Логотип
Гореф-гадәт

Гомер туйлары

Киң җәмәгатьчелек татарның олуг мәгърифәтчесе, галим Каюм Насыйриның 190 еллыгын билгеләп уза. Татар халкының тәрбия тәҗрибәсен, педагогикасын һәрьяклап өйрәнгән һәм туплаган галим-мәгърифәтче Каюм Насыйри – халыкны белемле итүдә, аның телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерүдә зур эшләр башкарган шәхес. Аның «Кырык бакча», «Китап-әт-тәрбия», «Кабус-намә», «Әбугалисина кыйссасы» әсәрләре, фольклористикага, төбәк тарихына, татар этнографиясенә караган хезмәтләре бүген дә өстәл китабы булырлык. Укучыларыбызга Каюм Насыйри туплаган йолаларыбызны шул чор телендә кыскартып тәкъдим итәбез. 

Файдаланылган чыганак: Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. 3 нче том. «Йолалар». 241–252 нче битләр.


Бала тумак

Инде бала туар вакыт җиткәч, бер карчык китерәләр. Аны кендек әбисе диләр. Ул әбинең ярдәме белән бала туа. Бала сәламәт тугач, аны бал-май белән авызландыралар. Биләүгә салалар. Туган көнне үк балага ат кушмыйлар, берничә көннән соң кушалар.
 

Балага ат кушмак



Бала тугач, берничә көннән соң балага ат кушмак өчен аш хәзерлиләр: бер көнне билгеләп, тиешле муллаларны вә карендәшләрне вә һәм тиешле кешеләрне, күршеләрне, мәхәлләнең чибәррәк кешеләрен чакыралар. Бу ашны бәби ашы яки бәби мае дип йөртәләр. Шул мәҗлескә тәмам халык җыелып җиткәч, баланы, бер мендәр өстенә салып, мулла алдына китереп куялар. Балага исем бир-гәндә, атасы-анасы үзләре кайсы исемне ихтыяр кыйлса, шул исем белән мулла ат куша. Инде бу заманда күбрәк кеше исемнәре гарәпчә була. Моннан соң мулла, баланың аякларын кыйблага таба куеп вә һәм баланың баш очында аягүрә торып, аның уң ягында азан әйтә вә һәм сул ягында торып камәт (намаз алдыннан аягүрә укыла торган дога – ред.) әйтә, аннан соң баланың йөзенә иелеп, кычкырыбрак әйтә «исме шәрифең фәлән булсын» дип, өч мәртәбә. Моннан соң фатыйха укып, дога кыйлып, баланы алып китәләр. Аннан соң бал-май китерәләр. Һәркем мәҗлестәге кеше үзе теләгәнчә бал-майдан кабып, һәркем хәле кадәренчә акча салалар.
 

Бишек туе

Балага ат кушкач, аны бишеккә салалар. Әүвәл мәртәбә баланы бишеккә салганда бер мәҗлес буладыр – хатыннар мәҗлесе. Моны бишек туе да дип әйтәләр. Бу мәҗлескә хатыннар җыела. Һәркайсы хатын хәле кадәренчә акчадан яки гайре заттан бүләк алып киләләр.


Гакыйка корбаны

Вә дәхи шәригатьтә сөннәт булган бер гадәт бар: бала тугач, җиде көннән соң бер корбан чалалар. Моны гакыйка (яңа туган балага чыга башлаган чәч, төк – ред.) корбаны дип әйтәләр. Ул корбанның тиресен садака итеп бирәләр; итен һәм яртысын садака бирәләр тиешле кешеләргә һәм әбигә. Ул корбанның сөякләрен бер дә ватмыйлар, җекләреннән генә кисәләр. Корбан-ның бер ботын кендек әбисенә бирмәк кирәк, калганын садака бирмәк кирәк. Әмма ул гакыйка корбаны ир бала өчен ике куй, кыз бала өчен бер куй чалмак тиеш.
Бала тугач, берничә көннән соң баланың чәчен китәреп, шул чәч авырлыгы алтын яки көмеш садака бирәләр.

 

Сөннәткә утыртмак

Вә дәхи кайсы кеше, бала тугач, җиденче көндә сөннәткә утырталар. Әмма шәригатьтә җиденче көннән егерме яшенә чаклы мөмкин, мөстәхәб (яхшы табылган эш – ред.). Бу сөннәткә утыртучыны баба дип әйтәләр. Аңа бабалык атадан-бабадан кала килгән булмак кирәк, нәсел буенча. Баба кисә, кечкенә баланы алдына утыртып. Баланың күзен каплый. Бала егъласа, аны көйләп: «Егълама, углым, сиңа кызыл ыштан бирәм, тукта, сиңа ыштан үлчим», – дип, ул арада гамәлен кыйла.


Кыз яучылатмак 

Кыз-хатын арасында бертөрле карчыклар бар, кемдә өйләнәсе егет бар, һәркайсының өйләренә кереп иснәнеп йөри: кемгә кыз кирәк, кемнең кыз бирәсе килә. Әгәр берәүнең өйләнергә нияте барын сизсә, кызлы кешегә барып, бик кечкенә генә сүз сала. Әгәр бирергә ниятләре барын сизсә, янә шул өйләнәсе егеткә барып җитештерә, егетнең атасына-анасына, яки гайре башка карендәшлә-ренә, яки егетнең үзенә. Аннан соң егетнең атасы шул кызның атасына яучы җибәрә кызын сорап. Әмма күб-рәк кызның атасы-анасы яучыны егетнең ата­сына җибә-рә ишарәт белән аңлатып, әгәр кызымны сорасалар, бирер идем, дип. 

Яучы дигәннәре ике өйнең арасында байтак көннәр йөреп ике коданы килештерәдер, мөмкин кадәр берсен-берсенә мактап. Аннан соң вәгъдәләшеп, берничә микъдар мәһәр салып, кызны килешкәч, колак сөенчесе бирәләр, вә һәм туй шартларын шунда сөйләшәләр, ягъни мәһәр күпме, бирнә күпме, егет ягыннан кызга ниләр биреләсе, кыз ягыннан егеткә ниләр биреләсе, вә һәм егет ягындагы кардәшләргә, кем-кемгә бирнә бирәсе, һәммәсен шунда тәгаен кыйлалар.

Аннан соң бер кечкенә генә мәҗлес ясап вә һәм имамны чакырып иҗабы кабул (өйләнешүчеләрнең үзара ризалыгы – ред.) итәләр. Әмма бу никях мәҗлесе түгел. Бу иҗаб кабул мәҗлесеннән соң туй мәҗлесенә чаклы туйга хәзерләнеп берничә көн уза. Туйның кирәген-ярагын хәзерләп бетергәч, туй буласы көннең алдыннан бер көн мөкаддәм өндәү чыгаралар яки записка тараталар. «Фәлән-фәлән углы үтенә фәләненче числода, фәләненче сәгатьтә никях мәҗлесенә рәхим итәсез...» 

Иҗаб кабул мәҗлесе үткәч, берничә көннән туй мәҗлесе буладыр. Туй булмастан борын, егет өендә бер мәҗлес буладыр: хатыннар мәҗлесе. Ул мәҗлескә хатыннар җыелалар, кызга биреләсе бүләкләрне карыйлар. Һәрбер хатын үзенең хәленә күрә ул мәҗлескә бер зат яки акча алып киләдер; кызга биреләсе күлмәкне котлап салалар ситсадан, ефәк затыннан, акчадан. Бу мәҗлестә җыелган нәрсәләр һәммәсе кызга китә.


Туй мәҗлесе

Никяхны кыз өендә укыйлар. Никях буласы көн туй алдыннан бераз элгәре егет өеннән кыз өенә берничә төрле нәрсәләр җибәрелә. Бу көнне кызга җибәрәләр бүләк һәм мәһәргә хисап бер яхшы сандык, яхшы зур көзге, яхшы штуф яки хәтфә, берничә күлмәклек ефәк материя, берничә күлмәклек ситса, шәл, яхшы калпак, читек, башмак вә һәм разный фрукта вә һәм бүләкләр өчен йөзекләр, пәкеләр, вак көзгеләр вә иннек-кершән, вә һәм мәһәргә тәгаен кыйлынган акчаны шул сандыкка салып бикләп җибәрәләр. Вә дәхи җибәрәләр берничә первый сорт күмәч, ярты пот бал, ярты пот май, һәркемнең хәленә һәм мәҗлесенә күрә.
 
Бистә халкы арасында, егетнең тәүфыйгы вә һәм һөнәре яхшы күренсә, мондый егеткә һәркем үзенең кызын бирәсе килеп тора.

Инде егет өендә туйга барырга дип дәхи берничә кешеләр җыела. Мәҗлес була. Егет ягыннан кода булып баралар кыз өенә; һәм бу туйга барасы кодаларга егет өендә берәр төрле аш була. Кыз өенә туйга барасылар әүвәле егет өенә җыела, байтак була, мәҗлесенә күрә. Кыз өендә һәм егет өендә халык җыелып җиткәч, егет өеннән барасы кодаларны алмага кыз ягыннан атлар килә. Кодаларны алмага килгәч, берничә төрле ашны тәнавел кыйлып (авыз итеп – ред.) дога кыйлып, шул атларга утырып кыз өенә китәләр. Кайсы кеше үз аты белән бара. 

Моннан барган кодаларны кыз өенә кабул итәләр: «Хуш киләсез, кодалар!» – дип каршы чыгып торалар. Хәзерләнгән урыннарның яхшырагына егет ягыннан килгән кодаларны утырталар. Халык җыелып тәмам урнашып беткәч, бер догаи фатыйха кыйлалар. Урта гына хәлле кешеләрнең туйларында ун-унбиш табын кеше була. Муллаларны вә голяма җәмәгатен үз алдына бер табын итеп утырталар. Әмма кияүнең атасы яки вәлие (вәкиле – ред.) шул муллалар табынында була. Кияүнең атасын һәм кызның атасын төп кода дип әйтәләр. Шул ике кода муллалар табынында була. Моннан соң мулла кызның атасын яки вәлиен чакы­рып сорый: кызы ничә яшьтә, ни исемле, мәһәр күпме, кызы ризамы, һәм шәригатьчә шулай кирәк. Мулла шәригать­чә бу хосуста кызның атасын яки вәлиен җибәрә кыз катына, ике кеше гуаһ (шаһит – ред.) кушып, кыздан ризалык сорарга. Шул ике гуаһ белән кызның атасы сорый кызыннан: «Кызым, сине фәлән кешегә бирәм, син ризадыр?» Кызы җавап бирә: «Риза».

Ул ике гуаһ ишетеп тора (шәригатьчә шулай тиеш). Әмма мәһәрнең билгеле хисабы юк, һәркемнең хәле кадәренчә. Мәһәр салынадыр йөз тәңкә, ике йөз тәңкә, өч йөз тәңкә һәм моннан артык та була, хәтта биш меңгә чаклы. Мулла, бу эшләрне сорашып бетергәч, никях укый, кычкырып, гарәпчә гыйбадәт белән. Никях мәҗлесендә кияү буласы кеше булмый.
Әгәр карт кеше булса, никях мәҗлесенә үзе бара, гаеп итмиләр.

Кияү ягыннан ата булып утырган кешегә мәҗлестә бер мендәр бирәләр штуфтан, яки бер гайре төрле кыйбатлы материядән, яки яхшы ситсадан, мамыктан. Әмма бу никях мәҗлесендә ата булып утырырга кыз-ның һәм кияүнең атасы булырга тиеш. Инде әгәр аталары булмаса, ага-энесе ата булып утыра...

Туй мәҗлесендә туй ашы ун-унбиш төрле була. Әүвәле бал-май китерәләр, аннан соң гадәти ашларны: пылау, гөбәдия, бәлеш, бөккән яки пилмән, үрдәк бөккәне (әмма туй мәҗлесендә бөккән төбен кисмәк юк, хәтта гаеп итәләр)... Һәркем хәле кадәренчә бераз котлап, подноска акча салып җибәрә. Әмма муллалар вә голяма җәмәгатенә, фәкыйрь-фөкарәгә һәр ике яктан акча өләшәләр. Байларда бу туй өч көнгә чаклы була.
 
Кыз өенә барган кодалар, кечерәк кенә туй булса да, ун-унбиш ат була.
 

Бүләк багу

Бу туйдан соң һәм туй мәҗлесләре тәмам булгач, кияү кыз катына бармас борын, кыз өендә дәхи хатыннар мәҗлесе була. Моны бүләк багу мәҗлесе диләр. Хатын­нар кызга кияү ягыннан килгән нәрсәләрне карыйлар. Хәлләренә күрә, котлап бер нәрсә салалар, бүләк: күлмәк­лек ситса, материя, әдрәс вә һәм акча вә гайре заттан.
 

Кыз куенына кермәк

Бу мәҗлесләр тәмам булганнан соң, кияү кыз куенына керәдер. Бу сүзнең мәгънәсе шул: мөселман татар­ларының гадәтенчә, кияү булган кеше кыз катына бара, кызның өенә. Егет үзенең яхшы кием­нәрен киеп яки бөтенләй баштанаяк яңа кием тектереп кия. Такыя, казаки, чикмән, тун, читек, кәвеш – бары да яңа, бүрек яңа. Гадәттә, кияүләр кыз катына баралар әүвәле мәртәбә кече җомга кич яки дүшәмбе кич.

Кичләрдән бер кичне билгеләп, фәлән кич кияү рәхим итсен, дип, кыз тарафыннан егеткә өндәүче килә. Егетнең дус-ише, агай-энесе җыелалар, кияүне кыз куенына озатып җибәрергә. Ләкин кияү үзенең өеннән үзенең аты бе­лән бармый. Кыз ягыннан килеп алалар кияүне бик зур тәкәллефләр белән, пар ат белән, һәйбәт экипажлар белән.
 

Кияү кертмәк

Инде бу кыз тарафында бик нәфис итеп кияүне кунак итәр өчен бер бүлмәне хәзерлиләр, бик нәфис итеп җыялар, һәрбер өстәлгә көмеш шәмдәлләр белән икешәр шәм яндырып куялар, өйне һәйбәт нәфис хуш ис белән исләндерәләр. Шулкадәр нәфис итеп җыялар, кисәктән барып керсәң, оҗмах микән диярсең.

Кич булгач, кияүне алмага җибәрәләр. Кияү өчен хәзерләнгән кыз бүлмәсенең ишеге төбендә бер-ике бала тора. Бу балалар монда тормакны ишек бавы басмак дип әйтәләр. Кияү булып килгән егет ул балаларга акча бирә, хәленә күрә. Ул кияү яучы хатын белән анда керә. Кияү белән кыз күрешә дә, кызның кулына акча сала, моны күренеш, диләр. Бирелгән акчаны яки затны күренеш акчасы диерләр. Аннан соң кияү белән кызга аш китерәләр. Әүвәле бергә утырып ашыйлар. Анда икесеннән башка кеше булмый. Иң әүвәле бал-май китерәләр. Кияү бал-май табагына акча салып җибәрә. Аннан соң ашны ашап, чәй эчеп булгач, кияү белән кыз, бераз утыралармы-юкмы, ятарга хәзерләнәләр...

Иртә белән кияү өчен мунча ягалар. Кияү кыз белән мунчага китә. Түшәккә янә акча салып китә; моны түшәк акчасы дип әйтәләр. Ул акча түшәк җәючеләргә була. Кияү мунчадан чыкканда мунчага акча калдырып чыга; моны мунча акчасы дип әйтәләр. Бу акча мунча ягучыга була. Кияү, шул рәвешчә, кыз катына әүвәле мәртәбә кергәндә дүрт кич куна тоташ... Атасына-анасына күрешергә кайтканда, кыз катыннан алып кайта әүвәле үзенә бүләк: яхшы такыя, сәгать, яхшы чикмән, күлмәк-ыштан, аякчулар яхшы бүздән чигеп ясаган.

Бу нәрсәләрне тәмам баштанаяк киенеп кайта. Вә дәхи кияүнең ата-анасына һәм агай-энесенә, кардәшләренә бирнә; бу бирнә дигәннәре кыз ягыннан бирелә торган бүләктер. Ул кыз ягыннан бирелә торган нәрсәләр барчасы күлмәк була: хатын-кызга булса, яхшы ситсадан яки ефәк материядән, ирләргә һәм күлмәк яхшы бүздән, ситсадан, полотнодан вә дәхи карчыграк хатыннарга өрпәк бирәләр. Вә һәм кияү кыз катыннан как-төш алып кайта. Как-төш дигәннәре шулдыр: миндаль төшен шикәр белән, бал белән катырып, бер подноска ясыйлар, өстенә төрле конфет сибәләр, аның өстенә как җәеп, бер подноска куеп җибәрәләр. Уртарак хәлле кешеләр как-төшне камырдан ясыйлар: бавырсакны бал белән катыралар. Кияү кыз катына кереп чыккач, дус-ишен, күрше-коланын, мәхәллә халкын һәм муллаларны җыеп, бер мәҗлес ясый. Бу мәҗлесне как-төш мәҗлесе дип әйтәләр.
 

Килен төшермәк

...Байтак кияүләп йөргәч, кияү кызны үзенең өенә бөтенләй алып килә. Моны килен төшерү диләр. Егет өендә килен төшергән җиргә дип мәҗлес ясыйлар – хатыннар мәҗлесе. Килен төшергәндә кыз артыннан байтак нәрсәләр килә; мамык түшәк, мамык ястык, дүрт муен мендәре, яхшы ситса яки ефәк юрган, чыбылдык, чаршау, кызның үзенә тиешле затлар, самовар, ике комган, җиз ләгән, зур ике поднос, ике дюжина чынаяк, бал кашыгы көмештән, берничә эскәтер, берничә сөлге. Кыз үзенә тиешле нәрсәләрне атасының өендә бер дә калдырмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызык.рәхмәт.дәвамын көтәбез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мәктәп дәресләрендә файдаланырлык!Олимпиадага ,конференциягә әзерләнгәндә кулландык.Зур ихтирам белән,Сиринә Марс кызы Хәмидуллина

      • аватар Без имени

        0

        0

        тизрәк ахырын беләсе килә. рәхмәт!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ҙур рәхмәт! Йолаларҙы тергеҙеү эшендә бик кәрәкле, фәһемле материал!

          • аватар Без имени

            0

            0

            РЭХМЭТ! БЕЛЕП ТОРУ МЭСЛИХЭТ!!!

            Хәзер укыйлар