Әсәрләрдә – күңел җылысы

Милли сәнгатебез хәзинәләрен үзенчәлекле иҗади табышлары белән баеткан хатын-кыз рәссамнарыбыз Гайшә Рахманкулова, Рада Нигъмәтуллина һәм Рушания Якупова иҗаты күпкырлы, төрле һәм һәркайсы энҗе бөртекләре сыман затлы, кабатланмас, кызыклы.
Атказанган сәнгать эшлеклесе Рушания Якупованың сиксән яшьлек юбилеена багышлап, Казан Кремлендәге «Хәзинә» Милли сәнгать галереясы залларында оештырылган күргәзмәсе рәссам иҗатының үзенчәлеген — табигатьне, ел фасылларына һәрчак яшьләрчә сокланып, аның тылсымлы һәм гүзәл күренешләрен яңача, камил итеп ача белүен янәдән раслый. Күргәзмәдәге иҗат җимешләре 1990-2000 елларда иҗат ителгән икәнлеге күрсәтелсә дә, алардан ташып торган дәрт, көч-куәт, хис, садәлек-сафлык тамашачыны һәрчак әсир итә.Рушания ханымның иҗади язмышы катлаулы да, бәхетле дә. Балачактан иҗат мохитендә үсүе аны сәнгать дөньясына тартып кертә: кыз Оренбург өлкәсендәге Кызыл Мәчет авылында зәркәнче оста Мостафа ага гаиләсендә туа. Абыйсы Байназар Әлминев — танылган рәссам-график, татар халык әкиятләренә сурәт-рәсемнәр ясау белән мавыга. Рушания исә Дулев һөнәр-сәнгать училищесында фарфорга сурәт төшерү бүлегендә укый, аннан Казанда сәнгать училищесында укып, осталыгын чарлый.
Бүгенге көндә Рушания Якупова үзенә генә хас, башкалардан аермалы язу манерасына ия булган, өлгергән оста. Артта — олы тормыш юлы, академик, СССРның халык рәссамы Харис Якупов белән кулга-кул тотынышып үткән гомер. Аларның уллары — Фәрит белән әнвәр Якуповлар да талантлы рәссам булып танылды. Шулай да аның иҗат ялкыны зур гаилә мәшәкатьләренә күмелеп сүнмәде, һәрчак дөрләп янмаса да, көч җыйды, якты төсмерләр белән баеп, яңа яңгыраш алды, өлгерде. Рушания Якупова дөньяны үзенчә күрә, хис-тәэссоратларын сурәтли белә. Гап-гади әйберләрне — чәчәкле натюрмортның якты төсләрен, җиләк-җимешне сусыл, тере, тәмле итеп күз алдына бастыру рәссамнан зур осталык һәм күңел байлыгы, иҗади хыял таләп итә.
Яраткан жанры — натюрмортта төсләрнең чисталыгы һәм яңгырашы образның күтәренке рухы белән яраша. Иҗатының тагын бер үзенчәлеге — ачыклык, рухи бердәмлек, оптимизм — яктыга тартылу бербөтенгә әйләнә. Рәссам үз стилен, язу манерасын тапкан, сюжет кору осталыгына ирешкән. Тыштан ул үзгәрешсез тоела, әмма һәр әсәрдә үсеш, авторның хис-тойгылары белән бәйләнеш тоемлана. Хатын-кызга хас йомшаклык, мөлаемлык гүя ул җан өргән чәчәк бәйләмнәренә, татар сөлгесе, самовар белән бизәлгән натюрмортларга да күчә. Ихлас ярату белән нәкышләнгән һәр бизәк гади яшәешнең матурлыгын күрергә әйди сыман.
Рушания Якупова әсәрләре кырык елдан артык Бөтенсоюз, зона, республика күргәзмәләрен бизи. Татарстан Дәүләт музее, АКШ һәм Европа илләре коллекционерларының шәхси тупланмаларында саклана торган, күңел җылысы
сеңгән сурәт-картиналары үзенчәлекле рәссам иҗатының үлемсезлеген раслый.
«Сөембикә», № 10, 2008.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.