Светлана шешә җыя. Юк, ул йортсыз-җирсез сукбай да, үзенә дәрәҗәлерәк һөнәр таба алмаган мескен дә түгел.
Светлана Шәвәлиева – химик. Бөтен дөньяда атаклы Казан дәүләт университетының химия факультетын тәмамлап, бүгенге көндә Казан дәүләт техник университетында укыта, химия фәннәре кандидаты, доцент. Химик буларак, пыяла шешәнең кыйммәтен дә, табигатькә салган зыянын да бик яхшы аңлый ул. Пыяланы эретү өчен – 800, ә эретеп ябыштыру өчен 1500 градус җылылык кирәк.
Димәк, шешә ясаганда бик күп энергия сарыф ителә. Шуңа күрә алга киткән илләрдә бер кулланылган пыяла савытларны кабат файдаланалар. Ә бездә, киресенчә, үткән елның җәендә пыяла савытларны икенче тапкыр файдалануны тыйган закон гамәлгә керде. Димәк, алар, суда, туфракта селте микъдарын арттырып, анда-санда аунап ятачак. Ә пыяланың таркалу вакыты билгесез, чөнки ул мәңгелек. Мисырда, мәсәлән, 5 мең ел җир катламында ятып та таркалмаган пыяла әйберләр табылган.
Әмма бөтен химиклар да шешә җыймыйдыр, мөгаен. Светлананы сәнгать шешә җыяр хәлгә китергән. Бервакыт галимә күренекле рәссам Миләүшә Нуруллинаның осталык дәресенә эләгә. Шуннан картиналар яза башлый. Аннары «Татарстан Республикасының ял көне рәссамнары» җәмгыятен оештырып җибәрә. Рәссам Наталья Сафиуллина белән таныша. Бергәләп күргәзмәләр оештыралар. Татарстан сынлы сәнгать музее каршындагы студиядә теләгән һәркем Наталья Сафиуллина ярдәмендә рәсем ясарга өйрәнә ала. Монда рәссамнар Рәшит Госманов, Булат Гыйльванов, Әнвәр Сәйфетдинов, Оксана Кравченко да үз осталыклары белән уртаклашканнары бар.
Бервакыт Наталья Сафиуллина Светлананы фьюзинг белән кызыктыра башлый. Фьюзинг ул – төсле пыяладан эретеп төрле әйберләр ясау. Химиягә гашыйк Светланага бу тәкъдим бик ошый. Безгә пыяла сәнгатен үстермәү Ходай биргән сәләтне җиргә күмүгә бәрабәр, чөнки татарлар XI гасырда ук инде таш йортларга пыяла тәрәзәләр куйган. Гомумән, Болгарда, Биләрдә пыяла савыт ватыклары, пыяла сәйләннәр һаман табыла тора. Шуннан Светлана һәм Наталья «Пыяла әйберләр ясау Болгар традициясен фьюзинг нигезендә яңарту» проектын күтәреп чыга һәм дәүләт гранты ота. Грант акчасына пыяла эретү өчен мич һәм махсус кораллар сатып ала. Хәзер остаханәләрдәге витраж, декоратив паннолар, сәгатьләр, алка, беләзек, муенсалар матурлыгыннан күзләр камаша.
Белүебезчә, Италиядә пыяла сәнгате нык алга киткән. Анда туристларның күз алдында пыяладан берәр сувенир өреп бирәләр икән. Светлана Миңневәгыйз кызының да хыялы – туристлар өчен һәрвакыт ачык үз остаханәсе дә, үз кибете дә булган ижат итү йорты ачу, анда башка пыяла осталарын да чакыру. «Пыяла йорт хуҗасы күршесенә таш атмас», дип, фикерен халык сүзе белән куәтләде Светлана ханым.
Комментарий юк