Якты моң

Рәссам Ирек Мусин картиналарындагы образлар – табигать балалары. Табигать белән гармониядә яшәүче ул кешеләргә карап яшәү дәрте арткандай була, аларның күзләрендәге якты моң табигать-ананың якты сагышы белән бер дулкынга көйләнгән.
Төсләр дә үзенә бер моң көйли кебек. Кайберләреннән бәллү көе ишетелә, кайберсе думбыра авазлары белән үзенә чакырып ала. Бәгъзеләре моңлы саз кебек күңелнең иң нечкә кылларын тарткалап кала... «Нәкъ безнеңчә, матур, милли көй» диясе килә бу картиналар яныннан узганда. Төрки тамырлар турындагы тарихи хәтерне дә яңартып җибәрә алар. Киң далалар, ирек хисе, ирекле җил, җил белән узышып чабучы юртаклар, ат өстендәге курку белмәс яугир җайдаклар, нечкә билле сылу кызлар... Үз халкыңны, аның тарихын, рухи һәм матди мәдәниятен, гореф-гадәтләрен эчке бер тоемлау белән яратыр өчен читтә, башка милләт вәкилләре арасында туып үсәргә кирәк булгандыр Ирек Мусинга. Казахстанның Петропавловск шәһәрендә канат ярган егет 1991 елда Чаллының сәнгать училищесын тәмамлый һәм Казанда яшәп кала. «Татар халкын милләт буларак кына түгел, ә үз кавемем, үз тамырым итеп яраттыра алган, аның тарихы, бүгенгесе белән горурланырга өйрәткән әтием Рәшит Шәех улы белән әнием Фәния Госман кызына рәхмәтлемен. Мин хәзер Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Төбәкләрдә, республикада оештырылган күргәзмәләрдә даими катнашып киләм. Күргәзмәләрне тамаша кылырга килгән кешеләр иҗатымда милли төсмерләрне аерып билгели. Бу исә иҗатчы белән сәнгать сөюче арасындагы диалогны аңлата. Димәк, без бер-беребез белән шушы телдә аңлашабыз. Иҗат кешесе өчен тагын ни кирәк?» – ди рәссам.
Ирек Мусин – хәзерге заман сәнгате халыкара конкурсларында җиңүләр яулаган, сынлы сәнгатьне яратучы зыялылар арасында шактый танылган рәссам. Аның эшләре Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана. Күңелләргә якты моң сала торган рәссамга киләчәктә дә илһамлы иҗат бәхете телик!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.