Логотип
Тарих

«Уртадан юл бир хатынларга!»

Наил ТАИРОВ, тарих фәннәре докторы, Казан мәдәният һәм сәнгать институты профессоры.
Илһам ТАИРОВ, төбәкне өйрәнүче.


Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. Халкыбыз тарихында, узган юлында сизелерлек эз калдырган шәхесләр хакында күбрәк белергә, аларның яшәү рәвешен, идеалларын аңларга тырышуыбыз табигый. Игелекле гамәлләр кылган, милләт, халык мәнфәгатьләрен алга куеп фидакарь­ләрчә көрәшкән бөек затлар онытылмый, соклану, горурлану уята. Уйландыра, игелекле гамәлләр кылырга рухландыра. Әйтик, кемнәр соң алар Акчурин­нар, дигән сорау бүген күпләрне гаҗәпләндерми инде. Төрки-татар мәдәнияте тарихында эшкуар Акчуриннар калдырган эз тиз генә җуелырлык түгел. Төрки-татар дөньясында беренче хатын-кыз рәссам Хәдичә Акчурина, беренче хатын-кыз археолог Зөләйха Акчурина, тарихка татарлардан беренче хатын-кыз журналист буларак кереп калган Зөһрә Акчурина исемнәре һәм эш-гамәлләре күпләргә билгеле.


Визит карточкалары
Элеккеге Сембер губернасы, хәзерге Ульяновск өлкә­сендәге Гурьевка авылында әтисе Абдулла Сафа улы эзеннән сәүдә белән шөгыльләнә башлаган Курамша Акчурин йон аялау, юып сатуның төшемле эш икәнен абайлап ала. Постау мануфактурасына йон китереп тору белән баеган Курамша Акчурин 1826 елда алпавыт Д.Кротков нигез салган постау фабрикасын 1868 елда сатып ала. Алга карап эш итә торган зирәк, эшчән крестьян улы гаять зур тырышлык, көч куеп предприятиене киңәйтә. Күп тә үтми, егәрле, эшчән, булдыклы Акчуриннар тырышлыгы белән «бала» фабрикалар барлыкка килә. Курамша (ихтимал, Хөрамшаһ) башлаган үрчемле эшне дәвам итү аның уллары – Тимербулат, Әсфәндияр, Исмәгыйль һәм Ибраһимга мирас булып кала. Уңганлыгы, сәләте, зирәклеге белән аерылып торган Тимербулатны – Тимай байны туганнары башлык итеп таный. Хәер, энеләре дә олы агаларыннан калышмый. Коромысловка авылында постау фабрикалары тоткан бай сәүдәгәр Әсфәндияр Курамша улының кызы Зөһрә Акчурина яшьтән үк каләм тибрәтә башлый. Кырымлы Исмәгыйль Гаспринскийга кияүгә чыккач та каләм чарлавын дәвам итә. Ире белән берлектә Кырым­да «Тәрҗеман» газетасын иҗат итүгә тирән белемле ханым күп көч кертә. Шунысы аеруча куанычлы, сәүдәгәр Акчуриннар эшмәкәрлек белән шөгыль­ләнү, Россия хөкүмәтен яхшы сыйфатлы постау белән тәэмин итү белән бергә милләт мәнфәгатьләрен дә истән чыгармаска тырыша, хәйрия эшенә – меценатлыкка гаять зур игътибар бирәләр. 

Сембер фабрикантлары Акчуриннар үз хисапларына уку йортлары төзегәннәр. Мәчет-мәдрәсәләр салдырганнар. Рус һәм татар телендә китаплар бастырып чыгарганнар. Китапка, басма сүзгә хөрмәт, күрәсең, аларның канында булгандыр. Төрле җирләрдән китаплар китертә­ләр, газета-журналлар яздырып алдыралар. Бай китапха­нә­ләр туплыйлар. Китапханә киштәләрендә рус, татар, шәрык һәм көнбатыш язучыларының кызыклы әсәрләре урын ала. Туган тел язмышына битараф булмаган алар. Татар әдәбиятын, үсешен даими күзәтеп торганнар. Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый әсәрләрен үзләрендә булдырганнар. Күпсанлы нәсел-нәсәп арасында әдәбият белән кызыксынучы, язу эше белән мавыгучылар да булган. Аралашып, фикерләшеп яшәргә омтылганнар.

Фабрикантларның күп тармаклы нәсел-нәсәбенең күбесе үзләренең визит карточкаларын – исем-фамилияләре, атасының исеме, профессиясе, адресы язылган кечерәк калын кәгазь булдырган. Визиткалар­ның кайберләре әлегә кадәр сакланган. Курамша улы Исмәгыйль (Исмаил) Акчуриннар гаиләсендә берничә төрле визитка кулланышта йөргән. Ә бәлки бу гаиләгә караганнары күбрәк саклангандыр һәм безнең көннәргә килеп җиткәндер, кем белә... Гаилә башлыгы Исмәгыйль әфәнденең берничә вариациядә ясалган визиткалары бар. Ике ягына да: «Исмаилъ Курамшевичъ Акчуринъ» дип басылганнарын да, татарчасын да, рус телендәгеләрен дә күрәбез. Татарча дигәнебез ул чактагы гарәп графикасында язылган визиткалар. Хәер, латин шрифтындагылары да очрый. Әйтик, «Ismail Aktchourine» вариантын очратабыз. Җәмәгате Гайнелхәят Габдрәшит кызыныкы – «Айнельхаят Абдряшитовна Акчурина» дип язылганы белән дә танышабыз. Хуҗа үзе дә, хуҗабикә ханым да визит карточкалары булдыруны кирәкле эш санаган, димәк. Бу мавыгу, күрәсең, аларның балаларына да йоккан. Кызлары Мәрьямнең (шул исәптән кияүгә чыкканнан соң алган фамилиясен дә кертеп «Марьям Исмаиловна Акчурина-Агеева» дип язылганнарын да, Исмәгыйль кызлары Асия, Зөһрә, Фатыйма, Зөләйха, Зөбәйдә исемнәренә тутырылганнары да кулланышта булган. «Саламандра» сәүдә ширкәтендә страховой агент булып эшләгән Йосыф Исмәгыйль улының визиткасы исә «Уосиф Исмаиловичъ Акчуринъ» дип тутырылган.

Ни кызганыч, әлегә иң эре сәүдәгәр һәм фабрикант Тимербулат Курамша улы Акчуринның һәм балалары­ның визиткалары табылмады. Һичшиксез, алар булган. Ихтимал, шәһәрләрдә яшәүче Акчуриннар визиткалар булдыруга һәм алардан куллануга зуррак әһәмият биргәннәрдер. Хәер, калаларда тамыр җибәргән­нәре дә авылларны онытып бетермәгән. Акчуриннарның күбесе авылда да, калада да йортлар салганнар. Сембер губернасындагы авылларда, Сембернең һәм Сызраньның үзендә аларның зур, матур йортлары булган. Әлбәттә, калада яшәгән Акчуриннарның балалары күпкырлы белем алу өстенә, башка милләт мәдәниятен дә якын иткән, руслар белән күбрәк аралашкан.
 
Бу нәселдән чыккан хатын-кызларның да заманында ирләрдән калышмыйча олы эшләр майтарырга омтылуы аеруча сөендерә. 

Визиткалар белән мавыгу юктан гына түгел, әлбәттә. Сәүдәгәрләрнең генә түгел, хатыннарының, балаларының да тора-бара аралашу даирәсе киңәйгән. Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр белән генә түгел, татар зыялылары, укымышлылары, галимнәр, мөгаллимнәр белән дә бик теләп, якыннан аралашканнар. Шулай ук фабрика зыялылары, хезмәткәрләр, приказчиклар арасында да дуслары, якыннары шактый булган. Укытучы-мөгаллимнәр, табиблар, фабрика клубында эшләүче сәнгатькә якын кешеләр, театр һәвәскәрләре, билгеле инде, Акчуриннар белән дуслашу, аралашуны хуп күргәннәр. Акчуриннарның аралашу даирәсен күзаллау өчен сакланып калган визиткаларның әһәмияте аз түгел. Тимербулат Акчурин варисларында хезмәт иткән Гафарова ханымның визиткасы кулдан язылган булса да, әһәмияткә ия. «Хәдичә Бакировна Гафарова. Гурьевка, Барыш ст. М.-К. ж.д.» дип укыйбыз.

Визит карточкалары фабрикантларның һәм аларның балаларының мәдәни карашлары күпкырлы икәнен дәлилли. Димәк, ХХ гасырның башында – унынчы елларда ук Россия бизнесына саллы өлеш кертергә өлгергән алдынгы карашлы татар эшмәкәрләре заман белән бергә атлаган, дөньядагы яңалыклар белән танышып торган.

Туры Тукай
Тукайның Сембер ягында – Акчуриннарда кунак булуы хакмы, дип шикләнүчеләр аз түгел. Хак булса, данлыклы татар байларының ни эш-шөгыльләре, ни тормыш-көнкүрешләре хакында ник бер-ике авыз сүз, бер кәлимә шигырьме, истәлек-фәләнме язып калдырмаган? Казанга килүен, авылга кайтуын, күңеленә яткан-ятмаган очрашулар, аралашу-күрешүләре хакында тәфсилләп сурәтләргә иренмәгән шагыйрьнең данлыклы татар байлары хакында бер ни әйтмәве, ә бәлки сүз әйтергә кирәксенмәве гаҗәп түгелме? Без бит шул чорны – замана зыялыларын, Ямашевларын, Карәхмәтләрен, Ишми ишаннары белән бергә, туры Тукайның үткен, күп чакта аяусыз каләме аша күзаллыйбыз.

ХХ гасыр башында постау фабрикалары әкренләп Тимербулат – Тимай бай уллары Хәсән, Якуб һәм Абдуллага күчә. Хәсән Акчурин – русча, татарча укый торган, мәгълүматлы, алдынгы карашлы ир – милли мәдәният белән дә кызыксына. Мәдәниятне күтәрүгә акчалата ярдәм дә күрсәткәли.

Шөһрәтле яшь шагыйрь Тукаевны чакыру уе нинди ният белән башына килгәндер, ул кадәресе безгә караңгы. Чакыруны җиткерүне үтенеп, ул Казанның зур сәүдәгәре һәм җир хуҗасы Бәдретдин Апанаевка хат юллый, юл чыгымнары өчен акча да сала. Усал телле шагыйрьнең үзен бигүк өнәп бетермәгәнен белгән Апанаев исә шагыйрьнең үзенә түгел, Фатих Әмирханга мөрәҗәгать итә. Тукайны күндерүне әдипкә йөкли. Бу даирәне дә күреп кайтсын, тәэсирләре артсын, диптер, дусты аны кунакка барырга үгетли.
 
Акчуриннарда шагыйрьнең бер атнага якын торганы мәгълүм.

Сүз Галиәсгар Камалга: «Тукайның Казаннан икенче чыгуы аның Сембер губернасындагы Акчуриннарга кунакка баруы була. Фабрикант Хәсән Акчурин, мөсел­манча зур укымышлы кешеләрдән саналып, яңа әдәбият­ны да сөючеләрдән булганга, Тукайның шигырьләрен укый һәм аның үзен дә күрәсе килә. Казандагы дусларына Тукайны кунакка җибәрүләрен сорап хат яза һәм акча да җибәрә. Алар, Тукайның үзенә акча мәсьәләсен белдермичә, аны барырга күндереп, баштанаяк киендереп озаталар. Тукай зур кунак булып кайта.

«Тукайның кайтканын ишеткәч, мин аның янына менәм, ни күзем белән күрим, өстеннән яхшы кием-нәрен, ак якаларын салып ыргыткан да эчке күлмәктән генә караватына сузылып яткан. «Нихәл, бик шәп йөреп кайттыңмы, бик шәп сыйладылармы?» – дигән сорауга каршы, Тукай: «Сыйлавын шартлаганчы сыйладылар, шулай да үземнең караватымны сагынып кайттым әле, безгә кул кешеләр түгел алар, әллә ничә горничный нәнкә шикелле ашаталар, нәнкә шикелле эчертәләр, нәнкә шикелле йоклаталар, үзең теләгәнчә йокларга ирек тә юк. Сыйлары да гел коньяк та шампанский, безнең шикелле кара корсакка кул нәрсәләрмени алар», – диде, ник барганына үкенгән көнгә төшкән-леген белдерде». (Г. Камал. Әсәрләр, 3 т., 325 б.)

Бу чорда Хәсән бай җәмгыятьнең директоры – җаваплы оештыручы саналса да, исәнлеге какшау сәбәпле, җитәкчелектән читкәрәк китеп, эшне энесе Якубка тапшырган була. Акчуриннарның уртанчы уллары Якуб, әти-әнисен хафага салып, күрше Силаевка авылыннан фабрикага килеп эшләүче Васена атлы рус кызы белән якынаеп китә. 1899 елда аларның беренче кызлары Александра, аннан Клавдия, Владимир, Георгий, Елизавета һәм Виктор туа. Акчуриннар эшенең чишмә башында торган Тимербулат Абдулла улы өчен бу чын фаҗига була. Катгый каршы килүенә, үзе исән чакта киленне бусагага аяк бастырмаска ант итүенә карамас-тан, яшьләр үзләренчә яши. Ахырда, улын яратумы, капиталны бүлгәләргә теләмәүме – атаның фикерен нидер үзгәртә, Якуб гаиләсенә ике катлы йорт өлгертә. Тимербулат Акчурин үлгәч, 1910 елның 7 июнендә Якуб белән Василиса Сембер чиркәвендә христиан йоласы буенча никахлаша. Мөселман Якуб Тимербулат улы Акчурин – өйләнмәгән егет; Василиса Семеновна Рождествина – христиан динендәге девица, ә никахка кадәр туган балалар исә христиан динендә тәрбияләнәчәк дип теркәлә документта. 

Акчуриннар мәдрәсәсендә хәлфә булып торган Кыяметдин Кадый­ри истәлегеннән күренгәнчә, поезд килеп туктаганчы ук шагыйрьне каршыларга өч чакрым ераклыктагы Барыш станциясенә, туганнарын ияртеп, Хәсән Акчурин ике тройка белән үзе килә. Кайткач, кунакны зурлап биек таш йортның иң якты бүлмәсенә урнаштыралар. Кичен китапханә бүлмәсендә шагыйрь хөрмәтенә зур мәҗлес уза.

Хәсән байның энеләре, сеңелләре, фабриканың дәрәҗәле затлары, Гурьевка зыялылары киенеп-ясанып табын тирәли тезелешеп утыра. Һәм, әлбәттә, Казан кунагыннан хикмәтле сүз көтә. Әмма шагыйрь, ни сәбәп-ледер, ачылып китми. Хуҗаларның сорауларына кыска-кыска җаваплар белән чикләнә. Күпме сорасалар да, шигырь укудан да баш тарта. Кыям хәлфәне гаҗәпкә калдырган хәл – кунакның йомыклыгы Акчуриннарны өнәмәвеннән генә түгелдер... Читләр алдында ачылып китә алмавы, ихтимал, аның оялчанлыгы белән бәйледер. Сул күзенә сизелер-сизелмәс ак төшкән булуы да, хатын-кыздан уттан курыккандай курка торган шикчеллеге дә моңа сәбәп булырга мөмкин. Галиәсгар Камал Габдулла дустын ничә тапкыр өенә чакырып караса да, аның баш тартуын: «Анда бит синең хатын, балалар... Бик сыйлыйсың килсә, берәр кәтлит китерт тә, сыйла инде», – диюен искәртә ич. Ә Фатих Әмирхан истәлекләреннән күренгәнчә, ул табигате белән йомыкый: «Тукай хатын-кыздан кача иде. Ул идарәханәгә кереп чыга торган хатын-кызларның сәтрәдән (пәрдәдән) азат, зыялы хатын-кыз икәнен белә торып та, алар бар вакытта идарәханәгә керми генә түгел, хәтта ул барында алардан берәрсе килеп керсә, ул ашыгып чыгып китә иде. Көннәрнең берендә ул, миңа йомышы булганлыктан, идарәханәгә өч мәртәбә килеп, өч мәртәбәсен-дә дә, очраклы рәвештә хатын-кыз булганлыктан, өч мәртәбәсендә дә минем янга керергә теләмичә киткән. Икенче көнне шул вакыйганы сөйләп, мине бераз ачу-
ланып алды:
– Хатын-кыз белән ни сөйләп утырмак кирәк? Көненә өч мәртәбә сәгатьләп-сәгатьләп ма ля сөйләп утырудан ничек туймаска кирәк?
– Ник нәкъ менә ма ля, ягъни мәгънәсез, кирәксез сүз?
 – Хатын-кыз булган җирдә башка сүз сөйләнми...»

Моңа карап, Тукай хатын-кыз затына нәфрәт саклаган икән, дип ялгыш нәтиҗә ясый күрмә, укучым. Аның хатын-кыз галәмен кузгатырга теләп язган шигырьләре үз бурычын үтәде, иң әүвәл нәкъ менә хатын-кыз шагыйрәләр: «Тукай хәкыйкый халык шагыйре» дип таныды.
Көям бирмәк өчен хөрлек, азатлыклар хатынларга,
Бөтен фикрем, уем шулдыр, карамый көн вә       
                                                 төнләргә 
Иел, и халкы дөнья! Уртадан юл бир хатынларга!
Яшә, и галәме өнса! Вакыт хакларны аңларга!


Фабрикант белән икәүдән-икәү калганда алар ниләр хакында сөйләшкән, ниләргә игътибар иткән, болары мәгълүм түгел. Кыям хәлфә истәлекләреннән аның шар тәгәрәткәне, ягъни икәүләп бильярд уйнаганнары, шагыйрьнең фабрикага кереп йөргәне билгеле. Әлбәттә, гади эшчеләрнең авыр тормышы аның күз уңыннан читтә калмагандыр. Бу чорда иҗат иткән, татар прозасы үсешенә үзенчәлекле өлеш керткән Мәхбүбҗамал Акчуринаның хикәяләре Тукай игътибарына ирешкәнме-юкмы, без моны белмибез. Әдибәнең фабрикант Акчуриннарга кардәш тиешлеме-түгелме икәне дә ачыкланмаган. Әмма әдибәнең каләме татар үткән авыр язмышны сурәтләве белән кызыклы.

1910 елда язылган «Хаммал Ягъкуб» хикәясе Сембер артындагы авылдан шәһәргә фабрикага эш эзләп килгән ирнең кярханәгә йөкче булып яллануын тасвирлый. Эш авыр булса да, әзрәк акча эшләп ат аласын, иген игәсен уйлап, тырышып эшләп йөргәндә үзе кебек йөк ташучылар магарыч сорап аңа бәйләнә. Эчми торган авыл кешесен төрлечә мыскыллап, «сыйларга» күнде­рәләр. Әмма юмартланып трактирда типтерүнең соңы фаҗигале тәмамлана: аякларын өшетеп, авырып яткан иргә чиләнеп тапкан акчасы­ның да әҗерен күрү насыйп булмый. «Мишәрләр тормышыннан бер ләүхә» дип аталган, тормыштан алынган хикәясе исә автор бала чагында күргән фаҗигале вакыйганы тасвирлый. Иске гореф-гадәтләргә, ырымнарга ышануның бар авырлыгы болай да хокуклары чикләнгән хатыннар иңенә төшә. Май уртасында кырау төшеп, игеннәр зыян күрә. Мәчет янына җыелган картлар моның кәсәфәтен ураза тотмаган хатыннардан күрә. Дүрт балалы хатынның көндез чәй эчкәнен ире – атасы малын сарыф итеп, гаиләсен хәерчелеккә дучар иткән ялкау Камал фаш итәргә тотына. Бишенчегә йөкле булып, шуннан котылырга азапланган авыру Хәбибҗа­мал­ны мич башыннан сөйрәп төшерәләр. Исмай углы белән икесенең кулларын бәйләп, кыйнап, битләренә корым ягып урам әйләндерәләр. Бу темага совет чорында М. Гали («Яңгырсыз елларда», 1921 ел), М. Гафури («Кара йөзләр», 1926), Н. Исәнбәт «Миркәй белән Айсылу», 1931) язды. М. Акчурина хикәясе 1914 елда бу теманы башлап күтәрүе һәм реалистик чишелеше белән әһәмиятле. Уңай герой буларак тәкъдим ителгән абыс­тайның да бу хәлгә төшүнең сәбәбен мескинә хатынның үзеннән эзләве гаҗәп: «Атаң-анаң яхшы кешеләр иде. Ләкин сезнең авыл кызларының әхлакына андагы фабрикалардагы тәрбиянең күп яман тәэсире булган», – ди ул Хәбибҗамалга. «Мин, абыстай, аслан фабрикада хезмәт итмәдем. Үзегез дә беләсез, атам яхшы тормышлы иде». «Анда хезмәт итмәсәң дә, синең тиңдәш, кордаш кызларың шул фабрикаларда хезмәт итеп, җомга көнләрдә генә өйгә кайта иделәр, син шулар илә бергә кунып, андагы тормыш хикәяләрен тыңладың. Йөреш-торышта анларча булырга үгрәндең. Бәхетсезлегеңә, ярты гакыллы Камалга тугъры килдең. Синең кебек көяз хатынга җебегән, юкә ир тиң түгеллекне инкяр итеп булмый». Җәберләнгән хатынның, үзен хаксызга мәсхә­рә иттергән, ерткычларча кыйнаган иреннән аерылуны сорап, мулла ишеге төбенә кат-кат баруын әдибә ачынып хикәя итә. Талак хатына марка өчен ире акча бирмәгәч, хатын кулындагы беләзеген салып: «Анамнан калган сагынмалык иде, хезмәт иткәч, йолып алырмын, кайсыгыз булса шуңарга бер сум акча бирә торыгыз!» – дип үтенгәч, шаһитлардан берәве бер сум акча чыгарып бирде».
 
Хәер, Тукайның эшчеләрнең авыр тормышын чагылдырган «Кярханәдә» шигыре Акчуриннар фабрикасында булу тәэсирендә тууы да ихтимал. 

«Тукайның фабрикантларны мактап язмавы хак. Хурламаган да. Ул алардан начар кәеф белән кайтмаган, – ди гомерен фабрикантларның игелекле эшләрен, нәсел-нәсәбен өйрәнүгә багышлаган галим, үзе дә Акчуриннар якташы Наил Измаил улы Таиров. – Әйе, алар безнең иш түгел, алар башка камырдан, дигән кебегрәк фикер белдергән ул. Киткән чакта – озатканда Акчуриннар аңа илле сум акча, кием тектерергә постау биргәннәр. Ни кызганыч, Тукайны кунак иткән ул йорт юк инде». (Туфан Миңнуллин «Без китәбез, сез каласыз...» дигән драма әсәрендә, бирергә теләсәләр дә, шагыйрьнең байлардан акча алмавын кистереп әйтә.) 

«Ялт-Йолт» журналында бергә хезмәт иткән Әхмәт Урманчиев «һич берәүгә тәрилкә тотмаган» Тукай тормышыннан бер эпизод китерә: «...татарлар арасында шау-шулар була башлагач, Россия татарларының иң атаклы фабрикантларыннан берәү, шөбһәсез, байлыгына горурланып, үз фикерен чын дип санап, Тукайны Муса әфәндегә каршы корал булырга димләп, бер хат язды. Менә шул вакыт кечкенә гәүдәле, олы йөрәкле шагыйрь ни эшли? Ул хатны иртә белән алгач та укып ташлый да, аңа шул минутта ук җавап яза.

Мине чакыртып, ул хатны укый. Бу җавап шулкадәр әче иде ки, шөбһәсез, алтыннарына мәгърур булган бай моны алгач, чын мөхәррирлек янында акчаның никадәр зәлил (кадерсез) булганын аңлагандыр. Бер тиенсез йөргән чакта бу кадәр олылыкны, шөбһәсез, чын мөхәррир булмаган кеше катгыян эшли алмас.»

Халык шагыйре Тукай гамәленә сокланудан кала тагын нинди хис белдереп була?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    «УРТАДАН ЮЛ БИР ХАТЫНЛАРГА!» ? ""чыктым аркылы купер"" тугелме НИ ?

    Хәзер укыйлар