Логотип
Журнал тарихы

Абруй апа

Абруй Сәйфи белән «Черек күл»дә бер камерада утырган апаларны таптым мин ул чакта. Аларны күрергә, сөйләшергә өлгердем. Мәрьям апа Галия апаның адресын бирде, Галия апа – Зөһрә апаныкын, ә ул – Абруй апаның каенсеңлесе Һәҗәр апаныкын... Күңелләренә мәңгелеккә курку кереп оялаган бу ханымнарны сөйләштерү җиңел булмады...

Бу сәхифәдә дә – безнең журнал тарихы. Дөресрәге, кайчандыр «Азат хатын» («Сөембикә») редакциясендә эшләгән журналистлар язмышы. Хәер, алар язмышы илнекеннән аерылмаган да ул чакта...  

«...Ә Абруйны шактый газапладылар... Төннәр буе сорау алдылар аннан. Иртән генә кайта иде. Сорау алучыларга нәрсә – алар алышынып тора. Ә Абруйның йокламаганлыктан күзләре шешенә, күз төпләре кара янып чыга иде...»
Укыган саен, боларның барысы күз алдыма килеп баса да, өшеп китәм – эчемә боз салкынлыгы иңә. Аның белән бер камерада утырган Галия апа истәлекләреннән бу юллар. Ярый әле киңәш бирүче табылган – ул чакта нинди темага тотынуымны белгәч, язучы Фәүзия апа Бәйрәмова: «Кем белән очрашсаң да, сөйләгәннәрен көндәлегеңә язып бар», – дигән иде. Ярый әле сүзен тыңлаганмын. 35 ел элек башлаган бу дәфтәрем үзе дә тарих инде хәзер...
Студент елларымның барысы да Абруй Сәйфи исеме белән бәйле минем. Фәнни җитәкчем, филология фәннәре кандидаты Розалина Мәрдановна Нуруллина җитәкчелегендә язган курс эшләрем дә, диплом хезмәтем дә аның хакында булды. «Иң беренче татар хатын-кыз журналистларының берсе» дигән бер юлга сыйган мәгълүматтан башлаган идем А. Сәйфи турында өйрәнүләремне. Тагын – репрессия корбаны икәнен белә идем. 
Ул чакта очраклы рәвештә генә Фәүзия апа ярдәм итте миңа: «Бу – Мәрьям апаның адресы. Исәнлеген тәгаен белмим. Барып кара. Ә адресны Сәгадәт ападан алдым диярсең. (Аның кем икәне инде истә калмаган. – Г. С.) Кинәт кенә килеп керсәң, аннан кайтканнарның һәркайсының куркып, шикләнеп кала торган гадәте бар: белмәгән-күрмәгән кешегә ачылмыйлар... Абруй апа белән бер камерада утырмадымы икән Мәрьям апа?» – диде ул. Барысы да шулай башланды... Абруй Сәйфи турындагы хатирәләрне берәмтекләп – җөмләләп җыйдым.
Мәрьям апа – «Эш» (бүгенге «Ватаным Татарстан») газетасының баш мөхәррире Вәли Шәфигуллинның җәмәгате булып чыкты. Ирен «халык дошманы» дип кулга алгач, чират аңа да җитә... 

 


– Без бит ирләребез өчен утырдык... Чакыралар да гел бер сорау бирәләр: «Ни өчен иреңнең халык дошманы икәнен белә торып, кирәкле органнарга хәбәр итмәдең?» – диләр. Аптырагач, әйттем беркөнне: «Соң үзегез уйлап карагыз: менә сез эшегездә ниләр булганны өегезгә, хатыныгызга кайтып сөйлисезмени?» – дидем. Шулай дип әйткәч кенә тындылар, мине сорау алып артык аптыратмадылар башка, – дип сөйләгән иде ул.
Мәрьям апа белән ул очрашу бүгенгедәй истә. Фатиры безнең тулай торак белән янәшә диярлек булып чыкты. Иске генә шифоньер, карават, өстәл, урындык... Өй эчендәге бөтен җиһаз – нибары шул. Хезмәт-төзәтү лагереннан чыккач, аларның берсенең дә кире кайтып керер җирләре булмый: фатирлар тартып алынган, булган мал-мөлкәт таралган, таланган... Хәер, хәтта Казанның үзендә яшәргә дә рөхсәт ителми бит әле, шәһәр тирәсендәге районнарның берәрсенә генә урнашырга яраган. Кечкенә генә бу фатирларны алар барысы да бик соң – күп нужалар күргәннән соң гына алалар. Пенсия акчасы инде иң кирәген сатып алырга гына җитә – өстәл-урындыкка, тимер караватка гына. Кайчандыр алар иң авыр көннәрен бергә уздырган камера кебек буш, шыксыз, салкын фатирлар...
Әйе, Абруй Сәйфи белән «Черек күл»дә бер камерада утырган апаларны таптым мин ул чакта. Аларны күрергә, сөйләшергә өлгердем. Мәрьям апа Галия апаның адресын бирде, Галия апа – Зөһрә апаныкын, ә ул – Абруй апаның каенсеңлесе Һәҗәр апаныкын... Күңелләренә мәңгелеккә курку кереп оялаган бу ханымнарны сөйләштерү җиңел булмады: алар өчен тыелган темага кагылам бит. (Гомумән, кем мин, алардан миңа нәрсә кирәк, нигә гел киләм һәм нигә ул «җайсыз» сорауларны бирәм?) Тормыш аларны сак булырга өйрәткән иде шул... 
Һәрберсенең язмышы – үзе бер китап язарлык. 
«Мин партия әгъзасы түгел идем, сорау алганда Абруйга авыр булды әнә, коммунист кешегә», – дип сөйләгән Галия апаны искә төшерәм. Кая аңа җиңелрәк булсын инде? Казан химия-технология институты ректоры Зәки Гыймрановның хатыны ул. Ирен кулга алганнан соң озак та тормыйлар, аның артыннан киләләр: «Төнге сәгать уникедә каты итеп ишек шакыдылар. Улым барып ачты, «Әни – алар!» – ди. Вакытлы-вакытсыз визитларына күнегеп килә идек инде. «Сезгә безнең белән китәргә туры киләчәк», – диләр. Кайбер кәгазьләрне тутыргач, кайтып китәрсез дисәләр дә, камерага илтеп яптылар». 15 һәм 12 яшьлек ике улын Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына алып китәләр. Бу йорттан ул чакта көннәр буе елау тавышы гына ишетелеп торган... Бөек Ватан сугышы башлангач, Галия апаның уллары үзләре теләп фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмыйлар... 
Көндәлегемә кергән исемнәрнең тагын берсе – Зөһрә апа Мостафина. 
– Абруй – бик чая, тере хатын иде. Күңел төшенкелеге аның өчен ят нәрсә булды. Лагерьда утырганда Абруй һәм тагын берничә хатын-кыз кулдан шахмат ясап, шуны уйнап йөрделәр, – дип сөйләде ул.
«Тегеннән» кайтканнардан бары тик ул гына Казанда прописка алуга ирешә. «Язсагыз да торам Казанда, язмасагыз да. Беркая да аягымны атламыйм – балаларым монда минем», – ди ул. Ут чәчеп торган хатынга каршы төшәргә ничектер җөрьәт итмиләр... Үзе белән бергә кулга алынган иптәшләрен реабилитацияләүдә зур эш башкара Зөһрә апа. «Абруй Сәйфи эше артыннан да мин йөрдем. Ахырына кадәр очлап та чыга алдым», – диде ул. 
Өлгердем, иренең сеңлесе Һаҗәр апа белән дә очраштым, аларда сакланган «Сәйфиләр чемоданы»н да ачтыра алдым (абыйсы һәм җиңгәсе турында чыккан мәкаләләр, алардан калган кайбер язулар сакланган чемоданны ул шулай дип атап йөртә иде), Абруй апаның үз кулы белән язган кәгазьләренә дә кагылдым... «Ул аны күреп белә» дигәч, Уфага – Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи ага Кудаш янына да чыгып киттем. Менә ул Сәйфи ага хатирәләре:
– 1915 елда «Галия» мәдрәсәсендә укый башладым. Галимҗан Ибраһимов һәм Фатыйх Сәйфи белән танышуым да шушы көздә булды. Укудан тыш мәдрәсәнең китапханәсендә дә эшләгәнгә күрә, укытучылардан Фатыйх Сәйфи белән аеруча якыннан аралаша идем. Аның аша хатыны Абруй ханым Сәйфи белән дә.
1917 елның августы. Революциядән соң Уфада спектакльләр һәм әдәбият кичәләре ешаеп китте. Җәй урталарында, Корбан бәйрәме уңае белән «ирек»челәр «Җир һәм ирек» кичәсе уздырдылар. Кичә башланыр алдыннан Галимҗан Ибраһимов сүз сөйләде. Кичәнең беренче бүлегендә «Адашу» исемле бер пәрдәлек пьеса уйналды. Рольләрнең берсен Абруй ханым башкарды. 
Абруй Сәйфи белән бергә бер концерт куюыбыз истә калган. Ул анда Сәгыйть Рәмиев сүзләренә язылган җырны башкарды. Әлеге җырның ике юлын бүгенгәчә хәтерлим:
Сугышларда йөргән җан дустыма
Шушы булсын минем бүләгем...

Бу җырны Абруй концерт саен җырлый иде. Башкорт язучысы Шәһит Ходайбирдинның «Башкорт хәрәкәтләре» китабында шундыйрак юллар бар: «Абруй җырлаганда сакаллы солдатлар да елады...»
Бу очрашулар, сөйләшүләр янына Татарстан партия архивында табылган документлар да килеп өстәлде: Абруй апаның берничә рәсми юлга сыйган тормышы шулай әкренләп җанланды. 

Абруй Сәйфи ире Фатыйх Сәйфи белән.

...1890 елны Казан губернасы Чистай өязе Күлбай Мораса авылында (хәзерге Нурлат районы) туа ул. Иске Татар Әдәмсуы, Әҗе авылларында, аннан Әстерхан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укыта. Соңыннан журналист һөнәрен сайлый, татар газета һәм журналларында «Нәкыя», «Абруй Гыйльманова», «Миләүшә» псевдонимы белән мәкаләләр, әдәби очерклар яза. Аның язмаларында шул чор сулышы: хатын-кызларны капиталистик эксплаутациядән коткару, революцион көрәш юлына тарту; февраль революциясеннән соң солдат хатыннарын берләштерү; Октябрь революциясеннән соң татар хатын-кыз эшчеләрне һәм крестьян хатыннарын совет төзелешенә, Октябрь казанышларын ныгыту эшләренә тарту мәсьәләләрен күтәрә... Һәр мәкаләсенең ахырында килеп туган хәлдән чыгу юллары һәм моның белән шөгыльләнергә тиешле оешмалар күрсәтелә. Әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнә – татар укучысына А. Чехов хикәяләрен тәкъдим итә. Аның ире – күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм журналист Фатыйх Сәйфи-Казанлы. Революция елларында чыгудан туктап торган «Сөембикә» журналын кабат тергезеп җибәрүдә – «Азат хатын»ны оештыруда алар ирле-хатынлы икесе дә катнашалар. (1926 ел белән имзаланган бу архив документы нәкъ менә шул хакта: «Чакыру. Иптәш Азановага, А. Сәйфигә, Ибраһимовка, Мансуровка, Фатыйх Сәйфигә 21 ноябрь, чәршәмбе көнне сәгать икегә, өлкә комитетына, 7 нче бүлмәгә татар крестьян хатын-кызлары өчен журнал чыгару комиссиясе утырышына килергә». (фонд – 15, дело – 315, 301 нче бит). «Азат хатын» исемен Абруй Сәйфинең ире – пьесалар һәм романнар авторы, «Кызыл Татарстан», «Крестьян газетасы» һәм «Яңалиф» журналы баш мөхәррире Фатыйх Сәйфи-Казанлы тәкъдим иткән дигән фараз да бар. 
Абруй Сәйфинең иҗтимагый эшчәнлеге – үзе бер аерым зур тема. Ул – Милләт мәҗлесе эшендә катнашкан, Казан һәм Уфа шә-һәрләре Думасында депутат булган бердәнбер хатын-кыз. Ике шәһәрдә дә солдат хатыннары бюросын җитәкли. Казандагы беренче биш балалар бакчасын, тәрбиячесез калган өлкәннәргә, ятимнәргә йортлар ача... Үзәк Комитетның хатын-кызлар бүлеге инструкторы буларак, кантоннардан кайтып керми: Әгерҗе һәм Мамадыш, Бөгелмә һәм Тәтеш, Мамадыш һәм Чаллы... 
Ул – җырчы. «Абруй Сәйфи... җырчы буларак югары бәяләнгән. «Казанда мәшһүр Абруй ханым Сәйфи концерты» дигән афишаны да күрдем. Репертуары, шул чордагы шәһәр музыкасындагы популяр җырлар белән беррәттән, татар, башкорт көйләрен дә үз эченә алган». Солтан Габәши «Милли моң-нар» дигән җыентыгында Абруй ханым башкаруында язып алынган «Ишкәкче карт» дигән борынгы матур җырның ноталарын да китерә. Ә менә бу юллар шагыйрә Заһидә Бурнашеваның архивта сакланган бер хатыннан: «Абруй Сәйфинең тышкы күренеше: ачык, мөлаем йөзле. Сүзе белән һәркемне үзенә карата ала, кыю. Кешеләр белән бик тиз таныша, сөйләшергә сүз таба. Сәхнәдә – 1916 елдан. Уфада Кариев җитәкчелегендә һәвәскәрләр «Ямьсез тормыш» дигән постановканы куйганда Абруй Сәйфинең дә кайсыдыр рольне бик оста итеп уйнаганы исемдә». Р. Гыйниятуллинага дип язган шушы хатында Заһидә Бурнашева Җамалиева дигән кешегә А. Сәйфи турында истәлекләр язган дәфтәрен биреп җибәрүен һәм шушы көнгә кадәр кире ала алмавын да хәбәр итә. Ул дәфтәрне табу һаман да минем бер хыялым булып кала... 
Аның бер эшчәнлеген икенчесеннән аерып алып карау мөмкин дә түгел. Ничекләр өлгергән! Әйе, барысы да әйбәт булган. Ә аннан... Аннан ире Фатыйх Сәйфи-Казанлы хөкүмәт башлыкларына һәм большевиклар партиясе җитәкчеләренә карата террористик һөҗүм әзерләүдә, милләтчелектә гаепләнеп кулга алына. 1937 елның көзендә инде ул атып үтерелә. Абруй апа өчен дә кара көннәр башлана. Әйе, «халык дошманы хатыны» дигән исем йөртү җиңел булмый... Татарстан партия архивында сакланган документтан: «ВКП(б)ның Казан шәһәре Сталин райкомы бюросы утырышы протоколы. Тыңланды: 1920 елдан партия члены А. С. Сәйфи эше. Район халык мәгариф бүлегенең партия оешмасы карары нигезендә А. С. Сәйфи, үзенең буржуаз милләтче булганлыгы өчен партиядән чыгарылган ире Ф. Сәйфи кебек үк ВКП(б) сафларыннан чыгарыла. Алар икәү квартирларында – башында Эльвов һәм буржуаз милләтчеләр торган троцкистларны җыеп ятканнар һәм А. Сәйфи партия оешмасыннан бу хакта яшереп килгән». 
1936 елның 27 августында аны эштән дә чыгаралар. Бу вакытта ул Казандагы 12 нче мәктәпнең директоры була. «1936 елның 17 сентябрендә иремне кулга алдылар. Шул вакытта миңа Ф. Сәйфинең хатыны булганым өчен партиядән чыгарылуым хакында әйтелгән протокол күчермәсен бирделәр. Күчермәне алуга Мәскәүгә киттем. Райкомның бу карары турында жалоба биргән-че, Н. К. Крупская янына бардым. Надежда Константиновна, иремнең эше ачыкланмыйча, апелляция язарга кирәкмәс дигән киңәш бирде. Ул: «Иреңне аклагач, синең өстән дә бу гаепне төшерерләр», – дип аңлат-ты. Мин кайтып киттем һәм беркая да бернәрсә дә язмадым. 1937 елның 20 августында мине кулга алдылар һәм бернинди гаепсез килеш, махсус киңәшмә нигезендә хезмәттөзәтү лагерена 5 ел бирделәр». Абруй апа язган юллардан бу... 
Лагерь, әлбәттә, аларны үзгәртә: рухларын яртылаш сындыра, сәламәтлекләрен какшата, хыялларны юкка чыгара... Торыр җир юк – Казанга кайтырга ярамый, эшкә алмыйлар... Абруй апа ул елларда үзенең әле тегүче икәнен дә искә төшерә: туган ягында авылдан авылга йөреп, тегү тегеп җан асрый. 
1957 елның 31 гыйнварында Абруй Сәйфи аклана. ТАССР Верховный суды Президиумы чыгарган карарда: «...бу эштә аны гаепләрлек бернинди дәлилләр юк. НКВД каршындагы махсус киңәшмәнең 1937 ел 4 ноябрьдә А. А. Сәйфи эше буенча кабул ителгән карарын җинаять составы булмау сәбәпле, юкка чыгарырга» диелгән. Күргән газаплар, кичергән авырлыклар, килгән югалтулар өчен берәү дә гафу үтенми, әлбәттә. Әрәмгә үткән еллар да кире кайтмый... 
 КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре Игнатьевка бер төркем элеккеге хезмәттәшләре язган хат Абруй апаның соңгы еллары турында бик күпне сөйли. Аны тулысынча китерәсем килә: «Без, түбәндә имзабызны куючылар, КПСС әгъзалары сезгә түбәндәгеләрне хәбәр итәбез һәм үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. 1937 елда репрессиягә эләгеп, бүгенге көндә реабилитацияләнгән иптәшләр арасында 1920 елдан КПСС члены булган А. Сәйфи дә бар. Менә бер елдан артык инде иптәш А. Сәйфи үзенә торак алу артыннан йөри. Әмма хезмәт ияләре депутатларының шәһәр башкарма комитеты советы аның үтенечен әлегәчә канәгатьләндерми. Үзенең почмагы булмаганга, ул әле – бер, әле икенче танышларында яшәп йөрергә мәҗбүр. 
Аңа инде 70 яшьтән артык, каты авыру да. Еш кына янәшәдәгеләрнең ярдәменә мохтаҗлык кичерә. Тоткынлыкта яшәгәндә ул бөтен нәрсәсен югалтты һәм картлык көнендә бернәрсәсез калды: карават куеп ятар, өстәл куеп ашар почмагы юк аның хәзер. 
Бүгенге көндә ул Косогорная урамы, 67 а йортта тора. Тора диюебез: бусага төбендә, җәелмә ятакта йоклап йөри. 
Иптәш А. Сәйфи хәзер пенсиядә. Ул элеккеге укытучы. Үзенең педа-гоглык эшчәнлеген 1912 елда Әстерхан шәһәрендә, Татар хатын-кызлар классында башлый. Реакция елларында ул «Идел» газетасы (ул чорда иң алдынгы газета булып санала) битләреннән бик кыю чыгышлар ясый. Н. Ушинский кебек атаклы педагогларның идеяләрен тормышка ашыру өчен көрәш алып бара. 
Бу прогрессив карашлары өчен аны реакцион татар буржуазиясе эзәрлекли. 1915 елда ул мәктәптәге эшен калдырып, башта Казанга, аннан Уфага китәргә мәҗбүр. Уфадагы татар хатын-кызлар мәктәпләре Диния нәзарәте башлыгының – мөфтинең сеңлесе Мәрьям Солтанова тәэсире астында була. Солтанова А. Сәйфинең демократик элементларны мәктәпкә кертүеннән куркып, аңа укытучылык эшен бирүдән кискен рәвештә баш тарта. Бары тик Февраль революциясеннән соң гына ул мәктәптә үзенә лаек эш алуга ирешә.
Бөек Октябрь социалистик революциясен ул сөенеп каршы ала, совет властен ныгыту өчен үзенең көчен кызганмый. Хатын-кызларга совет власте һәм коммунистлар партиясе биргән хокукларның тормышка ашуы өчен бик нык тырыша. 
Ул эшче хатын-кызларга – аналарга багышланган бик күп мәкалә-ләрнең, хикәяләрнең авторы булып тора. 1927 елда, Октябрь революция-сенең унъеллыгына аның «Татар хатын-кызлары азатлык өчен көрәш юлында» дигән китабы чыкты, ул китап әле бүген дә тарихи белешмә булып хезмәт итә. 
Аның бөтен бу эшчәнлегенә без шаһитлар идек. Октябрь революциясенә кадәр һәм аннан соң да озак вакытлар без үзебез дә укытучы булып эшләгән кешеләр. А. Сәйфинең соңгы вакыттагы хәле безгә бик авыр тәэсир итә. 1937 елда да ул бер гаепсезгә рәнҗетелде, аны үзенең яраткан эшеннән – яшь буынны тәрбияләүдән аердылар. 
Пенсиясен ул педагог буларак ала. 
Сәламәтлеге соңгы чиккә җитеп какшаган, ул дәвалауга, үзен карауга мохтаҗ. 
Без, иптәш Игнатьев, аңа торак алуда булышлык күрсәтерсез дип, сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Калган ярдәмне оештырырга без үзебез дә әзер. Кәримов Х. М., Шайнурова Ш. С., Кәримова З. Ш. 25 гыйнвар, 1958 ел». (Татарстан партия архивы, фонд – 30. опись – 3, дело – 892, 39–40 нчы битләр.)

Абруй апа 1960 елның 5 февралендә вафат була. Аның турындагы бу язманың нәкъ менә үзе бар итүдә катнашкан журналның февраль санына керүе гади очраклылык түгелдер. Рухы шат булсын! 

Фотолар: редакция архивыннан.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар