Логотип
Тарих

Бер очрашу

Юллар! Кемнәрне генә очраштырмый да, кемнәрне генә дуслаштырмый ул?! Очраштыра, аера… Бигрәк тә сугыш юллары, туган җирнең һәр карышы өчен кан түгеп яуланган фронт сукмаклары мәңге онытылмаслык булып йөрәкләргә уелып кала икән!
Госпитальдә — хирургия бүлегендә фельдшер, шәфкать туташы булып хезмәт иткән Мәсгудә Сөләйманова-Шәрәфиеваны шагыйрь Сугыштан соң алтмыш биш ел (бер кеше гомере!) узгач, фронтта шагыйрь белән очрашуын ул үзен дәвалый торган участок табибы — Эльвира ханымга сөйли. Ә Эльвира ханым — Фатих Кәримнең бертуган Гобәйдә апасының улы Тимербәк хатыны — бу хакта шагыйрь кызы Ләйлә Кәримовага җиткерә. Ләйлә Кәримова Уфага кунакка килгәч, ул аны үзенең пациенты хозурына алып килә, таныштыра.

…Фәтхелислам кызы Мәсгудә тумышы белән Татарстаннан — Буа районы Исәк авылыннан. 1922 елның 25 маенда дөньяга килгән кыз Буа медицина училищесын тәмамлый. Медицина институтына керергә хыялланып Казанга килә. Рус телендә авыр сөйләшүе юлында киртә була. Ул кичке мәктәптә белемен камилләштерергә ниятли. Унынчы классны тәмамлап аттестат алган мәлдә сугыш чыга. Кыз үзе теләп фронтка китә. Украина, Белоруссия фронтларында сугышчан юл узып, җиңү көнен Польшада каршылый Мәсгудә.

— Әйе, бу ул! Шагыйрь Фатих Кәрим, — ди Мәсгудә ханым үзе дә нык дулкынланып. — Безнең госпиталь ул чакта Тула өлкәсендәге Акулово авылында, ачык һавада урнашкан иде. Яралылар салам җәйгән плащ-палаткаларда ята. Авыл җимерек, янган-көйгән. Сугыш афәтеннән исән калган бина — таштан салган дуңгыз абзарлары гына. Шуларны чис­тартып, акшарлап, идән, идәнгә салам түшәп, соңрак сәке, сәндерәләр әтмәлләп кыр госпитале эшен дәвам итте. җиңел яралылар өчен дип аталса да, коточкыч мәхшәрдән котылып, кайсы кулсыз, кайсы аяксыз калган яралыларны ташыйлар да ташыйлар. Беренче ярдәм күрсәтергә, күп кан югалткан сугышчыларны коткарып калырга кирәк. әле дә хәтеремдә — алар өчәү иде. Өч татар егете. Мостай Кәрим, Фатих Кәрим һәм Шәриф Сөләйманов.
— Сез ялгышмыйсызмы, бу егетләрнең исемнәрен бутамыйсызмы? Мостай Кәрим әнигә — Кадрия Ишуковага язган хатында Фатих хакында  мәгълүматы  булмавын  әйтә… — дип бүлдерә аны Ләйлә  ханым.
— Алар икенче бүлектә дәваланды. Ә мин өченче — хирургия бүлегендә идем. Шулай да якыннан таныштым, аралаштык. Шәриф Сөләймановның аягын ампутацияләргә, кисеп ташларга теләгәннәр иде. «Үлсәм үләм,  кис­термим!» — дип бик каты тартышты. Кисмәделәр. Соңрак, икенче бүлеккә күчкәч тә, бәлки татар егете булгангадыр, хәлен белергә җай табарга тырыша идем. Мостай ага озак тоткарланмады бугай. «Без өчебез дә Башкортостаннан, менә бу Фатих Кәрим, башкорт җирендә туган, Казанда шәп шагыйрь булган, танылган язучы», — дип ул таныштырды безне. Еллар узгач, мин Уфада яши башлагач, «фронт дуслары — фронтовые подруги» җыелып очрашулар үткәрә идек. Ул очрашуларга Мостай аганың да килгәне, «Минем шәфкатьле коткаручым!» дип, мине кочаклап алганы булды. Ә Фатих Кәримне беркем белән дә бутау мөмкин түгел. Ул озак аңсыз яткан, үлгәннәрне җыйганда аны табып алганнар һәм безгә китергәннәр.
— Әйе, яшь аралаш көлә белә торган шагыйрьне мин яхшы хәтерләп калдым, — дип дәвам итә Мәсгудә Сөләйманова. — Чәчләре кара, базык гәүдәле, үзе бик ябык. Ул госпитальдә озак ятмады, ярасы бик тирән иде. Эчтән эренләп, свищ булмагае, ярасы азмагае, дип курыкканнар иде. Аны бер дә җибәрәселәре килмәде. Шәф­кать туташлары, табиблар, яралылар да яратты аны. Чыдам, түзем һәм гаҗәеп ярдәмчел иде ул. Үзе яралы, әмма кемгәдер булышырга, йөри алмаганнарга су булса да бирергә, хат язышырга һәрчак әзер. Йөри ала башлагач, ат җигеп су ташыганы, тирә-як авылларга барып икмәк юнәткәне, салам төяп кайтканы хәтеремдә. Ләкин бу госпитальдә кеше бик күп, шартлар әлләни түгел иде. Бер дә җибәрәсебез килмәсә дә, аны каядыр күчерделәр.

Кадрия ханымга: «Сезнең ирегез Фатих Кәримов 1942 елның 19 апрелендә хәбәрсез югалды. Бу белешмә балаларга пенсия юллау өчен документ була ала» дигән хәбәр килә. Ә 1 май иртәсендә ябыккан, өшәнгән яралы солдат аксап үзе кайтып керә — аны дәвалануын дәвам итәр өчен Казан госпиталенә җибәрәләр.

Ләйлә Фатиховна Казанга кайту белән иң беренче эш итеп документлар саклана торган папкага тотына. Менә ул белешмә: «2953 нче армия кыр госпитале. 7 гыйнвар 1943 ел. Совет Ватаны өчен аяусыз сугышта 436 укчы полк сержанты Кәримов Фатих Вәлиевич 1942 елның 14 апрелендә ярчык тиеп яралана…»

Барысы да туры килә! Шәфкать туташы Мәсгудә хезмәт иткән госпитальдә Фатих Кәримнең дәвалануы хак. Ә Мостай Кәримгә килгәндә… Ихтимал, ул госпитальгә соңрак, ә бәлки иртәрәк кергәндер, Шәриф Сөләйманов белән бер чордарак дәваланган булуы да ихтимал.
Мәсгудә ханым Беренче Белоруссия фронты карамагындагы бу кыр госпиталенә хезмәт күрсәтүче медицина персоналының тулысынча Казан —Татарстан табиблары, фельдшер, шәфкать туташларыннан торганын да искәртә.

Өченче татар — Шәриф Сөләйманов Мәсгудәне ошатып кала. Фронт юлларыннан хат арты хат юллый. Тик исемен әллә онытып, бәлки ялгышып — Бану дип атый. Мәсгудә баштарак аның хатларына җавап бирми. Аннан, ачыклык кертергә теләп: «Шәрәфие­вага дигәч, хатларыгызны миңа тапшыралар. Мин Бану түгел, Мәсгудә, Бану Шәрәфиева юк бездә», — дип язып җибәрә. Мәсгудәгә аталган хатлар агыла да агыла. Араларны хатлар якынайта, язмышларны бәйли.

Сугыштан соң демобилизацияләнеп Мәсгудә Казанга кайта. Остров­ский урамында яши. Фатихы турында бер кәлимә җылы сүз ишетергә тилмергән  Кадрия  Ишукова  шул  йортка — Шәриф Камал кызы Зәйнәп апа янына еш барып йөри. Сукмаклары гына кисешми, алар очрашмый.
Шәриф Сөләйманов сугыш беткәнче фронтта батырларча көрәшә, Днепрны кичкәндә күрсәткән каһарманлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Исән-сау әйләнеп кайта. Казанга килеп Мәсгудәне яучылый, үзе белән Уфага алып китә, гөрләшеп гомер итәләр. Шәриф Сөләйманов укый, үсә, күтәрелә, дан-дәрәҗәгә ирешә. Башкортостанның финанс министры булып унсигез ел эшли. 1994 елда дөнья куя.

Фатих Кәрим Казан госпиталендә дәваланганда «Кыңгыраулы яшел гармун»ын, җырлар, шигырьләр яза. Чынлыкта, күп әсәрләре, хәтта драма әсәре дә «рядовойлар төнлә йоклаганда», ял сәгатьләрендә туа. Туа, яши… Батыр йөрәкле шагыйрьне аямый язмыш. Җиңү көненә санаулы көннәр калганда ут-мәхшәр яндыра аны. Шигырьләре, иҗаты, үлеме белән үлемсезлек яулаган чын батыр ул! Шагыйрь кызы Ләйлә ханым әтисе — каһарман солдат Фатих Кәрим белән горурлана: «Нинди генә шартларда да ул Кеше булган. Кеше булып кала алган. Минем өчен бу бик мө­һим!» — ди.

«Сөембикә», №6, 2008.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар