Логотип
Тарих

Тавышың — ерак еллар күкрәгендә

Балачак истәлекләре хәтергә шулкадәр нык булып береккәннәр ки, кайчак кайберләреннән арынмакчы булып, онытырга да тырышып карыйсың — юк, җибәрмиләр… Куйбышев урамындагы (хәзер Пушкин урамы) 37 нче йорт­ның өченче катындагы без яшәгән иркен-зур фатир да бүгенгедәй күз алдымда минем: биек  түшәм, Әби патша заманыннан ук калган, бәйрәмнәрдә матур ал эскәтер җәе­лә торган озынча өстәл. Һәм кая гына карама — портретлар, портретлар… Бер үк кешенең — әлеге фатир хуҗасы булган шагыйрьнең портретлары иде алар. Шагыйрьдән ир баласы белән тол калган әни икенче иргә, ягъни минем әтиемә кияүгә чыгып, биредә яңа гаиләсе белән яшәүгә карамастан, фатир һаман да элеккеге хуҗасы “иркендә”: Такташның язу өстәле, кәнәфие, качалкасы, элек ничек урнашкан булсалар, хәзер дә шул көенчә торалар иде.

Такташ үлгәндә әниемә нибары 22 яшь була. Катлаулы, буталчык утызынчы еллар. Диварлардан текәлгән караш өйдәгеләрне, ирекле-ирексез, үзе турында уйланырга мәҗбүр итә. Миңа, бигүк табигый булмаган шушы мохиттә яшәүче кызчыкка, бердәнбер тыңлаучы буларак, әнием белән әбиемнең аның турында сөйләгәннәрен бик еш тыңларга туры килә иде.

Такташтан туган абыем Аван һәрчак дуслары, яшь шагыйрьләр, кызлар арасында булыр, аннары, яшьли өйләнгәнлектән, ул әни һәм әби белән, гомумән, аз аралаша иде. Әтисенеке кебек үк зур зәңгәр күзле чибәр егет яшьләрчә гамьсез-күңелле яшәү рәвешеннән озак вакытлар арына алмады һәм, миңа калса, тормышның күңелсез ягы, кыенлык-борчулары хакында әлләни уйлап мәшәкатьләнмәде дә кебек. Көнкүреш йөген нигездә әнием — Гөлчирә Мансурова-Такташева өстерәп барды. Әни белән әти ныклы гаилә мөнәсәбәтләре урнаштыра алмадылар, чөнки моның өчен үзеңне әлеге йорттан аралап алырга кирәк иде. Миңа 6 яшь чагында әти Ерак Көнчыгышка китеп барды. Әни әлегә аңа иярергә ашыкмады, ерак приискны абыйга тиеш­ле белем бирү максаты өчен ярашлы тапмады булса кирәк. Шулай итеп мин янә, әле гаҗәеп тылсым көченә ия шигырьләре белән танышканыма кадәр үк, үзе хакында күп тапкырлар ишеткән, иң таләпчән тәнкыйтьче — халык тарафыннан тиешле югарылыктагы бәясен алуга ирешкән, талантлыдан да талантлы Шагыйрь портретлары арасында торып калдым. Бәлки монысы кабатлану кебек тә тоелыр: радиожурналист буларак кешеләр белән очрашканда, Такташ шигырьләрен гап-гади колхозчыларның, урманчыларның… югары урыннардагы җитәкчеләрнең (интеллигенцияне әйтеп тә тормыйм!) рәхәтләнеп яттан сөйләүләренә таң кала идем. Һәм әлеге гаҗәеп тылсым серенең әлегәчә ачылганы юк дисәм, ялгышмамдыр. Хәер, күңелгә ятышлы гүзәл шигырьләрне шәрехләп торуның һәрвакытта да кирәге бар микән соң ул?

Әни белән әби сөйләгәннәрдән чыгып, мин шагыйрьнең соңгы елларыннан шактый ук хәбәрдармын. Беренче хатыны белән аерылышканнан соң, Һади Такташ Гөлчирә Мансуровага  өйләнә. Атаклы, зур, әмма инде сирәгәергә өлгергән гаиләдән була Гөлчирә. Ике агасы — Идел-Урал штатын төзүне гамәлгә ашыру өчен көрәшкән кешеләр. Берсе Башкортостанның Њзәк сайлау комитетында (БашЦик) әгъза булып тора. Шәхес культы чорында боларның һәр икесе дә репрессияләнә. Әби ягыннан туганнарыбыз барысы да гаҗәеп нык ихтыярлы, көчле кешеләр безнең. Бабайның бер туганының энесе Татарстанның җир буенча халык комиссариатында (Наркомзем) эшли, татарларны Идел буена күчереп утыртуның, дөресрәге, кайтаруның инициаторы була. Ерак бабаларым Мансуров һәм Сәйфуллиннарның балалары төрлесе төрле елларда иң алдынгы карашлы мәдрәсәләрдә гыйлем бирәләр, ягъни Һади Такташ — уллары утызынчы елларның террорчылык режимы өчен “яраксыз” табылган ахун-хәзрәт Мансуров оныгына өйләнүен бик яхшы аңлый. Шуңа да карамастан, яшь пар үзен күкнең җиденче катында кебек хис итә. Такташ, ниһаять, кунаклар кабул итү өчен өе барлыкка килүгә сөенеп бетә алмый. Гомерен укытучылыкта үткәрсә дә, Гөлсем әби аш-суга оста була, телеңне йотарлык итеп сумсалар пешерә. Фатирны кечерәк-кечерәк бүлмәләргә бүлгәләгәч, ул тагын да ямьләнә-нурлана төшә. Зур гына зал да калдырыла. Кияүгә чыкканыма кадәр миңа әнә шул залдагы Такташ диванында йокларга туры килде. Ни кызганыч, Такташтан калган җиһазларның күбесенә реставрация эләкмәде. Мин ирем белән юллама буенча Амур өлкәсенә китеп барганнан соң, аларны утын сараена кертеп тутырганнар. Гаиләбез үтә тыйнак яшәгәнгә, ул җиһазларны яңарту өчен акчабыз юк иде шул. Бәлки, акча сорап түрәләргә барып ялынырга кирәк булгандыр, әмма минем әни ялына белми иде. Качалка, кәнәфи, язу өстәлен музейга алдылар, ә менә Такташ музеен оештыру хакында нигәдер уйламадылар, югыйсә, моның өчен бөтен нәрсә бар иде, алай гынамы, Аван яшәгән Такташ кабинеты үзе үк әзер музей иде. Әмма анда Аванның дуслары кайнашты, шигырь укулар, патефон авазлары яңгырап торды… Бу хәл Аван пединститутның икенче курсында Рәмзия Абдуллинага өйләнгәнгә кадәр дәвам итте. Гаилә бик тиз ишәя башлады һәм инде музей кайгысы бөтенләй онытылды.

Гөлчирә Мансурова-Такташ

Ә хәзер янә Такташ үзен бик бәхетле хис иткән вакытларга әйләнеп кайтыйк әле. Шагыйрьнең һәр чоры аның шигырьләрендә, драмаларында чагылыш таба. Туган ягына, Сыркыдыга кайтуның максаты яшь кәләшне әнисенә күрсәтү була. Һади төс-бит, таланты ягыннан әнисе Шәмсе­ниса ханымга охшаган. Әниемнең сөйләвенә караганда, Шәмсениса ханым аң-белем дәрәҗәсе ягыннан иреннән күпкә өстен торган. Ул үзе дә шигырьләр, җырлар чыгарган, кыскасы, талантлы-зирәк хатын булган. Инкыйлабка кадәр ул нәсел очы Алтын Урда бәгенә барып тоташучы җирле алпавыт йортында хезмәт иткән. 
 
Һадиен өзелеп яраткан ана яшь кәләшне бик ягымлы-җылы каршы ала. Бу вакытта инде аяклары йөрмәс булып, утырып кына торса да, яшьләр белән җанланып сөйләшә, барысы-барысы хакында кызыксынып сораша. Һади әтисе белән печән чабарга йөри. Кечкенәдән үк хезмәт күреп үскәнгә, ул бик җиңел чаба,  матуррак чәчәк күзенә чалынды исә аны калку урында тирә-як белән хозурланып утыручы хатынына китереп тоттыра. Мөгаллим, Орскидагы училище директоры кызы, Актаныш районының Яңа Әлем авылында утар, мәдрәсә тоткан ахун-хәзрәт оныгы булган әнинең, әлбәттә инде, моның ише эшләр белән шөгыльләнгәне булмый.

Әмма авылда үткәргән күңелле-рәхәт көннәр шагыйрь күзеннән биредә сыйнфый көрәшнең кискенләшүен яшереп кала алмый. Иң көчле шигырьләреннән берсе — “Мокамай”ның нәкъ шушы темага язылуы очраклы хәл түгел. Әлеге кайтуда авылда коточкыч янгын чыга — колхоз кирәк-ярагы тутырылган складка ут төрткән булалар, ялкын янәшәдәге өйләргә дә үрмәли. Такташ авылдашларына ияреп янгын сүндерергә киткән җиреннән каралып, кырысланып, уйчанланып кайтып керә. Аның җан әрнүләре шигырь юлларына күчә.
Икенче юлы алар әнинең абыйсы Камил янына, Акта­нышка кайталар.

Бер яктан, әлеге сәфәр Гөлчирә Мансурова өчен балачакка сәяхәт кебек тә булгандыр, чөнки бабасы Лотфулла хәзрәткә, Әлемдәге төп йортка, андагы туган-тумачага кагылышлы якты истәлекләр нәкъ менә Актанышка бәйләнгән бит. Әнинең әтисе Хәйреланам — ахун-хәзрәтнең, ягъни Лотфулланың иң олы улы була. Ахун-хәзрәтнең әтисе исә заманында бөтен Минзәлә кантонында ахунлык иткән кеше. Затлы-зыялы гаилә заманнар үзгәрү белән бик нык сирәгәя, уллары юк ителгәннән соң, Лотфулла хәзрәтнең үзенә качып китүдән гайре чара калмый. Аның улларыннан табиб-хирург Фәйзи Мансуров кына исән кала, ул үзенең озын гомерен Белорецкида, Уфада яшәп үткәрә. Лотфулланың Яңа Әлемдәге йорты озак еллар буена балалар йорты булып хезмәт итә. Әнә шулай итеп, Һади белән әни Актанышта тукталалар. Шагыйрь ауга йөри, кымыз эчә… һәм күзәтә. Ахун-хәзрәтнең оныгы Камил, Ленинградта укуын бетергәч, партия кушуы буенча “кулак­ларның тамырын корытырга” авылга җибәрелә. Камил бу эшне күп вакыт үз-үзенә каршы килеп башкара. Аңа бит әле төп йортларын — бабасының йортын да бушатырга туры килә. Ул үзендәге каршылыклы хисләрне, эчке тетрәнүләрен Такташ белән дә уртаклаша. “Камил” драмасы иҗат ителү — шулай ук очраклы хәл түгел.

Эчкерсез, искиткеч дәрәҗәдә эмоциональ Һади гаиләдәге тату-җылы мөнәсәбәтләрне бик югары бәяләгән, балаларны үлеп яраткан. Беренче хатыны улы Рафаэльне үзенә алып калгач та бик нык кайгыра ул, хатынының амбицияле, кырыс холкын яхшы белгәнгә, аңарда бала кайгысы булмас дип саный.

