Логотип
Тарих

Таш диварлар алды шатлыгымны…

Хәдичә Мостафа кызы Җәлилова — герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кече сеңлесе. Ул әти-әнисеннән яшьли ятим калып, абыйсы карамагында тәрбияләнә. 1942 елның маенда, үзе теләп, өстенә соры шинель кия. Горький шәһәрендә элемтәче булырга укый, аннан Брянск фронт штабының 65 нче аерым элемтә полкында хезмәт итә.

1943 елны аны 58 нче статья буенча ун елга хөкем итәләр. Хәдичә апа, иреккә чыгарга бик аз вакыты калгач, 1952 елны гына аклана. Азат ителгәннән соң, лаеклы ялга чыккан көнгә кадәр, Оренбургта мелиоратор булып эшли. Җирләнгән урыны — Татар Каргалы авылы зираты. Мәрхүмәнең кабере өстенә куелган ташка туган һәм вафат булган еллары язылган: «1918 елның 30 декабре — 2000 елның 3 ноябре». Исән булса, узган ел ахырында аңа туксан яшь тулган булыр иде.

…Хәдичә апаның Оренбургтагы бер бүлмәле фатирында берничә тапкыр булырга туры килде миңа. Әлеге очрашулар, гадәттә, гел Җәлилнең туган көне якынлашуы белән бәйле була иде. Ләкин 2000 елдагы соңгы очрашуыбыз алдагыларыннан үзгәрәк узды. Хәдичә апа сүзен ул чакта болай дип башлады: «Фирүзә, Каргалы авылы имамыннан рөхсәт булса, үлгәч мине шунда җирләсеннәр әле. Оренбург зираты шәһәрдән ерак урнашкан, ә Каргалыныкы — Казан юлы өстендә. Анда ятсам, Казаннан килүчеләр, бәлки, минем каберемә дә сугылып, догалар укып китәрләр иде». Минем ни әйтергә белми аптырап, уңайсызланып торуымны күреп, ул дәвам итте: «Беркем дә мәңгелеккә килмәгән, сеңлем. ә бу минем соңгы үтенечем. җавапны түземсезлек белән көтеп калам».

Имамнан алган уңай җавапны Хәдичә апага телефон аша шылтыратып әйттем. Сүземне тыңлап бетерде дә: «Рәхмәт, инде күңелем тыныч!» — диде ул. Әлеге сөйләшүдән соң тугыз ай вакыт үткәч, сиксән ике яше тулырга санаулы көннәр калганда, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәдичә апа Җәлилова бу якты дөньядан мәңгелек йортына күчте.

…Муса белән Хәдичә арасында аерма — унике яшь. Яшьли ятим калган сеңлесенә абыйсы гел ярдәм итәргә тырыша. Хәдичәне балалар йортына да ул урнаштыра. Әмма сеңлесенә анда ошамагач, студент Муса аны үзе янына ала. Соңрак, еллар үткәч, Хәдичә җәлилова «О моем брате» дигән кечкенә генә бер китап та яза. Ә үзе турында ул сөйләргә яратмый иде. Бигрәк тә сугышта булган еллары хакында сораша башласаң, сүзне шунда ук абыйсына — Муса Җәлилгә күчерә. Ләкин соңгы күрешүдә, ни сәбәптәндер, Хәдичә апа, гомер булмаганча, ачылып китте. Үзем белән алып китмим әле дип, бер бушанасы, түгеләсе килүе булдымы?!.

Гадәттә, без аның янына өлкәбездә чыга торган «Яңа Вакыт» газетасы хәбәрчесе Әминә апа Моратова белән икәү бара идек. Хәдичә апа сөйләгәннәрне мин магнитофон тасмасына яздырам, ә Әминә апа кәгазьгә теркәп бара. Сезнең игътибарга хәзер шул әңгәмәне тәкъдим итәбез.
— Гомер итү — кыр кичү генә түгел, — дип башлады сүзен Хәдичә апа. — Армия хезмәтенә мин, үзем теләп, 1942 елның маенда киттем. Горький шәһәрендә, элемтәчеләр әзерләү полкында, минем кебек тизрәк сугыш кырына китәргә ашкынган яшьтәш кызлар белән бергә укыдым. Программаны яхшы үзләштерүчеләрне хәрәкәттәге армиягә алданрак җибәрәләр икән дигәннәрен ишеткәч, мин үз һөнәремне бигрәк тә тырышып өйрәндем. Әмма командирлар, уңышларымны күрсәләр дә, фронтка җибәрүгә каршы төшеп, миңа курсташларымны укыту вазифасын йөкләделәр. Мин аларны Морзе әлифбасына, аппарат белән эш итәргә, радиограммаларны тиз арада алырга һәм җибәрергә, хәтта стройда йөрергә дә өйрәттем.

Ниһаять, чыгарылыш көне җитте. Миңа үзебез белем алган полкта укытучы булып калырга тәкъдим иттеләр. Кая ул калу — кискен каршы килдем. Утыз биш-кырык яшьләрдәге командирыбыз, капитан Савельев гаять җитди һәм таләпчән, шул ук вакытта йомшак күңелле кеше иде. Үзе тәрбияләгән кызларны ут эченә — фронтка озатуны, аерылышуны ул бик авыр кичерде, безгә дә кыен булды…

Брянск фронт штабының 65 нче аерым элемтә полкына эләктем. Эш коточкыч күп иде. Шифрланган радиограммалар штабка берөзлексез килеп тора, шуның кадәр үк җибәрелә дә. Кайвакытта хәбәрче берничә көнгә югала. Ул чакта радист, йокысыз һәм ялсыз калып, эфирдан объектны эзләргә тиеш 
була.

Мин авиация һәм танк частьлары белән элемтә тоттым. Өстеңә ут явып торган ул урыннан йөгереп качасы килгән чаклар күп була, әмма китәргә хакың юк.
— Ә кулга алынуыгыз, төрмәгә утыртылуыгыз кайчан булды? Сезгә нинди гаеп яктылар?
— Менә шундый куркыныч шартларда бер ел узып китте дигәндә, үзем кебек радист кызлар — Гуревич һәм Шишкова белән мине штаб туктаган авыл янындагы мунчага юынып кайтырга җибәрделәр. Барабыз болар белән кызларча серләшеп, төрле темаларга сөйләшеп. Шунда Сталин исемен телгә алып, аны тиргәвемне сизми дә калдым. «Монда халык дош­манга каршы сугышып, үлеп ята, тылдагылар ачлы-туклы яши, эшли, ә мактау, казанышлар бары Сталинга гына эләгә», — дидем. Юлдашларым — яһүд кызлары минем фикер белән килешкән кебек булды.

Ике-өч көн дә үтмәде, часть командиры мине штабка чакыртты. Берничә ят кеше утырган землянкага барып кергәч: «Мине башка урынга күчермәкчеләр, күрәсең», дип уйладым. Тик шунда оператив­никларның берсе мөһер суккан кәгазь сузды: «Сез кулга  алынасыз!»

Шулай итеп, 1943 елның гыйнварында Ефремово шәһәрендәге особый отделга алып китеп, ялгыз камерага кертеп яптылар. Тикшерүче мәрхәмәтле кеше булып чыкты. «Нигә сез ул кызлар белән ачылып сөйләштегез, алар бит НКВД агентлары — шымчылар. Хәзерге вакытта алай ярамый, сак булырга кирәк иде. Сез аларга әйткән ул сүзләр контрреволюцион эш алып баруда гаепләргә җитә», — диде ул.
Бер генә мәртәбә сорау алырга чакырдылар да, шуннан соң мине инде төрмә камерасына алып киттеләр.
— Анда яшәү шартлары бик начар булгандыр инде?
— Барысы да 58 нче статья буенча кулга алынган уналты кеше утырган бәләкәй генә камера иде ул. Урын җитми, ятканда бөгәрләнеп кенә ятабыз. Тоткыннар арасында, хәзерге минем яшемнән дә өлкәнрәк булган бер карчык та бар иде. Аны ни өчен япканнар, дисезме? Базарда, үз тамагыннан өзеп, сыер мае саткан чагында моның янына бер егет килә дә: «Әби, син нигә майны кәгазьгә төреп бирмисең, мә сиңа кәгазьләр», — дип, зур бер төргәк калдыра. Карчык рәхмәтен укып ала да, шул төргәктәге кәгазьләргә маен төрә дә сата, төрә дә сата.



Базарның да бит күзе дә, колагы да бар, анда да карап, күзәтеп кенә йөриләр, тиешле урынга хәбәр дә итеп торалар. Әбине кулга алгач, тикшерүче сорый: «Ул кәгазьләрне кайдан алдыгыз?» — ди. «Бер егет кичә күп итеп бирде миңа, калганын өйгә алып кайтып, сандыкка да салып куйдым әле», — ди әби. Карчыкны, теге егетне эзләп тапканчыга кадәр дип, төрмәгә ябып куялар. Тугыз ай утыра иде инде ул. Дошман ялчысының үзенә немец листовкалары тоттырып киткәнен бичара надан карчык каян белсен?!

Кемнәр генә, нинди генә гаепләр белән утырмый иде анда: кемдер фашист солдаты автоматын аның күкрәгенә төбәп торганда, аларга маскировка халатлары теккән. Кемдер немецларга ашарга тавык тотарга булышкан. Дошман яклылар, сатлыкҗаннар, димәк…
— Судтан соң сезне кайсы якларга озаттылар?
— Мине «58 нче статья, «А», часть 2» буенча хөкем иттеләр. «Болтовня», диләр иде аны. Камерадагы тоткыннар: «Моның өчен генә сине утыртмыйлар, җибәрәләр инде», — диешкәннәр иде. Ә мине судта бер шаһитсыз ун елга хөкем иттеләр дә, этап белән рәшәткәле вагонда Түбән Тагилга алып киттеләр…

Бик озак бардык. Безне бик еш запас юлга куялар, эшелоннарны үткәрәбез шулай. Төрмәгә килеп керсәк, тоткыннар шулкадәр ябыклар — кеше дияр җирләре дә юк — әйтерсең, тере скелетлар. Кулларына котелокларын элгәннәр дә, йөриләр әрле-бирле ашарга эзләп. Ашханәдән азык-төлек кал­дыклары чыгарып ташлауга — шунда барып ябы­шалар.

Төрмә ишегалдына җыеп, безгә, тоткыннарга, дүртәр йөз грамм ипи паегы тараталар. Фамилиясе чыккан кеше үз өлешен алырга килеп өлгермәсә, аны таратучы кулыннан угрылар — хәллерәкләр, усалраклар йолкып алып, читкә йөгерәләр иде. Ә ач калган теге мескеннәрнең шунда ук егылып үлгән очраклары да булды.

Коточкыч авыр иде анда. Ул рухи кичерешләр, кимсетүләр турында әйтмим дә. Әмма түзмичә дә хәлең юк. Бервакыт шулай паек өләшкәндә: «Джалилов», дип кычкырдылар. Минем котым очты, Муса абыем дип торам. «Кайда, кем ул?» дип, абына-сөртенә теге кеше ягына йөгерәм. Ул йөгерә, мин йөгерәм. Юк, таныш кеше булып чыкмады. Алай да хәтергә уелып калды. Паегын алырга барып җитә алмады, бахыр, бер угры моның өлешен урлап өлгерде. Теге бәндә акырып елап җиргә капланды.

Таш диварлар алды шатлыгымны,
Биреп картлык, кайгы, ютәлне.
Ишегемә барсам, ишек бикле,
Тәрәзәмә килсәм — челтәрле.
Муса Җәлил. «Хыял».


Яраткан абыйсының, чыннан да, бу вакытта аңардан да авыррак шартларда дошман кулында әсирлектә утыруын, төрмәдә газап чигүен Хәдичә шактый еллар узгач кына белә әле…

Шундый мәхшәр көннәр үткәрдек без төрмәдә. Аннан соң хәлләр бераз арулана төште дисәң дә була, без эшкә чыктык, паек та мулрак бирелә башлады.
— Түбән Тагил шәһәре төрмәләр санының күплеге ягыннан Россиядә хәзер дә икенче урында тора шикелле.

— Безнең төрмә гомуми иде.  58 нче статья буенча эләгүчеләр исә гел иң авыр, иң пычрак эшләрне башкарды: траншея казыды, бәдрәф тазартты. Икмәк турау, өләшү, ашханә, аш-су тирәсендә исә — угрылар, рецидивистлар. Алар безгә: «Әй, конт­рик!» — дип мыскыллап кына эндәшәләр иде. 
Алар — кеше, ә без эт санында.

Бераздан, хисап эшен яхшы белгәнгә, мине бухгалтериягә алдылар. Яшәү шартларым да азрак җиңеләйде. Тик анда да аз гына ялгышлык эшләдеңме, хата җибәрдеңме, тагын шул авыр эшкә кире илтеп тыгалар иде.

Бераздан «сугыш бетте» дигән хәбәр килеп иреште. Без исә һаман төрмәдә. Мин 1952 елда, утыруыма ун ел туларга өч ай калганда акландым. Реабилитацияләнүем турында чиста паспорт алып азат ителдем һәм Зәйнәп апам янына юл тоттым. үкенсәң дә, үртәлсәң дә, бер гаепсезгә ун ел төрмәдә узган гомеремне миңа кем кайтарып бирсен…
— Шкафыгыз тулы төрле телдә басылган китап­лар. Бүләкләрдер инде болар?
— Әйе, барысы да нинди дә булса бер очрак белән миңа бирелгән истәлек китаплары. А. Солженицынның «Архипелаг  ГУЛАГ» китабының алты томы да киштәмдә торуының сәбәбен аңлыйсыз инде. «На заданную тему» дигән китабын Б. Ельцин миңа: «30 августа, 1990 года. Хадиче» дигән имзасын салып бүләк иткән иде. Ә мин аңа үзем язган «О моем брате» дигән китабымны: «Үзегезнең укырга вакытыгыз булмаса, балаларыгыз танышып, безнең шундый героебыз барлыгын белер», дигән култамгамны салып бирдем.

Ельцинның хатыны Наинаның (ул үзе тумышы белән безнең өлкәнең Шарлык районыннан) апасы Васса минем күршедә яши иде бит. Бервакыт шулай апаларының хәлен белергә дип Борис белән Наина килделәр. Алар янына кунакка Васса мине дә чакырды. Өстәл артында сөйләшеп утырганда Ельцин: «Хәзер Мәскәүдә яшәве бик авыр, ашамлыклар барысы да талон буенча гына», — диде. Алар кайтып киткәч, без, йорттагы карчыклар, сөйләштек тә, Президент Ельцинга посылка салырга булдык. Миндә бер банка кофе һәм чәй бар иде, калганнарда — башка әйберләр. Менә шулай Президентка посылка да салганыбыз булды әле безнең, шулкадәр беркатлы булганбыз икән дип, хәзер үзебездән көләбез…

Бу дөньядан вакытсыз киткән апасы Зәйнәпнең ятим калган кызын тәрбияләп үстерде Хәдичә апа. Лена Абдеева Оренбург педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлап, шәһәребезнең төрле уку йортларында эшләде. Хәзер дә гаиләсе белән Оренбургта яши.

Хәдичә Мостафа кызы Советлар Союзы Герое, яраткан абыйсы Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турындагы истәлекләр белән СССРның төрле төбәкләрендәге шәһәр-авылларында, мәктәпләрдә бик күп мәртәбәләр чыгышлар ясады. Оренбург  татар җәмәгатьчелеге белән дә тыгыз элемтәдә торды һәм соңгы көннәренә кадәр милләтебез язмышы, аның киләчәге белән кызыксынып яшәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язманың авторы, язылу вакыты, ни сәбәпледер, күрсәтелмәгән. Берникадәр ачыклык кертәм. Автор - ТНВ телеканалының Оренбур корпункты хезмәткәре, журналист Фирүзә Әбсәләмова. Язылу вакыты 2009 ел булырга тиеш. Фотода Хәдичә апа янында "Яңа Вакыт" газетасы хәбәрчесе Әминә Гариф кызы Моратова - шагыйрә Әминә Моради.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди укенечле язмыш Хэдичэ апада. Минем тирэн ихтирамым бу кочле шэхес алдында. Урын ожмахта булсын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хәдичә апа мелиоратор түгел, метеоролог булып эшләде.

        Хәзер укыйлар