Күңел күзе белән кара...

Күзләреңне ачма... Күңел күзең белән кара... Өн белән төш чигендәге тормыш эчке «мин»нең чагылышы кебек – менә шушы кыска гына мизгелдә син үз-үзең булып каласың яисә киресенчә: моңсу Клоун кызга, хәйләкәр Су анасына, иркә Принцессага, горур Кол сылуга, шук Укучы кызга әвереләсең.
Казан рәссамы Светлана Ибраһимованың иҗаты, хатын-кызларга хас булганча, эчке хисләр ташкынының балансы кебек. Ә иҗади принцибы – булмаган һәм була да алмаган Гармониягә омтылу. Шуңа күрә дә аның героинялары күп очракта күзләрен йомган хәлдә булыр – куе керфекләр белән киртәләнгән эчке дөнья, һәрвакыт диярлек, үзеңне чолгап алган тирәлеккә караганда чынрак һәм җетерәк күренә бит... Күзеңне ачканга кадәр, бәхетне сиземләү тойгысы да чынбарлык булып тоела. Йокы-хыялда исә тарихка күчкән гасырлардагы ханымнар патшалык итә («Чайка» спектакленә ясалган костюмнар эскизлары), үзләренең гамьсез-рәхәт дөньясы буйлап авыл балалары чабыша (татар шагыйрьләре иҗатына иллюстрацияләр).
Балалар китапларын бизәү Светлана Ибраһимова иҗатында аерым тема булып тора. Аның акварель белән ясалган өрфиядәй, җиңел, нәфис рәсемнәре Ләбиб Лерон, Айдар Хәлим, Марсель Галиев, Газинур Морат, Хәкимҗан Халиков һәм башка бик күп авторларның китапларында урын алган. Балалар әдәбияты өлкәсендә иҗат итү җиңел дә, авыр да. Җиңел – чөнки катлаулы метафоралар, психологик образлар тудырасы юк. Балалар дөньясы чуар, юмарт, самими. Авыр ягы шул – балалар нәни генә «күз буяу»ны да кабул итә алмый. Полиграфия гаебе белән рәсемдәге таң сызылуы шәфәкъка әверелгәндә яисә алсу йөзле авыл малайлары күгәргән йөзле йолкышлар кыяфәтенә кергәндә рәссам чын-чынлап хәсрәткә бата.
Хатын-кыз. Иҗат. Ә мәхәббәт кайда? Тамашачыда, бәлки, менә шундый сорау туар. Мәхәббәт ул һәр җирдә – модерн стилендәге арт-эскизлар, «Зәңгәр шәл» темасына, Тукай шигъриятенә карата офортлар иҗат итүгә этәргеч биргән Мәскәү астындагы иҗат йортына сәяхәттә дә; җанга газиз әни фатирында да; үзе үк сәнгати мираж булган ерак-ерак Венециядә дә. Һәм үзен якында гына сиздереп торган бәхетнең чынга ашасына ихластан ышануда да. Бары тик күзләрне генә ачасы... Бары тик йөрәгең белән генә багасы...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.