Логотип
Тарих

«Калпак», «каракалпак» атлы татарлар кемнәр алар?

…XVI—XVII гасырлар чигендә нугайлардан зур-зур төркемнәр, тоткынлыкка төшепме, үз теләкләре беләнме, Россиянең үзәктәге кенәзлекләренә барып урнаша яки көньяк чикләренә «сакка» куела.

Аларга бераздан телләре һәм гореф-гадәтләре белән якын булган мишәрләр, Казан һәм Касыйм татарлары килеп кушыла. Нугай авыллары шулай әкренләп, кайбер үзенчәлекләре сакланган хәлдә, татар авылына әйләнә. Андый авыллар Рязань, Пенза, Ульяновск, Волгоград тирәләрендә әле дә бар һәм аларның халкы кайчандыр нугайдан чыкканнарын белеп яши. Ногаев, Нагаев, Нугаев фамилияләренең еш очравы да чыгышларына ишарә. Монысы нугай-татар багланышларының бер ягы гына әле.

XVIII—XIX гасыр чигендә «кыпчак­ара» элемтәләр «өчпочмагы»: татар-нугай-казахлар арасында үтә үзенчә­лек­ле тарихи-мәдәни багланышлар туа. Идел буендагы Эчке Урда — казахларның Бүкәй Урдасы солтаны Бүкәй хан Нуралиев һәм аның улы, рус армиясе генералы җиһангир хан Бүкәевнең хәйләкәр-тәвәккәл адымы этәргеч бирә моңа. Патша армиясеннән далага качкан солдатларны — Бөгелмә, Бәләбәй, Богырыслан егетләрен алар урдага килеп кушылган ят кавем — «калпаклар» яки «каракалпаклар» дип ябсарып калалар. Бу — 1799—1801 еллар. Тагын ун елдан җиһангир, буйсынмауда гаепләп, аларны Урдадан кудырта һәм урыннарына Царицыннан, шулай ук рөхсәтсез киткән мишәрләрне ала. ­1841—1842 елларда ул Оренбург-башкорт ягы «калпакларын» ярлыкый, ә калганнарын һәм Царицын мишәрләрен Иделнең уң як ярына күчертә. Дүрт дистә ел эчендә тегеләре дә, болары да, әлбәттә, туган төбәкләре белән элемтәләрен югалтып өлгерә. Шулай итеп, бүкәй казахлары арасында «калпак» яки «каракалпак» исемен йөртүче, аз гына үзгәреш кичергән татар телендә сөйләшүче төркем пәйда була. Бүгенге көндә аларның ике меңләбе Казахстан җирләрендә, тагын ике меңе Волгоград һәм Саратов якларында яшәп ята. «Сак-Сок» бәетен, «Шүрәле»не, татарның бию көйләрен алар гасырлар аша җуймый саклап килә алганнар. Ләкин шунысы: бер үк гаилә әгъзаларының хәзер кайсы татар дип, кайсы казах, башкорт, каракалпак дип теркәлү очрак­лары байтак.

Яңадан үткәннәргә кайтыйк. Ярлыкау табуга ирешкәннәрнең җиһангир хозурына кайтасы килмәгәннәре әкренләп, 1890 елларга кадәр, Әстерхан губернасына  урнашып бетә. Каспий буе казахларына килеп сыенганнары «казах токымы калпак» булып китә. Карагаш нугайлар арасындагылары ярымкүчмә тормыш алып баручы «шобалатчы-найман ыруы»­н­нан санала башлый. Ка­ракалпак­лар арасында үз чыгышларын белмәүчеләр байтак ук. Үзләрен чын нугайлар дип раслаучы каракалпаклар, соңгы вакытта, безнең тәкъдим белән архив документларын өйрәнгәч, фикерләрен үзгәрттеләр.
Әстерхан ягы каракалпаклары турында ишеткән Нукус галимнәре «далага китеп адашкан» кардәшләрен эзләп бага һәм, әлбәттә, табалмый, чөнки «кара калпак» атамасы төрки телләрдә кабат-кабат «туып» тора. Үзбәкстан каракалпаклары белән безнекеләр арасында кардәшлек юк.

Казах һәм карагаш нугай этник тирәлегенә килеп эләккән «каракалпак» татарлар аерымланырга омтылмый, әмма үзенчәлекләрен саклый килә. Алар аерым бер матур, укымышлы һәм булдыклы санала, күзләренең төсе дә ят кавемнән булуларын күрсәтеп тора.

1988 елның 21 августында Кызыл Яр районының Сәетләр авылында булган бер тәэсирле очрашу турында әйтим әле. Нугайның найман-шобалатчы-каракалпак токымы, Җиһангир хан урдасыннан күчкән «калпак» оныгы Кесәбикә Якупова (җакупа­лиева) белән Алабуга шәһәреннән килгән хөрмәтле кунагыбыз, профессор Леонид Арсланов, шунда рәхәтләнеп татарча сөйләшеп аңлаштылар. «Бөгелмә яклары сөйләше», — диде профессор әңгәмәдәшенең теле турында. ­1910 елгы Кесәбикә апа үскән гаиләдә дә шулай сөйләшкәннәр.

…Яңа Кучергановка авылы кешеләре үзләрен «мишәрләрдән чыккан каракалпак» яки «артык мишәрләр» дип йөртә. Бу авылның тагын ике исеме бар: Килдермеш һәм Каракалпак-авыл. 2000 елның маенда шушы авылның өлкән кешесе Гөлбану ханым Неклюдова (Дәүләтшина) әбисе Мәрьям Әбдрәшитова сүзләрен искә төшереп торды. «Безнең әти-әниләр ерактан килгән кешеләр иде. Ир-атларның башында муллалар кия торган кара чалмалар иде», — ди торган була әбисе. Исәпләп карагач, халык хәтерендә калган көннәрнең авыл кешеләренең казах урдасыннан китү вакытына туры килүе беребезне дә гаҗәп­ләндермәде.

Россиянең үзәге һәм көньягында барган этнотарихи багланышларны барлау үтә катлаулы эш. Тарих дәвам итә. Төрки дөньяның төрле этнослары арасындагы элемтәләрне өйрәнергә дә өйрәнергә әле.


Виктор Викторин, тарих фәннәре кандидаты, Әстерхан өлкәсе губернаторының референт-киңәшчесе.

«Сөембикә», № 10, 2007.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар