Логотип
Тарих

Үткәнгә күз ташлау

Заман тиз үтә. Дөнья гаҗәп тиз үзгәрә. Кешеләр һәр төрле үзгәрешкә бик тиз ияләшәләр. Моннан утыз — кырык ел элек, велосипедка атланып, пыяла куючылар авылга килеп чыкса, бөтен авыл малае, урныннан кубып, велосипедлы пыялачы артыннан көн буе ияреп йөри торган иде. Ә инде авыл өстеннән аэроплан-мазар үтсә, бу инде ел буе сөйләрлек азык була иде.

1920 ел... Поляк паннары безнең өскә сугыш белән киләләр. Басуларыбызда болыт-болыт йөри торган чикерткә явы игеннәрне кара җиргә калдырып ашап бара. Жәй шундый кызу, коеларда сулар кибә. Халык ачлык булыр дип курка...

Менә шушындый авыр шартларда Автономияле Татарстан Совет Социалистик республикасы оештырылды. Татар хезмәт ияләре тарихта беренче тапкыр үз хөкүмәтен төзеде.

Яшь республика алдына-артына каранырга өлгермәде, каршысына билен алабута белән буган арык ел, 1921 нче килеп басты. Кешеләр авылы-авылы белән иген уңган якларга күчеп китә башлады. Шәһәр урамнары, пристаньнар, вокзаллар кыл муенлы, зур күзле ач балалар белән тулды. Яңа гына дөньяга килгән республикага беренче чиратта балаларны, аннары гомумән барлык хезмәт ияләрен ач үлемнән коткарып калу өчен бик каты ккөрәшергә туры килде. Илебезнең игенле районнары — Белоруссия, Себер, Украина яшь Татарстанга үзләренең ярдәм кулларын суздылар. Баржалап-баржалап ашлык, вагон-вагон кием-салым, дару һәм бүтән кирәк-ярак килә башлады. Авылларда, шәһәрләрдә, мәктәпләрдә ашханәләр ачылды  Балаларның бер өлешен иген уңган җирләргә озаттылар, бер өлешен Татарстанның үз шәһәрләрендә балалар йортларына җыйдылар.
Партия, хөкүмәт һәм бөтен Совет халкының зур ярдәме белән миллионнарча татар, рус, чуаш, мордва, мари хезмәт ияләре ач үлемнән котылып калды.
Хәзер инде ул еллар бөтенләй булмагандыр да кебек. Яшьләр бөтенләй белмиләр, картлар әкренләп оныталар... Кырык ел гомер үтте бит. Ә узганны искә төшерү бүгенгенең кадерен белү өчен кирәк. Без хәзер шундый «бозылдык», Ай хәтле Айга ракета жибәреп тә безнең исне китәрә алмыйлар. Ә инде авылда теләсә кайсы агайның малае, кызы урта мәктәп тәмамлап чыга икән, бу да безнең өчен бик «вак» нәрсә, кон саен булып тора торган гап-гади бер вакыйга.
Ә бит моннан утыз-кырык еллар гына элек авылларда хат яза, хат укый алучылар бармак белән генә санарлык иде. Берәр җирдән хат килеп төшсә, укытып карау өчен, кулга бер йомырка учлап, язу танучы катына йөгерәләр иде. Ә инде русчага килгәндә, «бишлекне вакларга» осталыгы җитә торган кешеләр шахталарда йөреп кайткан, я әче солдат шулпасы ашаган кешеләр арасында гына очраса очрагандыр. Алар да русча яза белми, тик ипи-тозлык русча «сукалый» гына белә. Ул заманда русча бераз ермачлый алучының авызына шаккатып карап торалар иде. «Әйяй, каян өйрәндең син шул хәтле, Гыйльметдин? Чүмкә исе китеп сиңа карап торды, җавап кайтарырга суз таба алмады!»
Чүмкә (Семен) карап торган, чөнки Гыйльметдиннең ни сөйләп маташканын төшенмәгән. Бары шул гына. Ә бүгенге авыл агай-энесе русчаны русның үзеннән остарак өйли. Әле кайчан гына бөтенләй сукыр-надан булган татар халкының бүген шундый остарып китүенә без бер дә гаҗәпләнмибез, без инде моңа ияләшкән.

Ә хатын-кыз? Урамда ирләр яныннан үткәндә авызын-борынын яулык чите белән каплап уза торган, ирләр рәтеннән мәдрәсәгә йөреп укырга да хокукы булмаган татар хатын-кызлары кырык ел эчендә нишләделәр? Мин белә торган бер Олы Карамал авылыннан гына да (Кама тамагы) әлләни хәтле хатын-кыз укытучы, әлләничә хатын-кыз врач, бухгалтер, зоотехник, чит тел укытучылары, артисткалар һәм башка төр работниклар чыкты. Уйлап, үткән белән чагыштырып карасаң, бу искитмәле хәл. Әмма без уйлап, чагыштырып карамыйбыз, шулай булырга тиешле бер нәрсә итеп кенә исәплибез.

— Әнә урыс килә! Кач тизрәк! — дигәч, куркып тыр-тыр чапкан малайлар, бүген инде малайдан самайга әйләнеп, бала-чага үстереп, рус белән кода-кодагый булып еттеләр, чөнки уллары рус кызына өйләнде, кызлары руска кияүгә чыкты. Кайчандыр «ден дошманы» булган Иван, Чтапан агайлар белән бүген без, «Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып», дусларча яшибез. Болар бар да Совет власте җимешләре. Ә бит, әлеге дә баягы, уйлап карасан, моңа да таң калмаслык түгел. Элек берәү руска чыкса, я рус кызына өйләнсә, ул кешене, шундук урам йөртеп, кыйнап үтергән булырлар иде. Кырык ел эчендә Совет власте кешеләрнең башларын, күңелләрен шундый шәп чистартты, гасырлар буе тереле һәм тәресез муллалар злексез тукып сеңдереп килгән агулы кара сөремнең күңелләрдә бөтенләй диярлек эзе калмады.

Бик хәтердә. Аң-белемгә сусаган татар крестьян яшьләре 20 нче елларда төрле уку йортларына, төрле курсларга ябырылдылар. Кыска вакытта нигезле белем ала алмасалар да, ашык-пошык «кабып йоткан» белемнәре белән кире авылларга борылып кайттылар һәм үзләренә дә җитенкерәмәгән белемнәрен халыкка өләшә башладылар. Имеш, җир түгәрәк! Белем эчәргә өлгереп тә, мыек үстерергә өлгермәгән энекәш кайсыныңдыр башыннан «карга оясын» салдырып ала да (үзе инде ул бүрек кими, кепка киеп йөри), шуны җир шары итеп әйләндереп курсәтә-күрсәтә сөйләргә тотына. Үз гомерләрендә бик күп тузга язмаган сүзләр ишеткән агайлар, тәмәкеләрен пыскыта-пыскыта, егетне мыштым гына тыңлыйлар.
— Энем, — ди шунда берсе, — тәмәкесен авызыннан алып. — ярый. Син дигәнчә түгәрәк тә булсын. Ә ни өчен соң без егылып төшеп калмыйбыз җир түгәрәк булгач, зыр-зыр әйләнеп тә торгач? Ә ник безнең авыл мин туганнан бирле һаман бер урында тора, берьяры да күчен китми? Әйләнгәч, ул инде күптән Әмеркә янына барып чыгарга тиеш иде, ә?
Белем чишмәсеннән авыз итеп кайтучылар арасында артык йомыры башлылары да очраштыргалап куя торган иде. Үзе алладан бизеп өлгергәнме, юкмы, ул инде авыл агайлары алдында: «Алла юк!» дип сөйләргә керешә. «Кит, шайтан, ләгънәт! Тфү, тфү..> дип, картраклар моның яныннан тизрәк торып ук китәләр. Янәсе, мондый көфер сүзләрне тыңлап утырган өчен, барыбызны бергә җир йотмасын! Торып китүләр генә әле бер хәер. Көпә-көндез аллага тел тидергән өчен тукмап ташлаулар да булгалый торган иде.
Менә шулай керә башлаган белем авылга шундый тиз керде, гомер-гомердән килгән һәфтиякләр, иман шартлары агайларның өйләреннән озакламый чыгып китте, алар урынына башта дәреслекләр, аннары бүтән совет китаплары, ахырда Ленин әсәрләре дә килеп керде. Әле кайчан гына җен-пәригә ышанып, су аналарына инанып яшәгән агайлар, түтәйләр үзләре дә сизмәстән Совет бастырып чыгарган китапка ышана башладылар. Ә ул агайларның, ул түтәйләрнең балалары инде, югары мәктәпләрдә укып, инженерлар, врачлар, министрлар булдылар. Искитмәле хәл түгелме соң бу?
Бүген бостон костюмнар, әйбәт ботинкалар киеп, ефәк галстуклар тагып йөрүче кешеләрнең ата-аналары тезгә төшкән күк күлмәктән, чабатадан, тула оектан, буй-буй алача ыштаннан һәм билле бишмәтләрдән йөреп гомер иткәннәр. Читек-кәвеш аларның күбесенә тәтемәгән, тун-толып та шулай ук алар җилкәсенә бик еш кунмаган, Авылда ботинка киюче булган булса, ул да шул мулла кызы, я бай, сәүдәгәр малае булгандыр. Аны да бәйрәмнәрдә генә кигәннәр. Бүгенге хәл барыбызның да күз алдында: авыл кызлары, авыл егетләре хәзер кием мәсьәләсендә шәһәрнекеләрдән әлләни калышмыйлар. Хәзер инде чабаталарны, тула оекларны театрларда гына күрәбез. Кырык ел — бер кеше гомере. Барысы да безнең күз алдыбызда үзгәреп торды. Безнең өчен бу үзгәрештә бер дә гаҗәп нәрсә юк. Ә бит уйлап карасаң, бу бит үз алдына бер революция!

Әле күптән дә түгел, барлык авыр эшне ат эшли торган иде. Ат җир сукалый, ат йөк ташый, ат иген суга, ат сугышта сугыша, ниһаять, ат кунакка алып бара... Ат үзенең эшен бик гадел башкарып килде, ләкин нинди генә көчле ат та машинага торыша алмый. Хәзер безнең басуларыбызда бөтен авыр эшне машина эшли. Мужикны аттан төшереп машинага атландыру көннәре килеп җитте. Әле без комсомол чакта гына, авыл агайлары тракторга ышанмыйлар иде. Янәсе, безкем чокырлы-чакырлы кырларыбызда трактор йөри алмас, аннары ул бит крачинны бик ашый дип сөйлиләр, бездә крачин дигәнең лампага да җитми әле... Беренче «Фордзон» тракторлары килгәч, карарга дип, бөтен авыл халкының җыелуы әле дә хәтердә.
— Кара-кара син аны! Әлләничә төрәнле сабан белән туфракны нинди каертып бара! Көчле шайтаның! — дип, бик гаҗәпләнеп, сокланып торганнар иде ул заманда агайлар.

Ләкин тракторлар бик аз иде әле ул чакта.

Ни булса булды, авылларыбызга тракторлар килеп керде. Совет власте плюс трактор — бу инде авылга социализм керде дигән сүз. Колхозлар оешты. Авыр эшне машиналар  эшли башлады. Авыр эшне кеше җилкәсеннән алып, машина җилкәсенә салу – бу да бит социализмның матур принципларының  берсе.
«Җир түгәрәк», «алла юк!» дип, авыл агайларын шаккатырып йөрүче беренче «агитаторлардан» алып, беренче колхозлар, беренче тракторлар, беренче МТСлар аша бүгенге көнгә хәтле булган арада, Татарстанның хуҗалыгы гына түгел, татар халкының аңында да зур үзгәрешләр булып өлгерде. Хәзерге авыл агайларын инде җир түгәрәк дию белән генә шаккатыра алмыйсың. Моңардан хәтәррәк нәрсәләрне дә ул инде күптән белә. Ватан сугышы елларында ул үз аяклары белән җир шарының яртысын әйләнеп кайтты. Кайберәүләр күкрәкләренә «Советлар Союзы Герое» дигән алтын медальләр дә тагып кайттылар. Хәзер авыл егетләре, авыл кызлары йөртә торган тракторлар «Фордзон» ише генә түгел. «Фордзон»ның урыны музейда — ул инде заманында үз эшен эшләде, хәзер тарихи экспонат булып кына калды.

Кайчандыр хат та яза белмәгән ата-аналардан туган балалар бүген китаплар язып бастыралар. Аларның китаплары рус теленә, немец, инглиз, румын, венгр, болгар, кытай телләренә тәрҗемә ителә. Әлифне таяк дип белмәгән агайларның балалары бүген ике километрлы тирәнлектән нефть елгалары агызып чыгаралар. Япан кырларда яңа шәһәрләр салалар. Шушы эшләрне эшләүчеләрнең әлләни хәтлесе хатын-кыз! Татар хатыннары, татар кызлары!
Уйлый белгән кешегә уйларлык нәрсә бар.
Бүгенге яңа буынның эшләре зур, эшләре сокланырлык, тик шулай да әлеге «җир түгәрәк» дип авыл караңгылыгына беренче булып тәвәккәлләп барып кергән, революциянең беренче елларында бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәреп барган, бер кулларына китап, икенчесенә наган тотып, Совет властеның дошманнарына: кулакларга, милләтчеләргә һәм бүтән контрларга каршы көрәшкән, беренче мәктәп ачкан, беренче колхозны оештырган, беренче тракторны алып кайткан, беренче МТСта эшләгән, бетмәс-төкәнмәс дошманнар белән тартышта яртылаш кырылып калган беренче Кешеләр алдында бүрекне салып, баш иясе килә.

Беренчеләргә ансат булмады. Безнең буын алар чәчеп калдырган орлыклардан үскән мул уңышны бүген бөтенләй икенче шартларда урып ала башлады.

Уңышыбыз мул. Кибәннәребез зур. Алда тагын да мулрак, тагын да зуррак булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар