Логотип
Гаилә

«Мин синең белән йоклый алмыйм...» Бергәме, аерыммы?

Бер юрган астында йоклау дөресме әллә аерым бүлмәләрдә йоклау кулайракмы? Белгечләр ни ди бу хакта?


Балачактан хәтерлим: әби белән бабай аерым йоклыйлар иде. Аларга кунарга баргач, бу күренешкә бик аптырый идем. Алар бер-берсен яратмыймы әллә? Нигә бергә ятып йокламыйлар? Әллә картларда шулай тиешме? 
Хәзер бу күренешнең картлар өчен генә норма саналмаганына күнегәм, ахрысы. Дус кызымның ире белән аерым йоклавын күптән беләм инде. Алар өчен бу – гадәти күренеш. Гаиләләре бик матур – үрнәк итеп алырлык, бер дигән балалар үстерәләр. Ә төнге йокы дөньясына икесе ике бүлмәдә чума. Бер юрган астында йоклау дөресме әллә аерым бүлмәләрдә йоклау кулайракмы? Белгечләр ни ди бу хакта?
Бер-берегезне ничек кенә яратсагыз да, сез – сиам игезәкләре дә, бербөтен дә түгел. Шуңа күрә икегез ике темпта яшисез. Ул гырлый, бер яктан икенче якка борылгалап ята, әллә ничә вакытка көйләп будильник куя, иртәнге алтыда шыгы-шыгыр йокысыннан уяна, тора башлый, төнлә су эчәргә тора... Нигә сез икенче кешенең режимы буенча йокларга, яшәргә тиеш соң? 
Шулай да, күпләргә аерым йоклыйк дип әйтергә кыюлык җитми. Бу мөнәсәбәтләрнең салкынаю дигәнне аңлата кебек... Чынлыкта исә икегез ике бүлмәдә йокларга хәл иткәнсез икән, бу үзара хөрмәт, аңлашып яшәү турында гына сөйли, ди белгечләр.
Тарихка күз салсак, уртак ятак элек җәмгыятнең иң аскы катламына, авыр хәллеләргә генә хас булган. Аристократларның йорты гомумән ирләр һәм хатыннар ягына бүленгән, төнгә хатыны янына керәсе килү теләген ире хезмәтчеләр аша алдан җиткергән. Совет власте исә гаилә әгъзаларын бер-берсенә «якынайта». Революциягә кадәр ир белән хатынга бер бүлмәдә йоклау башка сыймаслык хәл булып тоелса, революциядән соңгы чорда гадәти күренешкә әйләнә. 1920 нче еллардан соң Россиядә аерылучы гаиләләр саны арта башлый...
Аерым йоклый башлау тәкъдимен ешрак хатын-кызлар ясый икән. Үзләре йокы туймаудан сирәгрәк зарланса да... Ә менә ирләргә, янәшдә йоклаучысы тынгысыз булса, иртән баш авырту белән уяну куркынычы ешрак яный, хроник ару барлыкка килә. 30 яшьтән олы һәр бишенче кеше йоклаганда гырлый, ә янәшәдә тынгысыз йоклаучы «күршегез» йокыгызның 19 процентын урларга мөмкин, ди галим-сомнологлар. 
Ә менә психологлар бер фикергә килә алмый икән. Аерым йоклау өчен тавыш биргән психологлар моны тирән итеп, рәхәтләнеп йоклау, йокы тую, үзара мөнәсәбәтләрнең яңа чоры башлану белән бәйли. Уртак ятакка каршы булган психологлар исә позицияләрен ир белән хатынның бер-берсеннән ераклашуы, аралар суыну белән бәйли. Йоклаганда да ир белән хатын тән аша бер-берсе белән «аралашуны» дәвам итә, сәламәт психика өчен бер-береңә кагылу мөһим, бергә йоклау тынычлык, сакланганлык хисе бирә, ди. 
Гаилә тормышының төрле чорында ир белән хатынга төрлечә йоклау туры килә дип исәпләүче галимнәр дә бар. 7–15 ел яшәгән парлар аерым йоклауга өстенлек бирә. Ә менә яңа өйләнешкән йә бергә егерме елдан артык яшәүчеләр бергә йоклауның кадерен ныграк аңлый икән. Ә картлык елларында янәшә йоклаучы кешең хәтта гомереңне саклап калырга да мөмкин, ди. 
Ирегез кочагында йокы туйдыра алмыйсыз икән, атнаның биш көнен аерым йоклап, ялларда бергә ятарга була, дип тәкъдим итә психологлар. Сыеныр якын кешең биргән җылыны башка берәү дә бирә алмый бит...

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар