Логотип
Тарих

№ 112

– Минем өчен тормыш бетте дип уйладым... Илгә кайту, туганнар белән очрашу турында хәтта хыялланмаска тырыштым... Башымны иеп, нәрсә кушсалар шуны эшләп йөрдем...

– Минем өчен тормыш бетте дип уйладым... Илгә кайту, туганнар белән очрашу турында хәтта хыялланмаска тырыштым... Башымны иеп, нәрсә кушсалар шуны эшләп йөрдем...
 
Ул тынып калып, күңеленнән хатирәләрен барлый торган арада, аның шул чагын күз алдына китерергә тырышып карыйм. 1943 ел. Германия. Виттенберг шәһәре тирәсендәге концлагерьларның берсе. Аның өстендә үзе белән бергә күпне күргән иске гимнастеркасы, шинеле. (Туган авылына да ул шул киемнәреннән кайтып керәчәк. Тик әле үзе бу хакта белми, моңа инде өметләнми...) Аягында... И-и, безнең – сугышны китаптан укып, кинодан күреп кенә белгән буынның күзаллаулары чынбарлыктан шундый ерак бугай ул...
 
...Сугыш башланган көнне мизгелләренә кадәр хәтерли Мөхтәрәмә апа Хәертдинова. Алдагы көнне аларда – Азнакай районы Кәкре Елга авылында Сабантуй була. Икенче көнне яшьләр атларга төялеп, авыл урамын җырлап әйләнәләр дә, район Сабан туена чыгып китәләр. Кайбер егетләр өчен бу кузгалуның бөтенләйгә – мәңгелеккә икәнен ул иртәдә әле кем белсен?! Сәгать уннар тирәсендә багана башындагы тәлинкәле радиодан кинәт, йөрәкләргә шом салып, Левитан тавышы яңгырый: «Внимание! Говорит Москва! Передаём важное правительственное сообщение! Граждане и гражданки Советского Союза, сегодня в четыре часа утра без всякого объявления войны германские вооружённые силы атаковали границы Советского Союза! Началась Великая Отечественная война...» Мәйдандагы бөтен халык багана тирәсенә җыела. Тын да алмый тыңлыйлар. Елаш, кычкырыш, тавыш башлана... Ул арада чабышка киткән атлар кайта... Тик аларда инде берәүнең дә гаме юк... Атлар инде бөтенләй башка дөньяга – сугышлы, хәсрәтле дөньяга кайтып керә...
 
Барысы да шундый тиз була – куркыныч төштәге кебек. Кемнәрнедер эзләп,  инде мәйданга ук авыл советларыннан кешеләр килә башлый: «Сезне Хәрби комиссариатта көтәләр...»
 
– Сабантуйга өч кыз бергә барган идек. Мин, ахирәтем Оркыя... Без кечкенәдән аның белән бергә үстек, бик дус идек, авылда да безне «ахирәтләр» дип йөрттеләр. Өченчебез – Сания... Яшь чак бит – егетләребез дә бар. Алар, өйгә дә кайтып тормыйча, өчесе дә Сабантуй мәйданыннан ук туры военкоматка китте. Без дә ул көнне военкомат янында кундык. Иртән аларны сугышка озаттык та, унбиш чакрым җәяүләп, урман аша авылга кайттык. Елый-елый...
 
Шәймулласының ул иртәдә җырлаган җыры да истә:
Исән-сау бул, туган авылым,
Кызыл ярларың белән.
Без кайтканда каршы алырсың
Сөйгән ярларым белән. 
 
Шәймулла… Беренче һәм соңгы мәхәббәте... Укытучы егетне Башкортстаннан Кәкре Елгага юллама белән җибәрәләр. Иң беренче тапкыр күзләре очрашканда   Мөхтәрәмә алтынчы сыйныфта гына укый торган була әле. Читләрдән мондый серне озак яшереп буламыни?! «Башлангычлар укытучысы сине ярата, күзләрен синнән алмый!» – дип классташлар үрти башлый... Тагын берничә көннән, 25 июньдә Шәймулла Уфага, диплом якларга китәргә тиеш була. Сабантуй мәйданы читендә утырганда егет кызга үзенең планнарын сөйли: «Диплом яклагач, Уфага кайтып эшкә урнашам. Аннан сине дә үземнең янга алам. Башта пионервожатый булып эшләрсең. Читтән торып, Уфа педагогика институтына укырга керерсең. Бәлки син дә минем кебек үк физика факультетын сайларсың...» 
 
