Логотип
Тарих

2018 - ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ ЕЛЫ. БӨЕК ТАТАР МӘГЪРИФӘТЧЕСЕ ТУРЫНДА 12 ФАКТ

2018 елда бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел булачак, шуңа бу ел Мәрҗани елы дип игълан ителде. Гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүматларны барлыйк.

30дан артык фәнни-гыйльми хезмәт авторы

Шиһабетдин Мәрҗани  –  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. 

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә туа. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп ала.

                                 Чыкты ахыр бездән бер бөтен кеше,  

      Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,

   Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

         Кирәк булса, әйтеп бирим:ул шәп хәзрәт,

               Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,

   Мәгрифкә әүвәл башлап адым салган,

           Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат  хәзрәт.

 

- дип яза Габдулла Тукай “Шиһаб хәзрәт” исемле шигырендә.

Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Шиһабетдин Мәрҗани әтисе укыткан мәдрәсәне тәмамлый һәм дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. 1838 елда Бохарага китеп, төрле мәдрәсәләрдә белемен баета. 1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп, “Шердар” мәдрәсәсендә укый.

Мәрҗани - имам

1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Мәрҗани К.Насыйри, Х.Фәезханов, В.Радлов, А.Казембек, И.Готвальд, В.Вельяминов-Зернов һәм башка галимнәр белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Монда аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 

Мәрҗани - хаҗи

Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла.

Мәрҗани - күп телләр белүче

Шиһабетдин Мәрҗани татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.

Мәрҗанинең иң танылган әсәре

"Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты. “Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.

Бөек реформатор

Шиһабетдин Мәрҗани – бөек реформатор. Татарның, бөтен ислам дөньясының фикере авыр таш белән бастырылып, кешенең мөстәкыйль фикер эшчәнлегенә богаулар салынган бер заманда ул шәхескә фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп чыга, рухи тормышта иске, таушалган авторитетларның монополиясен җимерә, мөселман дөньясы өчен иҗтиһад капкасын ача. Ул татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә таба борып куючы була.

Татар ханнарын барлаучы

Шиһабетдин Мәрҗани - татар милләтен оештыру хакына барлыкка килгән тарих белеменә нигез салучы. Аның бөеклеге - гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштерә алуда. Ул үзенең хезмәтләрендә татар этносы яшәгән территорияләрнең барлык өлешен диярлек өйрәнеп чыга, шуның белән беренче тапкыр гомуммилли тарихыбызны гамәлгә куя. Казан тарихы, татарларның рухи башкаласы буларак, нәкъ менә Мәрҗанидән башлана.

Беренче татар сәясәтчесе Рәшит казый Ибраһим 1915 елда Казанда дөнья күргән "Мәрҗани" исемле җыентыкта басылган мәкаләсендә бөек галимне болай бәяли: "Мәрҗани татарлар арасында беренче мәгърифәтчеләренең берсе иде дип уйлыйм, ул үзенең каләме белән татар ханнарының тузан каплаган, югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыкты". Шуңа күрә Мәрҗанине "татар Геродоты", ягъни татар тарихының атасы дип атыйлар.

Мәрҗанинең сәнгатькә мөнәсәбәте

Сәнгать фәннәре кандидаты, атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим Геннадий Макаров әйтүенчә, Шиһабетдин Мәрҗани татар музыкасы өлкәсендә гаять зур эш башкарган. "Ул ХIX йөз татар музыкасын тасвирлап калдырган. Әлеге юнәлеш бөек мәгърифәтче эшчәнлеге нәтиҗәсендә бу көннәргә дә килеп җиткән. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеге суфыйчылык сәнгатен өйрәнүе белән дә әһәмиятле".

Мәрҗанинең сәнгатькә мөнәсәбәтен сөйләгәндә, музыка мәсьәләсенә аерым тукталырга кирәк. Әле XX йөзнең 1 нче яртысында музыка төрки телле халыклар, аеруча татарлар арасында нык тыелган була. Мәсәлән, 1905 елда чыккан “Өлфәт” газетасы “музыка эштән калдыра, юлдан туктата, балаларны әвәрә итә” дип, аны зарарлы итеп күрсәтергә тели. “Музыканы ишетү – хәрам, музыка уйналган җирдә утыру – аннан да яманрак”, - дигән заманда Мәрҗанинең: “Музыка ул хәләл!”, - дип кистереп әйтүе, моны дәлилләү өчен ислам диненең үзәкләре саналган борынгы Багдад һәм Әнделес (хәзерге Испания җирендәге гарәп дәүләте) дәүләтләрнең практикасына мөрәҗәгать итүе бик прогрессив адым була. Гомумән алганда, Мәрҗанинең сәламәт акылы музыканы тыюны дөрес тапмый, ул музыка турында күп яза, аның кагыйдәләрен тикшерә.

Мәрҗани – “татар Галилие”

Мәрҗани өйрәнгән фәннәрдән зур бәхәскә сәбәп булган тагын бер мәсьәләгә - астрономия һәм галәм төзелеше мәсьәләсенә тукталыйк. 

Каюм Насыйри татар халкының Ломоносовы булса, Мәрҗанине икенче Галилей, татар Галилие дип йөрткәннәр. 

Моның үз сәбәпләре була. Борынгы галимнәр, җир түгәрәк, әмма кояш белән ай һәм башка кайбер йолдызлар җир тирәсендә әйләнәләр, дип фараз кылганнар. Шул карашлар хөкем сөргәндә, атаклы Галилей (1564-1642) XVII йөзнең беренче яртысында җирнең үз күчәрендә һәм кояш тирәсендә әйләнгәнен ача. Ул үзе Рим папасы һәм христиан инквизациясе тарафыннан җавапка тартыла һәм бу карашны тарату тыела. Татар-мөселманнар арасында бу мәсьәләне (Галилейдан соң 200 ел үткәч) беренче тапкыр Мәрҗани күтәреп чыга.

Мәрҗани - мөгаллим

1876 елның 13нче сентябрендә Казанда сигез ел укытуга исәпләнгән Татар укытучылар мәктәбе ачыла. Укыту, шәригать дәресләреннән кала, рус телендә алып барыла. Татар мөселман руханиларыннан Мәрҗани, беренчеләрдән булып, мәктәп инспекторы В.Радлов тәкъдиме буенча, анда дин сабагы укытырга ризалаша. Мәктәпне ачу тантанасында ул, татарларны әлеге мәктәптә укырга чакырып, сәламләү сүзе белән чыга. Тугыз ел буена Мәрҗани Татар укытучылар мәктәбендә укыта, аның педагогик советына керә. Мәрҗани күп дәресләрне үз программасы буенча алып бара.

Ш.Мәрҗани турында фикерләр

Ризаэтдин Фәхретдин: «… безнең Шиһабетдинемезнең гомере дә гыйлем базарындагы дәрәҗәләре түбән адәмнәр берлә дәгъвалашып вә шуларны кире кагып үтте. Бик зур адымнар атларлык әзерлеген юк җирләргә сарыф кылырга мәҗбүр булды. Юкса Шиһабетдинемезгә тагын да файдалырак, гомумирәк хезмәтләр күрсәтергә мөмкин булыр иде, ләкин моның гаебе Мәрҗанидә түгел, бәлки заман һәм мәгыйшәть иткән урыннар вә гомумән мохит өстендәдер».

Фатих Әмирхан «Мәрҗани хатирәсенә мәҗмуга» исемле мәкаләсендә: «Матбугатыбызда мисле сәбакать итмәгән (беренчелектә тиңе булмаган) мондый мәҗмуганың тәртип вә нәшер ителүе әдәбиятыбызга бик кадерле байлык бирәдер. Мәҗмуганы дикъкать белән укып чыгу Мәрҗани хәзрәт тугрысында бөтен бер аң, бөтен бер тәхәйел (күзаллау) бирә аладыр», – дип яза.

Исмәгыйль Гаспринский: «Шиһабетдинемез бер иде; кадер вә кыйммәтене белмәк аның өчен дәгел, безләр өчен ифтихардыр (горурлыктыр).

Бүгенге көндә Мәрҗани истәлеге

Казанда Мәрҗани исеме белән аталган урам, мәчет, галерея, тарих институты, мәктәп, Арчада олуг затның музее һәм аның исеме белән аталган чишмә бар.


 

Галимнең тууына 200 ел

 
Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан Татарстанда чаралар уздырыла башлады.
 
1. Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте. 

  

2. Диния нәзарәте тарафыннан 2017 елда беренче тапкыр Мәрҗани Кубогына джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. 

3. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Шиһабетдин Мәрҗани турында татар һәм рус телләрендә электрон биобиблиографик белешмәлек төзеде. 

Белешмәлектә материаллар 8 бүлеккә туплап бирелгән. Монда Шиһабетдин Мәрҗанинең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр, әсәрләре, фотолар, аңа багышланган видеоязмалар, сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр, фәнни эзләнү эшләре белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында “Библиография” бүлеге бар. Биредә Ш. Мәрҗанинең китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеге урын алган.

4. Шиһабетдин Мәрҗанинең гарәп телендә язылган «Нәзурәтел-хак» китабы Иорданиядә дөнья күргән. 



  Татар дин галименең әлеге хезмәтен профессор Лүай ибнү Абдурауф әл-Хәлили әл-Хәнәфи басмага әзерләгән. Монда сәхәр ашау вакытын кайчан төгәлләү, авыз ачу, ураза шартлары һәм ураза тотуга бәйле кайбер мәсьәләләр дә яктыртыла. 

5. Арча районы Ташкичү авылында декабрь аенда олуг фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачылды. 

Танылган шәхес өч яшеннән 1838 елга кадәр шушы авылда яшәгән, олуг гыйлемгә юл ярган - мәдрәсәдә белем алган, үзе шунда укыткан. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе дә шушы авылда имам вазифасын башкарган. Нәкъ менә ислам буенча гыйлемен бабасы һәм әтисе китапханәсе аша туплап, 20 яшендә Бохарага чыгып китүе мәгълүм.  

“Бу музейның ачылуы Ташкичү авылы, Арча районы, гомумән Татарстан өчен генә түгел, бөтен ислам дөньясы өчен зур вакыйга булырга тиеш. Чит илләрдә, бигрәк тә ислам илләрендә булганда игътибар иткәнем бар – беренче чиратта Шиһабетдин Мәрҗанины, Ризаэтдин Фәхретдин һәм Габдулла Тукайны искә алалар. Чынлап та халкыбызны, республикабызны бөек шәхесләр аша таныйлар икән, үзебез алар хакында тагын да күбрәк белергә тиешбез”, – диде музей ачылышында Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

6. Арча районы Ташкичү авылыннан ерак түгел урында – олы юл буенда Мәрҗани чишмәсе ачыла. Бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани яшь чагында шушы чишмә суын эчеп үскәнлеге мәгълүм. Шуңнлыктан чишмәгә Мәрҗани исеме бирелә.

7. 2017 елның 1 декабрендә Казанның Мәрҗани мәчете бинасы төзелә башлауның 250 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. 



Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фонды документлары - Ш.Мәрҗанинең Казан татар укытучылар мәктәбе мөгаллиме булуы турында билгеләмә, шулай ук аның эштән алынуы турындагы һәм башка документлар урын ала.



Монда Шиһабетдин Мәрҗанинең имамлыгы буенча кайбер биографик аспектлар, аның гаиләсенә, мәдрәсәгә караган кәгазьләр бар. Бу кәгазьләр барысы да беренче тапкыр күрсәтелә. Араларында күчермәләре дә, төп нөсхәләре дә бар.


 
8. Россия Ислам университетында борынгы кулъязмаларны цифралаштыру өчен әзерләнгән Transkribus программасы ярдәмендә Шиһабетдин Мәрҗанинең “Тарих әл-вафаяти әслаф” хезмәте әзерләнә. Әлеге программа Австриянең Инсбрук шәһәре университетында җитештерелгән һәм ул бөтен Европа архивларында киң кулланыла.  Әмма әлеге программа гарәп телен "белмәгән". Болгар ислам академиясе студентлары ярдәмендә программа гарәп язуы белән дә эшли башлаган. Киләчәктә дини мирасыбызга караган хезмәтләр “Дарул-кутуб” сайтында скан ясап бирелер дип көтелә.
 
9. Татарстан китап нәшриятында Америка профессоры Юлай Шамил углының Мәрҗанига багышланган затлы китабы чыгып килә. Безнең “Җыен” фонды Шиһабетдин Мәрҗаниның әсәрләрен татар, рус һәм инглиз теленә тәрҗемә итеп бастырырга ниятли.

чыганак: http://intertat.tatar/tarih/2018-shi-abetdin-m-r-ani-ely-b-ek-tatar-m-grif-tchese-turynda-12-fakt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар