Логотип
Тарих

Фидакарь

Ф. Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә ул Сәрби, А. Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр»ендә – Кручинина, И. Франконың «Урланган бәхет»ендә – Анна, А. Гыйләҗевның «Ялан­аяклы кыз»ында – Әлфинур, Ч. Айтматовның «Анам кыры»нда – Тулганай, М. Кәримнең «Ай тотылган төн»ендә – Тәңкәбикә… Татарстанның халык артисткасы Зәкия Туишева олы сәнгать дөньясында үз хасияте булган, чынбарлыкны үзенчә кабул иткән сәхнә остазы – режиссер булып таныла. Әлмәт театрында ун ел эчендә ул 21 спектакль куя.

Әтине халык дошманы иттеләр. мин типкедә булдым. беренче класстан мәктәптән кудылар. Мондый мөнәсәбәтне тою бала күңеленә ничек тәэсир иткәнен үз башыңа төшмәсә, аңлау кыен.

Нәфис фильм караган кебек Зәкия апаның бәхетле һәм фаҗигале язмышын, еракта калган балачагын күзаллыйбыз. 
– Әти үлгәндә миңа сигез яшь иде. Чыгышыбыз – Нурлаттан утыз гына чакрымдагы Самара өлкәсенә кергән Чаллыбаш авылыннан. әтиебез искиткеч дәрәҗәле, укымышлы Коръәнхафиз булган. Караңгы авылдан мән алырга, гыйлем эстәргә Бохарага бара. Граждан­нар сугышы башланыр алдыннан авылда мәдрәсә ачып, балалар укыта. 1919 елда янгын чыгып, әткәйнең бар мөлкәтен ут ялмап ала. Станциягә килеп кергән кызыллар коткара, мичтәге бәлешкә кадәр табасы белән алып чыгып, яр буена китереп куялар. Мин урамда калдым. Чабата башмакны өстерәп, кар ерып ни эзләгәнмен? Яктылык эзләгәнмен. Якты булмаган. Берсендә күрәм: карга кемнеңдер тәрәзәсеннән ут шәүләсе төшә, кешеләр шәйләнә. Өй эчендә кулларын болгап нидер сөйлиләр. Йә Хода, бу нинди дөнья икән? Бер-ике кич шул йорт янына килеп төбә­леп карап тордым да, әрсезләнеп, ишекне ачып, мич аралыгына кереп бастым. Керосин лампасы яна, өйдәгеләр аптырашта. Ырмауларга баса-баса мич башына үрмәләдем. Төшендем, театр өйрәнәләр, ә суфлерлары – әйтеп торучылары юк икән. Түзмәдем: «Мин укый беләм!» – дип аваз салдым. «Әй, маңка, төш әле мич башыннан!» Болар К. Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ын әзерлиләр икән. Әткәй мине биш яшемнән укырга, язарга өйрәтте. Суфлер оясына төшеп утырдым, икенче көнне миңа китап та кирәкми, ятлап алдым! үземне кеше итеп тоя башлавым шул кичтән башланган бит.

«Яшь йөрәкләр» белән авылга театр килде. Сабир Өметбаевның реалистик театры шаккатырды: кечкенә генә сәхнә артында кызлар кич утырырга җыена, катыргы өйләрнең тәрәзәләрендә ут кабына. Сихри дөнья! Аңлатып булмый торган тылсым. Театр сәнгатенә мәхәббәт җаныма шулчак кереп оялагандыр. 

Көчкә-илалла җиденчене бетергәч, театрга юл эзләп киттем. Трюмда – мазут арасында бардым, билеты 37 тиен иде. Казанга килеп җиттем, театр дигәнне эзләп таптым. Монысы үзенә бер кыйсса инде. Фәкать киләсе елда гына ачылачак икән театр техникумы. Кая барырга, кире кайтырга 7 тиен акчам да юк, үзем ач, хәлсез. Чабата башмакның юкәләре чыккан.

Шулай йөргәндә, Тукай урамына килеп чыкканмын. Игъланга күзем төште. Вахитов исемендәге жиркомбинатка өйрәнчекләр әзерләү өчен укучылар кабул ителә, торагы бар, диелгән. Сораштыра торгач, эзләп таптым. Комби­нат каршында Шакир абый Усманай оештырган драм-түгәрәккә йөрим рәхәтләнеп, кич җитүне көтеп алалмыйм.
 

Имтихан

Ниһаять, академия театры каршында студия ачыла. Яраталар кызлар Зәкияне, кемдә матуррак кием бар – тулай торак белән киендереп, имтиханга озаталар. 

Соңгы кеше булып имтихан алучылар алдына баса Зәкия. әллә арулары җиткән, әллә мишәр акценты кызык тоела, кыз сүз әйткән саен пырхылдап көләләр. Бер-бер «этлек» эшләргәме әллә? «Җырлыйсыңмы?» «Җырламыйча»! Сәйдәш уйный, ә Зәкия атлы туташ көйсезләнә, бу көй калын тавышка, аның тавышы нәзек, имеш. «Шигырь сөйлисеңме?» «Сүлим Тукайны. «Су анасы». Болар егыла-егыла көлә, Зәкия рәхәт чигә – эт булып өрә: карт, ана эт, әнчек! Кәҗә бәтие сыман шарт-шорт басып чыгып китә. Ә үзенең кычкырып елыйсы килә. Кәгазь тоткан кемдер: «Туишева мондамы-юкмы?» – дип сорый. Йөгереп барып кәгазьне ала. Инде беркемнән оялмый, рәхәтләнеп елый.

Хәзерге Тинчурин театры бу... Һәр ташы изге, һәркайсын аерым-аерым үбәсе килә. Архитектура истәлеге генәме, монда хәтер! Шунысы кыйммәт тә.

Алар унөчәү... «Шулкадәр саф-садә, әдәпле булганбыз, театр бинасында йөгереп йөрүләр кая, артистларга исебез китеп, сокланып кына карый ала идек». Сәхнә тоткан артистлар, талант ияләре – изге җаннар! Кәшифә апа Тумашева – бердәнбер хатын-кыз режиссер, аңа баш ияләр, алкышлыйлар. «Мине кеше итеп санлаучы академия театры шулкадәр кадерле! Хәким Сәлимҗанов, Илдар Мәҗитләр тәрбияләде безне, сүз белән түгел, яшәүләре белән! Кәшифә апа сәхнәгә кертә башлады. Академия театры каршындагы сту­диядә укыган өч ел иң бәхетле чагым булган. Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәтләрдән матур булу серен өйрәндек». 
 
Үзе теләп сугышка киткән шәфкать туташы Зәкия Туишева талантлы актер һәм режиссер булып таныла.
 

Сугыш

Әмма бу бәхетле халәт озакка бармый, сугыш чыга. Егерме яшьлек неп-нечкә Зәкия хәрби комиссариатка килә. «Кем син, медсестрамы?» Юк, ул артистка. «Артистлар кирәкми сугышка, әгәр медсестра булсаң, иртәгә үк җибәрер идек». Кетгут заводында шәфкать туташлары әзерли торган курс ачыла. Шунда вязальщица булып эшли Зәкия, окоплар казырга йөртәләр. Бер еллык курсны алты айда тәмамлап, ут-дәһшәт эченә эләгәсен белеп китә ул сугышка.

Фронтта башта санитарка була, санитарлар батальоны, иң еракта дигәне дә, сугыш кырыннан өч-биш чакрымда. Ә Зәкия алгы сызыкка җибәрүләрен сорап гариза яза. Беренче Украина фронтына эләгә ул. 

Август ае. Көндез урманда качып торалар, төнлә генә урыннан-урынга күчәләр. Әмма сугыш уты беркемне дә аяп тормый: «Фельдшер һәлак булды. Боерык түгел бу, үтенеч, кайсыгыз дошманга сиздерми генә алгы сызыкка үтәргә риза?» Әлбәттә, нәзек, кечкенә Зоя – Зәкия! өч дус: Роза Әбрарова, Катя Семухина һәм ул – болай да гел бергә, алгы сызыкта. Роза һәлак була. Соңрак Зәкия Туишева бу вакыйгага нигезләнеп, «Икәү» дигән хикәя язачак. Медсанчасть­та шәфкать туташы булып хезмәт итә. Кан тамырына укол ясау – операция белән бер, бик тиз арада үз эшенең остасына әйләнә ул. Сугыштан соң да 5 нче шәһәр хастаханәсендә шул һөнәре буенча эшли Зәкия.
 
Зәкия алгы сызыкка җибәрү-ләрен сорап гариза яза. Беренче Украина фронтына эләгә ул.

Беренче бүләк – «Санитар хезмәте отличнигы» билгесе алган көн әле дә исендә аның. Сугыш ялкыны сүрелеп торган мизгелләр дә була фронтта. Чистарыну өчен кулай көн. Кызлар иске йортта кер уа, старшина килеп керә. «Усал иде ул, бер егет белән сөйләшеп торганыңны күрсә, беттең. Алгы сызыкка җибәрсеннәр иде шуны, дип тели идек. Ә чынлыкта, кызлар намусы сагында уяу торган бит ул! – ди Зәкия апа. – Комбат килгән икән. Старшина сабынны әз бирә, шуңа күрә бер күбекләндергәч, бөтен кием-салымны юып бетерергә тырыша идек. Өскә кияргә, алмашка кием юк. Юеш гимнастерка өстә, нәп-нәзек муен. Чыгып бастык. Бүләк тапшырырга чакыралар. 

«Служу Советскому Союзу!» диясе урынга, каушап: «Зур рәхмәт, иптәш комбат!» – дип ярып салдым». Украина һәм Көнбатыш фронтларда Калугадан Берлинга, Прагага кадәр сугышчан юл узган, 13 нче армиянең шәфкать туташы Зәкия Туишева Кызыл Йолдыз ордены һәм «Сугышчан батырлыклар өчен», «Одерны кичкән өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» һ. б. медальләр белән бүләкләнә.

«Әле хәзер дә мин сугышта йөрим. Онытып, ул дәһшәтне йөрәгемнән кырып алып булмый. Нинди батырлар һәлак булды! Чаңгы батальоныннан кем генә исән калды икән? Сугыш эпизодлары торып-торып күңелдә яңара. Фронтта иң куркынычы нәрсәме? Битарафлык! Бомбалар шартлавына да ияләшәсең, өчәр-дүртәр төн йокламый йөрүгә дә... Аягөсте йоклап йөрисең... Яралының кан түгеп, ачыргаланып ярдәм сорап ялваруына күнегәсең икән – бусы иң хәвефлесе. Бәхетсезләргә битараф икәнсең, кеше түгел инде син!»

Сугыш беткәч тә җиңел-шома юлдан тәгәрәми аның язмышы. Ул хезмәт иткән дивизияне качып калган бандитлар белән көрәшү өчен Житомир өлкәсенә кайтаралар. Әмма бу хакта егерме ел буе искә алучы да булмый. Аның каравы, сугыштан 1945 елда түгел, Зәкия Туишеваның 1946 елда гына кайтуына тел тидерүчеләр табыла. «Сергей Смирнов – «Брест крепосте» әсәренең авторы күтәрде сугыш ветераннарының хакын-хокукын яклау кирәклеген», – ди ул.

Меңнәрчә чакрым фронт юлларын узып, олы сәнгать дөньясына авырлык белән, озак килә ул. Сәхнәгә кире кайткач та, язмышы тәгәрмәчләр өстендәге әлмәт театры белән бәйле. Спектакльләрдә бихисап рольләр уйнап, иҗат газаплары кичереп, әле тагын меңнәрчә чакрым юл узар…
 

Кайту

Әлмәт театрын илгә-көнгә таныту өчен армый-талмый, ялкынланып эшләгән Зәкия апа 1976 елда лаеклы ялга чыга. Әмма… дәрт-дәрманы ташып торган тәҗрибәле режиссер, Татарстанның халык артисткасы, гомере буе эш өчен янган фидакарь йөрәкле Туишева ничек эшсез утырсын?! Мәдәният йорты каршында оешкан театрда сәнгать җитәкчесе булып ун ел эшли. «Театр язы» фестивальләрендә ул куйган спектакльләр бер-бер артлы лауреат исеме яулый. Коллектив халык театры исемен ала.

Әлмәт театры читен хәлдә калгач, җитмеш яшьлек Зәкия апаны баш режиссер итеп чакыралар һәм ул курыкмыйча бөтен коллектив өчен җаваплыкны үз җилкәсенә ала. Баш режиссер бербөтен иҗат коллективы туплый. Иң кыйммәтлесе, иҗат кешесенең талантын, сәләтен эшкә җигә белүендә. Туксанын тутырырга җыенса да, күңеле яшь аның: өстәл тулы кулъязмаларын тәртипкә салып, тормыш хикәяләрен язып, китап итеп чыгарасы килә. Зирәк, мөхтәрәм остазның әйтер сүзе бар!

«Сөембикә», № 8, 2009.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин сокланам Зәкия апаның түземлелегенэ, тормышка дәртенә. Мондый кешеләр тормышның терәге ул, авырлыкларны үз җилкәсенә алырга курыкмыйлар.

    Хәзер укыйлар