Логотип
Шәхес

Анам ядкәре

2008 елның декабрь аенда дөньякүләм танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 80 ел тулды. Аның олуг юбилее Бишкәк шәһәрендә, төрки дөньядан күпсанлы кунаклар чакырып, зурлап уздырылды. Дәрәҗәле форумнар булды бу. Шул форумнар вакытында беренче мәртәбә дөньяга Чыңгыз Айтматовның анасы татар икәнлеге хәбәр ителде. Хәер, бу сер түгел иде инде. Әмма бу хакта биек трибунадан рәсми рәвештә әйтелгәне юк иде. 

Быелның апрель аенда инде мәртәбәле кунаклар Татарстан башкаласы Казанга җыелды. Шанхай бердәмлеге илләре безгә килеп, җитди мәсьәләләр хакында сөйләште. Татарстан җитәкчеләре бөек әдип Чыңгыз Айтматов иҗатына багышланган конференцияне шушы җитди мәсьәләләрнең дә җитдие дип тапты. Бөек әдипнең иҗатына багышланган конференциядә Чыңгыз Айтматовның бертуган сеңлесе Роза Айтматова да катнашты. 

Роза Айтматова әтисе һәм әнисе хакында «Тарыхтын актай барактары» дигән китап язган. Шул китаптан бер бүлекне, кыргыз теленнән тәрҗемә итеп, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

1992 елның февралендә Җәләлабад шәһәренә командировкага барган абыем Илгиз турыдан-туры митингка килеп эләгә. Бу митинг шәһәрдәге зур бер аллеяга Нәгыймә Айтматова исеме бирелүгә багышланган була.

Абыем өчен бу көтелмәгән хәл булганга күрә, ул хисләр өермәсенә уралып кала. Хәтта ки, үзенә сүз бирелгәч, күзенә тыгылган яшьләрен дә тыя алмый. Мин бу хакта газеталардан укыдым. Абыем Бишкәккә әйләнеп кайтуга, мин ашыга-ашыга аның янына бардым, тизрәк бөтенесе хакында бәйнә-бәйнә сөйләтәсем килде. Илгиз абый Җәләлабад шәһәр Cоветының карарын да, ул митингта чыгыш ясаган шәһәр Советы рәисе К. Исмановның нотыгы язылган кәгазьләрне дә алып кайткан иде.



Август аенда «Җәләлабад» курортына юллама алдым да, илнең көньягында сәламәтлегемне яхшырту, бер уңайдан әнием исемендәге аллеяны күрү өчен, шул якка ашыктым.
Җәләлабад шәһәренә беренче генә килүем түгел. Очкыч баскычыннан җиргә төшкәндә үк дулкынлана идем инде мин, чөнки бу шәһәрдә кайчандыр минем яшь әнием белән әтием гомерләренең иң бәхетле чорын яшәгәннәр.

Икенче көнне мин курорт урнашкан үрдән төшеп, шәһәргә килдем. Максатым иң әүвәле крайны өйрәнү музеена керү, аннары «Әни аллеясыннан» узу иде. Музей ябык булып чыкты. Аның каруы, аллея шау чәчәктә! Август ае иде бит. Бик озын булмаган, әмма киң аллеяның буеннан-буена ак, алсу, шәмәхә чәчәкләр утыртылган. Бу чәчәкләрдән хуш ис бөркелә һәм ниндидер рәхәт дулкын агыла. Мин челтәрләп үрелгән рәшәткә янына килдем дә, чәчәк куакларын кочаклап алдым. Битемне тидердем. Кинәт янымда әнием торган кебек булып китте. Мин елап җибәрдем. Ярый әле, янымда бер кеше дә юк иде. Читтән күреп торган кешегә минем кыланышым бәлки әле көлке дә тоелган булыр иде. Истәлекләргә чумдым. 

Сугыш... Ачлык... Суык... 
Безнең җәйдә авылында тигез түбәле чабан өендә яшәгән вакытыбыз. Хуҗабыз тауларда колхоз көтүен көтә. Без яшәгән җир идәнле, сыңар тәрәзәле алачыкның алгы ягы һәм бер бәләкәй бүлмәсе бар. Кыйшайган ишектә хәтта келә дә юк: төнгелеккә бау бәйләп куябыз. Салам, кура ягып җылынабыз. Бик каты салкын көннәр өчен дип әзерләгән беркадәр утыныбыз бар. Кешеләр фронттан хәбәрләр көтеп яши. Авылдагы бердәнбер русча белә торган кеше – «халык дошманы» хатыны Нәгыймә Айтматова. Ул рус һәм кыргыз газеталарын укый, аннары укыганын халыкка аңлаешлы сүзләр белән сөйләп бирә. Әни бик гади, аралашучан һәм яхшы күңелле хатын. Шуңа күрә кичләрен безнең алачыкка күрше-тирә хатыннар җыела һәм аңардан сугыш хәлләрен сөйләтә, алда үзләрен ниләр көтүен белешә. Кайберәүләр фронттан килгән хатларны тотып керәләр, укып бирүен сорыйлар, теге яки бу фронтның җәйдәдән никадәр ераклыкта икәнен белешәләр.

Сораштырып арыгач кына, алар эштән кайткан Нәгыймәнең дә бик арыган икәнлеген абайлап алалар. ә бит ул үзе дә ирсез көе дүрт бала үстерә, җитмәсә, каты хаста кеше. Әнинең сызланулары кичкә таба бигрәк тә көчәя төшә. Кул буыннары шешенә, кызара, кайнарлана. Мин бәләкәй бармакларым белән аның кулларын сыларга, әнинең сызлануларын киметергә тырышам. Ләкин миннән файда бик аз шул. Әнидә полиартритның бик авыр формасы иде. Иртәнгә таба аның астма чире кузгала. Дару да, сызлануларын киметерлек әмәл дә юк. 
– Нәгыймә апа, көннән-көн хәлең начарлана бара, врачка күренер идегез... 

Мин үзем әнинең кул буыннарын сылыйм, үзем хатын-кызларның сөйләшкәннәрен тыңлыйм. 
– Нәгыймә апа, сезнең ирегездән хат юкмы соң? – дип кызыксына бер хатын.
– Юк.
– Борчылмагыз, килер әле, – дип юата икенчесе.
– Ә сезнең ирегез ниндирәк кеше иде? Бик белемле, акыллы, матур һәм дәрәҗәле кеше булган, диләр. Дөресме шул? Тагын әле сезне Мәскәүдә үк яшәгән, бирегә шуннан кайткансыз диләр?
– Әйе. 

Күрше хатыннарның яшьрәге мичкә утын ташлап ала, күмер өстенә чәйнек утыртып куя, икенчесе утын турый, өченчесе ашъяулык җәеп, табын әзерли. Аннары өлкәннәр дә, балалар да бергәләшеп кукуруз көлчәсе белән чәй эчәләр. Безнең гаилә фотоальбомын карыйлар.
– Чыннан да, сезнең ирегез берәүгә дә охшамаган. Нинди матур ул! Ә бу фотога сез, мөгаен, өйләнешкән көнне үк төшкәнсездер. Нинди матур пар сез, икегез дә сөйкемле, тәрбияле, белемле. Сездәй хатын-кызны яратмый мөмкин булмагандыр. Ә сез яратышып өйләнештегезме?
– Әйе, яратышып. Минем ирем мине дә, балаларны да үлеп яратты. Ул бик яхшы кеше. Мин дә аны бик яратам.
– Ә сезнең берәр яры мөрәҗәгать итеп караганыгыз, аны нәрсәдә гаепләүләрен белешкәнегез һәм, гомумән, аның язмышы хакында юллап йөргәнегез булдымы?
– Мөрәҗәгать итмәгән кая. Хәтта Берия исеменә дә хат яздым. Аның эшен кабат карауны сорадым. Мин бит Түрәколның бер гаебе дә юклыгын яхшы беләм.
– Җаваплар килдеме соң? 
– Җавап һаман бер: ун елга хөкем ителгән, хат язышу хокукыннан мәхрүм, хөкем карары бик дөрес. Мин хәтта иремнең кайда икәнлеген дә белә алмыйм.
– Әй, Нәгыймә апа, мондый ирдән аерылып калу бик авырдыр сезгә! Дүрт бала белән бит. җитмәсә, исәнлегең дә юк! Мәскәү тиклем Мәскәүдән безнең җәйдә кебек җәһәннәм почмагына килеп эләк әле син.
– Юкны әйтәсез, җәйдә менә дигән матур авыл. Кешеләр нинди әйбәт монда. Ләкин иремнең язмышы хакында уйланулар мине көн-төн бимазалый, мин гел аны уйлыйм. Кайда икән ул, хәле ничек икән?
– Ә мин бер әйбер ишеттем әле, – дип сүз башлады күршебез өке әҗе. – Пушкино авылына Кавказдан бик күп грекларны китергәннәр. Алар арасында фал ача торган бер хатын бар икән. Бәлки шуның янына барып караргадыр. 

Берничә көннән безнең алачыкка тагын күрше хатыннары җыелды. Грек хатыны фалчы Айвазита әнигә ниләр сөйләде икән – беләселәре килә.
– Иң әүвәле ул кофе пешерде һәм миңа шуны эчәргә кушты. Аннары чынаякны каплап куйды, кофе куесы чынаякка һәм тәлинкәгә агып бизәкләр ясаган икән. Шул бизәкләрне карап, Айвазита, ирең хәзер синнән бик еракта, диде. Синең күңелеңдә авыр таш бар, бик борчыласың, башыңа бик күп кайгы-хәсрәт төшкән, диде. Грек хатыны минем дүрт балам бар икәнен дә белде. Җәйдә авылыннан ун елдан соң китәрсең, диде. Янәсе, безнең гаиләне минем өлкән улым авылдан алып китәчәк икән. Улым бөтен дөньяга танылачак икән. Башка балаларым да үсеп җитеп, әйбәт һәм дәрәҗәле кешеләр булачак икән. Шуннан соң фалчы хатын тынып калды.
– Ирем нихәл соң? Минем шуны бик беләсем килә, – дидем.
– Ирең кайтыр, тик бик тиздән түгел. Балаларыңны үзеңә генә үстерергә туры килер, – диде.

Әнием бу юрауларга ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Бүтән вакыт булса, ул аларга бөтенләй игътибар да итмәс иде. Ләкин чарасыз калган хатынга киләчәккә өмет бик тә кирәк иде шул. Шуңа күрә әни, бер яктан өметләнде, икенче яктан фалчы хатынның әтинең язмышы хакында әйткән сүзләренә шикләнеп карады.

 
Чыңгыз Айтматовның ата-анасы


Айвазитаның өлкән улына насыйп бәхетле язмыш хакында әйткән сүзләре Мәскәүдә яшәгән бәхетле вакыттагы бер очракны әнинең исенә төшергән икән. Бервакыт Чыңгыз, исерекләрнең тәпәләшкәнен күреп, кешеләрнең бер-берсенә карата шул дәрәҗәдә миһербансыз булуларына тетрәнеп кала.
Түрәкол белән Нәгыймә шул чагында улыбыз бик йомшак холыклы булып үсә дип, кайгырышалар.
– Айвазита исә Чыңгыз бөтен дөньяга танылыр ди... Безгә хәзер берни дә кирәкми. Балалар гына исән-сау булсын. әтиебез кайткач хәлебез җиңеләер. 

Соңрак, инде Чыңгызның китаплары Союзда гына түгел, чит илләрдә дә басыла башлагач, без грек хатынының әйткәннәре дөрескә чыгуга бик гаҗәпләнә торган идек. Чыннан да, әни җәйдә авылында ун ел яшәде. Чыннан да, безнең гаиләне аннан «йомшак холыклы» Чыңгыз абыебыз алып китте. Чыннан да, абый танылган кеше булды. Фалчы хатын бернәрсәдә генә ялгышты – әтиебез кайтмады. Хәзер инде мин болай дип уйлыйм. Ул, мөгаен, аның исән түгеллеген белгәндер, ләкин дөресен әйтергә теле әйләнмәгәндер.

Кырык дүртенче елның августында әни кардәшләреннән хат алды һәм үксеп елап җибәрде: аның Шәриф абыйсы сугышта һәлак булган икән.
– Абыемның ятим калган балаларының хәлен җиңеләйтергә чарам юк, – дип, әни бик өзгәләнде.
– Сезнең бүтән кардәшләрегез юкмыни соң?
– Әти-әниләрем үлде. өлкән абыем Сабирны һәм кыз туганымның ирен аттылар. Тагын бер абыем сугышта һәлак булды. Иң кече абыем Абдулла Каракүлдә яши. Ул малайларны үзенә алыр. Тик менә аның өе бик бәләкәй. Хәзер һәр өйдә кайгы бар.
– Әй, ничек авыр сезнең хәлегез, бөтен кеше өчен кайгырасыз. Ирегез, абыйларыгыз өчен өзгәләнәсез. 
Ә без монда үз хәсрәтебезне сөйләп баш катырабыз.
– Сезгә рәхмәт кенә, хәл белешкән өчен. Ходай кушып, ирләрегез исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
– Сезгә ябышкан сырхавы тагын... Бөтенесе хәсрәттән инде. Кыска гына арада шундый хәлләр кичсен әле башыңнан!
– Түзәрмен. Түрәколым гына исән кайтсын. Ун елдан кайтса да, кайтсын. Чирем интектерде инде анысы. Көндезен эш арасында онытылып йөрим. Төнге сызлауларга түзә торган түгел. Балаларны йокларга яткыргач, төннәр буе күз йоммыйм: башка төрле уйлар килә. Кайвакыт Ходайга ялварам: 

«И, Ходаем! Иртәгәсен уянмасам иде, бу газаплардан котылсам иде. Нигә минем башыма бу кадәр хәсрәт өйдең?» – дим. Аннары балаларымның тигез сулап йоклап ятуларын күрәм дә миңа оят булып китә: «И, Ходаем, кичер мине! Начар уйларымны кичер. Үлеп котылу – иң җиңеле. әгәр мин үлсәм, балалар ниш­ләр? И, Ходаем, минем башыма төшкән кыенлыкларны җиңәргә мәдәд бир. Үтермә мине, Түрәкол әйләнеп кенә кайтсын, мин һәммә авырлыкка чыдармын. Балаларымны кемгә калдырыйм?..»

Мин бала идем. әнием башына төшкән газапларны һәм сызлануларны, аның безнең хакка нинди корбаннарга барганын аңларлык яшьтә түгел идем. Инде үзем өлкән хатын булганнан соң гына, әниемнең вафатыннан соң гына тормышыбыздагы ул авыр дәверне бәяли алдым. Һәм әнинең ныклыгына, түземлелегенә, гаиләгә тугрылыгына, олы мәхәббәтенә таң калдым.

Ул заманда бер безнең әни генә түгел, ирләре Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайтмаган яки репрессия­ләнгән меңләгән хатыннар шундый тыйнак батырлык кылып яшәде. Советлар Союзы Герое Чолпонбай Тулебердиев бары бер мәртәбә тәвәккәлләп үлем күзенә карый. Һәм дзот амбразурасын каплый. 

Ә тылдагы хатын-кызлар һәр көнне үлемгә бара, һәр көнне үзләрен шул үлемнән йолкып алып, иртәгәсен кабат хәсрәт утында уяна да, тагын үлемгә китә.
Вакыт хәзер гел бүтән. 

Нәгыймә Айтматованың исеме җәләлабадтагы үзәк аллеяга бирелде. Яшьлек елларында социализм идея­ләренә, совет власте лозунгларына чын күңелдән ышанган, намус белән яшәгән һәм хезмәт иткән әти-әниемнең эзләрен саклаган шәһәр бу.
җәләлабад шәһәр хакимиятенә килүемдә мин квартал комитетлары рәисләре җыелышына юлыктым. Алар арасында кыргызлар, үзбәкләр, руслар, татарлар бар иде. Йөзләре бик җитди. Мин башта алар мине аңламаслар дип уйлаган идем. Минем шәхси хатирәләрем, әнием турында истәлекләрем урынсыз булыр кебек тоелган иде, чөнки тормышта әле бер мәшәкать, әле бер бәла-каза, табигать фаҗигасе чыгып кына тора. Мин Нәгыймә Айтматованың балалары исеменнән аларга рәхмәтемне белдердем.
– Бу аллея Нәгыймә Айтматова хөрмәтенә генә түгел, бәлки репрессияләнгән кешеләрнең хатыннары җилкәсенә төшкән бөтен газапларны кичергән барлык хатын-кызлар хөрмәтенә дә.

Очрашу ахырында мин 1992 ел язында булган җир тетрәү һәм су басудан каза күргәннәр фондына беркадәр акча керттем. Өлешем бик бәләкәй булганга нык кыенсындым. Шул чагында бер үзбәк кешесе миңа болай диде:
– Эш акчаның күләмендә түгел, ә бәлки кешеләргә чын күңелдән игелек теләүдә. Моның өчен Ходай Тәгалә син керткән өлешне үзе бик күпкә ишәйтер. Хәлемне аңлаган бу кешеләргә бик рәхмәтле булдым: 
– Ходай Тәгалә аларның барысына да бәрәкәт китерсен.

