Логотип
Тарих

Аслиһи — нәслиһи

Туганлык җепләре эзеннән

Бу җәйдә Уфага баруымда миңа мәшһүр галимебез Муса Җаруллаһ Бигиевнең оныклары белән танышу насыйп булды. Галимнең уртанчы кызы һиндның балалары өенә мине күптәнге дусларым — атаклы шагыйрә Фәния Чанышева-Рамазанова белән Зәки Вәлиди исемендәге Республика милли китапханәсенең абруйлы биб­лиографы Рәйсә Тимергалина алып бардылар.

Муса Бигиев фән, әдәбият даирәсендә мәгүлүм исем булса да, киң катлам укучыларга аның турында беркадәр мәгүлүмат бирү зарурдыр, чөнки аның мирасын өйрәнү юлында әле беренче адымнар гына ясала. 2000 елда Казанда «Муса Бигиев: мирас һәм хәзерге заман» темасына халыкара конференция уздырылды, аның материаллары аерым китап булып басылып чыкты.

Татар халкының үсешенә, милләт буларак саклануына зур өлеш керткән затларның берсе булган галимнең тормышын һәм мирасын өйрәнүчеләр Муса Бигиевны дин галиме, ислам яңарышын нигезләүче, шул яңарышны тәэмин итүче дип бәялиләр. Бу бөек фикер иясе үзенең хезмәтләре белән татарның үзаңы үсешендә, милли яңа­рышында, цивилизацияле юлдан барышында ислам диненең әһәмиятен аңлата. Ул үзенең тирән эчтәлекле хезмәтләрендә ислам диненең асылы хакында нәкү менә татар галиме сыйфатында, заман, тормыш таләпләрен истә тотып фикер йөртә. Академик Мансур Хәсәнов аның мирасын: «Күңеленең сафлыгы, фикерләү рәвеше, эшчәнлеге белән чын мөселман галиме булып калды», — дип бәяли.

Кызы Фатыйманың һәм тарихчы галим Равил Әмирханның (ул Бигиевларга кода тиешле) истәлекләреннән күренгәнчә, зур галим, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиев гаять киң күңелле, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле кеше булган. Аның шушы сыйфатларын раслый торган мисаллар күп һәм алар хатын-кызга мөнәсәбәтендә аеруча ачык күренә. Хатын-кызны хокукта ирләр белән тигез санаган һәм әсәрләрендә шул карашны бәян иткән затлар шактый. Ә менә Муса Бигиев өчен бу иҗтимагый караш кына түгел, ул әлеге иманын — хатын-кызны олылавын һәм хөрмәтләвен — көндәлек яшәеше белән раслаган. Уфадагы очрашу тәэсирләреннән кузгалган күңелем тибрәнешләрен һәм уйларымны тарихи мәгүлүматлар белән «ныгытып» кәгазьгә төшерүем дә олуг галимебезнең җанын ачып күрсәтәсем килүдән.

Табигать димме, язмышмы, Муса Бигиевка олы рәхмәтен — гомерлек саф мәхәббәт бүләк иткән. 1930 елда гаиләсен калдырып илдән китәргә мәҗбүр булса да, соңгы гомере газаплы һәм фаҗигале булса да, ул — мәхәббәте белән бәхетле. Хатыны Әсма-Галия белән алар бер-берсен өзелеп яратканнар һәм ул сөю гомер буена дәвам иткән.

1924 елда «Ислам әлифбасы» исемле китабы чыккач, кулга алынып төрмәдә ятканда Муса хатынына: «Милая моя богиня! Целую твои ноги», — дип яза. Әсма-Галиянең көндәлегендә түбәндәге юллар бар: «Шулкадәр сагынган минутлар була, һич нәрсә күземә күренми, йөрәгем сызлана. Бер минут күрер өчен әллә ниләр бирер идем».

Муса Бигиев илдән китәргә мәҗбүр булып, алты бала белән калган Әсма-Галия эзәрлекләүләрне, өч баласының зинданга алынуын, сөрелеп шәһәрдән-шәһәргә күчеп йөрү газапларын кичереп, барысына түзәргә рухи куәтне әнә шул олы мәхәббәттән алган, күрәсең.

М. Бигиев «Хатын» исемле әсәрен Әсма-Галиягә багышлый. «…Бу әсәремне сиңа — утыз еллык барлык кайгыларымны, мәшәкатьләремне олы шәфкате белән, олы мәрхәмәте белән кичергән сәйидәмә, бөтен балаларымны, зур гаиләмне бәхет эчендә тәрбия иткән сакчыл, гыйффәтле, тыйнак дустыма, сүзе белән, йөзе белән йөрәгемне һәрвакыт шатландырган сәйидәмә, Галиямә, әсмама тәкүдим итәмен […]

…Гомеремнең соңгы бу елларында бөтен газиз кызларымны вә улларымны, мәрхәмәтле, хөрмәтле аналарыны эзәрлекләүләрнең көчле, хурлыклы газаплары эчендә ташлап калдырдым. Гөнаһым юк иде, тәкүдирнең бер хөкеме булды. Гафу итмәсәң — хакың бар. Ләкин рөхсәт ит, мөбарәк аякларыңны гөнаһлы йөзем белән үбәем. Колың: ибн Фатыйма».

Багышлаудан өзек озынгарак китсә дә, аны укучыларга тәкүдим итәргә кирәк санадым, чөнки бу юллар аларның балалары һәм оныкларының холкын, яшәешен аңларга ярдәм итә. Олы мәхәббәт җылысында, бәхетле гаиләдә үскәнгә, мөгаен, аларда үз-үзләренә ышаныч зур булган, берсе дә югалып, ким-хур булып калмаган, һәммәсе тормышта хөрмәтле урыннарын тапкан. Миңа әсма-Галия белән Муса Бигиев үстергән балаларны күрергә насыйп булмады. (Без бит милләтнең мәшһүр улларын һәм кызларын барлауны, олылауны узган гасырның 90 нчы елларында гына башладык.) Аларны 1934 елда алынган рәсемдә генә күрәбез. Анда барысының да йөзләре киеренке, хәсрәтле.

Уфада без Галия Янгировалар өендә булдык. Галия ханым, әйткәнемчә, Муса Бигиевның оныгы. Аның әнисе Һинд — гаиләдә бишенче бала. Муса һәм Әсма-Галия гаиләсендә  барысы сигез бала туып, икесе иртә дөнья куйганнар: Мәрьям, Зәйнәп, Мөхәммәт, һинд, әхмәт, Гайшә, Фатыйма, тагын бер Мөхәммәт. 2000 елдагы конференциядә Фатыйма (1918 елда туган) катнаша һәм әтисе турында истәлекләрен сөйли.

Галия ханымнарга Мәрьямнең балалары Камилә белән Тимер дә чакырылган иде. Безне зурлап кунак иттеләр, әмма үзләре турында сөйләтүдән гаҗиз булдык. Бабалары, әти-әниләре белән горурланалар, ләкин ул хисне дә бик саран гына, тартынып кына сиздерәләр. Менә шундый тыйнаклык! Югыйсә, сөйләп кенә бетерерлекме бу нәселнең күргәннәрен?

Мәрьям ханым Вологдада сөргендә чакта Осман исемле егет белән таныша һәм алар 1935 елда өйләнешәләр. Османны 1937 елда солтангалиевчелектә гаепләп яңадан кулга алалар, ун елга сөргенгә хөкем итәләр, тик хөкем карары үзгәртелә, аны атып үтерәләр. Мәрьям ханым балаларын укыткан, кеше иткән. Шәһәрдән-шәһәргә күчәргә туры килгән бу гаиләгә. 1946 елда һинд апалары белән җизнәләре Габделхак Карамышев Уфага, үзләре янына чакырып алгач, шунда төпләнгәннәр. Камилә Куйбышев (Самара) төзелеш инженерлары институтын тәмамлаган. Хәзер проект институтының махсус төркемен җитәкли. Тимер — Уфа дәүләт нефть университетында доцент, техник фәннәр кандидаты. Камилә ханым — «Марафон» үзешчәннәр клубы әгъзасы, тау биек­лекләрен яулап  яши.  Казанышларын хәйрия  максатларына  багышлыйлар икән. 

Һинд ханымның балалары — игезәкләр Галия белән Юрат Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлыйлар. Галия ханым хезмәт юлының беренче көненнән башлап республика клиник больницасында эшли, реаниматолог, Башкортостанның атказанган врачы. Туганы Юрат Мәскәүдә яши, Россиянең атказанган врачы.

Муса Бигиевнең оныклары абруйлы, тәрбияле затларны сайлап гаилә корган. Галиянең ире Радмир  Янгиров — күренекле галим, тарих фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университеты доценты, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның әти-әниләре дә күренекле, халыкка мәдәният хезмәте күрсәткән кешеләр. Әтисе Мәрвән Янгиров Акмулла исемендәге педагогия институтын оештыручыларның берсе, ул институтның ректоры да булган.

«Аслиһи — нәслиһи», ди торган иде әни. Асыл нәсел балалары мәшһүр бабаларына лаек булып яшиләр, эшлиләр, милләтнең рухи куәтен үстерәләр.

Татар халкының күренекле балалары, аларның нәсел дәвамчылары кайларда гына яшәми: Ташкентта, Алматыда, Әнкарада, Мюнхенда, Токиода… Уфада алар аеруча күп төпләнгән. Ике туган халыкның — башкорт белән татарның —  тамырлары шулай аралашып-берләшеп бер-беренә тыгыз үрелгәннәр.


1. Әсма-Галия балалары белән. 1 нче рәттә (сулдан уңга): Зәйнәп, Һинд; 2 нче рәттә (утырганнар): Әхмәт, Әсма-Галия, Мөхәммәт; 3 нче рәттә: Әхмәтнең хатыны Таня, Фатыйма, Мәрьям. 1934 ел.

2. Татар халкының күренекле балалары, аларның нәсел дәвамчылары кайларда гына яшәми: Ташкентта, Алматыда, әнкарада, Мюнхенда, Токиода… Уфада алар аеруча күп төпләнгән. Ике туган халыкның — башкорт белән татарның —  тамырлары шулай аралашып-берләшеп бер-беренә тыгыз үрелгәннәр.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар