калган төсләр — ап-ак кар, яшел бөре, ут янып торган яфраклар, караңгы төн, зәңгәр күк… Юк, юк, җитәр, чиксезлектән чиксезлеккә сузылган бу галәмне бер утыруда ахыргача кем ачсын?! Әйе, шулай, сезне Татарстанның атказанган артисткасы Фәридә САФИНА белән якыннанрак таныштырмакчы булам, дип әйтү дә аның турында барысын-барысын сөйлим дип вәгъдә бирү түгел әле. Күңел — галәм икәнен ничек онытыйм? Бу юллар артистканы ярату, якын итү, аңа соклану һәм, ниһаять, аны аңлау өчен укучы-тамашачыга күпер булсын.
Инде әңгәмәгә күчик.

— Күрмәгән, белмәгән, бер танышың булмаган шәһәр уртасында ялгызың басып калсаң, нишләр идең икән, Фәридә? 
— Ә минем андый хәлдә, чыннан да, калганым бар!
Мәктәпне бетергәч, кулыма Ленинград сәнгать институтына юллама тоттырдылар. Ун ел буе авыл сәхнәсендә җырлап-биеп йөргәч, мине туган ягым Сарманда бар да артист булыр, дип уйладылар, күрәсең. Хәер, үзем дә шуннан башка хыял белмәдем. Чыгып киттем шулай авылдан. Кулда — чемодан, чемодан эчендә ялтырап торган кара резин итекләр (Ленинградта гел яңгыр ява диделәр бит!), балон плащ, йон оекбаш һәм китаплар. Юллама тоттырдылар дидем дә, мин аны Казаннан, Мәдәният министрлыгыннан кереп алырга тиеш идем. Барсам, аларның планнары үзгәргән, Ленинград музыка һәм кинематография театры институтына, курчак театры артистына укырга барасың, диләр. Моңа әлләни кайгыр­мадым  да бугай, курчакныкы икән, курчакныкы, миңа артист кына булсын…

Килеп төштем Ленинградка. Казанга сугылып чыгуны исәпләмәгәндә, моңа кадәр Иске Чаллыны гына күргән кеше бит мин. Автобус шәһәр үзәгенә китерде. Шул вакыт айнып киткәндәй булдым. Кая эләктем мин, инде нишлим? Чемоданымны җиргә куйдым да, барган җиремнән туктап калдым. Үзем каршыма килүче кешеләргә карыйм — шәфкатьле күз көтәм… Яныма бер хатын туктады. «Нәрсәдер сорарга телисезме? — ди. Аңлаттым хәлемне. «Хәзер соң инде, институтта беркем дә юктыр, — ди бу. —  Курыкмасагыз, әйдәгез, миңа кунарга». Барыбер барыр җирем юк — иярдем. «Мин курчак театры артисткасы, — дип сөйләп китте ул юлда (очраклы очрашу дип әйтеп карагыз сез моны!) — ирем дә, киленем дә чегәннәр. Әле каенанам да бездә кунакта иде. Син аптырап калма, яме. Акчаң бармы? Булса, ераграк яшер».

Кайтып кердек. Өй тулы кеше. Чәйләр эчерделәр, ашаттылар. Аннан яңа танышым: «Әйдә, карта ач әле, юкка килмәдеме икән бу бала?» — дип, мине каенанасы — итәк өстенә итәк кигән чегән карчыгы каршысына китереп утыртты. Әби карталарын чәчеп салды, үзе чегәнчә генә сөйли, килене тәрҗемә итә. «Ой, кисонька, артист язмышы синдә, артист язмышы!» Аннан туктады да:  «Акчаң  бар­мы?» — ди. Яшергән җиремнән капшап карадым да: «Илле алты сумым бар», — дим. «Бу гына аз, бәлки әниләрең җибәрә алыр?» — ди килене. Юк дип, баш чайкадым. әби башка сүз дәшмәде.
Күршеләренә кертеп йоклаттылар да, иртәгәсен институтка озатып куйдылар.

Беренче турны да үттем, икенчене дә. Инде имтиханнар гына калды. «Юллама белән булгач, өчлегә бирсәң дә алалар», — дип сөйлиләр. Ә мин … түзә алмый сагынам! Акчам да күзгә күренеп кими. Телефонга әнине чакырттым:  «Кайтам мин, әни, — дим. Сагынам да, монда акча да күп тотыла». «Кайтсаң кайт инде, — диде ул. — Без яныңа барып йөри торган җир генә түгел бит».

Кайтышлый ук документларымны Казан мәдәният институтының шул елны гына ачылган оештыручы методистлар әзерләүче бүлегенә тапшырдым. Бер ел укыйм, ике ел… Артист әзерләмиләр бит болар миннән! Казанда театр училищесы барлыгын өченче курска җиткәч белдем. Белүгә әнигә шылтыраттым. «Училищега керәм!» — дим. Ул: «Башта институтыңны тәмамла, диплом ал, аннан үзеңә  карар­сың!» — дип авызымны да ачтырмады. Укып бетердем, җәлилгә кайтып Техниклар йортында ике ел сәнгать җитәкчесе булып эшләдем, шуннан соң гына әнигә: «Сүзеңне тыңладым, теләгеңне үтәдем, инде үз хыялымны тормышка ашырырга вакыт», — дип, Казанга килеп, театр училищесына имтиханнар тапшырдым… Ә аннан, группабыздан бары тик мине генә Г. Камал исемендәге академия театрына эшкә алдылар.
— Шул чакта Ленинградта укып калсаң, язмышың бөтенләй башкача булган булыр иде, әйеме?
— Кем белә инде аны?! Ул чакны институт коридорында мине җирән сакаллы бер ир-ат туктатты. «Кая имтихан бирәсез?» — дип сорады. «Курчак театры артистына», — дим. «ә сез актерлар бүлегенә керегез, — ди бу. — әйдәгез, мин сезне Товстоно­говка күрсәтим әле». Кая ул күренү, котым очты, яныннан ничек тизрәк качарга белмәдем. Товстоноговның кемлеген авыл баласы каян ишетсен? Ә миңа коридорда эндәшкән кеше бөек режиссерның ассистенты булган инде. Очраклы бу очрашуның язмышның зур бүләгенә әйләнергә мөмкинлеген, әлбәттә, аңлап та, бәяләп тә бетерә алмаганмын.
Бер ел буе Ленинград төшләремә кереп йөдәтте.
— Камал театры артистлары арасында йөргән бу мәзәкне үзең дә беләсеңдер, шулай да, сөйлим әле.
Ике артист очрашкач, берсе икенчесенә:
— Ишеттеңме әле, әлмәндәр бабай авырып киткән, спектакль өзелерме икәнни? — ди.
— Юкка кайгырмасана, Сафинаны әлмәндәр бабай итеп киендерәбез дә, уйный да чыга, — ди тегесе.
— Беләм инде, һаман да Мәйсәрәгә төрттерәләр  алар  шулай. Мин театрга эшкә 1985 елны килдем, ә 1986 елны Марсель Хәкимович сәхнәгә кабат «Зәңгәр шәл»не куйды. Төп рольгә җырчы Венера Ганиеваны чакырдылар. Аның дублеры — консерватория студенткасы. Венера ханым төп эш урыныннан — опера театрыннан бик китә алмый, репетицияләрне күбрәк студент кыз белән үткәрәләр. Читтән генә мин дә карап йөрим. Мәйсәрә роленә бик кызыгам инде, үземчә шаккатам: «Нигә миңа бирмәделәр икән Мәйсәрәне, тавыш миндә дә бар инде», — дип уйлыйм.

Ә беркөнне теге студент кыз сәхнәдә аягын авырттырды… Нәрсәдер эшләргә кирәген сизәм, тик ни эшләргә икәнен белмим. Серемне иң элек тәнкыйтьче Рәүф ага Игламовка ачтым. «Ятып калганчы — атып кал, — диде ул. — Роль сорап алу театр тарихында булмаган хәл түгел. Кер режиссер янына».

Кердем тәвәккәлләп.  Марсель  Хәкимович  бик  борчу­лы — спектакль өзелү алдында бит. «Мәйсәрәне уйныйсым килә…» — дим. «Син бит җырламыйсың», — диде ул гаҗәпләнеп. «Ничек инде җырламыйм, җырлыйм. Кирәк булса, консерваториягә йөреп дәресләр дә алырмын». Карап торды-торды да, «Соң ярар, өйрәнеп кара алайса, — диде. — Бер айдан күренерсең».

Зөләйха апа Хисмәтуллинадан ай буе вокал буенча дәресләр алдым. үзем генә калсам, сәхнә артында да гел җырлап йөрим. Бервакыт яныма мәрхүм Шамил абый Бариев тукталды: «Син, башта өйрәнеп бетер, аннары кычкырып җырларсың», — ди. Мине кызганып, бу бала башкалар алдында уңайсыз хәлгә калмасын дип әйтүе булган инде аның. Укытучым бит.

«Зәңгәр шәл»нең премьерасы 25 мартка куелган иде. һәм кирәк бит, нәкъ шул көнне опера театрына Венера Ганиева да уйнаган бер спектакльне  Мәскәү телевидениесе төшерергә килде. Кыскасы, Мәйсәрә ролендә ул көнне сәхнәгә мин чыктым. Бер репетициясез! Бик нык хыяллансаң, хыяллар шулай тормышка аша икән ул! 

Спектакль тәмамлангач бар да мине котларга җыелдылар. Бервакыт карыйм, коридордан Марсель Хәкимович килә. Килеп җитте дә… битемнән үбеп китеп тә барды. Бер сүз әйтмәде. «Ошаттымы уйнавымны, ошатмадымы?» — дип, төн дә йокламадым. Ә икенче көнне миңа 40 сум премия яздылар! Театр тарихында иң зур премия иде ул.
— Тавык төшенә тары керә дигәндәй, артистның да төшенә сәхнә, уйнаган рольләре керәдер инде аның.
— Әлбәттә, шулай. Бигрәк тә Мәйсәрә керә. Сәхнәгә чыгар вакытым җиткән, ә мин йә яулыгымны тапмыйм, йә чәчемне үрә алмыйм икән. Кайчак төшемдә грим бүлмәмнән сәхнәгә барып җитә алмый интегәм, соңга калам.
— Рәхәттә яшәрсең, юклыкның ни икәнен белмәссең, тик театрыңны гына ташла, дисәләр?
— Үземә шулай дигән берәүгә: «Юк, театрны түгел, мин сине ташлыйм», — дип җавап биргән идем бервакыт…
— Ә гаиләле булгач, аңлау таптыңмы?
— Миңа гел «ике ут» арасында бәргәләнергә туры килде. Мин театрдан китмәдем..
— Сине чын күңелдән яраткан кеше эшеңнән аерырга җөрьәт итмәс иде, Фәридә.
— Юлларның  аерылуына, араларның өзелүенә мин сөенәм генә. үзен генә яраткан кеше мине барыбер бәхетле итә алмас иде. әйдә, аның турында башка сөйләшмик. 
— Мин синнән сәхнәдә кемне, нинди рольне уйнарга телисең, дип сорамыйм. Әлбәттә, хыялларың, уйларың бардыр. Аларсыз буламыни?! Үз хыялымны әйтим әле. Миңа калса, кайчан да булса безнең театр сәхнәсендә Сөембикә ханбикә турында берәр әсәр куелса, Сөембикәне бары тик син генә уйнарга тиешсең. Зифа буй-сын, чибәр йөз, томырылып, янып торган күзләр, затлылык… Хәер, син үзең дә шәҗәрәң Бикчура бәкләр нәселенә барып тоташа, дисең бит.
— Берсендә язучы Рабит Батулла: «Сөембикә йөз-кыяфәте белән синең сымаграк булгандыр дип уйлыйм. Әйдә, Бакый агага да күрсәтим әле үзеңне», — дип, мине Урманче янына алып китте. Рәссам мине «нугай кызы» дип әйтеп каршылады. Озак сөйләшеп утырдык. Киткәндә ул миңа: «Маңгай чәчеңне үстер әле, сеңлем. Аннан соң синнән Сөембикә портретын ясарга да була», — диде. Кызганыч, рәссам белән кабат очрашырга, озаклап аралашырга насыйп булмады. Ә Сөембикә роленә килгәндә, бирсәләр, әлбәттә, уйнаган булыр идем.
— Эдуардо де Филиппоның «Гаугалы гаилә»сендә бала көтү шатлыгыннан балкыган Мария-Каролинаны уйнау авыр булмагандыр. Хатын-кыз ул бәхетле мизгелләрне гомер буе онытмый — син дә кызың Айсылуны күкрәк астында йөрткән чагыңны искә төшергәнсеңдер. Ә менә «Гөргери кияүләре»ндәге (Т. Миңнуллин) Анук исә сиңа бөтенләй капма-каршы характердагы герой. Спектакльне караганда: «И-и, Фәридә тормышта мондый Евграфларны гына санга да сукмас иде бит», — дип утырасың. «Алты кызга бер кияү»дәге Фаягөл сыман язмышыңа риза булып та яшәмәс идең син.
— Әйе, гаҗәеп һөнәр бу. Бер мизгелдә үзеңне марионетка итеп хис итәсең, ә икенче мизгелдә ханбикә итеп тоясың. Кешенең үзенә, шәхесенә карата рәхимсез профессия  дә бу. Безнең язмыш — режиссерлар кулында. Алар сине күрә, күтәрәме, әллә «икенче пландагы» дигән тамга сугып, онытамы — бар да шуңа бәйләнгән.

Тормышыңны шушы юлга багышлагансың икән, үзең теләгәнне генә эшләп яши алмыйсың — керәсең килмәгән рольләргә дә керәсең. Мөнирә Шакировна да («үзебез сайлаган язмыш», Т. Миңнуллин), Анук та (Төрки телле театрларның 1996 елда Уфада узган халыкара фестивалендә Фәридә Сафинага Анук роле өчен «Иң сөйкемле актриса» номинациясендә махсус приз бирелде. — Г. С.) буласың. Әмма җаның кабул итмәгән, синең характерыңа капма-каршы холыклы образда ике сәгать сәхнәдә яшәп алу ул барыбер күңелеңдә ниндидер бер эз калдыра, нигәдер әрнетә, сызландыра. Ярый әле җандагы бу авырту турында тамашачының башына да килми. Һәм килмәсен дә!

…Фәридә Сафинаның (ул чакта әле япь-яшь Фәридәнең) театрга эшкә килгәч тә беренче уйнаган роле А. Вам­пиловның «Булмас димә, дөнья бу» пьесасында Виктория була. Ә Виктория исеме «җиңү» дип тәрҗемә ителә. Сез моны очраклы бер туры килү дип уйлыйсызмы? Мин үзем тормышта бер генә нәрсә дә очраклы булмый дигән фикердә торам.

«Сөембикә», № 5, 2007.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт сина, Гольнур!! Искэ тошереп утуен очендэж, мине хормэт итеп , якын итеп язылган язмага тагын бер кат куз салун очен рэхмэт. Бу арадан 9 еллап вакыт уткэн. Шул арада минем кызым Айсылу укуын кызыл дипломга тэмамлап инде 5 сезонын балет артисты булып ижат эшенэ чумды, куанычлары да , зарплатасы да безнен гаилэбез очен бик тэ шатлыклы, ин зур ярдэмчем- кызым Айсылу. Эниемэ ул чак 86 яшь тулган, хэзер менэ 29 январь 2016 ел- конне энием 95 яшен тутырды. Аллага шокер генэ инде. Синен статьянны рэхэтлэнеп интернеттан укып алдык. Рэхмэт сина. Унышларын куп булсын, балаларыннын рэхэтен иреннен ярдэмен, туганнарыннын чын туганлыкларын куреп куанып яшэ... Кичэ лэ генэ мина Александр Калягин СТД РФ дан грамота тапшырды, бу да куанычлы- эшенэ, хезмэтенэ бэяне вакытында биру , бэялэу - бик тэ кирэк. Минем очен залдагы барлык делегатлар да кул чабып шаулашып- чинашып мине уз итеп поддержать итеп алдылар. Фотоларга тоштек, менэ шундый матур мизгеллэрдэн тора тормыш- андый мизгеллэр кубрэк булса- артта калган авырлыклар онтыла...

    Хәзер укыйлар