«Күзләрең сөрмәле, матур синең», – дип үзен елмаеп тыңлап торган Мөхтәрәмәгә карап, аннан икесе генә ишетелерлек итеп җыр суза:  
Күзләреңне күзләремә
Күз дә салма, күзләмә. 
Минем серле күзләремнән
Яшерен серләр эзләмә. 
Шәймулладан нибары бер хат килә. «Ленинград ягына алып киттеләр. Көт, җиңеп кайтырбыз...» 
 
– Фронтка барып та җитә алмаганнардыр. Эшелоннарын бомбага тотканнардыр. Аның артыннан ук бертуган абыемны алдылар, ул да шулай бетте...
 
Монысын 100 яшьлек Мөхтәрәмә әйтә. Күзләре яшьле килеш әйтә... 
 
Илдә калганнарга да җиңел булмый. Кызны комсомол башлангыч оешмасының секретаре итеп куялар. Көндезләре эштә – МТСта уза, төннәрен кичке сменага ашлык сугарга йөриләр. Боларына түзәргә була әле: иң авыры – агитатор булып халыкка заемга кул куйдырырга йөрү. Ит, сөт, йомырка җыю буенча авылга задание килә. Бер тиенсезгә эшләгән фронтовик хатыннарына шул йөкләмәне  үтәргә кирәк. Өйләренә керәсең: сәкедә өч-дүрт бала ачлыктан шешенеп ята. Ә әниләре кулыңны ут кебек пешергән шул кәгазьгә кул куярга тиеш. Озакламый районнан вәкил килеп төшәсен, «Имзаң тора, риза булгансың, нигә хәзер түләмисең, димәк, җиңүне якынайтырга теләмисең?» – дип, җанны үрти-үрти җавап көтәсен белгән килеш... Авыз ачып сүз әйтергә юк – халык дошманына әйләнәсең. «Ул заем кәгазьләре өстенә күз яшьләрем шактый тамды», – ди Мөхтәрәмә апа. 
 
1943 елның унынчы гыйнварында аларны районга – Хәрби комиссариатка чакыртып алалар һәм... «Иртәгә китәргә», – дип повестка тоттырып җибәрәләр. Кәкре Елгадан сугышка моңарчы кызларның киткәне булмый әле. Алар –  беренче.  
 
– Әни мәрхүмә төне буе йокламыйча сохари киптерде. Эчендә нинди утлар янганын үзе генә белгәндер... Олы абыйның хәбәрсез югалганы турында хәбәр алган идек инде. Инде мин... Мин китүгә үк җизнинең «һәлак булды» дигән хәбәре килгән.  Фронтка китүче ирләр кебек Оркыя ахирәтем белән без дә иртән атта урам әйләндек һәм Бөгелмәгә чыгып киттек. Аннан – Казанга...  Эшне тапшырып торулар да булмады: бүлмә ачкычын әниләргә генә калдырдым да китеп бардым. МТС директоры: «Мөхтәрәмә – минем уң кулым, аның урынына ун кыз бирәм», – дип тә караган булган... 
 
Әнинең догалары саклап йөрткәндер: ут эченнән, меңәрләгән кеше ятып калган җирдән исән кайттым.

Казанда өч ай укыйлар. Инде фронтка китәр сәгать тә җитә... Тимер юл вокзалында ахирәте белән юллары аерыла: кызларны вагоннарга исемлек буенча утырталар. Оркыя Баһаветдинова исемлекнең башында,  Мөхтәрәмә Хәертдинова исә ахырында. Икесе дә аерылышуны авыр кичерә... Алгарак китеп булса да әйтим: Оркыя да туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Аңа сугышны күрергә дә туры килми: кызны запастагы офицерларга аш-су әзерләргә куялар. Ә Мөхтәрәмәнең – санинструктор кызның – урыны беренче көннән үк алгы сызыкта була. 
 
–  4 нче Украина фронтының танкка каршы артиллерия полкына эләктем, 3 нче  батарея. Андагы хәлләрне үзе күрмәгәннәр аңлый алмый... Һәр көнне күз алдыңда күпме кеше юк була – алар урынын яңа килгәннәр алыштыра. Һәм... барысы да яңадан кабатлана. Кайчак атналар буе ризык күрмисең: килеп җитмиләр, юлда бомбага эләгәләр... 
 
Әмма сынауларның иң авыры алда көткән икән. 
 
Киевны дошманнардан азат иткәннән соң, аларның батареясы шәһәрдән ерак түгел Михайловка дигән авыл тирәсендә туктый. Окоп казып керергә генә өлгерәләр – һөҗүм башлана. Немец самолетлары санаулы минутлар эчендә Михайловканы җир белән тигезли. Алар окопларны пуля яңгырына коендырып узуга, тузан, төтен арасыннан танклар калка... 
 
– Танклар безне боҗра кебек чорнап алды. Бервакыт бөтен дөнья тынды, атышлар туктады. Исән калган, аякта булганнарны окоплардан тартып чыгара башладылар. Бөтен батареяга җиде-сигез кеше җыелдык. Калганнар... Танклар алар өстеннән окопларны тигезләп узды... Тезеп куйдылар да, җәяү алып киттеләр. Караңгы төшкәч, бер сарайга яптылар. Атлар янына... Кем кайда урын тапты, шунда чүгәләде. Иртән тагын тезеп алып киттеләр. Берничә көн бардык шулай. Һәр тукталган җирдә безгә яңа кешеләр өстәлә торды – шактыйга күбәйдек. Ниһаять тимер юл станциясенә барып җиттек. Безне товар вагоннарына төяделәр. Тагын атлар янына! Дөресрәге, вагон киртә белән өчкә бүленгән иде: бер киртә артында – атлар, икенчесендә – без, өченчесендә – сакчылар. Ашарга бирү юк – сакчылар үзләренең калдыкларын гына аткалый. Кем көчлерәк – шул эләктерә. Әмма күршең кулына бер кабым ризык эләксә, ул аны синең белән бүлешмичә калмый иде. Бик хәлсезләндек... Үлүчеләр дә булды. Аларны вагоннан атып кына калдырдылар... Берәр атна барганнан соң, немец җиренә аяк бастык... Лагерьда инде күпмедер  җиңелрәк иде. Беренчедән – ятып торырга урын бар,  икенчедән – аз булса да ризык бирәләр. Ачка үлмәслек... Опилка кушылган ипи, кәбестә шулпасы, ул шулпада кайчак кабыклы бәрәңге дә булгалый... 
 
Бертөсле соры көннәр башлана. 
 
– Лагерьда кем беләндер дуслашып йөрдем дип әйтә алмыйм. Сатлыкҗаннар бик куркыта...  Беркемгә дә үзем хакында берни сөйләмәдем. Кайдан икәнемне дә белмәделәр... 
 
Хатын-кызның урыны сугышта түгел инде аның. Төрле чагыбыз була бит... Урманда яфрак куллана идек инде, шулай чистарына идек. Лагерьда да рәхәтләнеп тотарлык су күрмәдек. Кеше саен көнгә нибары ярты литр су бирәләр. Әллә ул су белән юынырга, әллә эчәргә... 
 
Немецлар артык җәберләде дип әйтә алмыйм. Бәрү-сугуны гына җәберләүгә санамадык... Исемебез «русиш швайн» иде. Ягъни рус дуңгызлары... 
Концлагерь тимер чыбык белән икегә бүленгән: бер ягында – хатын-кызлар, икенчесендә – госпиталь. Мөхтәрәмәне һәм тагын ике кызны безнең яралы әсирләр яткан шул госпитальгә эшкә билгелиләр. Сакчылар аларны иртән  кереп ала, кич белән кире озатып куя. 
 
Беркөнне ниндидер йомыш белән госпиталь территориясенә чыккач, ашханә янындагы чүплектә казынучы бер ир-атка игътибар итә ул. Өстендә ертык шинель, биленә котелок, шуңа, чүптән аралап, кәбестә яфраклары, бәрәңге кабыклары сала... «МТСта бергә эшләгән Мәсәлимов абый лабаса бу! Кәтем авылыннан!» Кыз шатлыгыннан кычкырып җибәрә яза. Әмма таныш икәнеңне берәүгә дә белгертергә ярамый! Бер-берсенә ерактан карап бермәл басып торалар: икесенең дә күзендә яшь...  Ашны ашханәдән чиләк белән алып кайтып авыруларга өләшергә туры килгән чакта, Мөхтәрәмә якташ абыйсына гел күбрәк өлеш чыгарырга тырыша. Үзенә дигән ипине дә аңа биргәли.  Мәсәлимов абый туган якка кыздан иртәрәк кайта. Якыннарына: «Мөхтәрәмә аркасында гына исән калдым», – дип сөйли... Кайткач, ул озак яшәми, әмма ике авыл арасы өч кенә чакрым булса да, алар бер тапкыр да очрашмыйлар. Әлеге дә баягы – ярамый. Икесен дә көне-төне күзәтәләр: кем белән аралашалар, ни сөйлиләр...
 
1945 елның апреле. Лагерьдагы барлык хатын-кызларны яланга чыгарып тезәләр.
 
– Бөтенебез бик курыктык, атарга алып чыктылар дип уйладык... Каршыбызда сакчылар йөреп тора, хәрби киемнән булмаган кешеләр дә байтак. Алар да әрле-бирле йөри. Аннан кызларны берәм-берәм сайлап, рәт алдына чыгара башладылар. Миңа да чират җитте... Юан гына аксак бер немец хатыны килеп итәгемнән тартты. Үзләренә хуҗалыкта булышырга кеше алырга килүләре икән.  Авылга кайтып төштек. Өйдә карт белән карчык бар. Алар көннәр буе баскычта, кәнәфидә утырып тора. Киленнәренең ике кечкенә баласы йөгереп йөри. Әтиләре фронтта. Сугышта әсир итеп алган яшьләрне үзенең өенә хезмәтче итеп озаткан: поляклар да бар, белоруслар да. Мине кечкенә генә бүлмәгә  украин кызы янына урнаштырдылар. Ике пар аяк киеме, капрон оек (анысын ничек кияргә икәнен белмәдем), өстемә хуҗа хатыннан калган йон кара күлмәк бирделәр. (Соңыннан сеңлем шундый ук тукыма алып, шундый ук фасонда ак якалы күлмәк тектерде – икәү пардан кичәләргә йөрдек.) Бер генә көн эшкә кырга чыктым да, кухняга ярдәмче итеп куйдылар. Кер юарга куштылар. Азрак тамак та туйды... Кырга барганда үзләре ясаган консерваны ипи өстенә ягып бирделәр. 
 
Кояшлы матур бер көн иде. Кинәт авылга танклар килеп керде. Америкалылар! Шулкадәр көтмәгәндә! Алдан бернинди тревога булмады... Бөтен тарафта  бәхетле тавышлар, шатлык-сөенеч, котлаулар... Хуҗалыкларда эшләүче хезмәтчеләр авыл кибетен таларга кереште. Безне – хәрби әсирләрне җыеп алып, кабат лагерьга алып киттеләр. 9 майга кадәр шунда тордык. Аннан  Виттенберг шәһәренә күчерделәр. Сорау алулар, тикшерүләр башланды...  Һәрберебезне табиблар баштанаяк карады. Киемнәребезне кызу камерада тоттылар, үзебезне мунча керттеләр. Эльба елгасы аша чыгуыбыз истә. Күпер шартлатылган, аның урынына су өстендә тирбәлеп торган вакытлыча күпер төзегәннәр. Безне дүрт рәт итеп тезделәр. Кулга «на родину» дигән документ бирделәр... Чикне чыккач, Маруся исемле кыз белән икебезне Мәскәү янына – Калуга шәһәренә хәрби госпитальгә эшкә җибәрделәр. Чикне июнь аенда  чыккан идек, сентябрьгә кадәр шунда эшләдем. Авылга егерме алтысы көнне кайтып төштем... 
 
«Мөхтәрәмә Хәертдинова чолганышта калды», дигән хат укытучы булып эшләүче сеңлесе Әдибә кулына килеп эләгә. Ул аны әнисенә дә, туганнарына да күрсәтми. Беренчедән, Мөхтәрәмә, бәлки, әсирлектәдер дигән сүз чыкса, «хыянәтче туганы» дип аны шунда ук эштән чыгарачаклар; икенчедән, аның исәнлегенә өмет барыбер бар бит әле – нигә барысын да хәсрәткә салырга...  
 
– Кайткач әни: «Әдибә эштән кайтышлый бакчага керә иде дә, сирень агачын кочаклап елый иде.  Ә мин аннан яшеренеп өйдә елый идем», – дип сөйләде... 
 
Иң авыры илгә кайткач башлана. Мөхтәрәмәне бер җиргә дә эшкә алмыйлар. Алсалар да, ике-өч көннән артык тотмыйлар – куып чыгаралар. «Яшисем килмәс чиккә җиттем...» Бу сүзләрне әйткәндә әле дә күзләренә яшь тула... Ялга кайткан бер укытучы кызга ияреп Урта Азиягә чыгып китә. Сәмәрканд өлкәсендә бер кышлакта балалар укыта. Ике елдан соң ялга кайткач, әнисе аны инде кире җибәрми. Шуннан соң калган бөтен гомерен ул элеваторда бухгалтер булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы. «Кадрлар бүлеге чакырса да, директор дәшсә дә, «куалардыр инде» дип уйладым. Белделәр, билгеле. Артымнан чыш-пыш күп булды, «немецлар кулына төшкән, алар яклы булган, аларда эшләгән» дип сөйләделәр, тик мин ишетмәмешкә салыштым...»   

 
 
Тормышка ул бик соң – кырык дүрт яшендә генә чыга. Бәйрәкәдән Мәсгуть Газизовка димлиләр. Үзе кебек үк фронттан кайткан, хатыны белән алты ел элек аерылышкан. Теләмичә генә ризалаша: «Ялгызлыгым белән килешкән идем инде... Кайчан да булса  кияүгә чыгармын дип уйламадым да...» Кырык алты яшендә үле бала таба. Малай... Бу югалтуны бик авыр кичерә. Кырык җиде (!) яшендә кызын алып кайта. Гөлнарасын! Дөньядагы иң зур шатлыгын!
 
Ялгызлыгым диде дә... Шәймулласы гел янәшә, гел уйда була лабаса. «Кайтыр кебек иде... Көттем...» – ди. 
Клубларда кызлар җырлый,
сандугачтай телләре.
Бөреләнде, чәчкә атмады,
безнең яшьлек гөлләре. 
Агымсуларда акмады, 
ахак салдым, батмады, 
Яшьлегемне сынап гөлләр сиптем –
ул да чәчәк атмады. 

 
Әллә кайчандыр күңелгә сеңгән җыр сүзләре, әллә үзе язган шигырь юллары... 
– Ирем белән торганда оныткан күк булган идем, аны озаткач, кабат күз алдыма килеп басты... Мәсгутьнең сеңелләре мине абыйларына димләргә килер алдыннан төш күрдем. Шәймулла тәрәзәмә капланган. Толып ябынган. «Берәүгә дә чыкма!» – ди... Торып утырдым да: «Монда андый кеше юк та бит әле», – дим. Нигә шулай әйткәндер, белмим... Ирем белән әйбәт яшәдек. Аз сүзле, әмма бик тырыш кеше иде ул. Совхозда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инспектор булып эшләде. Бу кадәр озак яшәрмен дип беркайчан хыялланмадым. Башта: «Кызым 7  нче сыйныфны бетергәнче генә торсам ярар иде, азрак үз-үзен йөртер иде ичмаса», – дип теләдем. Аннары: «10 нчы сыйныфны тәмамлаганын күрсәм ярар иде», – дидем. Мәктәп тәмамлаганын да, югары белем алганын да, кияүгә чыкканын да күрдем. Оныкларымны үстерештем! Алай гына да түгел, Регинаның кызы Раянаны да күрү насыйп булды менә... Әтиләре үлгәч (без аның белән нәкъ 30 ел яшәдек), Гөлнаралар  Чаллыдан минем янга – Ютазыга күчеп кайттылар. Кызым белән киявем мине сабый бала урынына тәрбиялиләр, рәхмәт...
 
«Мин һәрвакыт табын яныннан тамагым туймыйча кузгалдым – озак яшәвемнең сере шундадыр», – ди ул.  
 
Кая ул читләргә, Мөхтәрәмә апа хәтта иренә дә сугышта булганлыгы, әсирлек газаплары турында сөйләми. Ире исә, бу хакта белсә дә, сүз кузгатмый. Сугыш ветераннары файдаланган бернинди өстенлектән файдаланмый Мөхтәрәмә апа, ташламаларга өметләнми. Бары тик 1995 елны гына сеңлесе хәрби комиссариаттан аның документларын эзләтеп ала. Шуннан соң ул да халык арасында «сугышта булган» исеме күтәрә башлый. 



 
Мөхтәрәмә апага апрель башында 100 яшь тулды. Ютазының иң олы әбисе ул. Зиһененә шаккатырлык! Хәер, бер кызның исемен искә төшерә алмады. Сугышка киткәнче, Казанда бергә укыган мишәр кызын. Икесе дә әсирлектән котылгач, чик буенда очрашалар. Кочаклашып елашалар, рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр... 
 
P. S. 112 – Мөхтәрәмә Хәертдинованың концлагерьда күкрәгенә тагылган  номеры бу. 
Гөлнур САФИУЛЛИНА 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең Югары Норлат авылында да әсирлек газапларын икеләтә кичергән, башта немецлар Украинаны алгач Германиягә озатылып, анда сугыш заводында эшләргә мәҗбүр булган, соңыннан шуның өчен җиде елга суд ителеп себер тайгаларында урман кискән хохол кызы Ева-Мөслимә апа яши. Ул булачак ире Исламгәрәй Әхмәтсафин белән, аны да Эстониядә әсирлеккә төшеп концлагерьда булганы өчен, шулай ук җиде елга суд иткән булалар, Себердә кушыла. Немецлар безгә "Русская свинья" дисәләр, сакчы Совет солдатлары безне "фашистские подстилки" дип атыйлар иде ди ул. Немец коллыгыннан котылып та, Себердә солдатлар тарафыннан мәсхәрәләнгән иптәш кызы бу хурлыкны күтәрә алмыйча асылынып үлгәннән соң, төшенкелеккә бирелгән Ева үз туган җиренә кайту өметеннән ваз кичеп, үз язмышын үзе кебек үк әсир булган һәм бергә урман кискән Исламгәрәй белән бәйли. Ислам динен кабул итеп, ире илендә гомерлеккә төпләнеп калган һәм җиде бала анасы булган Мөслимә апага бүген 94 яшь. Ул да әле соңгы елларда гына үзенә тиешле ташламаларга ия була алды.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мине эти 1943 елны, январь аенда сугышка киткэн, Какре Елга авылы, Шарипов Фахразый.Ачлыктан апалары, энелэре улгэн. Бэлки минем этине хэтерлидер ул апа. Этинен энисен бер уч бодай алган очен тормэгэ ябалар. Шунда улэ, балалар бер узлэре, этилэре сугышта. Минем эти исэн кала.

      Хәзер укыйлар