Логотип
Гореф-гадәт

Хәситә

Идел буе татарларында киң таралган хәситә үзенә бертөрле, үзенчәлекле бизәнү әйбере.  Аның «дәват», «ачкыч бау», «муйтумар», «бөтмәр» дигән атамалары да бар. Казан татарларының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, истәлек язмалар калдырган тарихчылар бизәнү әйберенең бу төрен искәртми калмыйлар. Хәситә — тәңкә тагылган яки буй тукымага вак акча, тәңкә, төймә, кабырчык, асылмалы бизәкләр тезеп тегелгән, катылык өчен эчтән катыргы кертелгән бизәнгеч. Нигез-җирлек итеп алынган тар тукыманы якты — сары, кызгылт-сары, кызыл төсләрдән сайлаганнар. Бәй­ләвече сул җилкә аша махсус каптыргыч белән тыгыз итеп күкрәккә беркетелгән, кайчакта ул каптыргычсыз, тоташ итеп тә эшләнгән. Мондый бизәнү әйберләрен мөселман хатын-кызлары гына түгел, керәшен татарлары да яратып такканнар. Аерма шунда гына, мөселманнар хәситәсенең кечкенә Коръән яки Коръән сүрәләре тыгып йөртү өчен астарак бәләкәй генә кесәсе дә булган. Ә кайчакта гарәп хәрефләре белән язылган догалы тәңкә тагылган. Идел буе халыкларының шундый әйберләргә хирыслыгын XIX гасырда Н. И. Гаген-Торн ассызыклый. Вак акча, тәңкә тагылган бәйләвечләр тагу төркиләргә — чуваш, башкортларга гына түгел, фин-угор халыклары — удмурт, мордва, мариларга да хас.



Кыйммәтле асылташлар куеп, эре көмеш тәңкәләрне бер-берсенә күгән белән тоташтырып эшләнгән затлы хәситәләр — сирәк очрый торган бизәнү әйберләре. Ихтимал, аларны мөселман байлары — югары катлау кешеләренең кызлары, хатыннары гына тагып йөргәннәрдер. Бүтән халыкларда мондый хәситәгә охшаш затлы бизәнү әйберләре очрамый. Иңбаш каешына охшатып эшләнгән бәйләвечләрнең килеп чыгышын тикшеренүчеләр төрлечә фаразлыйлар. Күп­ләр моны төрки халыклар йоласына юрый. Ә фин төркеме — удмурт, мордваларда да мондый бизәнгечләрнең таралуын аларга төркиләр йогынтысы көчле булу белән аңлаталар. Этно­график әдәбиятны тикшеренүчеләр мондый иңбаш бәйләвечләре тагу йоласының таралуын яман күзләрдән саклану максаты белән борынгы халыклар яннарында йөртә торган бөти-догаларны саклар өчен уңайлы булуын да искәртә. Казан татарлары болгар чоры заманнарыннан ук металл Коръән савытларын чылбыр белән йә күкрәккә тагып яки иң аша киеп йөргәннәр. Хәситә Коръән савыты белән бергә төрле тәңкәләрдән тезелгән һәм саклагыч хезмәтен үтәгән дип фаразласак, мөгаен, ялгышмабыз. Сораулар күп, ќавап табу ќиңел эш түгел. Безнең эрага кадәр II-I гасырларда ук алтынланган көмеш медальоннарда сурәтләнгән кулына ук тоткан алиџәнең күкрәгенә бәйләгән бәйләвече хакында Геродот хезмәтләрендә үк искә алына.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар