Логотип
Гореф-гадәт

Килен төшә...

Кешенең өч туе бар. Аның беренчесе – бәби туе. Бу туйны без үзебез ясамыйбыз, чөнки әле биләүсәдә генә ятабыз. Соңгы туй – женаза. Анысына да катнаша, «мин шулай узуын телим» дия алмыйбыз... Ә гомерлеккә дип сайлаган яры белән кавышуны – яшьлек туен һәркем башыннан ахырына кадәр үзе оештыра, үзе ничек тели – шулай үткәрә ала. Бу туйның ничек узуы безгә – тамадаларга да бәйле. Мин үткәргән туйлар үзенчәлекле – алар хәләл, анда Коръән ашы белән заманча йолалар бергә кушыла.
 
 

Гореф-гадәтләр

Яшьләр белән беренче очрашу-танышуда ук: «Әти-әниләрегез кайсы яктан?» – дип сорыйм. Башта аптырап китәләр, аннан аңлыйлар. Чүпрәле районыннан икән, димәк, кунаклар күбрәк шуннан булачак: ул яктагы тәртип буенча, чәйне мәҗлеснең башында ук чыгарырга кирәк, ә бәлеш карабодай белән булса әйбәтрәк... Әйе, мин тамада-алып баручы гына түгел, туйны оештыручы да.  
Гореф-гадәтләр сакланган авылларда туйлар, гадәттә, бер-берсен кабатлый. Моңа тыныч карыйм: туйга ниндидер яңалык кертү кайчак ясалмалык хисе генә тудыра. Гомумән, милли йолалар ерак авылларда гына сакланып калган хәзер. Йолаларны хөрмәт итүче, җыр-биюгә мөкиббән татарлар Башкортстанда яши. Алар суга төшерү йоласын да саклыйлар (безнең Актанышта да очрый ул), сандык сату, чәкчәк ашатуны да. Түбән Новгород, Мәскәү татарларында «чынаяк-чәшкә» дигән йола бар: табындагы һәркем чынаяктагы баллы ширбәтне каба, җырлый, аннары яшьләргә котлавын әйтә. Азнакайда кияү белән кәләшне бавырсак кабып котлыйлар – бу шушы якның матур йоласы. Кайбер төбәкләрдә «поднос өстенә менеп бию» бар. Биючеләр өстенә вак акча сибәләр – кияү белән килен аннары ул акчаны себерке белән себереп ала. Тау ягы районнарында (Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Буа), Чуашстанда туйга алып килгән күчтәнәчне мәҗлестә табынга чыгарып, шуңа дога кылдыру йоласы бар, аны «саум» («савым»), диләр. Элегрәк Тау ягында, «ашлы-сулы булсыннар» дип, яшьләргә пар чиләк белән арыш, бодай бүләк иткәннәр. Шул йоланы искә төшереп, бер туйда кызның әнисе бер чиләккә баскан токмач, икенчесенә тәм-том тутырып килгән иде... (Ә икенче бер әни мине бөтенләй шаккаттырды. Кызына бирнәгә зур сандык ясаткан, аны китап белән тутырган. Калфак, чулпылар куйган.) 
Уен-җырларны кабатламаска була, ә бу йолаларны мин кабатлату ягында. Әнисе 20-30 ел элек килен булып төшкәндә башта мендәргә баскан, бал-май капкан икән, кызы да туенда шуны эшләсен. 
Кайбер туйларга ярты ел алдан әзерләнә башлыйбыз, ким дигәндә ике ай алдан тотынабыз. Хәмерсез туйдан күпләр әле дә курка. Минем белән очрашканчы, дуслары, туганнарыннан: «Аракысыз кызык булырмы?» – дип сорашалар. «Кызык булыр, әмма моның өчен минем берничә таләбемне үтәргә кирәк», – дим аларга. Туй буш, киң, пыяла ресторанда үтәргә тиеш түгел. Диварлары сары, шәмәхә, куе кызыл төсле булганны сайларга кирәк. (Моны мин уйлап чыгармадым. Казандагы иң кыйммәтле, иң популяр, халык иң күп йөри торган рестораннар ак түгел, нәкъ менә шундый җылы төсләрдә.)
Өстәлләрне дөрес урнаштыру да туйда зур роль уйный. Музыкаль бизәлешкә дә таләбем югары. (Әмма кайвакыт музыка кулланырга да рөхсәт итмиләр. Карл Фукс китапларында язылганча, шәригатьчә туйлар болар. Ул очракта психологик таләпләрне тагын да тирәнрәк куям.) 
Яңа йолалардан. Казанда чәй өстәле оештыру гадәте бар. Мин аны мөмкин кадәр матуррак ясарга тәкъдим итәм. Самавыр, иске сөлгеләр белән бизиләр, кемдер сандык та алып килә. Мәтрүшкә, сөтле чүлмәк, кәрәзле бал да куйгач, экшен килеп чыга. 




Туйның дәрәҗәсе нәрсә белән бәяләнә? 

Мәскәүдә бер Азнакай егетенең туен алып бардым. Иң кыйммәтле ресторанда уздырды. «Нигә шундый чыгымнар тотасың?» – дим. «Минем барысы да яхшы булырга тиеш, – диде ул. – Иң яхшы университетта укыдым, яхшы эшкә урнаштым. Туем да яхшы булсын! Бу минем өчен баскыч».  
Бу очракта һәркем аякны юрганына карап суза дию дөрестер. Хәзер дөнья, бердән, шәрыкләшә; икенчедән, Европа стандартларын сайлау да бара. Европада парлар язылыша да, 5-6 кеше ресторанга барып утыра: ашыйлар, теләсәләр – биеп алалар, шуның белән бетте... Ә бездә шул ике вариантның төрле вариацияләре бар. Кемдер Европача кылана: туганнарын туйга чакырмый, әмма шул ук вакытта эчтән азиат булып кала: санаулы гына кунакларын кыйммәтле – дүртәр мең сумлык ресторанга алып бара. Әллә никадәр туганнары, туганнан туганнары белән 700-1000 сумлык меню эшләрлек кафеларда җиде-сигез сәгать бәйрәм итә, аралаша, җырлап-биеп күңел ача алганда... Туган-тумачадан качу кирәме икән? 
Соңгы вакыт яңа тенденция күзәтелә: туйны ясап тормыйлар, никах кына укыталар. Кризис вакытында чыгымнарны киметүнең бер юлы бу. Никах мәҗлесе тыйнак булса да ярый, андый ук затлы күлмәк тә кирәкми, кыйммәтле зал белән дә мактанасы юк, лимузиннар да ял итә, артист чакырмадым дип акланырга да кирәкми. (Артист чакыру дигәннән. Кайсы җырчыларны туйда күрергә теләгәннәрен белергә уйласаң – эстрада артистларының рейтингына күз сал: монда да нәкъ шулай кабатлана. Аннан тамада булмаган артист юк хәзер. Мөгаен, Салават кына йөрмидер. Иң күп соралган тамадалар – Фирдүс Тямаев, Данил Сабиров, Гүзәл Уразовалар. Ә иң кыйммәтле татар тамадалары – җырчы парлар.)
Табынның сыгылып торуы белән дә халыкны шаккаттырып булмый. Берәү дә мәҗлескә ашарга дип кенә килми, аннан күпләр бүген диетада утыра. Кайбер акыллы егетләр – мин аларны шулай дип саныйм – кызлары авылдан икән, туйны районга кайтып ясый. Чөнки Казандагы 3 мең сумлык менюга караганда, әйтик, Балтач кафесындагы 1 мең сумлык меню тәмлерәк тә, мулрак та. Туй үткәрүче, шулай итеп, 200–300 мең сумын янга калдыра ала. Арзанлырак итү юллары тагын да бар: зур коттеджны арендага алып, туй мәҗлесен шунда гына уздырырга яки элеккегечә өйдә генә дә үткәрергә мөмкин. Өйдә әзерләгән ризык тәмлерәк тә була. Арзанлы зал алып, табынны үзе әзерләүчеләр дә бар. Пыяла диварлы зур, биек, заллар күп чыгым сорый:  аларны «тутыру» өчен бай программа, артистлар кирәк. 
Минем клиентларым башлыча мөселманнар, алар исраф итмәскә, кредит алмаска тырыша, шуңа күрә туй дип тә зурдан купмый. Әмма туй, асылда, барыбер әти-әни акчасына ясала. (Бер мисал. Алар яшь чакта үзләренә туй ясый алмаган. Инде менә кызлары үсеп җиткән. «Гомере буе ак күлмәк кия алмаганыма үкенеп яшәдем. Кызымның туен үземнеке кебек үткәрәм. Кияүдән дә акча сорамыйм», – ди әниләре. Кызы каршы төшсә дә, әнисе барыбер үзе теләгәнчә эшләде.) 
  

Үткәннәр – үткәндә калсын  

Нәсел-нәсәбәсендә берәр проблемасы – шкафында скелеты булмаган кеше юктыр. Кемдер уйнаштан туган, кемнеңдер атасы йөргән, анасы эчкән, аерылышкан, кайнанасы белән ызгышып яшәгән... Туй – элеккеге шушы гөнаһлардан арыну, чистару, пакъләнү, үпкә-рәнҗүләрне оныту вакыты да. Туйга әзерләнәбез. Кәләш: «Әнием килмәячәк», – ди. Кыз ислам диненә күчкәннән бирле – ике ел әнисе белән аралашмаган икән. Телефон номерын алып, үзем шалтыратам. «Кемнәрнеңдер кызлары бөтенләй әдәпсез юлда йөри, ә сезнеке алай түгел бит. Аның теләген хөрмәт итегез», – дим. Әнисе килде туйга, табында утырды, яшьләргә хәер-фатихасын бирде.
Яки менә кияүнең әтисе белән әнисе күптән аерылган. Әтиләре туйга яшь хатыны белән килмәкче. Әни кеше мондый чакта бар ихтыяр көчен җыя, баласы хакына ризалаша. Туйда әтисе белән яшь хатынга икесенә бергә сүз бирмәскә тырышабыз, гомумән, яшь хатыны турында әйтмибез. Кайчак егет: «Әти яңа хатыны белән бәхетле, ул апаны яратабыз, без риза, килсен», ди. Кайчак, аерылганнан соң, ике як та тормыш корган була – икесе дә парлап килә. 
Туй – яңа тормышка аяк басу вакыты. Хәзер барысы да башкача булачак. Һәм барысы да син теләгәнчә генә дә түгел. Туйда тамада, сиздермичә генә, яшьләрне шушы үзгәрешләргә әзерли. Туй җыр-биюсез, музыкасыз узса, интеллектуаль уеннар уздырам. Әйтик, тест ясыйм. Тормыш тәҗрибәсе, дини гыйлеме зур булган күркәм бер гаиләне чакырып, алардан имтихан алам. «Бөтен нәрсәдән дә күбрәк кемне яратасыз?» – дип сорыйм. Алар: «Беренчедән – Аллаһы Тәгаләне, икенчедән – пәйгамбәребезне, өченчедән – әти-әнине», – дип җавап бирәләр. Иремне, хатынымны үлеп яратам, дигән сүз әйтмиләр. Шәригатьчә шулай дөрес була. Берәүнең дә үз хатынын әнисеннән күбрәк яратырга хакы юк. Шулай ук беркем ирен үзен тудырган әнисеннән артыграк ярата алмый. Шуңа күрә кияү белән килен туйдан үзләренең ире яки хатыны өчен беренче урында түгел икәнен аңлап китәргә тиеш. Мәхәббәт, кайнар хисләр ярты елга, өч яки ун елга җитәргә мөмкин, аннары аны үзара хөрмәт алыштыра. Туйда кәләшкә: «Иреңнең әнисе бар – ул аны ярата. Син иреңнең үзеңне яратуын теләсәң, аның әнисен яратырга тиешсең», – дим. Кияүгә дә әйтәм: «Теща» дигән сүзне телеңә кертмә: яратасың икән, хатыныңны аның әнисе белән бергә яратырга тиеш буласың», – дим. 
Туйга әзерлек вакытында ике нәсел үзара ярышырга теләгәнен сизсәм, алар белән саубуллашам. Туй: «Безнең як – 150, сезнеке 100 мең генә салды. Безнекен – киленгә, сезнекен кияүгә бирәбез», – дип тәмамлана икән, моның ахыры барыбер матур бетми... Мин, гадәттә, киленнән: «Без бу акчаны әти-әнигә тапшырабыз», – дип әйттерәм. Әти-әнинең алып калырга хакы бар, чөнки туйны, гадәттә, алар ясый.  



«Ә мин болай телим!» 

Кияүгә чыгу, ак күлмәктән туй түрендә утыру турында хыялланмаган кыз бала юктыр ул... Барысы да китапларда язганча булачак дип көтә ул: үзен бары тик принцесса образында күрә, принц – ак атта (ак лимузинда дип укы!) киләчәк, вакыйгалар патша сараенда барачак... Ә чынбарлыкта кияүнең әле фатиры да юк, туй да ашханәдә генә уза, лимузин исә чамасыз кыйммәт тора икән... Тамаданың бурычы – әнә шундый кәләшнең хыялларын бераз «сүндереп», сак кына аны җиргә төшерү. Алай гына түгел, туйга әзерлек барышында аңардан уңган, булган, сак хуҗабикә ясау, «Моны эшләмәсәк тә була, артык чыгымнар чыгармыйк әле», – дип аның үз авызыннан әйттерү. Кәләш туйны үзе өчен дип уйлый. Чынлыкта, туй киленбикә өчен түгел, ә кунаклар өчен ясала. Алар бу мәҗлескә бүләк белән киләләр, шуңа күрә аларның күңелен күрергә кирәк. Табында йөз кунак утыра икән, кәләш анда йөз дә беренче кеше генә. Ул үзенең нәфесен бассын, тыя төшсен. Кунаклар разый калсын – аның иң беренче теләге шул булырга тиеш.

 
 Халык өчен чыгымы аз булган, ә милләт өчен файдалы формат – никахлар әйләнеп кайтты


Кайчак кәләш: «Европадагы кебек туй кирәк миңа», – дип сүз башлый.  Реклама журналыннан күргән икән... «Ярый, әмма шунысы да бар: Германиядә туйлар бик тыйнак, гади үтә, сезгә шундый кирәкме?» – дигәч, ул аптырап кала. 
Авылдан килгән туганнарыннан оялган кәләшләр очрый. «Аларга сүз бирмәскә тырышыгыз», – дип алдан кисәтәләр мине. Килешмим! Туйда һәркем бертигез. Килгән кунакны кимсетергә ярамый. «Мәҗлестә авылдан кунаклар булуы – бу бит дәрәҗә. Димәк, тамырларың тирән!» – дим кәләшкә андый чакта. 


Туй бармый...

Андый хәлләр дә була. Башкортстан татарлары, мишәрләр – дәртле халык, алар җырга да кушыла, уртага сикереп төшеп тә бии. Казаннар, Казан артлары – андый түгел, шуңа күрә аларда мәҗлесләр гел салкын башлана, җаннарын эретер өчен шактый тырышасың. Табиблар табында бик гади була белә, юктан да көләләр. Укытучылар – басынкы, аларны кузгату авыррак. Тик кузгатсаң, туктатырмын димә! Боларның барысына да алдан әзер буласың, туйны оештырганда ук кунакларның ниндирәк булачагын белешәсең. Кемдер: «Безнекеләр артык күңелле кешеләр түгел инде», – дип кисәтә, икенчеләр: «Борчылмагыз, үзләре чыгып җырлаячак», – диләр. 
250 кешелек иң зур туйны Самарада үткәрдем. Әмма табынга күпме кунак җыелуы тамада өчен алай ук мөһим түгел. Кеше күп булганда, котлауларны кыскартам, уеннарны мавыктыргычрак итәм, тәнәфесләрне башкачарак оештырам. Мөселманнарга туйны музыкасыз, җырсыз, биюсез дә үткәрәбез менә.  Андый чакта авыллары тарихын өйрәнеп барам, шул яктан чыккан күренекле кешеләрне искә төшерәм – алар арасына шулай итеп керәм. Татар туенда, гадәттә, бөтен нәрсәне хатын-кыз эшли: җырлый, бии, сүз әйтә, бүләкне тапшыра... Ә мөселман туенда – киресенчә. Хатын-кызлар, гомумән, аерым бүлмәдә утыра, без киленне хәтта күрмибез дә. 


Күчтәнәч

Франциядә һәм Мәгъриб илләрендә «бонбоньерка» дигән әйбер бар. Гламур журналлар аша ул безгә дә килеп җитте инде – конфет яки башка берәр ризыкны матур итеп төреп, һәр кунакка таратып чыгалар. Мин конфет урынына сабын, Казан күренешле магнит яки китап бирергә тәкъдим итәм. Дини кешеләр туенда яшьләргә намаз тәртипләре, йолалар  турында китаплар тараттырам: шул китапны укып, кемдер намаз укырга, һичьюгы берәр дога өйрәнсә, бу туйның савабы, бәрәкәте арта. «Татар ашлары» китабыннан берәр бәлеш пешерергә өйрәнсә – кабат шушы туйны искә төшерә. Мәҗлестән соң «әйбәт булды» дип китү генә аз, аны бер елдан, аннан соң да искә алсыннар. Туйдан алып кайткан шул кечкенә бүләк исә аны хәтерләтеп торсын... Читтән килгән туганнарга Казан белән бәйле берәр сувенир тапшыру шуңа да дөресрәк. 
Һәр туй ахырында торт чыгаралар хәзер. Нинди генә тәмле булса да, күпләрнең алдында ул кагылмаган килеш кала. Ә нигә аны берәр савытка салып кунакларга биреп кенә җибәрмәскә? Бавырсак яки чәкчәк тә салсалар, тагын да әйбәт. Гомумән, туй күчтәнәч белән тәмамланса бик матур. 


Гаиләдә кем баш булачак? 

Яңа оешкан гаиләдә кем баш булачагы туйга әзерләнгәндә үк сизелә, билгеле. Бездә: «Ир – хуҗа, соңгы сүзне ул әйтергә тиеш», дигән караш яши, әлбәттә. Әмма чынбарлыкта бу калып бөтен гаиләләр өчен дә түгел. Кайбер ирләр холкы белән шулкадәр йомыкый – сүзен беркайчан өздереп әйтә алмый. Ә хатыны – паровоз шикелле: юлны ярып гел алда бара. Әмма акыллы хатын иренең икенче рольдә икәнен читләргә ялгыш та күрсәтми!.. Кыз, туй мәшәкатьләрен хәл иткәндә, егете нәрсә әйтә, шуның белән ризалаша икән, киләчәк тормышларында да шулай булачак. Эшлекле егетләрнең кәләшләре, гадәттә, үзләрен шулай тота. 


Катнаш туйлар  

Хәзер калада һәр ике туйның берсе – катнаш дисәм дә, ялгышмам... Яшь парлар икесе дә татар булган очракта да, табынга бер авыз татарча белми торган кунаклар җыелырга мөмкин. Туйны Арчада гына саф татарча алып барган бар. Казан арты районнарында булгалый әле. Мәскәүдә, мәсәлән, туйлар гел русча бара дисәм дә була. Дөрес, аның каруы анда гел татарча җырлыйлар. Кайчак туйны татарча алып барасың, әмма котлаучылар русча гына сөйли. Кунак итеп руслар чакырылган очракта, гадәттә, алар: «Менә нинди була икән татар туе!» – дип, кызыксынып карап утыралар, биюләрдә катнашалар. 
Һәр туй – үзенчә катлаулы. Менә әле әзерләнәбез: егетнең әнисе татар, әтисе рус, ул татарча белми, сөйләшми. Кияү дә татарча аңламый. Туганнар да безнеңчә сөйләшми. Кыз татарча белә, әти-әнисе дә үзебезчә сөйләшә, тик алар Үзбәкстанда яши, туйга килә алмый. Кияүнең әтисе бер фамилиядә, егет – икенчедә: аның үги икәнен мәҗлестәгеләргә сиздерергә ярамый... Ә тамада һәркемнең күңеленә ачкыч табарга, ярарга, үзен яраттырырга тиеш!







 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ЭЧТӘЛЕКЛЕ, КЫЗЫКЛЫ, ФАЙДАЛЫ ЯЗМА. ЗУР РӘХМӘТ!

    Хәзер укыйлар