Иске фоторәсемнәрне карап утырганда гел әтине искә алабыз. Анда әтиебез йә Чыңгыз, йә Илгиз, йә Люся белән рәсемгә төшкән. Бу фоторәсемнәрнең берсендә дә үзем булмаганга бик күңелем кителә иде. Бигрәк тә Люся (без гаиләдә Люцияне Люся дип йөрттек) уртада булган фотоларны күргәндә үртәләм. Түгәрәк йөзле, тыгыз тәнле, ак челтәр якалы матур күлмәк кигән курчак кебек кыз. Әти белән әни уртасында утырган иркә бала образы әле бүгенгә кадәр минем хыялымда терелә. Мин бу фоторәсемне һәрвакыт үзем белән йөртә идем. Тик көннәрдән бер көнне мин аны югалттым. 

Күп еллардан соң Люсяларга килгәч (ул инде дәү әни иде) минем каршыма аның оныгы Чулпан атылып йөгереп чыкты. Күрдем дә, катып калдым. Минем алдымда югалган фоторәсемнән төшкән кебек, матур кыз басып тора иде. Шулкадәр охшаганнар иде алар. 
– Люся, бүген үк бу кызны фоторәсемгә алдыр! үскәнен йә үзгәргәнен көтеп торма!

Люся сеңлем инде бу дөньяда юк. Аларга килгән саен мин дивардагы фоторәсем янына киләм. Анда Люсяның оныгы белән төшкән фоторәсеме эленеп тора. Мин бу рәсемгә озак-озак карап торам.
– Ни өчен әти минем белән бер тапкыр да фоторәсемгә төшмәде? Мине яратмый идемени? — дип аптыратам мин әниемне.
– Сине яратмаска мөмкин идеме соң? Өлгерә алмадык. 
– Әни, әни, әтием нинди кеше иде? Ул балаларын ярата идеме? Әллә, үзенең теге мөһим эшендә эшләп арганга күрә, безнең хакта уйларга вакыты калмый идеме? – дип һаман бимазалый торган идем мин әниемне. 
– Атагыз балаларын бик яратты. Һәр барган җиреннән бүләкләр, уенчыклар, китаплар алып кайта торган иде, — дип сөйләп китә иде әни. – Бервакыт, гаиләбез белән Бишкәк шәһәрендә, Дзержинский бульварында торганда кунаклар чакырдык. Мин өйне җыештырдым. Ул вакытта гарнитурлар юк иде әле. Йорт җиһазы карават, өстәл, этажерка, шкаф, сандык ише әйберләр. Иң бәләкәй бүлмәне чолан итеп көйләп куйдык. Сандыгымда һәрвакыт шикәр, чәй, конфет, күрәгә кебек тәм-том була торган иде. Утырып яки ятып ял итеп алу өчен уңайлы булсын дип сандык өстенә түшәк салам. Шул ук бүлмәдә бәләкәй ларда ярма һәм он ише әйберләр саклана. Ул көнне мин кунаклар өчен татлы бәлеш пешердем. Өстен камырдан ясалган чәчәкләр, яфраклар белән бизәдем дә чоландагы этажерка өстенә куйдым. Үзем өй эшләренә керештем. Чыңгыз белән Илгиз ары-бире уралалар. Урамнан өйгә, өйдән урамга чыгып йөриләр. җыештырганымнан берни калмады: аларның аяк киеменнән ком коела, йә үзләре уенчык өчен тарткалашып китә. Шул чагында ачуым чыкты да мин Чыңгызны, бик әйбәтләп шелтәләп, чоланга ябып куйдым. Илгизне үземнең янга кухняга кертеп утырттым. Һаман пешеренәм. Сәгате җиткәч, Түрәкол кайтып керде.
– Әти! – дип, Илгиз аның каршысына йөгерде. Кече улын күтәреп алган Түрәкол аптырап як-ягына каранды:
– Ай-ай! Ә Чыңгыз кая соң?

Мин аның хакында бөтенләй онытканмын. Чоланны ачып карасам, минем өлкән улым бәлеш өстендәге матур чәчәкләрне, яфракларны тәмләп ашап куйган да, сандык өстенә ятып йоклаган.
– Кунаклар алдына ни куям инде. Тәмам харап итеп бетергән бит, – дип көендем мин. Түрәкол баланы иркәләп уятты. үзе минем якка шелтәле карый. 
– Бала-чаганы бер дә ачуланмый гына, ничек тәрбия кылмак кирәк соң? 
– Баланы чоланга бикләп кую акыллы гамәл түгел, бүтән алай итмә!
– Син балаларга бигрәк ирек куясың. Аларны бит кырысрак тотсаң да таманга килә. һичьюгы, бер тапкыр булса да суккалап ал, – дип, мин аның үзен ачуландым.
– Нәгый, кыйныйсың килсә, үзең кыйна. Минем аларга кулым күтәрелми. Мин, гомумән, кыйнап үстерү ягында түгел. Безнең гаиләдә балага сукмадылар. 
– Хәйләкәр икәнсең, балалар сине генә яратсыннар, мине күрә алмасыннар дисеңме? 
– Йә инде, Нәгый! Синең кебек кешене яратмаска мөмкинмени? Без сине барыбыз да яратабыз! – дип, ул сүзне уенга борып, бәхәсне туктатты.
– Без Мәскәүдә яшәгәндә хәрби күлмәкләр бик модада иде. Бөтен малайлар шундый күлмәк хакында хыяллана торган иде. Солдат киеме төсендәге тукымадан мин дә Чыңгызга күлмәк тектем, – дип хикәятен дәвам итә әни. – Ә Илгиз хакында уйламаганмын. Имеш, бәләкәй әле. Тирә-күрше малайлары көн туса, «сугышлы» уйный. 

1945 елның көзендә әни, җыйган уңышның беразын җамбыл базарында сатып, улларына итекләр алып кайта:
– Киләсе ел уңышын җыеп алганга кадәр мин сезгә бүтән итекләр сатып ала алмам. Әйбер һаман кыйбатлана гына бара. Карап киегез, киләсе язга кадәр җиткерегез. 

Малайлар, аңлыйбыз дигәндәй, баш кагып, тыңлап торалар. Таңнан торып, дәреслекләр салган букчаларын, ишләп бәйләнгән итекләрен иңнәренә асып, җәяүләп «иске күпер»гә таба китәләр. (җәйдә авылы Талас елгасының сул як ярына урнашкан. Без укырга йөри торган Покровка авылы елганың уң ярында. Елга ташыган саен көчле агым күперне алып китә. Аның каруы, елганың түбән агымында – 5-7 чакрымда ике ярны тоташтырган иске, әмма ышанычлы күпер бар. Шул күпердән курыкмый-нитми чыгып йөрергә мөмкин иде.) Елганы кичеп чыкканнан соң, малайлар, аякларын юып, итекләрен кияләр. Покровка мәктәбенә алар итектән барып керәләр дә, дәрестән чыгуга, кабат яланаяк җәйдәгә кайталар. Суыклар башланганчы шулай йөреп торырга уйлыйлар.

Бервакыт күпергә килеп җиткән Чыңгыз Илгизнең алданрак киенеп куйганын күреп ала:
– Нигә син килешүне бозасың, итегеңне сакламыйсың?
– Итек асып йөреп туйдым! Бүтән яланаяк йөрисем килми!
– Хәзер үк сал, – дип әмер бирә Чыңгыз. 
Тискәре энекәше боерыкны үтәргә ашыкмый, алар эләгешеп китәләр...
– Әни саклап кияргә кушты бит!

Сугыш елларында барыбызга да авыр иде. Елына бер тапкыр көч-хәл белән сатып алынган яңа кием кешегә ай буена җитәрлек күңел бәйрәме бирә иде. Кешеләр озын-озын икмәк чиратларында торды. Бишкәк шәһәрендә шулай иде. Авыллардагы хәлне әйтеп тә торасы юк.
Бервакыт безнең сыерны урладылар. Бу 1943 ел иде. үзебезнең сыер абзары булмаганга күрә без Зөһрә исемле сыерыбызны колхоз абзарында тота идек. Ул бүген-иртәгә бозауларга тора. Чыңгызның Шекердән кайткан вакыты. Кич белән чәй эчкәндә генә сөенешеп сөйләшеп утырдык. Язны җиңелрәк үткәрербез әле, үзебезнең сөт, каймак булыр, диештек. Иртән иртүк Чыңгыз абый колхоз абзарына Зөһрәнең хәлен белергә кергән. Керсә, аран буш. «Күпме эзләп карасам да, сыер табылмады. Төнге каравылда торган бабай да берни дә күрмәгән, – дип сөйләде соңрак абый. – Бабай әллә чынлап та күрмәгән, әллә юри хәйләли. Мин куркуга калдым. Тирә-юньне йөгереп әйләнеп чыктым. Чокыр-чакырларны карадым, елга буена төштем, Зөһрә беркайда да юк. Бәла булганын сизенеп, йөгереп әни янына кайттым. Шул көнне безнең гаилә өчен дөнья убылып төшкәндәй тоелды: шик тә юк, сыерны урлаганнар. Барыбыз да елаштык. Ничек яшәрбез, диештек. Күршеләр йөгереп керде. Алар да елаша башлады. Ятимнәрне кызганмыйча сыерларын урлап алып киткән угрыларны каһәрләделәр. Минем күңелдә ярсу бер тәвәккәллек уянды. Олы бала булганга күрә әнине һәм кечкенә туганнарымны якларга, ни дә булса хәл кылырга, угрылардан үч алырга тиеш идем. Шул чагында күңелдә бердәнбер дөрес карар туды: каракларны тотып, үтерәм. Мин тракторчы Тимербәк абыйның мылтыгын сорап тордым. үзе авырып урын өстендә ята. Тимербәк абый безнең кайгыны ишеткән иде инде:
– Ал әнә мылтыкны, стенада эленеп тора. Янындагы букчада патроннар да бар, – диде ул, авыр сулап. – Сәламәт булсам, угрылар эзеннән үзем китәр идем, – дип тә өстәде.

Тимербәк абый яныннан йөрәгемне кайнаткан үч тойгысы белән чыктым. Бу күз алдын томаларлык гарьлек һәм усаллык иде. әле тагын бер уй миңа тынгы бирмәде: караклар, мөгаен, читтән килгән, ягъни килмешәк гаиләне якларлык, эзләренә төшәрлек кеше юк дип уйлагандыр. Шул уй минем ярсуымны тагын да көчәйтте. Башыма бүтән бер төрле фикер кермәде. Минем кайгыдан көйгән җанымны фәкать бер генә теләк әйди: ничек кенә булса да угрыларны табарга һәм аяусыз җәзаларга! Мин ни рәвешле аларны эзләп табасымны да аңлата алмый идем. Ләкин, күрсәм, шунда ук танып аласымны тәгаен белә идем. Алар да минем кем икәнемне белерләр. Ләкин инде соң булыр, мин аларны шундук атып үтерермен.
Барам шулай кулыма мылтык тотып, эчтән үч ярсуы белән янып. Менә зур юлга да килеп чыктым. Каршыма ташландык зират ягыннан ишәккә атланган аксакаллы бер бабай килеп ята. Менә юлларыбыз кисеште. Мин хәтта тиешенчә сәлам дә бирә белмәдем. Бөтен вөҗүдемне нәфрәт чолгаган иде. Үтеп тә киткән булыр идем, ләкин бабай туктатты: 
– Әй, егет, син берәрсен үтерергә дип бармый торгансыңдыр бит?
– Әйе, – мине бабайның соравы бер дә гаҗәпләндермәде. – Әйе, үтерергә барам!

Күзләребез очрашты. Мин бик йончыган чырай һәм хәлемне бик тә аңлый торган караш белән очраштым. Ул баш какты:
– Эшләр шулайрак икән, ашыкмый тор әле син. Тукта, сөйләшик. Мондый карарга ник килдең?
– Буаз сыерыбызны алып чыкканнар. ә без дүрт бала, мин – иң өлкәне, әнием белән апам – хасталар.
– Менә эшләр ничек икән! Бәла. Тик син мине тыңла әле. үзеңне үч белән яндырма, уеңда да кеше үтермә, хәтта нәгъләт төшкән угрыны да.
Мин үз-үземне чак-чак тыеп тордым.
– Хәлеңне аңлыйм, – дип ипләп кенә сүзен дәвам итте бабай. – Синең өчен мин дә бик хәсрәтләнәм. Сөякләрем ойый. Бер күрмәгән бабаңның сүзен тыңлап кара әле. үтерәм, дип барма! Йөрәгеңдә андый уй йөртмә. Өеңә кайт һәм шуны хәтерләп кал: тормыш сиңа явызлык кылган кешене үзе җәзалар. Һичшиксез, җәзалар. Шикләнеп тә карама! Күрәчәге аның үкчәсенә басып йөрер. Аның белән бергә ятыр, бергә торыр. 

Ә сиңа тормыш бәрәкәтен бирер. Өеңә кайт. Золым турында оныт. Сиңа бәхет килми калмас, күңел түреңә ничек оялаганын да сизми калырсың. Хәзер генә ул сиңа мин буш сүзләр сөйлим кебек тоелыр. Тик син миңа ышан, өеңә кайт. Берәр вакыт минем сүзләремнең хаклыгына ышанырсың, исеңә төшәр әле. Синең сыерларың да күп булыр, бәлки әле йөз сыерың булыр. Кайт, улым, өеңә. Һәм бөтенесе хакында да әниеңә сөйләп бир, бар, ә мин үз юлымда булыйм.

Белмим, миңа ни булгандыр, мин кинәт үксеп елап җибәрдем. Елаудан бөтен тәнем тетрәнде. Мин тәмам тетелгән итекләрдән буп-буш кыр буйлап киттем, җилкәмдәге мылтыкның хәзер кирәге юк иде инде.
Өйгә кайттым. Әни үз-үзенә урын таба алмый йөри иде. Ул, Тимербәктән ишетеп, минем кеше үтерергә киткәнемне белгән, шунда ук миннән, син бер кешене дә үтермәдеңме, дип сорады. 
– Юк!

Ул мине кочаклап алды да елап җибәрде:
– Синең угрыларны таба алмавың нинди бәхет. Сыерсыз да үлмәбез әле. Тимербәккә мылтыгын илтеп бир. Хәтта уемда да берәүне дә үтермәм дип, миңа сүз бир». 

Әниебезнең язмышы шаккатарлык иде. Аның тормышының һәр чоры алдагысыннан кискен аерыла. Баштагы гомере – ата-ана йортында, мәхәббәттә коенып үткән гомер. Ул рәхәт балалык чорын, яшьлек елларын кичерә, иң яхшы мөселман һәм рус мәктәпләрендә белем ала. Аннары хакимияткә советлар килә һәм ата-ана милке тартып алына. 

Соңрак – бер күрүдән гашыйк булу, гаять бәхетле парлы гомер, яхшы гаилә һәм җәмгыятьтә дәрәҗәле урын. Бу рәхәтлекне репрессия, сугыш, ачлык, суык, каты авырулар, сугыштан соңгы михнәтле еллар алыштыра. Иң ахырдан – улларының уңышын күрү һәм янәдән җәмгыятьтә югары урын.
 

* * *
Әни 1971 елның 10 августында үлде. Аны соңгы юлга өеннән озаттык. Ишегалдына тирмәләр куелган, илнең иң данлыклы акыннары җыелган иде. Әни белән хушлашу өчен бик күп кеше килде. Шекер авылыннан егерме кеше, юл буе такмаклап елый-елый, Бишкәк урамнарыннан узып, безнең йорт каршына килеп туктады. Бөтен күршеләр, бигрәк тә руслар, татар хатыны үлгәнгә кыргызларның шулай елашуларын күреп бик гаҗәпкә калды. 

Әнине күмгән көнне халык ташкыны безнең өйдән Ала-Арча зиратына кадәр җәяүләп үтте. Бөтен юллар ябылган иде, һәркайда милиция сакта тора. Өйгә килеп хәсрәтебезне уртаклашырга өлгермәгән кешеләр, юл буйлап тезелеп, Нәгыймәне озатып калды. Бик күпләр аның җәсәде куелган машина янына килеп, гөлшәмбәрләр, чәчәкләр өйде. Мондый матәм йөрешен элек беркайчан да күргәнем юк иде. Берәүне дә рәсми төстә оештырылмаган, берәүне дә махсус дәшеп китермәгән килеш бит бу! Гап-гади кешеләр, ватандашлар, күршеләр, кардәшләр, ихлас күңелдән хәсрәтләнеп, Нәгыймә Айтматованы соңгы юлга озатты. әлбәттә, болар Чыңгыз Айтматовның иҗатын олылаучылар да булгандыр. Безнең әниебез авыр, әмма гадел, горур тормыш юлы үтеп, җәмгыятькә соклангыч балалар үстереп, авырлыкларга беркайчан да зарланмыйча, сызлануларын яшерә белеп, үзенә карата шундый ихтирам казануы бәхәссез. 

2009, июнь

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар