Логотип
Шәхес

Артистка Алсу

Габдулла Кариев исемендәге татар яшьләр театры 30 яшен тутырып килә. Аның примасы – артистка Алсу Шәмсетдинова-Фәйзуллина театрның яшьтәше дисәң дә ярый, бер елдан барыбер тула бит инде ул 30...
 

Һай, матур кыз икән!

Алма битле бәләкәй оныгын Якуб бабасы тезләрендә сикертә-сикертә такмаклый:
Һай, матур кыз икән,
Кемгә бирербез икән?
Уңган микән егете,
Кемдә икән өмете?


Кызчык чырык-чырык көлә. «Егете», «өмете» дигәннәрне аңламый әле ул. Хәер, җырның ертыгы юк. Алсуга бабасының очындырып сикертүе, дәү әнисе Мәдинәнең чәбәкәй итеп торуы – игътибар үзәгендә булу кызык. Олы Ачасырдан Яшел Үзәнгә кайткач, әти белән әни янында да кичке концертлар булып тора. Инде хәзер әтисе Фәнис гармун уйнаганда әнисе Розалия кушылып җырлый, җырлап арыгач, Алсуны биетәләр. Тагын такмак, тагын чәбәкәй! Алсуның беренче «сәхнәсе» – бабай тезләре, беренче алкышлары – чәбәкәйләр. Бабай белән дәү әни оныкның һәр кыланмышыннан сөенеч алып утырсалар, әнисе күңелендә, мөгаен, чынга ашмый калган хыяллары кымырҗып куя булгандыр. Саннар гармониясенең серен белгән Розалия дә, бәлки, сәхнәгә күтәрелә алган булыр иде дә бит... Һәр җырлый белгән кеше дә артистка булып китә алмый шул.
Ә менә кызына юл ачарга тырышыр ул. Аның кызын хөрмәтләп, «Алсу Фәнисевна» дип кенә дәшәрләр.



Әни кеше иң дөрес юлны сайлый. Ике мәктәп яныннан узып китеп, өченчесенә – татар мәктәбенә җәяүләп, озаклап барганда бәләкәй Алсуның карышырга азапланганын алар бүген дә кызык итеп искә алалар. Дөрес, хәзер инде Алсу әти-әнисенә моның өчен бик рәхмәтле. «Рус телле талантлар байтак ул. Татар баласына кеше булу өчен иң туры юл, барыбер дә татар теле аша», – Алсу бу шигарь кебек сүзләрне миңа ошар өчен генә әйтми. Ире Фәнил белән уллары Әмирханны нәкъ шундый – милли нигезләрдә тәрбиялиләр алар. Әмирханның «кичке китабы» Габдулла Тукай шигырьләре. «Су анасы», «Шүрәле»ләр өйдәге «Тукай сәгате»нең төп каһарманнары.

Кая ашыгам. Әле бит Алсуны Казан сәхнәсенә менәрлек итеп үстереп бетерәсе бар. Әйе, Розалия ханым кызларын тәрбияләү җәһәтеннән (Алсуның әле Дилә исемле сеңлесе дә бар) бер дә японнардан калышмый. Баланың чигү чигәсе киләме – чиксен. Рәсем ясарга яратамы – ясасын, музыка-мы – рәхим итсен. Бернинди чикләү, тыю юк. Алсу хәтта спорт гимнастикасы белән дә мавыгып ала. Аннары, – бәхеткәдер бу! – Яшел Үзән шәһәрендә Балалар сәнгать мәктәбе ачыла. Алсу янә бөтен шәһәр аша җәяүләп шул мәктәпкә йөри башлый. «Артист булу иде хыялым. Бу мәктәп мине шул хыялыма якынайтты. Унберенче сыйныфтан соң Казан музыка училищесына килеп эләгүем бик тә табигый килеп чыкты, – дип сөйли Алсу. Аннары мин – дипломлы вокал укытучысы», – дип өстәп куя.



Укытучылары кем соң? Рәисә Закирова, танылган хормейстер Венера Гәрәева, бөтен татар эстрадасы өчен бер ялгызы җаваплы сыман эшләүче фидакарь Клара Хәйретдинова. Менә шул остазлар сине өйрәтергә, тавышыңны куярга көтеп утырганда авырдым дип тә, арыдым дип тә дәрес калдырырга ярамый торгандыр шул ул. Клара Әкрам кызы – кырыс укытучы. Аның мәктәбе чыныктыра торган мәктәп! «Унбиш кенә минутка булса да кил. Мин сине ишетергә тиеш!» – ди ул. Шуңа күрә чибәр кызыкай Яшел Үзән белән Казан арасында йөреп тора. Таш яуса да! Көн дә! Ике сәгать бара, ике сәгать кайта. «Электричкадамы?» – дим, куркуымны йөземә чыгарып. Чөнки ярым буш вагоннарда Алсу кебек үзе яшь, үзе чибәр кызларга бәйләнүчеләр табылып торганын беләм. Ә Алсу 18 яшенә зөбәрҗәт күзләреннән яшел очкыннар чәчеп торган матур да, зифа да кыз булып өлгергәндер. Андый кызларга белем эстәү юлында исән-сау калулары бик читен. «Юк. Мин автобуста йөрдем, – ди ул, минем соңарып борчылуыма гаҗәпләнә төшеп. – Шөкер, мине Ходай саклады. Аннары күп вакыт Фәнил озата кайта иде. Ул да музыка училищесында минем белән бергә, Венера Гәрәева классында укыды. «Татар халык көйләре» дигән бүлектә укыдык без». (Фәнил – Теләчедән. Димәк, кай көннәрдә Теләчегә юл Яшел Үзән аша булган икән. Мәхәббәт географик шартлылыкларны белми шул – аның үз юлы.) 



Тавышы куелган Алсу Шәмсетдинованың ярты юлда гына тукталып калуын теләми Клара ханым: «Сиңа укырга кирәк. Алда – консерватория!» Югыйсә театр артисткасы булыр өчен училищеда дүрт ел алган белеме дә җиткән булыр иде. Хәер, алай дисәң, кыз бит әле театр җәһәтеннән белемсез калды. Казан консерваториясендә әле кайчан гына «Татар халык көйләре» бүлеге бар иде. Алсу Шәмсетдинова – шул бүлек әзерләгән соңгы кадр! Шулай итеп, кызыкай тугыз ел дәвамында Клара Хәйретдиновада укый. 

Сез аны шул белеменнән башы әйләнеп калгандыр дисезме? Кая ул! Дүртенче курста укыганда ул параллель рәвештә Казан химия-технология университетына укырга керә. Түләүлегә. Социаль хезмәткәр, педагог, психолог дигән белгечлек­ләргә ия булу өчен. Инде язып утырганда уйланам. Консерва­ториядә татар бүлеге, пединститутта музфак ябылу, сәнгати белем бирүдәге артка чигенешләр аны запас һөнәрләр үзләштерергә этәргәнме икән әллә? Югыйсә аның үзеннән дә бер дигән музыка остазы чыга алган булыр иде. 

 

Максатлының юлы бар

Яңа ел алдыннан Венера Хәсән кызы Гәрәева шалтырата: «Алсу, Яшьләр театрының баш режиссеры Ринат Әюпов җырчы артистларга кастинг үткәрә. Тәвәккәлләмисеңме? Фәнил Фәйзуллин белән дуэт әзерләгез әле. «Хәлил белән Галиябану»ны. Шәп килеп чыгарга тиеш. Ишеткән, ишеткән Венера ханым ике яшь йөрәкнең «дуэтын». «Венера Хәсәновна икенче әнием кебек иде миңа. Ничек инде аның сүзен тыңламыйсың? Киттек Фәнил белән. Бер ай үтте микән, юк микән, Камал театры яныннан автобуста узып барам. Ринат Мирзахәсәнович шалтырата: «Икегезне дә театрга чакырабыз». Фәнил ул вакытта ирем булган иде инде. Ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист булып китте. Мин Кариев исемен­дәге Яшьләр театрына килдем. 2009 ел иде бу».


 
Театрда сигезенче сезонын башлады Алсу Шәмсетдинова-Фәйзуллина. 


Җырчы кыз үз алдына театр училищесын узганнар дүрт елда өйрәнгәнне ярты елда отып алырга дигән максат куя. («Чыны­нда, аңа бер спектакль җитте, – Ринат Әюпов шулай ди. – Өч диплом янына дүртенчесе кирәкми иде инде аңа».) Кайда – мизансцена, кайда – анфас? Режиссер ымын укый белү генә дә аз. Үзеңнән пластилин ясарга, холкыңны тыярга, партнерыңны тоярга кирәк. Ягъни артист ул син түгел, режиссер сине кем итеп күрсә, шул! Әверелеш кануннары белән яши сәхнә. Әверелә белсәң генә ул сине озакка калдыра. Әйтик, «Гашыйклар утравы»н куйганда режиссер тыйнак Алсудан бераз чытлыклану көтә. Ничек итеп икәнен артистка үзе белергә тиеш. «Изүеңне ача төш», – дияр иде, алай да килешмәс. Ни киңәш итәргә, дип торганда, Алсу хәйләсен үзе таба – матур гына, килешле генә итеп, күлмәк итәген җилфердәтеп, челтәрле балакларын күрсәтеп ала. Кечкенә генә бер деталь, әмма образ ачылып китәргә шул да җитә. Режиссер канәгать. 



Репертуардагы спектакльләргә беренче көннән үк кереп киткән яшь артисткага нечкәреп, үз хислә­рен анализлап торырга җай булмый. Кичәге прималар аңардан ялгыш адымнар көтә. «Әллә гомер буе беренче булырмын дисеңме? Дубль­гә каласы көннәрең алда әле», дип зәһәрләнеп тә, «Алсу, күр дә тор – онытырлар» дип, дусларча кыланып та пышылдап кала чаршау-чыбылдыклар. Пышын-чышыннарны тың­ларга вакыты юк Алсуның. Роль­ләре бөтен барлыгыңны йота торган рольләр: Галиябану («Галия­бану»), Сәрвәр («Башмагым»), Зәй­түнә («Зәйтүнәкәй»), Сандугач («Әйт әле, Күбәләк»), Җырбикә («Җиде кыз»)... Барысы да җырлы рольләр. Кайсы театрда бар тагын консерватория белемле артистка! Мондый артист­лар булганда баш-калаңда му­зыкаль театр ачып җибәрергә дә була! Казан кай шәһәрдән ким әле ул! 
 
Менә бит ул Тукай Зәй­түнәсе! Үзе яшь, үзе чи­бәр, үзе кыю, үзе сандугач тавышлы җырчы.

«Җиде кыз»да (Нәкый Исәнбәт әсәре) уналты җыр җырларга кирәк Алсуга. Тулы бер концерт кадәр бит бу. («Мин ул вакытта җиде айлык авырлы идем әле, җитмәсә»). Халык бу спектакльгә Алсуның чишмәдәй челтер тавышын, тирән аһәңле авазларын тыңларга дип тә килә. Бу тавышы белән Алсу, әлбәттә, җырчы булып киткән сурәттә дә югалмас иде. «Зәйтүнәкәй» спектаклендәге Зәйтүнә җырын мин, гомумән, ария сыман кабул иткән идем. «Шагыйрь мәхәббәте» (Резеда Ахиярова музыкасы) операсында Зәйтүнә партиясен җырлау өчен Уфадан җырчы чакырып торасы да булмаган. 
Бөек шагыйрьне илһамланды­ручы роле бик килешкән иде Ал­суга. Декрет ялында утырып, сәхнәне бик сагынып кайткан чагы иде театрга. Кайтуына, хәер, бер ел рольләрсез утырганнан соң, тагын бер «илһамчы» роле аныкы булды. Бу юлы ул «Артист» спектаклендә (Г. Кариевның бу пьесасы Р. Зәйдул­ла эшкәртүендә куела) Габдулла Кариевның сөйгән кызы Мәүлидәне уйнаячак. Узган гасыр башында – Тукайлар, Фатих Әмирханнар заманында да абруйлы татар кызы булып яши белгән булыр иде ул.



Быелның сентябрь аенда Оренбургка «Ак калфак» бәйрәменә баргач, Алсу Шәмсетдинова-Фәйзул­лина Оренбург төбәгенең данлы кызы – бөек артист Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтул­лина булып яшәп күрсәтте. Аның монологы, аннары «Гөлҗамал»ны бөтен милли күзәнәкләр уянырлык итеп җырлавы андагы кунакларны тетрәндерде. Менә кайчан яулады ул чын алкышларны! «Минем кызым абруйлы була күрсен иде», дип теләкләр теләгән Розалия ханымның йөрәге, анда барып, кызының уңышына шаһит була калган булса, Алсуны бу кадәр зурлауларга ничекләр түзгән булыр иде икән?!
 


Һәркемнең үз көзгесе

Узган гасыр башында яшәгән кызларның киенү рәвешләрен, калфакларын, балитәкләрен, ак ефәк шәлләрен бик ярата Алсу.



«Әле мин тагын көзгеләрне дә бик яратам. Минем өемдә бөтен җирдә көзге. Кеше үз көзгесен таба белергә тиеш. Минем дә андый көзгем бар. Мин аны үзем белән йөртәм», – дип яшерен серен ача Алсу. – Зәйтүнәкәй күлмәгеннән өйдәге көзгем каршына килеп баскач, 3 яшьлек улым Әмирханның күз-ләре ничек янганын күрсәгез иде сез... «Әнием, син артисткамы әллә? Син театрда эшлисеңме? – дип сорауларын тезә дә: – Син бик матур», – дип өстәп куя. Нәни егет минем улым. Яңа күлмәгемне бәби чагында ук күреп ала торган иде. Комплиментлар остасы инде менә. Әллә әтисенә охшаган, әллә бабасына. Минем үз әтием дә әниемә гел матур сүзләр әйтеп тора. Бәйрәм саен чәчәк бүләк итә. Фәнил дә бик игътибарлы. Мин үзем дә аның белән гел киңәшләшәм. Тырна­гымны нинди төскә буйыйм икән, дип тә сорыйм инде хәтта. Ул да бик җитди кыяфәт белән киңәш бирә. Менә шулай яшибез инде. Гаиләм – әти-әни, ирем, сеңлем Дилә, каенсеңлем Гүзәл, улым – минем дусларым!»



«Менә шундый бәхетле инде мин!» дигәндәй, Алсу тантана белән миңа карап ала. Бәхетле мизгелләр артында посып калган авыр чакларны оныта белгән өчен бәхетледер инде ул. Баламны ярып алдылар, җөем дә төзәлмәгән килеш беренче каттан икенче катка су ташыдым, бер юлы ике институтта укып, ике диплом язып, бала тирбәтеп йокы күрмәдем, шул дәвердә ике спек­такльдә уйнадым, дип зарланса да, хәленә кереп тыңлаган булыр идем. Ә ул мине һаман өйләрендәге курайлы, мандолиналы музыкаль кич утырулар, үзе әзерләгән тәмле ризыклар, үзе чиккән чигешләр белән ымсындырып утыра. Алсуның әнисенең генә түгел, бәлки әтисенең дә юраганнары юш килгән түгелме соң? «Кызым, ризыкны бик тәмле әзерлисең, ирең бик бәхетле булыр синең», дигән юрамышын әйтәм. 



Бәхет ул, чыннан да, синең яраткан көзгеләрең сине бәхетле итеп чагылдырган чагында гына мөкәммәл була торгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алсу син ЗУР молодец, без синен белэн горурланабыз ! Килэчэктэ дэ ЗУР унышлар сина бэхет,сэламэтлек телибез

    Хәзер укыйлар