Логотип
Тарих

Сөйкемле Сөембикәбез

Ханбикә язмышына янә бер караш

«И Казан, серле Казан» исемле китабым чыккач («Мәгариф» нәшрияты, 2004 ел), миңа еш кына укучылар белән очрашырга туры килде. Казанда, төрле районнарда бу китап буенча укучылар конференцияләре, диспутлар һәм очрашулар булды. Шунда бер нәрсәгә инандым: халкыбыз үткән тарихыбыз белән бик кызыксына, Казан ханлыгы һәм мәшһүр затларыбыз турында күбрәк беләсе килә. Укучыларны аеруча китабымның Сөембикә ханбикә турындагы өлеше кызыксындырган булып чыкты. Аның турында халыкта төрле риваятьләр, имеш-мимешләр, хәтта гайбәтләр дә йөри. Шуларны искә алып, мин иң еш кабатлана торган сорауларга «Сөембикә» журналы аша җавап бирергә булдым.

— Сөембикә ханбикәне  килмешәк, диләр... Ул хәтта татар да булмаган, имеш. Шул дөресме?
— Юк, дөрес түгел.  Ул нугай морзасы Йосыфның кызы. Йосыф морза исә атаклы каһарман Идегәй нәселеннән. Дөрес, нугайлар ул чорда Казан ханлыгына кермиләр, ләкин шул ук татар кавеменә карыйлар. Мәсәлән, үзбәкләр әлегәчә татарларны «нугай» дип атыйлар.

— Аның өч ире булган, диләр...
— Монысы дөрес. 1533 елны ул  япь-яшь (уналты-унҗиде яшьләр  чамасы) чагында Казанга  җангали ханга хатын булып төшә. Һади Атласи аның турында: «Сөембикә (тарихчы аны Сөенбикә дип атый) чиктән тыш матур һәм сөйкемле, һәм шуның илә бәрабәр бик акыллы бер кыз була. Нугай кызлары арасында Сөембикәгә охшаган кыз булмаган кебек, Казан һәм рус йортларында да аңа тиңдәш булырлык кыз юк иде», — дип яза.

Сөембикә унҗиде яшьлек яшь ханга кияүгә чыгып, аның белән ике генә ел яшәп кала. 1535 елны ханга каршы фетнә күтәрелеп, аны үтерәләр. Шуннан соң Сөембикә Кырымнан килгән Сафагәрәй ханга кияүгә чыга. Сафагәрәй  турында һади Атласи: «Ул Казан ханнарының иң булдыклысы вә шуның илә иң тойгылысы иде», — дип яза. Сүз монда ил тойгысы, ягъни патриотлык тойгы турында бара. Шуңа күрә Сөембикә дә аны чын күңелдән сөя, ихтирам итә. Аларның Үтәмешгәрәй исемле уллары туа. Ләкин  1549 елны Сафагәрәй кинәт үлеп китә. Утыз өч яшьлек Сөембикә яңадан тол кала. Хан итеп кечкенә Үтәмешгәрәйне билгелиләр. Чынлыкта, Казан ханлыгы белән Сөембикә идарә итә.

Соңыннан Явыз Иван кулына эләккәч, рус  патшасы аны көчләп Касыйм ханы Шаһгалигә хатынлыкка бирә. Сөембикә ханбикә моңа теше-тырнагы белән каршы тора, чөнки сатлыкҗан Шаһгали, бердән, шактый өлкән, икенчедән, бик ямьсез, усал һәм явыз зат була. Ә иң мөһиме — үз милләтен сатып, баскынчыларга хезмәт итә. Казанга каршы сугышларда катнаша.  Гомумән, ул чорда хатын-кызның ризалыгын сорап тормыйлар. Әсир төшкән хатынның — бигрәк тә.

— Әсир, дисез... Ә Казаннан килгән бер лектор Сөембикәне Мәскәүгә үз теләге белән  киткән дип сөйләде... Чынлыкта ничегрәк булган?
— Чынлыкта, ханбикә, әлбәттә, үз теләге белән  Казан тәхетен ташлап китми. 1551 елда  Мәскәү белән булган мөнәсәбәтләр кинәт кискенләшеп китә. Иван Грозный, Татар иленең башында  Сөембикә кебек акыллы һәм ил тойгылы хатын торганда баш бирмәячәген аңлап, аны Мәскәүгә  тотып бирүләрен таләп итә. Бирмәсәләр, зур яу белән килеп, Казанны яулап алу белән яный. Шуннан соң инде Казанның иң  данлыклы һәм куәтле бәкләре, Сөембикәне русларга тапшырып, сугыштан котылмакчы булалар. Араларында Ходайкул углан, Мурали бәк, Аңкилде абыз да була. Алар Зөягә, Шаһгали янына барып, Сөембикәне улы белән русларга тапшырачакларын белдерәләр.

Казанга Сөембикәне Мәскәүгә алып китү өчен князь Петр Серебряный җитәкчелегендә берничә меңлек рус отряды килеп керә. Бу вакыйганы үз күзе белән күргән  рус елъязмачысы болай дип язып калдырган:
«Сөембикә, тоткын булуын аңлагач, бөтенләй хәлсезләнеп китә. Ачы тавыш белән кычкырып, җиргә егыла. Аның болай  булуы бөтен сарай кешеләренә тәэсир итеп, андагы кешеләрнең берсе дә еламый калмый. Сарайның сөйкемле хатыннары, матур кызлары, ачы тавыш  белән елап, битләрен тырныйлар, чәчләрен йолкыйлар, кулларын чәйниләр иде.

Боларның тавышлары сарайның тышына да ишетелеп,  хан йортындагы кешеләр дә елый башлый. Хан сарае белән хан йорты канлы яшьләр агыза торган урын булып кала. Елау тавышы шәһәр халкына да ишетелеп, алар хан йортына җыела башлады. Казанлыларның кайсылары русларны кырмакчы булып, кулларына ташлар алганнар иде. Ләкин Казан башлыклары аларга ирек куймадылар. Таяклар белән  куалап, хан йортыннан өйләренә куып җибәрделәр».

— Әлеге елъязмачыга ышанып буламы?
— Әйе,  әлеге исеме билгесез елъязмачы, чыннан да, рус кешесе була. Казанлылар кулына әсир төшеп,  егерме ел чамасы Казанда яши. Аны беркем дә җәберләми. Ул  тылмач, ягъни тәрҗемәче  вазифасын үтәп, Казан ханнарына хезмәт итә, хәтта ислам динен кабул итә. Сөембикә турында да чын күңелдән, зур ихтирам белән яза. 

Сөембикәнең йөрергә хәле калмаганга, аны рус сугышчылары сарайдан күтәреп алып чыгалар. үтәмешгәрәйне исә сарай кешеләре кулларына алып, күтәреп баралар. Сафагәрәй ханның кабере янына килеп җитү белән, Сөембикә Петр Серебря­ныйдан ире белән хушлашырга рөхсәт сорый. (Сафагәрәй Казан мәчетләренең берсендә күмелгән була.) Петр Серебряный Сөембикәнең үтенечен тыңлап, аңа ире белән хушлашырга ирек куя.

Билгесез елъязмачы Сөембикәнең моң-зарын искиткеч шигъри рәвештә болай тасвирлый:
«Әй, сөекле  падишаһым, үзеңнең яшь һәм матур бикәңне кабул итсәнә! Мине харап итмәсәнә! Минем матурлыгым илә дошманнар файдаланмасалар иде. Мин синнән аерылмыйм, көлке һәм мыскыл ителер өчен, телләре һәм диннәре башка булган ят җиргә китмим. Әй, сөекле падишаһым! Кем анда килеп минем егълавымны басылдырыр, кем минем ачы яшьләремне туктатыр, кем минем җанымның кайгыларын таратыр, кем минем яныма килер? Миңа һичкем юк... Мин кайгымны кемгә сөйлим: угълыма сөйлимме, ул сөттән аерылмаган; атама сөйлимме, ул моннан бик ерак; казанлыларга сөйлимме, алар бит үз ирекләре белән ант итеп мине урысларга бирделәр... Әй, сөекле падишаһым Сафагәрәй! Ник син миңа җавап бирмисең, ни өчен үзеңнең сөекле бикәңнең ачы яшьләрен ишетмисең? Менә монда, ишек төбендә, мәрхәмәтсез гаскәрләр тора, алар мине, ерткычлар кыр кәҗәсен алып киткән кебек, синең яныңнан алып  китмәкче  булалар.  Бер чагында синең хатының булган, бөтен Казан падишаһ­лыгының бикәсе саналган кеше хәзерендә кызганыч тоткын, ярлы һәм арык кол булып калды... Мин хәзерендә егълый да алмыйм, күземнән яшьләрем дә чыкмый. Бетми торган ачы яшьләр белән минем күзләрем сукырайды. Күп кычкырудан тавышларым кысылды...» Сөембикәнең бу зары үзе бер җыр-дастан булып яңгырый. Шуның нигезендә әллә нинди поэтик әсәрләр язып булыр иде.

— Әлеге лектор Сөембикәне халыктан ерак торган, милләтенә битараф булган бер зат дип сөйләде.  Имештер, ул ире Шаһгали белән килеп, Казанны алуда да катнашкан...
— Чеп-чи ялган. 1552 елны  Явыз Иван  Казанны яулаган чагында Сөембикә Мәскәүдә, зинданда тоткын булып ята. Шаһгалигә кияүгә дә аны бер ел үткәч, 1553 елны гына бирәләр. Халыкның аңа карата булган мөнәсәбәтен исә әлеге елъязмачы бик төгәл итеп теркәп калдырган. Аның сүзләренә караганда, Сөембикә иренең кабере янында ике сәгать чамасы була. Шуннан соң аны Казансу буена алып китеп, матур итеп бизәлгән хан көймәсенә утырталар. Елъязмачы күрсәткәнчә, Сөембикә ханбикәне озатыр өчен Казан халкының барчасы  диярлек Казансу буена җыела:  ире, хатыны, егете, кызы, зуры, кечкенәсе — берсе дә өйдә калмый. Һади Атласи язганча, «таш кебек каты күңелләр дә йомшарып, кызгану яше күрмәгән күзләрдән дә яшьләр агар булды». 

Сөембикә ханбикә көймәгә керер алдыннан озатырга җыелган халык белән саубуллаша. Халык та аның белән чын күңелдән хушлаша, Сөембикәне кызгануын белдерә. Озакламый көймәләр кузгалып китә.  Елганың ике ярында Сөембикәне саклап рус гаскәре бара. Алар артыннан исә яр буйлап  Казан халкы аны шактый озак озата килә. «Сөембикә чиктән тыш акыллы вә шуның илә бәрабәр бик юмарт, шулай ук халыкның һәркайсына мәрхәмәтле булганлыгы өчен, аны Казаннан җибәрү халыкка бик кыен тоелды». (Һади Атласи.)

Сөембикә белән бергә аның бөтен җыйган байлыгын — алтынын, көмешен, чигүле ефәк киемнәрен, кыйммәтле зөбәрҗәт ташларын, савыт-сабаларын берничә зур көймәгә төяп,  Мәскәүгә алып китәләр. Кайбер риваятьләргә караганда, Мәскәүгә Сөембикә китапханәсен дә алып китәләр. Ә бу китапханәдә Казан ханлыгының бөтен рухи байлыгы җыелган була, диләр: бик борынгы елъязмалар, дини һәм шигъри китаплар, кулъязмалар, кыйммәтле чыганаклар. Бу китапханә дә эзсез югала.  Кайбер тарихчылар фикеренчә, аны Иван Грозный кушуы буенча Мәскәү Кремлендәге ниндидер җир астындагы мәгарәгә яшерәләр.

— Сөембикә турында халыкта матур-матур риваятьләр сакланган. Алар чынбарлыкка туры килеп бетмәсәләр дә, ханбикә турында зур ихтирам белән сөйлиләр... Шундый берәр риваятьне китерә алмассызмы?
— Борынгы риваять болай ди. Имештер, рус падишаһы Явыз Иван, Казан ханбикәсе Сөембикәнең рәсемен күреп, аңа гашыйк була, үзенә хатынлыкка сорап, яучылар җибәрә. Горур Сөембикә моңа риза булмый. Шуннан соң Явыз Иван, зур яу белән килеп, Казанны яулап ала, Сөембикәне көчләп алмакчы  була. Риза булмаса, бар халкын кырып бетерү белән яный. Шуннан соң Сөембикә теләсә-теләмәсә дә ризалыгын белдерә. Тик бер шарт куя: җиде көн эчендә җиде катлы матур  манара төзеп куярга.  Әгәр дә җиде көн эчендә шундый күккә хәтле күтәрелгән манара әзер  булса —  чыга,  имеш.  Булма­са — вәссәлам...

Явыз Иван бөтен рус иленнән осталарны җыеп, материал туплап, аларга җиде көн эчендә дөньяда тиңе булмаган матур һәм биек манара салырга куша. Башкарсалар — зур бүләкләр вәгъдә итә. Башкармасалар — башлары чабылачак, дип әйтә.

Беренче көндә манараның беренче каты әзер була, икенче көндә — икенчесе... Шулай итеп, җиде көн эчендә җиде катлы искиткеч матур һәм биек манара әзер була.  Шуннан соң, Сөембикә ханбикә Казаннан китәр алдыннан, манарага менеп, халкы, иле, башкаласы белән саубуллашырга рөхсәт сорый. Явыз Иван рөхсәт итә. Сөембикә манараның иң өске катына менеп, халкы белән саубуллаша да, аска сикереп, үз-үзен юк итә...

— Сөембикәнең үлеме,  чыннан да, фаҗигале булган, диләр...
— Әйе, монысы дөрес... Әлбәттә, ул чордан бирле дүрт ярым гасыр вакыт узган. Ләкин дөреслекне чамаларга мөмкин.  Шаһгалигә кияүгә биргәннән  соң, бер  ел-ел ярым вакыт узуга япь-яшь (38 яшьлек), тап-таза Сөембикә кинәт вафат була. Аның үлеме ничек булганны күз алдына китерер өчен Иван Грозныйның Шаһгали исеменә язылган ярлыгыннан бер өзек китерик: «Бөтен Русьнең падишаһы һәм олуг князе булган Иван Васильевичтан туганыбыз  Шаһгали ханга: Исмәгыйль, Касай, Юныс мирзалар безгә язу язганнар (Бу нугай морзалары. — Р. М.) Сез, туганыбыз, безнең кушуыбыз буенча, Сөен-бикәнең борынын кискән, аңа төрлечә зур сыйсызлык­лар кылып (ягъни ач тотып — Р. М.), аны үтергәнчегә чаклы кыйнаган, дип Йосыф бәккә (ягъни Сөембикәнең әтисенә — Р. М.) сүз булды, дигәннәр. Шуның өчен Йосыф бәк безгә ачулана, илчеләр һәм сатучылар җибәрми».  Ярлык 1554 елның гыйнварында язылган. Сөембикә дә шул вакытларда ерткычларча үтерелгән булса кирәк. Дөрес, Иван Грозный үз «туганы» Шаһгалине ничек тә якларга тырыша. Әмма аның бу кыланышының ни өчен эшләнгәне мәгълүм. 

— Шуңа да татар халкы Сөембикәне һич тә онытачак түгел. Аның исемен ничек тә мәңгеләштерергә иде...
— Әйе.  Фаҗигале язмыш, фаҗигале үлем... Менә ни өчен халык Сөембикә образын, поэтик риваятьләргә төреп, күңелендә саклый. Сөембикә манарасыннан тыш, Казанда Сөембикә исеме белән бәйләнгән тагын бер урын бар. Ул да булса — Сөембикә бакчасы. Риваятьләргә караганда, ул Урта Кабан буенда, хәзерге Архиерей дачасы урнашкан җирдә булган. Сөембикә бөтен туган-тумачасы белән җәй көннәрендә монда торган, ял иткән. Бакчада нинди генә гөлләр, чәчәкләр, матур-матур үсемлекләр булмаган. Хәтта мәрмәрдән эшләнгән сыннар да булган, диләр. Ә куак-агачлар арасында тутый кошлар, боланнар йөргән дип сөйлиләр. Тарихчылар да бу урында ханнарның җәйге резиденциясе булуын таныйлар. Бәлки,  бу урында яңадан Сөембикә бакчасын торгызырга  мөмкин булыр?

Казанның берәр урамына да Сөембикә исемен бирергә иде. Кайсысына? Минемчә, Казан Кремле урнашкан, Казанның иң борынгы урамына бирергә була. Хәзер Сөембикә манарасы янында бу урам большевик Шейнкман исемен йөртә. Ә бит Сөембикә ханбикә кайчандыр шул урамда йөргән, шул тирәдә ире Сафагәрәй белән хушлашкан...

— Сөембикә ханбикәнең кабере сакланганмы?
— Әйтүе кыен. 1556 елда Касыйм шәһәрендә Шаһгали хан төрбәсе төзелә. Анда бер билгесез кабер дә бар. өстенә таш куелган, әмма бернинди язу да язылмаган. Кайбер тарихчылар Сөембикәнең кабере шул булырга тиеш дип уйлый. Атасы таләбе белән аны нугай якларына илтеп күмгәннәр дигән сүз дә йөри. Әмма монысына ышануы кыен — ул чорда үле гәүдәне андый ерак җиргә илтеп булмас иде...

— Улы Үтәмешгәрәйнең язмышы нинди була?
— Явыз Иван кулына  эләккәч, биш яшьлек нәни улын ананың кулыннан тартып алалар да көчләп чукындыралар. Христиан  диненә  күчкәч, ул Александр  исеме белән йөри, патша сараенда яши. Ләкин егерме яше дә тулыр-тулмас кинәт вафат була.  Күрәсең, Иван Грозный кушуы буенча аны агулап үтергәннәр. Бу җинаятьне яшерер өчен булса кирәк, әлеге Үтәмешгәрәй-Александрны Мәс­кәү Кремле соборында зур мәртәбә белән күмәләр. Шулай итеп, ул — Мәскәү Кремлендә күмелгән бердәнбер Казан ханы. Аның кабере әлегәчә шул көе саклана.

— Шул рәвешле Сөембикәнең нәселе өзелә, башка беркеме дә калмыймы?
— Ризаэтдин Фәхретдин үзенең «Казан ханнары» дигән тарихи  хезмәтендә Җангалинең бер кызы булуы турында яза. Җангалинең исә, белүебезчә, бер генә хатыны — Сөембикә генә була. Дөрес, Р. Фәхретдин фикеренчә, бу кыз берәр Казан мирзасының кызы булган хатыннан тууы да ихтимал.  

— Хәзерге татар галимнәре бу мәсьәләгә ничегрәк карыйлар соң?
— Филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов әлеге исемсез затны, һичшиксез, Сөембикә­нең кызы дип саный. (Кара: «Татар иле» газетасы,  5-522 сан, 2003 елның февраль ае, «Сөембикәнең баласы бер генә булганмы?») Бу фикергә Сарманда яшәүче туган якны өйрәнүче галим һәм язучы Дамир Гарифуллин да кушыла. 

— Сөембикә үзе искиткеч гүзәл булгач, кызы да матур булгандыр...
— Әйе, Сөембикәне якыннан күреп белгән кешеләр аны «хөсни җамал», ягъни «искиткеч гүзәл» дип йөртәләр. Кызы да үзенә охшаган булса кирәк. Бу турыда Сөембикәнең бердәнбер безгәчә килеп җиткән рәсеме сөйли. 

Бу рәсемнең тарихы түбәндәгечә. Атаклы археолог, иске китаплар җыючы Ә. Шәрифуллин тикшерүләре буенча, әлеге портрет Казанның Иске Татар бистәсендә табыла. Кырлары ертылган, бөгелгән урыннары уңып, таушалып беткән бу  рәсем Сөембикә һәм аның  гаиләсен тасвирлаган бердәнбер рәсми документ. Авторы — рәссам А. Корноухов.  Исеме — «Сөембикә ханбикә үз гаиләсе белән». әлеге рәсем — копия. Рәссам үзе күрсәткәнчә, ул аны безгә мәгълүм булмаган XVI гасыр рәсеменә карап эшләгән. Хәзер бу  портрет Татарстанның Милли музеенда саклана. 

Дөрес,  моңарчы рәсемдә тасвирланган баланы үтәмешгәрәй дип килделәр. Ләкин М. Әхмәтҗанов бик саллы итеп бу фикерне кире кага. Бердән, рәсемдә кыз бала тасвирланган, моны беренче карашка ук аерырга була.

Икенчедән, баш киеме — кызларныкы. Ир-егетләр андый очлы, озынча баш киемен беркайчан да кимәгәннәр. Әнисендә дә шундый ук баш киеме. өченчедән, рәсем Сөембикә ханбикә Казан ханлыгының идарәчесе булып торган елларда — 1549—1552 елларда ясалган булса кирәк. Үтәмешгәрәйгә бу вакытта нибары  дүрт-биш яшь.  Кызы исә  1535—1536 елларда туган булса кирәк. Димәк, аңа бу вакытта  13-14 яшь булгандыр. Рәсемдә дә нәкъ шундый яшьтәге бала күрсәтелгән.

— Бу кызның алдагы язмышы билгелеме?
— Бу турыда галимнәр төрлечә фикер йөртә. 

Р. Фәхретдин болай дип яза: «Аны Әстерхан князьләреннән Кайбулла князь Аккүбек угылы никахлап алып, гомерен Мәскәүдә кичерүе риваять ителәдер» (әлеге әсәр, 115 бит). М. Әхмәтҗанов исә шактый тикшерүләр үткәргәннән соң шундый нәтиҗә ясый: «Сөембикәнең кызын, — ди ул, — Шаһгали хан үз тәрбиясенә ала һәм балигъ булгач Кайбулла исемле Казан кешесенә кияүгә бирә. Бу нәселнең тарихын тикшереп, галим рәсемдә сурәтләнгән кызның балалары тора-бара Ризаэтдин Фәхретдиннең ерак бабалары булган» дигән нәтиҗә ясый. Бу фикер белән Д. Гарифуллин да килешә: «Димәк, мәшһүр ханбикә атаклы Ризаэтдин бине Фәхретдин нәселенә кодагый була, чөнки аның кызы шушы нәселнең килене!»

Әлбәттә, бу әле фараз кылу гына. Булачак эзләнүләр бу фикерне йә раслар, йә кире кагар. Шулай да уйланырга, тагын да тирәнрәк эзләнүләр үткәрергә нигез бар. Бәлкем, Сөембикә варислары бүген дә безнең арада яшиләрдер.

«Сөембикә», № 10, 2008.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт хезмәтегез өчен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кем белән әңгәмә соң бу?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Румия! РАфаэль Мостафин укучылары сорауларына җавап бирә.

        Хәзер укыйлар