Логотип
Тарих

Сәгадәт

«Тәңре озын гомерләр буенча милләтеңә хезмәтеңне тулырак иттереп дәвам иттерергә насыйп итсен». Г. Исхакыйның кызы Сәгадәтнең профессор дәрәҗәсенә ирешү мөнәсәбәте белән язган хатыннан.  

«Тәңре озын гомерләр буенча милләтеңә хезмәтеңне тулырак иттереп дәвам иттерергә насыйп итсен». Г. Исхакыйның кызы Сәгадәтнең профессор дәрәҗәсенә ирешү мөнәсәбәте белән язган хатыннан.  


Узган гасырның 80 нче елларында Фәннәр академиясендә, коммунистик идеалогиянең тиздән ком сарае кебек ишеләчәген, тимер чаршауларның алыначагын ваемлап, татар зыялылары революциягә кадәрге әдәби һәм фәнни мирасны кайтару турында сөйләшә башлый. Бала чагында Исхакый әсәрләре белән танышып калырга өлгергән Әмирхан ага Еники: «Исхакыйдан башларга кирәк!» – дип чыгышлар ясый. 1987 елда Г. Ибраһимов исемендәге тел-әдәбият һәм сәнгать институтының ул вакыттагы директоры М. З. Зәкиев карары белән «Мирас» комиссиясе төзелә. 1988 елда ябык архивлар ачыла.  

1990 елда милли тарих тәгәрмәче эзенә төшеп әйләнә башлаганда, Исхакый мирасын барлау, кайтару буенча шактый эшләр башкарылган була инде. 1970 еллардан башлап Гаяз Исхакыйның революциягә кадәр басылган әсәрләрен бөртекләп җыеп, галимә Лена Гайнанова аларны машинкада бастырып, 4 томлык әзерләп куйган була. Шуны комиссия өстәленә сала. Нәтиҗәдә, 1991 елда «Зиндан» китабы дөнья күрә. 

Хәзер инде галимнәрне икенче бер сорау борчый: «Исхакый «теге якта» ниләр язды, ничек иҗат итте икән?»  

Бу вакытта Гаяз Исхакыйның бердәнбер кызы Сәгадәт исән әле. 1988 елда Төркиянең башкаласы Анкара шәһәрендә Гаяз Исхакыйның кызы профессор Сәгадәт Чагатай Айаз-Таһир (Төркестан – Идел-Урал) вәкыфы төзегән була... 

Сәгадәт Чагатай туган халкына иң элек «Исхакый кызы» булып кайта. Ләкин аның тормыш юлы, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында күбрәк белгән саен ул татар мөһаҗирләре арасында иң күренекле хатын-кыз галимә булган икән дигән фикер ныгый бара. Гәрчә «әтисе кызы» гына буларак та, әдип белән кызы арасындагы мөнәсәбәтләр бер матур кыйсса язарлык тарих хасил итеп, Сәгадәт ханым халык күңеленә сөекле бала булып кереп калыр иде.  


Сөекле бала... 1905 елның 28 июлендә Мәрьям Фәтхетдин кызы белән Гаяз Гыйләҗетдин улы гаиләсендә туган кыз өч яшендә әтисеннән, дүрт тулганда әнисеннән аерылып, Камәрия әбисенең тәрбиясендә үсә. Исхакыйны зинданга, аннан соң сөргенгә озаталар, Мәрьям ханым икенчегә кияүгә чыга. Хатирәләрендә кыз әтисе белән 8 яшендә генә танышуын әйтә. Ә менә әнисе белән кабат очрашканмы ул?  

«Син әле әниеңне дә күрерсең»... 

Исхакый мирасын беренчеләрдән булып өйрәнә башлаган, хат аша Сәгадәт апа белән дә аралашып калган әдәбият галиме Лена апа Гайнанова аның әнисенә карата салкын мөнәсәбәтләре турындагы фикерләрне кире кага. «Сәгадәт апа Берлинга киткәч тә, әнисе белән хат алышып торган, әнисе аңа фотоларын җибәргән – димәк, ул кызының адресын белгән дигән сүз», - дип дәлилли ул.  

Шул ук вакытта ул чорның ни дәрәҗәдә хәвефле булуын да онытырга ярамый. Халык дошманы дип игълан ителгән Исхакыйдан килгән бандерольнең Тинчурин язмышына нинди йогынты ясавын искә төшерү дә җитә. Ә бит бандероль белән «Милли юл» журналының бер саны һәм әллә ни озын булмаган хат кына килә. Исхакыйның беренче хатыны булу Мәрьям ханымның икенче иреннән аерылуына дә сәбәп түгел идеме икән? Мондый шартларда эмиграциядәге кызына хатлар язу аналык хисләренең өстен чыгуы турында гына сөйли ала.  

Икенчедән, Исхакый үлем хастасы белән ятканда, үләренә бер ай кала Сәгадәткә болай ди: «Син әле әниеңне дә күрерсең, аны рәнҗеткән булсам, гафу итсен». 1954 елның 20 нче июне була бу. Димәк, алар Төркиядә вакытлыча гына яшәүләренә, кайчан да булса бер туган илгә кайтачакларына өмет итеп яшәгәннәр...  

 

«Яраттым мин ул кызны!» 

 

1917 елда гына Казанга кайтырга рөхсәт алган Исхакый кызын «Марийнская гимназия»гә укырга бирә. Казан үзәгендә урнашкан, Терегуловлар, Апанаевларның кызлары укыган гимназия була ул. М. И. Ульянова да шунда укыган. Шул ук елның мартында Сәгадәт әтисе белән бер ложага утырып «Зөләйха» спектаклен карый. 1913 елда Казанга кайтырга ярамаса да, качып-посып кайтып, Габдулла Кариев куйган спектакльне каравын, Исхакыйның театрда икәнен белеп, халыкның шашынып алкышлавын, театр бинасын жандармнар уратып алуын, Исхакыйны түбәләр буйлап качырулары турындагы хатирәне әтисе кызына шул вакытта сөйләмәдеме икән?  


Бу Исхакыйның туган илендә үткәргән соңгы елы. Казанда калган Сәгадәт гимназияне Совет мәктәбе итеп үзгәртүнең, 1921 елгы ачлык елны, аннан укучыларны таратуларның шаһиты була. Алай гына да түгел: халыкның авылы-авылы белән ачлыктан, ваба кебек үләт чиреннән кырылуын да күрергә туры килә аңа.  

«1921-1922 ел ачлык айларын үткәрү өчен, абый (Гаяз Исхакыйның энесе Әхмәтхәсән – авт.) безне Ташкентка алып китте. Әбием илле ел буе яшәгән авылын бик сагынды. Әмма, үлемнән котылып калу өчен, ирексездән китәргә карар бирде. Нәкъ менә без киткәннән соң, Америка һәм Аурупадан ризык ярдәмнәре килеп төште, апаларымны ачлыктан коткарып калды. 1922 елның көзендә бергә-бергә Казанга әйләнеп кайттык», - дип яза Сәгадәт Чагатай хатирәләрендә. Ташкентта Әхмәтхәсән Исхакый Тинчуриннар оештырган труппада суфлер булып тора. Заһидә Тинчурина хатирәләреннән аңлашылуынча, Әхмәтхәсән аннан Сәгадәткә рус телен укытуын сорый.  

«Аны-моны уйлап тормастан, мин ул кызны укытырга алындым. Минем профессиям мөгаллимлек, кемне укытсам да, миңа барыбер. (...) Исхакый кызы Сәгадәткә мин ярты ел буе рус теле һәм әдәбияты укыттым. Яраттым мин ул кызны! Бик матур, мөлаем иде ул. Белем өчен янып тора. Телне бик тиз өйрәнеп алды. Ташкентта ул вакытта татар миллионерлары күп иде. Ташкенттагы шул бер миллионерның кызы әйтә: 

- Заһидә ханым, миңа олы бәхет иңде бит әле, - ди туташ. – Мине, Сәгадәтне, тагын дүрт-биш кешене Мостафа Кемал иленә, Төркиягә алып китәләр...» (З. Тинчурина истәлекләреннән).  

Сәгадәтнең Төркиягә китүе турында сөйләшүләр ни дәрәҗәдә чынлыкка туры киләдер, бу турыда әйтүе кыен, чөнки бу вакытта Исхакыйның үзенең дә Берлин белән Варшава, Париж арасында йөреп торган чагы. Ә менә әтисенең кызын үзе янына алдыру нияте һичшиксез булган.  

1917 елда чыгып киткән Гаяз Исхакыйның беренче хаты 1921 елның язында Париждан килә. Соңгы сулышын «Мөхәммәтгаяз улым» дип алган Гыйләҗетдин мулла 1919 елда күзен йомган була инде. Хат килүгә Камәрия остазбикә яңадан тугандай була. Гаязның хатларын елый-елый, кабат-кабат укыта. Хат алышу җайга салынгач, Исхакый кызын үзе янына чакыра башлый.  

1922 елда Казанга кайтуга, Әхмәтхәсән абыйсы һәм Нурия җиңгәсе Сәгадәтне әтисе янына озату өчен паспорт алу артыннан йөриләр. Кем кызы икәнен белсәләр дә, паспорт бирәләр, бездән алуыгыз турында әйтмәгез, диләр. Шулай ук Финляндия аша, рәсми булмаган юллар белән китүе яхшырак, дип киңәш итәләр.  

 

«Син минем күгәрченем»  

 

Лена апа Гайнанова Ленинград шәһәрендә яшәүче Әхәт Усманов исемле галимнең хатирәләрен сөйли: «Исхакыйның үзен дә күргән булды, - дип сөйләгән ул. - Кызын Финляндиягә озатыштым. Чибәрлеге һушың китәрлек иде. Без, студентлар, аның әтисе янына качар өчен килгәнлеген белеп алдык. Көн саен чиратлашып шул тәвәккәл кыз торган йортка барабыз. Хәвеф-хәтәрдән саклыйсыбыз килә. Менә көне җитте, диделәр. Без караңгы төшкәч, аны каядыр озата бардык. Кемдер безне туктатты. Үзен генә алып киттеләр. Соңыннан әтисе белән кавышканын ишетеп сөендек...»  

Петербургта контрабандистлар белән бергә Финляндиягә чыкканчы кырык көн уза. Акчалары бетә. Ач торалар. Көне җиткәч, Сәгадәтнең юрганын сатып, ашарга алалар. Бу көннәрне кыз болай хәтерләп калган: «Качакчылар мине алганнан соң, һич тукталмыйча иртәнге алтыга кадәр бардык. Һава яктырганда чик сызыгына килеп җиттек. Бердән тирә-ягымда халык төркемен күрдем. Ерактан әтиемнең тавышы ишетелде: «Курыкма, кызым, куркыныч артта калды. Хәрбиләргә бирел, алар Финляндия гаскәриләре». Бу 1922 елның 10 ноябре иде»... 17 яшьлек кыз ул вакытта Совет режимының репрессияләр дигән үлем тырнагыннан качуын аңладымы икән?  

Исхакый кызын Берлинга алып китеп, гимназиягә урнаштыра. Сәгадәт бу вакытта пансионатта яши. Зарланып хат яза, күрәсең, әтисе Гаязның аңа җавап хатында мондый сүзләр бар: «Әгәр үзебезнең илебез ачык булса, синең өчен чит мәмләкәтләргә сыенып мәктәптә уку зарурияте булмас иде. Тагын бераз сабыр ит, син минем күгәрченем».  

1927 елда Сәгадәт Берлин университетына укырга керә. Шул елның 27 апрелендә Истанбулдан энесе Әхмәтхәсәнгә язган хатында Исхакый аны болай тасвирлый: «Сәгадәт үткән ел монда торып китте. Хәзер инде бик зурайды, җисмән вә рухан бик үсте, мәгълүматы артты. Менә хәзер Берлин дарелфөнүненең әдәбият факультетына язылып йөри. Ләкин аның тәрбия мәсьәләсе бераз мөшкелләште. Аурупода укытырлык акча эшләү монда бик авыр, хосусән миңа. Шуның өчен ул яктан бер дә күңелем тыныч түгел. Вәхаләнки кызны укытып, дарелфөнүнне тәмам иттерүне дә үземнең вазифаларым эчендә санаган идем».  

1928 елның 5 мартында Варшавадан Садри Максудига адресланган хатында әти кеше кызы өчен чын-чынлап борчылып яза: «Сәгадәт яз тәгътыйленә монда килде. Ләкин исәнлеккә бер дә бай түгел. Дәрде бик начар. Әгъсабы бик кәүшәк (нервлары какшаган – ред.), вөҗүдән бик зәгыйфь...» Бу вакытта Исхакый төрек теле укыту белән дә шөгыльләнеп, матди хәлен бераз яхшырта. Бер ай дәвамында кызын төрле ризыклар белән сыйлап та, аның берничек тә алга китмәвен әйтә.  

Шулай да университетны әйбәт тәмамлап, Сәгадәт аспирантурага укырга кала. 1932 елда үзбәк егете Таһир Чагатайга кияүгә чыга. Ире Таһир белән Г. Исхакый Берлинда оештырган «Милли юл» журналын чыгару эшенә булыша. 1939 елда Гитлер Германиясе Польшага бәреп кергәч, Исхакый бөтенләйгә Төркиягә Истанбулга күчеп китә. Кызы белән кияве 1940 елда Төркиягә килеп, башта мәктәптә, аннан соң Анкара университетында Сәгадәт ханым төрек телен Ире Таһир социология укыта башлыйлар.  

 


Истанбул белән Анкара арасы  

 

1939 елда Гаяз Исхакый белән Сәгадәт Чагатай арасында җылы хисләр суына. Шактый озак елларга сузылган бу салкынлыкның сәбәбе иҗтимагый-сәяси карашлардагы каршылыклар дигән фараз бар. Бер-берсе өчен өзелеп торган бу ике мөһаҗир җанның компромисска бармыйча, үзара аралашып яшәүдән баш тартулары әлеге каршылыкның намус эше булу ихтималлыгын арттыра.  

Бары тик 1947 елның 11 мартында Исхакыйның кызына язган җавап хатыннан гына араларны якынайту өчен беренче адымны Сәгадәт ясавы аңлашыла.  

«Сәгадәт! Кичә мин өйдә юк вакытта почтальон 100 лира акча белән синең хатыңны калдырып киткән. Алты ел ярым эчендә бу синең икенче хатың. (...) Соңгы хатыңның һәм җибәргән акчаңның нәрсә аңлатканын аңламадым. (...)  

Очрашканда сәлам бирүне түбәнсенүгә санаган хәлдә бу көннәрдәге үзгәрү нидән? Бу хатлар, бу җибәргән акчалар нәрсәне аңлата? Арадагы бушлыкны чүпрәк-чапрак белән тутырып, контрабанда ысулы белән кайгыны капларга телисеңме? (...) 

Максатың нидә? Миннән нәрсә телисең? Дипломатиягә бирелмичә генә, ихластан аңлат. Киләчәктәге бөтен мөнәсәбәтләребез шул аңлашылмаган нәрсәнең хәл ителүенә бәйле. Бу аңлашылмаган нәрсә хәл ителмичә торып, акчаңа да, әйберләреңә дә кагылмаячакмын. Вәссәлам.»  

Бу юлларда кызы өчен өзелеп торган Исхакыйның аралашмыйча үткәргән еллар өчен әрнүе дә, шул ук вакытта үз-үзенә тугры калуы да сизелеп тора.  

Исхакыйның бу хатыннан соң җавабында Сәгадәт, күрәсең, төпле дәлилләр китерә. Кызганыч, ул хатлар Исхакый архивында сакланмаган. Ата белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләр җылына. Әтисе кызына 220 хат яза, шуларның икесендә генә «Сөекле кызым!» дигән сүзләр юк. Аннан соңгы атна саен диярлек язган хатларының һәркайсы «Сөекле кызым!» дип башлана, «Хуш, кызым. Таһирга сәлам.» дип тәмамлана.  

1954 елның 23 маенда Гаяз Исхакый кызына соңгы хатын яза. Хатында ул кызы белән кияве чакыруы буенча аларга яшәргә килүе, «моторлыдан билет алуы» турында хәбәр итә.  

 

«...хәтта җаныбызны да саклый алмыйбыз» 

 

Исхакый соңгы сулышын бердәнбер кызы Сәгадәтнең өендә, аның тәрбиясендә ала. Хатирәләрендә Сәгадәт Чагатай болай дип яза: «Әти гомере буе Идел-Урал идеясе белән яшәде. Көннең унбиш сәгатен дәүләт (Идел-Урал) эшләренә багышлый иде. (...) Аның өчен милләткә хезмәт итү тормышының чыганагы иде. Идел-Урал хәрәкәте бары тик аның рухыннан, аның эшчәнлегеннән илһам алып, эшне дәвам иттерә алыр».  

Сәгадәт белән Таһир Чагатайның балалары булмый. Алар гомерләрен фәнгә багышлый. Профессор-тюрколог Сәгадәт Чагатай гомере буе Анкара университетында эшли. Үзе исән чакта аның «Чура батыр» (1935), «Алтын яруктан ике парча» (1945), «Казакча мәтеннәр» (1961), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1972) һәм башка хезмәтләре басыла. 2007 елның октябрендә Анкара университетының төрек теле һәм әдәбияты бүлеге Сәгадәт Чагатай һәм аның остазы Вилли Ванг-Каупка багышланган конференция үткәрә. Анда Һади Шенол исемле авторның «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның тәрҗемәи хәле» китабы да тәкъдим ителә.  

1988 елда Сәгадәт ханым Айаз-Таһир (Төркестан – Идел-Урал) вәкыфын оештыра. Фонд Гаяз Исхакый һәм Чагатайларның мирасын саклау һәм халыкка тарату белән шөгыльләнә.  

1989 елның башында Лена Гайнанова тәвәккәлләп Сәгадәт ханымга хат яза.  

«Ышанырмы-юкмы, дип борчылдым, – ди Лена апа. – Фәннәр академиясенең грифлы кәгазенә яздым. Исхакыйның мирасын бөртекләп җыюым турында, миндә булган әсәрләр исемлеген аерым биткә, булмаганнарын икенче биткә тезеп яздым. Һәм... җавап килде. Сәгадәт апа миңа ышанган һәм сөенеп җавап хаты язган, берничә китап та җибәргән иде. Туган иленнән килгән хатны алгач, Сәгадәт апа елаган, диләр».  

Шул ук елны Сәгадәт Чагатай әнисе ягыннан бертуган сеңлесе Суфиягә дә хат юллый. Бүләкләр җибәрә. 1989 елның 24 июнендә 84 яшендә Сәгадәт Гаяз кызы Чагатай дөнья куя. Соңгы минутларында аның янында Сәйдә ханым Арысланбәк була. Сәгадәт ханым үләр алдыннан кулындагы йөзеген салып, сеңлесе Суфиягә тапшыру өчен Сәйдә ханыма әманәт итеп калдыра... Шулай итеп, гомере буе туган иленә кайтырга хыялланып яшәгән кыю кызның өметләре акланмый кала...  

Фондка Сәгадәт апаның сәламәтлеге начарлану сәбәпле, аның үтенече буенча Мәхмүт Таһир җитәкчелек итә. «Сәгадәт апа тагын бер генә ел яшәсә иде», - дип әрни торган була Мәхмүт бәй. Ул 1991 елда мәрхүм була. «Мәхмүт бәй тагын бер генә ел яшәсә иде», дип үкенеч белдерә Лена апа Гайнанова. Исхакыйның 15 томлыгының беренче бишесен төзегәндә, Лена апага ул күп ярдәмнәр күрсәтә, фондта сакланган бик күп материалларны җибәрергә өлгерә. 

Быел Татарстан Фәннәр академиясе Г. Исхакыйның 140 еллыгына багышлап үткәргән халыкара фәнни-гамәли конференциягә фондтан Сәгадәт ханымның 32 дәфтәрдән торган көндәлекләрен алып килделәр. Алар алман телендә язылган. Көндәлекләр татарчага тәрҗемә ителеп, тиздән киңкүләм укучыларга да җиткерелер дип ышанасы килә.  

Соңгы сүз урынына Сәгадәт ханымның хатирәләренә мөрәҗәгать итү урынлы булыр. Гаяз Исхакый кәефсезләнеп йөргән бер вакытта кызы аңа музейханәләргә барырга киңәш итә. Исхакыйның рәсем сәнгате белән кызыксынуын белеп әйтә. Шулчак ул кызына болай дип җавап бирә:  

 «Алга киткән милләтләр иске-москы чүпрәкләрен, тишекле-тошыклы башмакларын да күргәзмәгә куя, шулай итеп мәдәни үзенчәлекләрен саклый. Без исә һәртөрле хокуктан мәхрүм, хәтта җаныбызны да саклый алмыйбыз...» Ә Гаяз Исхакый, Сәгадәт ханым турындагы хәтерне саклый алырбызмы?  

Мәкалә әдәбият галимнәре Лена апа Гайнанова һәм Азат Ахунов язмаларына нигезләнеп язылды.  

 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар