Логотип
Журнал тарихы

«Сөемле бикә булсын дидек»

«Сөемле бикә булсын дидек»


«Азат хатын»– «Сөембикә»нең  журналистларын, баш мөхәррирләрен  күздән кичерсәк, аларның һәрберсе кабатланмас зур шәхес. Тәвәккәл, булдыклы. Һәркайсы журнал тарихында якты эз калдырган.  
Роза Туфитуллова исә тарихка аерым зур вакыйга белән кереп калыр. Ул эшләгән чорда (1988-2000 елларда) журнал тормышында яңа эра – «Сөембикә» эрасы башлана.


Бәйрәмебез уңаеннан, редакция заданиесе буенча Роза Туфитуллова белән очрашып сөйләшәсемне белгәч, аеруча сөендем. Чөнки минем өчен ул гади әңгәмәдәш кенә түгел. Балалар матбугатына килгән елларымда аны остаз, укытучы итеп кабул иттем (ул «Яшь ленинчы» редакторы чагында газета Бөтенсоюз конкурсларында җиңеп чыкты, корреспондентлары, Йолдызлы шәһәренә барып, космонавтлардан интервьюлар алып кайтты, алай гынамы, нибары бер генә көнгә Мәскәүгә килгән атаклы әкиятче Джанни Родари белән ул вакытта үзләрендә эшләүче шагыйрь Зөлфәтне очраштыру җаен да тапты Роза апа!)... Аннары ул «Ялкын»дагы баш редакторым булды. Гел яңалык, кызыклы эшләргә күмә иде безне. Аны әле комсомол съездына, әле Яшьләрнең һәм студентларның Бөтендөнья фестиваленә делегат итеп озатып калуларыбыз...

Балалар дөньясы – гомеремнең иң якты бер чоры дип искә төшерер ул соңрак. Күпләр аны балалар, аларның хокукларын яклау, тормышларын кайгырту өчен яратылган зат дип кабул иткәндер. Юк шул, өлкәннәр, хатын-кызлар дөньясы да колач җәеп көтә булып чыкты үзен: Роза Туфитуллованы «Азат хатын»га баш мөхәррир итеп билгеләделәр. 
Соңрак инде без коллегалар, күршеләр булып, янәшә редакцияләрдә эшләдек. Бергә командировкаларга барган чаклар, киңәш сорап кергән көннәрем аз булмады. Ул, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире булып эшләгәндә, Президент Аппараты каршындагы Ярлыкау комиссиясе әгъзасы да иде. Күпме кешеләр язмышын уңайга борулар... Күз алдымда: командировкаларның берсендә, рәшәткәле тормыштан йолып калырга булышкан бер хатынның язмышы белән кызыксынып, махсус өйләренә барды ул. Өй тулы кечкенә балалар. Төрмәдән кайткан әниләре: «Апа, миңа Ходай булышты дип уйлаган идем, Сез икән бит коткаручым», – дип, Роза апаны кочаклап елый.
Тынгысыз җаны үзенә эшләрен дә табып тора бит! Бәби табу йортында дөньяга аваз салган сабыйларны догалар белән чын мөселманча кабул итүләрне оештыру, Казанда кыз балалар өчен махсус гимназия ачу артыннан чабып йөрүләр дисеңме... 
«Сөембикә»ләрнең ул кунак кабул итүләрен күрсәң!.. Бөтен шартын туры китереп, бар йоласын үтәп... «Англия королевасы гына килмичә калды инде безнең редакциягә! – дип көлә Роза Туфитуллова. – Малайзия принцессасын кабул иттек, Ливан әмиренең дәвамчы-лары килде, Һиндстанның иң зур илчесен хатыны белән кунак иттек...»
Әнә шул елларны күңелдән кичереп, Роза Туфитул-лова янына ашыктым. Ул инде, журнал мөхәррире булу белән беррәттән, «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлар берләшмәсе рәисе дә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты урынбасары вазыйфаларын да башкара иде. Аннары – Татарстанның халык депутаты булу, Дәүләт Советында социаль мәсьәләләр, балалар һәм яшьләр эшләре комиссиясендә эшләү, соңрак Татарстаннан Россия Иҗтимагый палатасына сайлану, Мәскәү белән Казан арасында туган изге уй-ниятләр. Аларның һәммәсе – балаларны, аналарны кайгыртуга кайтып кала.
 Бүгенге әңгәмәбез исә аның «Сөембикә» журналы чоры, ул вакыттагы гамьнәр, эш-мәшәкатьләр, шул заман турында.

Роза апа, журналыбыз тарихында Сез гаять якты эз калдырган баш мөхәррирләрнең берсе. Сезнең тырышлык белән узган гасырның 90 нчы еллар башында журнал үзенең укучыларына «Сөембикә» булып барып ирешә. Әлеге тынгысыз еллар, зур үзгәрешләр хакында күңелегездә нинди истәлекләр саклана?
– Балалар матбугатыннан шундый зур тарихы, даны булган журналга күченүне сизми дә калдым дисәм, дөресрәк булыр. Чөнки ул вакытта «Азат хатын» әле КПССның Татарстан өлкә комитеты органы иде, анда минем белән озак сөйләшеп тормадылар. Хәтеремдә, 1988 елның көзе. Бөтен ил зур үзгәрешләр алдында тора. Уйладым-уйладым да, минем тәҗрибәм бүген монда кирәгрәк дигән фикергә килеп, ризалык бирдем. Һәм журналның октябрь саны минем исем белән чыкты. Бер нәрсәне яхшы аңладым: журнал милләт таянычы булырга тиеш. Аны яңа рельслардан җибәрү, яңа төсмер бирү җиңел түгел иде. Һәм без редколлегия әгъзалары, аксакаллар белән сөйләшүләр, киңәшүләр нигезендә журналны «Сөембикә» атлы итү турында уйлана башладык. Милләтнең асыл сыйфатларын килер буыннарга тапшырырлык әниләр тәрбияләү бурычын олы максатыбыз итеп күрдек ул чакта. Журнал битләрендә ул елларда урын алган «Гасыр чаңы ни хакында?», «Татар кызы сылуым-иркәм», «Буыннарның көмеш чылбыры», «Ни хәлең бар, кеше туганым?», «Кулымдагы йөзегемнең исемнәре...», «Мәшһүр татар хатын-кызлары» рубрикалары белән дөнья күргән язмаларыбыз шушы олы максатка хезмәт иттеләр.

Сезнең бу изге гамәлләрегез каршылыкларга да очрады бугай.
– Әйе, каршылыклар булды. Бакый Урманче, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники кебек абруйлы затлар безнең гамәлне зур тарихи вакыйга дип бәяләсәләр, «Азат хатын» журналын гамәлгә куючы партия өлкә комитеты кешеләре хан заманына кайту дип мөһер суктылар. Яшерен-батырын түгел, күпләр исем алыштыруыбызны бик авыр кичерделәр. «Сөембикә»нең беренче санын эшләгәндә, халыкка кыйблабызны аңлату өчен телевизион тапшыру оештырдык. Анда миңа кадәр журналда эшләгән баш мөхәррирләр Асия Хәсәнова белән Венера Ихсанова да катнашты. Сизеп торам: сагайганнар, әмма үзләре бу заманда яңа адымның кирәклеген дә аңлыйлар. Гомумән, күчеш чоры җиңел генә бармады. Ул вакытта Татарстан Югары Советы Президиумы Секретаре Дания Салих кызы Дәүләтшина бу кыен көннәрдә ярдәмчем, таянычым булды минем. Исем үзгәртү юлында аның белән хәтта Мәскәүгә үк бардык. Халык арасында аңлату, бәхәсләр җитди төс ала башлагач, миңа Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Әлеге сөйләшүләрдә минем белән бергә күренекле тарихчы Миркасыйм Госманов белән Татарстанның халык депутаты Фәндәс Сафиуллин да катнашты. Милләт язмышы турында искиткеч мәгънәле, онытылмаслык бер очрашу булды ул. Президент фатихасын алуга, сөенә-сөенә журналның беренче санын эшләргә керештек. Мин ул көннәрне тормышымның иң якты мизгелләре дип саныйм.

1913 елда нәшер ителә башлаган «Сөембикә» журналын күрергә, кулыгызга тотып карарга насыйп булдымы?
– Әлбәттә! Заманына күрә бик зәвык белән эшләнгән журнал булган ул. Фотосурәтләр, иллюстрацияләр... Тематикасы да бик кызыклы. Күренекле тарихчы галимебез Равил Әмирхан безгә ул чактагы «Сөембикә»нең бик мәгънәле сәхифәләрен ачарга ярдәм итте.
 Шундый кызык бер вакыйга сөйлим әле. Миңа ул журнал белән 1965 елда ук танышырга туры килде бит. Мин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укучы I курс студенты идем. Укытучыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиевкә фольклордан имтихан тапшырып чыгуга, ул миңа ниндидер кәгазьләр, адрес тоттырды да: «Менә болар Зәйнәп апа Хәсәнигә. Аның турында ишеткәнең бармы?» – ди. Каян ишетим – юк, дидем. Тукайны күргән, Тукайның дусты булган, Тукайның иң соңгы хаты Зәйнәп Хәсәнигә язылган, аннары ул әле «Аң» журналын дөньяга чыгаручыларның берсе булган, дип аңлата-аңлата, мине йомышка җибәрде укытучым. Бүгенгедәй күз алдымда ул очрашу. Зәйнәп апаның һәрбер сүзе күңелгә уелып калган. Мине нык гаҗәпләндергәне – Казанның иң зур байларыннан берсенең кызы Зәйнәп чынлап та үз халкына армый-талмый хезмәт иткән ханымнарның берсе булып чыкты. Ул, күрәмсең, аралашуга сусаган инде: мине тиз генә җибәрмәде, чәй белән сыйлап, кызыклы фотолар күрсәтеп, истәлекләр сөйләп утырды. Һәм шунда, сүз иярә сүз чыгып, ире Әхмәтгәрәй Хәсәнинең «Гасыр» нәшрияты хуҗасы булуы, анда 1913 елның мартында – «Аң», ә октябрь аенда «Сөембикә» журналы нәшер ителә башлавы турында да белеп кайттым мин. «Сөембикә» журналын чыгаручы Әсма Хәлилия белән Ягъкуб Хәлили башта «Аң» журналы тәҗрибәсен өйрәнгәннәр. Ул – заманының бик затлы басмаларыннан берсе саналган. «Сөембикә» исемен сайлаулары да кызык кына. «Нәшриятта Сөембикәнең открыткасын күпләп эшләгән идек. Сөембикә исемен яңадан кайтару нияте белән аларны халыкка бушлай тараттык та әле соңыннан, – дип искә төшерә ул. – Безгә килгәч, открытканы Әсма Хәлилия күреп алды да, иренә: «Әтисе, әйдә, журналны «Сөембикә» дип атыйбыз, ди». Менә шул Зәйнәп апаларда туган икән ул исем. Аларның да катнашы бар монда. Әгәр шул чакта, син хатын-кызлар журналы редакторы булачаксың, дисәләр, егылып китәр идем, билләһи!
 Бу очрашуга шактый еллар үткәч, ниндидер могҗиза беләнме, шушы «Сөембикә» исеменә без яңадан кайтырга булдык. Әлбәттә, үз өстебезгә зур җаваплылык һәм авырлык алганыбызны да аңладык. Әмма бу заман таләбе иде.

Ә журнал укучыларның бу яңалыкка мөнәсәбәте ничегрәк иде?
– Өнәмәүчеләр булмады, дисәк, дөреслеккә туры килмәс. Сөембикә ханбикә шәхесенә пычрак атудан гыйбарәт иде ул. Журналның беренче саны дөнья күрүгә, «Вечерняя Казань» газетасы: «Азат хатын» тулысынча азатлык алды. Ул моннан соң күбрәк фахишәләргә игътибар бирәчәк», – дип белдерде. Икенче берәү, безне мәсхәрәләп, «Сөембикә» белән рәттән «Шаһгали» дигән журнал чыгарырга киңәш итте. Әмма безне башланган юлыбыздан читкә тайпылдырмаучы көч – халык йөрәгендә, хәтерендә сакланган «Сөембикә бәете» булды. Ханбикә ихтирамга лаек булмаса, халкыбыз мондый бәетне чыгарыр һәм ничә гасыр буе хәтерендә саклар идеме соң?! Һәрхәлдә, хуплаучылар күбрәк иде. Ул көннәрдә редакциягә килгән хатларны хатлар бүлеге генә укып өлгерә алмагач, бүлешеп укый башладык. Менә шул хатларның берсен генә укып китим әле. Ул Уфадан.
«Роза җан! Тәвәккәллегегез алдында чал башымны иям. Ни генә димәсеннәр, бүгенге татарның язмышы хатын-кыз кулында. Юкка гына бөек Дәрдемәндебез: «Сөт калыр, ватан китәр!» – димәгән бит. Барыгызга да зур иҗади уңышлар теләп калам. Сезгә бүләк итеп, безнең гаиләдә мин белә-белгәннән бирле үсеп, тамырланып, чәчәк атып утыручы «Мәрьям ана гөле»нең орлыкларын җибәрәм. Нишләргә икәнен үзегез чамаларсыз. Аны сезгә, Казанга баргач, кызым Сөембикә кертеп чыгар.»
Бу юллар ике тугандаш халыкның аксакал язучысы Сәйфи ага Кудаш хатыннан. Хасиятләп конвертка салынган кара төстәге вак орлыклар әле дә минем күз алдымда. Ул орлыклар «Сөембикә»не хөрмәтләп җибәрелгән иң беренче бүләк булды. Соңыннан журнал Россия күләмендә төрле зур-зур бүләкләргә дә лаек дип табылды. Монысы инде миннән соң эшебезне дәвам иткән баш мөхәррир Фирая Бәдретдинова тырышлыгы нәтиҗәсе. Әмма минем өчен «Мәрьям ана гөле»ннән дә зуррак бүләк булмагандыр.

«Азат хатын»–«Сөембикә» тарихында һәр баш мөхәррирнең үз чоры, үз эш алымнары булган, дип, журнал төпләмәләрен актаралар, кызыклы эшләрне, күңелгә уелып калган вакыйгаларны искә төшерәләр. Сезнең еллар үзегезнең күңелгә ничек уелып калган?
– Үзгәртеп кору чоры гаять катлаулы, четерекле булды. Ул елларда хатын-кыз бик авыр хәлдә иде. Эшсезлекне дә иң элек аларга тоярга туры килде. Закон балалы хатыннарны якласа да, беренче чиратта барыбер хатын-кызлар эшсез калды. Ул чорда хатын-кыз киңәшкә мохтаҗ, аңа юристлар, табиблар, психологлар ярдәме кирәк иде. Һәм менә без журнал аша шуны оештыра алдык. Яшәештән зарланып язган, бездән ярдәм көткән бер генә хат та игътибарсыз калмады. Төрле ишекләрне шакып йөреп, ярдәм итәргә тырыштык. Бу, бер уйласаң, журнал эше дә түгел. Әмма шунсыз яңа исемле журналны саклап калып та булмый иде. Яңа журнал чыгарырга акча табарга кирәк, кәгазен юллыйсы бар. СССР таркалды. Безнең ул вакытта Үзбәкстанга гына да 80 мең данә журналыбыз китә иде! Хәзер ул юк дигән сүз. 
Безне иң күп алдыручылар Үзбәкстан белән Казакъстан иде. Урта Азия белән бернинди бәйләнеш калмады. Дөрес, Казакъстан белән соңрак элемтә урнаштырдык, ә Үзбәкстан белән араларны өзмәс өчен, төргәкләр күтәреп, шуларны вокзалда поездларга, төрле вагоннарга таратып, проводницалар аркылы җибәреп йөрүләр онытылырлыкмы соң?! Журнал бүген «Заман һәм без», «Татар дөньясы», «Яшәеш», «Хатын-кыз галәме» кебек тирән өлкәләрне колачлап, һәм эчтәлеге, һәм бизәлеше буенча яңалыкка омтылып, хатын-кызларыбызны сөен-дерүен дәвам итә. «Авыл кызы» Бөтенроссия бәйгеләре, милли кием конкурслары исә журналны укучыларына тагын да якынайта, географиясен киңәйтә. Укыйлар, яраталар, көтеп алалар. Ул инде яңа заман «Сөембикә»се! 

...«Ак калфак» иҗтимагый оешмасын оештыру, «Сөембикә» беләзеге дигән абруйлы бүләкне булдыру, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» дигән затлы бәйге-тамашалар уздыру, «Бишек җыры», «Казан сөлгесе» конкурслары белән укучыларны кузгату... Болар бар да рухи тормышыбызга шулкадәр тирән үтеп кереп, «Сөембикә» журналы тарихының аерылгысыз бер өлеше итеп карала. Аларның ничек килеп чыкканын искә төшерә башласаң, барысы да Роза Туфитулловага барып тоташа... Шулай да миңа бер сорау тынгы бирми: редакциядә эшләрегез гөрләп барганда, ни өчен депутатлыкка киттегез?
– Ярлыкау комиссиясендә эшләп тә, редакциядә моң-зарлы кешеләрне кабул итеп утырып та, гаделлек, дөреслек тантанасын күрәсем килеп, яклау процедурасының шулкадәр эченә кергән идем мин. Хатын-кызның хәл-хәятен яхшыртуда ни дә булса эшләп булмасмы дигән уй белән бардым бу җаваплы вазыйфага. Авыр булды, шул ук вакытта нәрсәгә дә булса ирешелде дә. Халык ышанычын казанып депутат булгач та, миңа, беренче чиратта, балалар турында кайгыртырга туры килде. Балалар йортларына, ятим балаларга, үз гаиләләренә шул ятимнәрне сыендыручыларга ярдәм йөзеннән бюджеттан акчаны арттырырга кирәк иде. Минем өчен иң кыен эшләрнең берсе булды ул. Башкалар батырчылык итми утырганда, балалар өлешенә кермәгез, дип, спирт заводына биреләсе акчаларны даулап алу, лейкозлы балаларны дәвалау өчен 35 миллион сум акчаны алып бирү, республиканың барлык бала тудыру йортларына 23 миллионга УЗИ аппаратлары куйдыртуга ирешүләр... Әмма мин аны намус эшем дип санадым һәм депутатлык чорында һәр елны «Татарстан балалары» программасына акчаны арттыруга ирештем. Татарстандагы демографик хәл буенча мәсьәләне дә тирәннән күтәрергә туры килде. Галимнәрне, медицина хезмәткәрләрен, укытучыларны, социаль хезмәткәрләрне тартып, хәтта парламент тыңлаулары уздырдык. Ул заманда ук алдан күрә белгәнбез – без кузгаткан мәсьәләләр менә бүген әйләнеп килде. Хәзер әнә ана капиталы килеп чыкты, ә без аны шул вакытта ук кузгаткан идек.

...Туган ягындагы Хуҗалар тавын, Кызлар тавын, Изгеләр чишмәсен телгә ала-ала, Роза апа Болгар амазонкалары турында әбисеннән ишеткән бер риваятьне сөйләде. Болгар чорының кечкенә генә Мәрҗән ханлыгы, Тырышмал Хуҗа хан, аның 12 кызы – барысы да күз алдында... Бөтен Болгар биләмәләрен кырып-җимереп, Аксак Тимер гаскәре монда да килеп җитә. Сугышыр кеше калмагач, Тырышмал Хуҗа кызлары, кулларына корал алып, кирмәнне якларга күтәрелә. Әмма тигезсез көрәштә дошман бөтенесен тар-мар итә. Аксак Тимер 12 кызны тереләй күмәргә әмер бирә. Күмгәннән соң кызлар, кабердән аккошларга әверелеп, һавага күтәрелә. «Менә шулай. Безнең татарда да чын батыр кызлар булганнар, алар газиз туган кавемне саклап-яклап көрәшкә күтәрелгәннәр», – дип, кызларыбыз белән горурланып куйды ул. Ә мин аның милләт, хатын-кызлар файдасына кылган бетмәс-төкәнмәс эшләре, мең-мең мәшәкать тулы дөньясы, мәрхәмәтле-шәфкатьле була алу сере, җанына кереп утырган Сөембикә фидакарьлеге хакында уйландым. Мөгаен, ул үзе дә Болгар амазонкалары нәселеннәндер.

Дания Дәүләтшина истәлекләреннән: – Республикада каршылык зур иде. Журнал дин ягына борылырга җыена дип, дөрес булмаган фикерләр тараттылар. Сөембикә исемен кайтаруга каршы шау-шулар көчәйде. Татарстан Югары Советы Президиумы Секретаре булып эшләгән чагым. Мин дә булышмасам!.. Тәвәккәлләдем. Розаны кулыннан җитәкләп диярлек СССР матбугат һәм мәгълүмат министры Михаил Ненашевка алып киттем. Журналыбызны Бөтенсоюз каталогына кертү буенча да Михаил Федоровичка мөрәҗәгать итәргә туры килгән иде. Шуннан соң тираж 400 меңнән дә артып китте. Менә тагын Ненашевка эшебез төште. «Сөембикә» исемле журнал чыга башлауга ул да риза булды. Алдан язылып, ерып барып кердек! Чәй янында дипломатик юлларын табып – сөйләшеп, максатыбызны аңлатып, үз сүзебезне җиткердек. Кош тоткандай очып кайттык Казанга! Һәм Роза Туфитуллова җиң сызганып журналны яңарту эшенә кереште.


Журналның ике буын баш мөхәррирләре: Роза Туфитуллова, Венера Ихсанова 

Роза Туфитуллова һәм Асия Хәсәнова белән. 

«Азатлык» радиосы хәбәрчесе Фәридә Хәмит Казанда ачылган татар балалар бакчасында кунакта.


Шри-Ланка хатын-кызлар оешмасы президенты Җәмилә ханым балалары белән редакциядә кунакта. 1993 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар