Бу юлы гибискус, шеффлера һәм азалияне үстерү турында сөйләшербез.
Азалия – нәзберек гөл. Аңа әчелеге югары булган туфрак кирәк, шуның өчен туфракның азалияләр яки рододендроннар өчен махсус әзерләнгәнен сатып алырга туры килә. Кояш нуры туры төшмәгән якты урынны ярата. Аз гына күләгәле урында да үстерергә мөмкин, ләкин чәчәк бөреләре яралганда (көзге якка туры килә) һәм чәчәк атканда (кыш айлары) ясалма яктыртырга туры киләчәк. Салкынча температурада гына яхшы үсә. Чәчәк атканчы температура 15–18 градус, ә чәчәк атканда 10–12 градус җылы булса әйбәт. Җәй көне 20 градуска кадәрге җылыны да кичерә ала, ләкин чәчәк бөреләрен коярга мөмкин. Җәй көне аны көнбатыш яки төньяк тарафка караган балконга чыгара аласыз. Һаваның дымлылыгына таләпчән. Дымлылыкны арттыру өчен, янына сулы савыт куярга була. Азалияне үстергәндә тагын бер кыенлык – суны дөрес сибү. Туфрак дымлы булырга тиеш, әмма артык дым тамырларына зарарлы. Сугарганнан соң, тәлинкәгә агып төшкән суны шунда ук түгәргә кирәк. Җәйге челләдә яки туфрагы артык кибеп китсә, гөлегезне салкынча сулы табакка утыртып тора аласыз. Шәһәр җирендә краннан килгән су азалияләр өчен яраксыз, анда хлор һәм известь бар, моны да истә тоту зарур. Ун көнгә бер тапкыр суга берничә тамчы лимон суты тамызып сибү, туфракның әчелеген арттыра, чәчәк атуны яхшырта. Чәчәк атканда атнага бер калий һәм фосфорлы ашламалар белән ашлау таләп ителә. Әгәр чәчәк бөреләре әле ачылмаган булса, аза-лияне сатып алу белән башка савытка утырту яхшы. Бөреләре ачылса, чәчәк атып бетергәнен көтәргә туры килә. Күчергәндә савытның саерагын һәм калын стеналысын сайларга кирәк. Аны яшь тармакларны тамырландырып үрчетәләр. Вакытында кисеп, формалаштырып торуны таләп итә.
Гибискусны икенче төрле Кытай розасы дип йөртәләр. Аның чәчәк атканын сабырлар гына күрә ала, чөнки ул озак үсә. Тропик үсемлек буларак, яктылыкка, суга һәм һаваның дымлылыгына таләпчән. Өйдә үстерергә уйласагыз, көнчыгышка яки көнбатышка караган якты тәрәзә төпләрен сайлагыз. Көндез туры төшкән кояш нурлары яфракларын һәм чәчәкләрен көйдерергә мөмкин. Яктылык җитәрлек булмаганда ясалма яктыртырга туры киләчәк. Бу гөл артык эссене өнәми, 20–22 градус җылылыкта яхшырак үсә. Кышын температура 15–18 градус җылы булса кулай. Гибискуска җәен һәм язын суны мул һәм еш сибәләр. Сугарганчы, туфракның өске өлеше кибеп өлгерергә тиеш. Кышын исә туфрагының өске өлеше кипкәннән соң да ике-өч көн көтәргә кирәк. Һаваның дымлылыгы югары булганны яратканлыктан, яф-ракларына әледән-әле су бөркеп торалар. Ләкин суны чәчәк бөреләренә тидермәскә тырышыгыз, югыйсә таплар барлыкка килүе бар. Чәчәк атучы башка гөлләр кебек үк, ул да даими тукландыруга мохтаҗ. Язын составында азот, тимер һәм бакыр булган ашлама куллансалар, чәчәк аткан чорда фосфор һәм калий кирәк. Гадәттә ашлауны айга ике тапкыр башкаралар. Чәчәк бөреләренең яшь сабакларда гына формалашуын истә тотып, яз көне карт ботакларны кыскартып кисәләр. Чәчәк атып бетергәннән соң ботак очларын кыскартып кисү дә әһәмиятле. Яшь гөлне – ел саен, ә карт-ракларын ике-өч елга бер күчереп утырталар. Зур гөлләрне күчермиләр, туфрагының өске ягын гына алыштыралар. Һәр күчергәндә чүлмәкнең бераз зуррагын сайлыйлар, ләкин кечкенә гөлне зур савытка утыртмагыз: ул бар көчен тамыр үстерүгә сарыф итәчәк. Гибискусның тагын бер үзенчәлеге – урын алыштырганны яратмый.
Шеффлераны зур чүлмәкләрдә агач кебек үстерәләр. Өй шартларында 2,5 метрга кадәр үсә ала ул. Яфрак-ларының җилпәзә сыман үзенчәлекле формасына күрә, аны зонтик-агач дип тә йөртәләр. Бу гөлнең сабаклары бик нәфис, терәү булмаса, сынып китәргә мөмкин. Бер чүлмәккә берничә кечерәк гөл утыртканда аеруча матур күренә. Соңыннан аларның сабакларын үзара үреп куярга да була.
Шеффлера якты урынны ярата, көньяк тәрәзәгә якын урында әйбәт үсә. Температурага талымлы түгел, бүлмә шартларында үзен яхшы хис итә. Бары үтәли җилдән һәм температураның кисәк уйнавыннан гына сакларга кирәк, югыйсә яфракларын коя башлавы бар. Һаваның дымлылыгына таләпчән булмаса да, ара-тирә су бөркеп торсаң, яфракларының төсе тагын да җетеләнеп китә. Суны чама белән, туфрагы кипкәннән-кипкәнгә генә сибәләр. Туфрагында артык дымны ул авыр кичерә, суны да тондырып кына сибәргә кирәк, йомшак һәм җылы су ярата. Гөлне яздан көзгә кадәр атнага ике тапкыр универсаль ашлама белән тукландыралар. Кышын аның тынлык чоры, бу чакта ашларга кирәкми. Ябалдашларын куерту өчен, язын шеффлераның очларын кыскарталар, төптән чыккан яңа тармакларын өзәләр. Шул рәвешле аны җыйнак кына агач рәвешендә үстерергә мөмкин. Ел саен кисмичә, берничә елга бер тапкыр 30–40 сантиметрга кыскартырга да була. Шеффлераны үрчетүе авыр түгел, яшь тармагыннан да, төптән чыккан үсентеләрдән дә үстереп була аны.
Фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк