Логотип
Тарих

Туган як һәм табигать турында татар халык җырлары

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай болай дип язган: “Халык җырлары — халкыбыз күңеленең һич тө тутыкмас вө күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу — бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр”. Әйе, татар халкының традицион музыкаль мирасы әйләнә-тирә мохит турында бетмәс-төкәнмәс мәгълүмат бирә.
 
Татар халкының музыкаль һәм шигъри иҗаты борын заманнардан ук халык тормышының төрле якларын чагылдырган. Ул көйләрдә тормыштагы һәр күренешкә ихтирамлы мөнәсәбәт, табигать дөньясы һәм кешелек дөньясының тыгыз бәйләнешен яхшы тоемлау бар.
 
Бабаларыбызның йола көйләре авазларның табигый яңгырашына тәңгәл килә. Мәсәлән, “Яңгыр” көендә язгы яңгырның коеп яуганы ишетелгәндәй тоела. Анда яңгырның җимеш агачларын үстерергә булышуы тасвирлана. Төрле җәнлек, кош- корт, бөҗәкләр тавышын һәм кыланышын кабатлап күрсәтергә тырышу “Чума үрдәк, чума каз”, “Үрмәкүч”, “Карга”, “Тукран” җырларында очрый. Мондый көйләр кеше белән табигатьнең үзара бердәмлеге тойгысын ныгыта.
 
Борынгы гореф-гадәтләрнең кайтавазы җир эшкәртү әйләнешенә караган календарь-йола җырларында сакланып калган. Алар керәшен татарлары фольклорының бер өлешен тәшкил итә. Әйтик, “Сөрән көе”, “Сөрән саклау" кебек көйләр язгы табигать ямен тасвирлый, уянып килүче урманга сокланучы, кошлар тавышына хәйран калучы кешенең шигъри илһамлы мәлен чагылдыра.
 
Шуны да әйтергә кирәк, татарларның теләсә кайсы этник төркемдәге йола җырлары исемнәре белән генә түгел, тематикасы, эчтәлеге белән дә табигать күренешләре, флора һәм фаунаның җанлы образлары белән бәйле. Мисалга татар-мишәрләрнең “Таң кучат” (“Таң әтәче”) исеме белән йөртелгән туй җырулары бәйләмен, себер татарларының “Кара елан", Ырынбур татарларының “Җаенкай буйлары" көйләрен китерергә мөмкин. Төрле культ җыеннары вакытында җырлана һәм уен коралында башкарыла торган мондый көйләр кешегә үзен чиксез галәмнең бер кисәкчеге итеп тоярга мөмкинлек биргән. Алар тормышның төрле якларына уңай, сәнгатьчә мәгънәле мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгөн эстетик аспектка ия булган.
 
Татарларның традицион шигъри-музыкаль иҗатындагы эпик жанрларда экологик компонент зур урын алып тора. Бәетләр —лирико-эпик җыру-сөйләкләр кешенең белемен арттыра, дөньяга карашын киңәйтә. Аларның күбесе табигатьнең күптөрле күренешләрен тасвирлый. Әйтик, “Кара диңгез буйларында” бәете — әнә шундыйлардан. “Сак-Сок” бәетендә халык табигатькә һәм кешеләр тормышына фантастик ракурстан карый. Мөнәҗәтләрнең эчтәлеге һәм образлылыгы аспектларыннан берсе Туган илне сагыну тематикасы белән бәйле. Шушы ук жанрга хас булган якын кешеңне югалту темасы еш кына әйләнә-тирә мохиттөге берәр образ белән бәйләп бирелә, мәсәлән, “Кариям чишмәсе” мөнәҗәте шундый ысулда иҗат ителгән.
 
Татар җыр лирикасының соңгы чордарак барлыкка килгән катламы әйләнә-тирә дөньяның теге яки бу күренешләре белән бәйле хисләрне тагын да яхшырак чагылдыру мөмкинлекләренә ия, табигать күренешләре конкрет сүз белән ачык аңлатыла. Сәнгать чараларының шундый бердәмлеге (комплексы) чынбарлыкны ачык һәм күпкырлы итеп сурәтләргә булыша. Табигатьтә кешеләр үз кичерешләре, хисләре, рухи халәтләренә аваздашлык тапканнар. Татар халык җырларында табигатьнең төрле ел фасылларына хас күренешләрен кешедәге хисләр, кичерешләр призмасы аша күрәсең. Әйтик, аеруча еш очрый торган сандугач образы сайрар кошны да, бәхет, мәхәббәт һәм татлы сагыш тойгыларын да белдерә. Ж,ил образы да һава дулкыннары хәрәкәтен генә түгел, лирик геройның хисләр өермәсен — озакка сузылган сагыну-сагышны да, гомерләрнең тиз узуына әрнүне дә чагылдыра. Каен — туган як символы һәм лирик геройның кичерешләрен тулырак ачарга булышучы образ. Елга — философик категория буларак, гомерләрнең һәм вакытларның тиз агышы; табигатьнең чәчәк атуы — кешенең яшьлеге, шатлыгы һәм бәхете; көзге чор — аерылышу һәм сагыш белән тәңгәлләшә. Татар халкының сәнгать мирасындагы гүзәл бер әсәр — “Сибелә чәчәк” җырында кешенең тиздән аерылышуны тоемлаудан туган рухи халәте һәм көзге табигать күренешләре арасындагы бәйләнеш гаҗәп нечкә итеп тасвирланган. “Яз да була” җыры — кешенең яшьлектән башлап гомер ахырынача узган юлы, әмма күңелнең мәңге яшь калуы турында фәлсәфи уйлану рәвешендә яңгырый: “Яз да була, көз дә була, су читләре боз була. Яшь вакытта кемне сөйсәң, күңелең шуңарда була...” “Олы юлның тузаны” җыры — эзләре озын юллар тузанында югалган, узып киткән яшьлек елларын сагынудан гыйбарәт.
 
Халык җырларындагы традицион образлар, символ, метафораларның күбесе флора һәм фауна дөньясыннан алынган: арыслан, төлке, кәккүк, карлыгач, тал, таң, чишмә, томан, йолдызлар, ай, карурман, юл, дала, роза, камыш, болытлар, чәчәкләр, бакчалар һ. б., һ. б. Барлык бу образлар татар җыр иҗатына аеруча хас булган алым — лирик геройның бай табигать дөньясына мөрәҗәгать итү күренешендә — символик мәгънәгә ия.
 
Традицион татар музыка сәнгатендә, табигатьнең көчен һәм җегәрен күрсәтү белән беррәттән, кешенең дә көчен һәм ихтыярын чагылдыруда урман образы зур урын били. Татар җырлары арасында “Кара урман” җырының киң таралуы да юкка гына түгелдер. Татар музыка фольклорында аерым агачларга багышланган җырлар да күп: “Чия”, “Ак каен”, “Тал арасы”, “Ялгыз каен” һ. б. Болардан тыш, төрле эчтәлектәге җырларда да агач образлары (мәсәлән, каен, миләш, алмагач, тал һ. б.) еш кабатлана. Сузып җырлана торган байтак лирик көйләр елгалар һәм күлләр турында: “Дим буе”, “Мишә буйлары”, “Идел ага”, "Зәй суы” — әнә шундыйлардан.
 
Себер татарларының “Ике аккош очып бара” көендә туган ягын сагынып җырлаучы герой бары тик туган якта гына кош кебек сайрый алачагын һәм җан тынычлыгы табачагын белдерә. Татар- мишәрләрнең “Яшел дә чирәмнең” дигән сөю — мәхәббәт җырында үсемлекләр һәм җанварларның тулы бер төркеме бар (ат, күгәрчен, яшел болын). Шул ук мишәрләрнең “Бадьян бакчалары” көендә татар җырларында популяр булган үлән (аны әнис яисә кытай бадьяны дип тә йөртәләр) турында җырлана. Монда — табигатьтә кеше куллары белен тудырылган матурлык мактала. Мишәрләрнең “Олы юлкайларга бодай сиптем” җыры экологик максатны күздә тота — җанлы табигатьне кайгыртучы герой үз хезмәт җимешләрен кошлар белән бүлешә.
 
Татарларның лирик көйләре әйләнә-тирә мохит күренешләрен күп мәгънәле образлар аша сурәтли: “хәтфә болын”, “көмеш су”, “көзге (дөй) күл” һ. б. Байтак кына лирик җырларның шигъри корылышын аларның исемнәре үк ачыклап тора. Әйтик, “Ямьле болыт киләдер”, “Ай, ал чәчәк”, “Иртәләр җиләс”, “Түгәрәк икән күлегез”, “Биек тауда юл булса...”. Мондый җырларны бик күпләп санап булыр иде. Музыкаль стилистикада бу бай бизәкләр, киң сулышлы башлам, катлаулы ритмика белән бирелә.
 
Балаларга һәм яшүсмерләргә экологик тәрбия бирүдә татар халык иҗатының тагын бер катламы — кыска кәйләр — зур әһәмияткә ия. XIX-XX гасырлар чигендә авылларда күмәк башкарыла торган авыл җырлары барлыкка килде. Нәкъ шул чорда урам көйләре, уен көйләре, түгәрәк уен көйләре дөньяга чыкты. Аларны гармунга кушылып ачык һавада — болында, урман буйларында, елга яисә күл ярларында күмәкләшеп җырладылар. Әлеге жанрдагы әсәрләрне табигать кочагында башкарганда үзеңне иркен тотып, рәхәтләнеп җырларга мөмкин иде. Алар күптөрле хисләрне, бигрәк тә табигатькә мәхәббәтне ачык чагылдырган. Шунысы да әһәмиятле: алар кешедә патриотик хисләр тәрбияләгән. Ул җырларның күбесе, аеруча билгеле бер шәһәр, авылларга багышланганнары, турыдан-туры патриотик тематикада.
 
Мәсәлән, “Казан көе”. Аннары һәр авылның диярлек уз көе бар:    “Арча”,    “Әтнә”, “Минзәлә” һ. б. “Уфа-Чиләбе”, “Ырынбур-Чилөбе”, “Ашхабад” кебек җырлар исә үзенә күрә географик белем бирү чарасы булып хезмәт иткән, белем алу мөмкинлеге булмаган гади кешеләрнең дөньяга карашын киңәйткән, ерак җирләр белән таныштырган. Мондый репертуарның танып-белү характерына ия икәнлеге күренеп тора.
 
Музыка белгече Ф. Салитова болай яза: “Мондый көйләрнең патриотик, экологик һәм эстетик тәрбиядә тоткан урыны бөяләп бетергесез. Алар балалар һәм өлкәннәрдә туган җиргә мәхәббәт, табигатькә сак, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыра, дөньяның гүзәллеген тоярга, җирдәге тормышның кыйммәтен аңларга булыша". Чыннан да, традицион татар музыкасының барлык жанрларында да кеше һәм табигатьнең аерылгысыз бердәмлеге ачык чагыла.
 
Татар халкының күп гасырлык үсеш елларыннан килгән музыкаль мирасы әйләнә-тирә дөньяның бар байлыгын һем күптөрлелеген үз эченә алган, халык педагогикасының, милли мәгърифәт системасының аерылгысыз өлешенә әверелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар