Логотип
Тарих

​«Укы, яз, бел, тырыш син…»

«Тиеш түгел»ләргә карамастан, Гани бай Хөсәенов Оренбург шәһәрендә һәм Каргалы авылында кызлар мәктәбе ачарга җөрьәт итә.
Милләтебезнең олуг шагыйре Габдулла Тукай татар хатын-кызларына һәрвакыт хәерхаһ булып, алар турында чын кайгырту белән кайгыртып яшәгән иманлы шәхесебез. 
«Иел, и халкы дөнья! Уртадан юл бир хатыннарга!» – дип мөрәҗәгать итә ул җәмәгатьчелеккә. Хатын-кызларның үзләрен дә терерәк булырга чакыра, тәрәккыяткә, мәгърифәткә өнди.

Җәмәгатьчелек шагыйрьнең һәм аның теләктәшләренең игелек белән тулы сүзләренә колак сала, Казанда, Уфада, Оренбургта, Себердә һәм башка төбәкләрдә туташлар өчен мәктәпләр ачыла башлый. Бу яктан аеруча Оренбург төбәге өлгерлек күрсәтә, анда иганәчелек тирән тамыр җибәрә. Татар байлары мәгърифәтне, мәдәният, әдәбият һәм сәнгатьне үстерү максатларында зур чыгымнар тоталар, милләткә ярдәм кулын сузалар.

Шул якларда туып-үскән язучы һәм публицист Лирон Хәмидуллин бу җәһәттән менә дистә еллар инде фәнни-тикшеренү, эзләнү эшләре алып бара. Укучыларга аның чираттагы язмасын тәкъдим итәбез.
 

Әдһәмова мәктәбе

Мөселманнар дөньясында әүвәл кыз балаларны мулла хатыннары – абыстайлар үз өйләрендә укыткан. Уку, башлыча, абыстай укыган дини эчтәлекле гарәпчә китапны ятлап баруга, намаз укырга өйрәнүгә нигезләнгән була, ә язу кызларга «тиеш түгел». Ләкин шушы «тиеш түгел»ләргә карамастан, Гани бай Хөсәенов Оренбург шәһәрендә һәм Каргалы авылында кызлар мәктәбе ачарга җөрьәт итә.

Аңа чаклы, ягъни унтугызынчы йөзнең туксанынчы елларына кадәр татарлар арасында тагын шундый кызлар мәктәпләре булганмы соң? Булган. Фабрикант Акчуриннар бистәсендә, мәсәлән. Тимербулат Акчурин моның өчен Себер тарафыннан укымышлы яшь абыстай Хәнифә Гыйсмәтуллинаны чакырып китерә. Томск шәһәрендә мәдрәсә тотучы хәзрәт Гыйсмәтулла әл-Борындыкый гаиләсендә белем алган, «Тәрҗеман» газетасында хатын-кызлар тормышына кагылышлы язмалары белән таныла башлаган яшь абыстайны фабрикант агаларына тәкъдим итүче, мөгаен, шул ук газета эшендә катнашкан Зөһрә Акчурина-Гаспринская булгандыр.

Каргалыдагы кызлар мәктәбе бер-ике ел эшләгәч, һәм Оренбургта да шундый мәктәп ачылгач, Хәнифә хәлфә Оренбургка да кунакка киләчәк, әлеге кызлар мәктәпләрендәге укытуның торышы белән танышып йөриячәк. «Ширинбану ханым мине һәр җиргә озатып йөрде», дип яза ул Гани байга багышланган шигырендә… (Ширинбану – Гани байның хатыны.)

Оренбургка килгәнче Хәнифә мөгаллимәнең өч китапчыгы: «Гакыйдәтел әһлехак» («Дәреслек яклылар ышануы», 1895 ел, Бакчасарайда басылган булса кирәк), «Тәгъзия» («Юану», шигырь китабы, 1897 дә С.-Петербургта И. Браганский басмасында чыга) һәм «Тәргыйб» («Кызыксындыру», 1898) инде халык арасында таралган була. 1900 елда аның «Мәгъдәнел мәсаил» («Сораулар чишмәсе») китапчыгы да дөнья күрә.

Гани бай Каргалы кызлар мәктәбе өчен шәһәрнең Дунай очында махсус бина сатып ала. (1920 елларга кадәр Каргалы шәһәр дип тә, бистә – «слобода» дип тә йөртелә.)

Дунай бистәнең иң түбән очында, Оренбург тарафындарак урнашкан. Яз көннәрендә Дунай елгасыдай киң җәелеп аккан, йортлар артында ук Сакмарга килеп кушылган Каргалы елгасы бу бистәне үзенчәлекле бер утрау рәвешенә китерә. Монда ярлырак катлам халык яши. Башка мәчетләр зурлап таштан салынган булса, бу очның мәчете дә элек-электән кечерәк бер агач бина була. Гани байның кызлар мәктәбен әлеге мәхәлләгә урнаштыруының ике сәбәбе бар. Бердән, бу мәчетнең муллалары заманчарак белем алган яшь хәзрәтләр. Икенчедән, берничә ел элек кенә, 1891–1892 елларда, өч бертуган Хөсәеновлар ир балалар мәктәбе өчен дип шактый зур, иркен таш бина төзетәләр. «Унтугыз тәрәзәле, дүрт ишекле… шундый ук таштан эшләнгән аерым аш-су йортлы», дип яза мәхәлләнең имамы Әюб хәзрәт Ибраһимов. Димәк, бу ике мәктәп янәшә, Әюб хәзрәт мәчетенә караган мәхәлләдә урнашкан була. Истәлекләрдә кызлар мәктәбенең ачылу елы тәгаен әйтелми. Ул 1896 елның көзеннән эшли башлаган булса кирәк. Анда һәр елны 35–40 кыз бала укыды, дип белдерә Әюб хәзрәт. Мәктәпнең беренче укытучысы Салих карый кызы Фатыйма Әдһәмова – Оренбургта гимназия тәмамлаган ханым. Шуңа күрә бу мәктәпне истәлекләрдә русчалатып «Адамова мәктәбе» дип йөртәләр.

Элекке татар мәдрәсәләреннән аермалы буларак, Гани бай ачкан мәктәпләр «көзге кар төшкәч» түгел, сентябрь аеннан ук укыта башлаганнар. Димәк, Фатыйма да 1896 елның иртә көзен Каргалыда каршылагандыр. Аннары аны Гани бай җәйге мөгаллимәләр курсында укытырга да калдыра. Яңа ачылачак мәктәпләрдә укыту өчен 1897 елда ул курсларда уннан артык абыстай аваз-иҗек ысулы (ысулы саутия) белән балалар укытуны үзләштерә.

Оренбург төбәге мәктәп-мәдрәсәләре тарихын өйрәнгән, шул темага диссертация язган Мәдинә Фәтхи кызы Рәхимкулова, хәзер инде мәрхүмә, Оренбург архивындагы язмаларга нигезләнеп, Каргалы кызлар мәктәбенең назыйрәсе (попечителе) Дәрдмәнд хатыны Мәхүбҗамал Рәмиева булган дип язган иде. Гани байның бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, аларның гаиләләре белән якыннан аралашкан, мәктәп-мәдрәсәләр ачу, тоту мәсьәләләрендә фикердәш тә, кулдаш та булганлыгы күпләргә мәгълүм. Шуңа күрә Мәхүбҗамал абыстайның Каргалы кызлар мәктәбенә шефлык иткәнлеге шик-шөбһә тудырмый. Мөгаен, алар бу эшне Гани байның алдынгы карашлы җәмәгате Ширинбану ханым белән кулга-кул тотынышып башкарганнардыр.

Каргалы мәктәбенең кайсы елларга чаклы эшләгәнлеге миңа мәгълүм түгел. Мәктәп бинасының Гани бай исән чакта ук мәхәллә халкына вакыф итеп калдырылуы, байның вафатыннан соң Габделхәмид белән Габделгазиз исемле улларының ул бинаны төзекләндереп, мөгаллимәләргә ярдәм итеп торулары әюб хәзрәт истәлегендә теркәлгән.

Габделгани Хөсәенов 1897 елда Оренбург шәһәрендә дә мәктәп бинасы өчен бер йорт сатып ала, Фатыйма Әдһәмова мәктәпнең мөдире итеп билгеләнә.
 
Элекке татар мәдрәсәләреннән аермалы буларак, Гани бай ачкан мәктәпләр «көзге кар төшкәч» түгел, сентябрь аеннан ук укыта башлаганнар.

Шәһәр уртасында булуы сәбәпле, мәктәп татар зыялылары балалары өчен дә кулай уку йорты исәпләнгән. Шуннан ерак түгел генә яшәгән Риза хәзрәт Фәхретдинов, Шакир Рәмиев кебек күренекле шәхесләрнең кыз балалары да анда укыгандырмы, әйтә алмыйм. «Кызыл таң» газетасында дөнья күргән күләмле бер мәкаләсендә Равил Үтәбай-Кәрими бу мәктәпне тәмамлаучы берничә исемне телгә алып китә. «Советлар Союзы Герое Шамил Әбдерәшитов­ның әнкәсе, мәшһүр суфый шагыйрь Шәмсетдин Зәкинең оныгы Галимә апа Гобәйдулла кызы һәм Камәрия апа Сабитова шушында укыганнар», ди. Са­битова фамилиясендә булгач, Камәрия, әлбәттә инде, язучы Шакир Мөхәммәдевнең оныкчасы, шәһәрнең күренекле зыялысы Тәүфыйк Сабитовның кызы булгандыр. Фатыйма Әдһәмованың ике кызы да шушы мәктәпне тәмамлый. Соңрак алар (Зәйнәп Мостафа кызы, Хәдичә Мостафа кызы) әниләре мөдирлек иткән мәктәптә дистә еллар дәвамында тарих, география һәм рус теленнән укучы балаларга белем бирәләр.

Фатыйма Әдһәмова җитәкләгән, Гани бай Хөсәенов нигезләп калдырган уку йорты Совет хакимияте дәверендә дә җиде-сигез еллар эшли. Мәктәп ябылгач, Фатыйма гаиләсе белән Ташкентка күченеп китә һәм шунда вафат була.
 
1908—1918 елларда «Багъбостан мәктәбе»н меңнән артык укучы тәмамлаган. Шулардан йөз кырык тугызы мөгаллимлек һөнәрен сайлаган.
 

Багъбостан мәктәбе

Оренбургның икенче кызлар мәктәбе – мөдире исеменә бәйле рәвештә «Багъбостан мәктәбе» яки «Багъбостания» дип йөртелгәне – башлыча Мәхмүд бай Хөсәенов һәм аның варислары иганәсендә була. Татар әдәбиятында, татар матбугатында Багъбостан исеме еш кабатлана. Моның ике сәбәбе бар. Беренче­дән, ул иреннән бик яшьли тол кала. Ә ире Гобәйдул­ла Оренбург халкы арасында шагыйрь буларак танылып килүче, «Хөсәения» мәдрә­сәсенең мактап телгә кереп өлгергән өметле хәлфәлә­реннән була.  
Икенче сәбәп – Багъбостан Мөэминованың утызынчы елларда «Сталин чоры» зинданына эләгүе. Мөгаен, аның берара Төркиядә яшәп кайтуында ниндидер гөнаһ тапкан булганнардыр.

Багъбостан Вилдан кызы Татарстанның көнчыгышында, Азнакай районында туган. өч яшендә атасыз кала. Шуннан соң биш балалы ана Оренбургка барып төпләнә. Башлыча бай гаиләләрендә хезмәт итеп, кызларын тәрбияли. Багъбостан бик яшьли бәйләү, чигү кебек кул эшләренә остарып китә. Шәһәрдә Гани бай оештырган кызлар мәктәбе ачылгач, аны укырга шунда бирәләр. Мәгариф өлкәсендә беренче тәрбиячесе, остазы Фатыйма Әдһәмова була.

Багъбостан үзе дә балалар укытырга хыяллана. Остазы Фатыйма абыстай, ире һәм хәерхаһ кешеләр ярдәме белән хыялына да ирешә. 1908 елда шәһәрнең күпләп татарлар яши торган җирендә бер фатирда башлангыч мәктәп һәм кул эшләре түгәрәге ачып җибәрә. Бистәнең кара көчләре һәм иске карашлы руханилары мәктәпне берничә мәртәбә яптырырга талпынып карыйлар. Бу хакта Шәехзадә Бабичның ике юллык шигырь-эпиграммасында да әйтелеп китә:
Баллы Багъбостан ханым, 
                           мәктәп тотып үскән юлын
Тәңре гафу итсен бөтен тормыштагы ялгышларын.


Мөэминовларның үз тырышлыгы һәм кайбер мөлкәт ияләренең ярдәме белән ачылган бу мәктәп озак яшәми. Гобәйдулла вафатыннан соң аны тоту авырлаша. Өстәвенә, әле мәхәллә имамнары аның мөгаллимлеккә рәсми шәһадәтнамәсе юклыгын искә төшереп торалар. 1913 елгы укулар тәмамлангач, Багъбостан Уфага бара, күпмедер вакыт шунда торып, Диния нәзарәтендә имтихан тапшыра, укытырга хокук бирүче рәсми документ ала. Икенче җәйдә дөнья күрү, белемен камилләштерү нияте белән Төркиягә юл тота. Анда мәктәп-мәдрәсәләрдә, югары уку йортларында булып, мәгърифәт эшенең Төркия җөмһүриятендәге куелышы белән таныша. Китаплар, дәреслекләр туплый.

Ул Төркиядән кайткан көздә (1914 елда) Хөсәенов­лар шәһәрнең үзәк өлешендә яңа мәктәп өчен зур кирпеч бина сатып алалар. Мәрхүм Мәхмүд бай Хөсәеновның яшь хатыны Зөһрә яңа урында «Багъбос­тан мәктәбе»н оештырып җибәрү өчен 10 мең сумлык иганә кыла. Бу эштә Мәхмүд байның кызы Габидә ханым да актив катнаша, мәктәп мөдиренең алыштыргысыз ярдәмчесе булып китә.

Нәкъ шушы көздән соң «Багъбостания кызлар мәктәбе»нең дан казану дәвере башлана. Уку программасы киңәйтелә. өстәмә фәннәр укыту кертелә. Мәктәп сигез сыйныфлы итеп үзгәртелә. Соңгы ун-унбиш елда, бигрәк тә 1905 елгы хөррият җилләре килеп, яңа туган матбугат битләрендә мөселманнар арасында ир заты белән хатын-кыз затлары арасындагы тиңлек-тигезлек турында бәхәсләр куерган бер дәвердә, кызлар мәктәбенә ир-ат укытучыларны да кертү гадәткә керә башлый. Багъбостан ханым да шушы мөмкинлектән файдаланып, аерым фәннәрне укыту яки тематик очрашулар уздыру өчен мәктәпкә Риза хәзрәт Фәхретдинов, Фатих Кәрими, Нургали Надиев кебек дистәләгән күренекле шәхесләрне җәлеп итә. Шул рәвешле бу мәктәпнең абруе тагын да күтәрелә.

1916 елның җәендә шушындый зыялылар белән бердәм фикергә килеп, Оренбургтан ерак булмаган Кабан авылы мәктәбе җирлегендә  кайчандыр Гани бай башлап җибәргән мөгаллимнәр белемен күтәрү курсларының эшен дәвам иттерергә ният кылына. Бу курс­ларга Оренбург губернасында яшәп килгән алты йөзләп мөселман мәхәлләләрендәге мәктәпләр өчен белемле мөгаллимәләр әзерли башлау бурычы куела. Равил Үтәбай-Кәрими ике ел эшләп калган бу курс­ларның эшчәнлеген болай тасвир итә: «Курсларга Оренбург төбәге авылларыннан кала Россиянең Себер вә Төркестан, Кырым вә Кавказияләреннән дә байтак укучылар җыела… Курсларда әүвәлге ел 86, икенче елда 200 дән ашу тыңлаучы була. (Белем) дәрәҗәлә­ренә күрә өч төркемгә бүленеп, түбәндәге фәннәр укытыла: гомуми диния, татар теле-әдәбияты, рус теле, гарәбиять, хисап, география, тарих, табигать белемнәре, ысулы тәгълим вә тәрбия, гаилә тәрбиясе, кул эшләре... 

Курсларның мөдирәсе Багъбостан ханым, укытучылары Пермьнән Сара Исмәгыйлева, Бохарадан Маһира Латифия, Рабига Каһарова, Камилә Рахманкулова һәм башкалар. Мәшһүрләребез Фатих Кәрими, Җамал Вәлиди, Гобәйдулла Газиз, Сөнгать Бикбулат, Ибраһим Терегулов, Ибраһим Бикчәнтәй, Әхмәд Рәмиев, Харис Айдаров курсларда лекция укыганнар. Мәктәптән тыш уку, милли театр, музыка, хатын-кызларның иҗтимагый вә хокукый мәсьәләләре, Европа сугышы... хиҗаб мәсьәләсе һәм башкалардан мәгълүмат бирелгән. Соңра өч көн дәвам иткән имтихан тапшырылган...»

1908–1918 елларда «Багъбостан мәктәбе»н меңнән артык укучы тәмамлаган. Шулардан йөз кырык тугызы соңыннан мөгаллимлек һөнәрен сайлаган. 

1925 елда ябыла. Багъбостан Мөэминова шуннан соң балалар бакчасында һәм башка эшләрдә эшли.


«Сөембикә», № 1, 2010.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар