Бизәкле тормыш

Һәр милләтнең тарихи формалашкан, еш кулланган, сөйгән төсләре була.
Балачагым туры килгән 50 нче еллар башында авылда әле милли төсмер бетмәгән, әби-апалар элеккечә чын татарча киенәләр, чигелгән әйберләр өстенлек итә иде. Менә шул милли мохиттә, милли төсләр әйләнәсендә үсү балачактан ук аңыма тәэсир иткәндер, күрәсең. Соңрак, каллиграфия сәнгате белән чын-чынлап шөгыльләнә башлагач, милли төсмерле булуны мин аңлы рәвештә максат итеп куйдым.
Халкым кебек үк мин дә ачык, якты, җете, капма-каршы төсләрне яратам. Төсләрнең күбесе табигатьнең үзеннән алынган, һәрбер төснең эчтәлеге, символы, чагыштыру объекты бар.
Зәңгәр һәм күк безнең төркиләрнең борын-борыннан яраткан төсе. Ул — иксез-чиксез һава, күк төсе, иркенлек һәм мәңгелек билгесе.
Яшел — үлән-чирәмнәр, уҗымнар, урманнар, болыннар төсе, тормыш һәм яшәү, яшәрү-яңару билгесе. Бу төскә карап күзләр иркәләнә, ял итә, күңелләр тынычлана.
Кызыл төс — кызарып, алсуланып аткан таң һәм кичке шәфәкъ төсе, гөл-чәчәкләр һәм җиләкләр төсе; җитлеккәнлек, өлгергәнлек билгесе, күзгә ачык бәрелә һәм әсәрләндерә торган бәйрәмчә төс.
Сары — кояш һәм айның төсе, кояштан нур алган тузганаклар, көнбагышлар һәм исәпсез-сансыз күп чәчәкләрнең төсе, зиннәт һәм затлылык, байлык билгесе. Сары төс янәшәсендә булган кызыл да, зәңгәр дә, яшел дә бөтенләй башкача булып, нурланып, баеп, куәтләнеп китә.
Ак төс исә барлык төсләрнең патшасы, ак болытлар, кар һәм сөт төсе, язгы беренче чәчәкләр төсе; арулык, чисталык, сафлык билгесе. Ак төс теләсә нинди башка төс белән бик яхшы яраша, башка төсне ачып, яктыртып җибәрә.
Шулай итеп, минем төсләр гаммасы, төсләр палитрасы халкым тормышыннан, борынгыдан килгән гореф-гадәтләреннән, табигатьтән алынган, алар милли зәвыкка ярашып тора.
Әсәрләремә хас икенче билге — бизәк-орнаментларны мул куллану. Борын-борыннан халкым тормышын, көнкүрешен, гамәли кулланылыштагы әйберләрен матурларга, бизәргә яраткан, буш урынны сөймәгән, бизәк белән тутырган. Татарның кабер ташына кадәр бизәкле! Төсләр кебек үк бизәкләр дә табигатьнең үзеннән алынганнар. Татар үзен чолгап алган дөньядагы, табигатьтәге матурлыкны үзенең кечкенә дөньясына — өй эченә, кул астындагы әйберләргә күчергән. Табигатьнең күп бизәкләре җуелган салкын, кырыс кыш көне дә татар өенең эче җәйге ямьле, чәчәкле болынны, җиләкле урман аланын хәтерләтә иде.
Халкыма хас шул гүзәл, бай бизәкләрне шәмаилләремдә яратып, иркен кулланам. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорыннан калган, археологик казылмаларда килеп чыккан бизәкләрне кертеп җибәрәм, шулар нигезендә, шулар рухында яңа бизәкләр иҗат итәм.
Шунысы куанычлы: мин әйләнешкә кертеп җибәргән ул бизәк-ләр башкаларга да ошый, аларны башка рәссамнар, дизайнерлар күреп алып, төрле өлкәләрдә куллана башлый, шулай итеп, онытылган борынгы байлык халыкның үзенә яңадан әйләнеп кайта, аның зәвыгын тәрбияли.
Әгәр мин үз иҗатымда халкым яраткан төсләрне, бизәкләрне элекке матурлыгы, байлыгы белән кире кайтарам икән, яңа төсмерләр белән баетам икән һәм бу үземә ошый икән — менә шул миңа иҗат ләззәте бирә, тормышымны мәгънәле итә.
«Сөембикә» журналы, №7, 2008

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.