Аван  тугач (аны, заманга ияреп, Авангард дип атыйлар) Такташ янә әти булу шатлыгын кичерә. Әмма озакламый һәммәсен дә кара болыт каплап китә. Мунчадан соң салкын тидерү, баш мие ялкынсыну, тәннең уттай кызышуы, коточкыч баш авыртулары һәм япь-яшь килеш дөньядан китеп бару. “Шагыйрьләр озак яшәми”… — әбием Љммегөлсем Мансуровага Такташ кайчандыр шулай дип әйткән була.  “Шагыйрьләр озак яшәми”…
 
Аван

Абыем Аван әтисеннән өч яшьлек чагында ятим кала. Кызганыч, Аван үсмер булып, нәкъ менә ир-ат тәрбиясенә мохтаҗ чакта, минем әти Ерак Көнчыгышка китеп барды. Аванга, Такташныкы кебек үк дәрәҗәдә булмаса да, талант та бирелгән иде, югыйсә, әмма холкында ныклык җитенкерәмәде. 

Ни өчен шагыйрьнең шәхесе инде менә ничәмә-ничә еллар узганнан соң да үзенә тарта, тынгысызлый һәм сокландыра? Моны ничек аңлатып була?

Язганнарын оригиналда укып чыкканнан соң мин шуны аңладым: “Такташны дөрес итеп, тиешенчә тәрҗемә кыла алмадылар” дип санаучылар тирәнтен хаклы икән. Аны бит йә Есенинга, йә Маяковскийга охшатып тәрҗемә иттеләр, ә Такташ ул үзенә аерым иде. Әле университетның филология факультетында укыган чагымда ук мин әлеге эшкә үзем тотынмакчы булган идем, ни өчендер Аван каршы төште. Шуңа да карамастан, мин Такташның һичнинди бәхәссез көмеш гасыр шагыйре икәнлеген аңларга өлгергән идем инде. Әмма Такташ — Көнчыгыш традицияләрен дә, Европа традицияләрен дә алган шагыйрь. М. Горький аны тикмәгә генә Байрон белән чагыштырмаган бит! Аңарда Гумилевтагы экзотик Көнчыгыш түгел, Такташныкы — төрки үткәннәрдән, Бохара, Оренбург чыганакларыннан килә. Такташта Тукайдагы гражданлык белән лиризм да, Дәр­д­мәндкә хас фәлсәфә дә, Сәгыйть Рәмиевтәге рухилык та бар. XX гасыр башы рус әдәбиятында Гумилев, Блок, Северянин, Брюсов, Есенин һәм Маяковскийлар, ягъни көмеш гасырның тулы бер төркем рус шагыйрьләре тутырган уемны татар әдәбиятында Такташ тутырды. Заманча шигъри тел тудыруы хакында әйтеп тә тормастан, Такташ монда танылган новатор булды. Шагыйрь, һичшиксез, үзенең югары миссиясен аңлап яшәгән. Югары сәнгати зәвыкка ия Такташ үз эпохасын, аның үзенчәлекләрен белә. Шуның белән бергә, ул колачлы рәвештә, гомумкешелек категория­ләреннән чыгып фикер йөртә, хакимнәргә ярарга тырышмый, үзе ышанган-инанганча яза. Шуның өчен дә аны халык ярата, исемен телдән төшерми. Бөекләргә хас булганча, Такташка да кемнәрдер кырын карый, көнләшә, үчләшә. Әмма аның тугрылыклы дуслары барыбер күбрәк була: 
Х. Туфан, К. Нәҗми, Г. Гали, Г. Минский, А. Алиш, Г. Камай. Шигърияттә Такташ күбрәк романтик буларак ачылса, драмаларда вакытның кайбер волюнтаристик идеяләрен (катлаулы нәрсәләрне гадиләштерергә тырышу, кеше психологиясенә тирәнтен үтеп кермәү һ. б.) күпчелек замандашларыннан яхшырак аңлаучы кырыс реалист буларак ачыла. Минем өчен шунысы ачык: Такташ, үзенең биниһая зур таланты, намуслылыгы, эчкерсезлеге белән утыз җиденче ел аша исән-имин уза алмас иде. Ул безнең өчен мәңге яшь, чибәр булып, югары шигърият шагыйре булып калды.

Ул татар классик әдәбиятының соңгы могиканнарыннан иде. Татар теле, татар халкы яшәгәндә, Такташ шигърияте кешеләргә һәрчак шатлык китереп торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар