Логотип
Рәссам сәхифәсе

Аның зәңгәр мәмләкәтендә...

Иртәдән яңгыр койды. 12дә очрашырга сүз куешкан идек. Кремльдә. Аның киндерләре вакытлыча яшәгән «Хәзинә» галереясендә. Әйтәм ич, иртәдән үк яңгыр койды. Ә мин - зонтиксыз. Юк, онытып калдырганга түгел. Зонтиклар белән арамны бөтенләй өзгәнгә. Казан урамнары буйлап шул яңгырны үземә сеңдереп чапты-ы-ым! Шундый куе иде ул яңгыр, сутлы. Акварель булып кына сибәли башлады да, акрынлап җете, үзле майлы буяуларга әверелде. Төсе - күгелҗем-яшелдән башлап алтынсу-кызылга кадәр... Урыны-урыны белән коңгырт-караңгы... 

Мин әле бу Яңгырның аңа сукмак икәнен ваемларга өлгермәдем. Барып кердем галереяга. Артымнан ук ул килеп керде. Аны башта яңгырга манылганга гына шундыйдыр дип уйлап куйдым. Ияртеп кергәндер аның төсен, дип. Баскычлардан өскә атладык. Залларга уздык. Тирә-яктагы картиналар телгә килде, чакыра, өнди башлады. Юк! Карамыйм!.. Мин аның мәмләкәтенә килдем бит. Һәм менә чик сызыгы - ишек. Атлап керүгә, түрдән күзгә зәңгәр нур сирпелде. Түрдә - «Җиде кыз» картинасы. Янәшәдә генә - «Әйлән-бәйлән». Легендалардан киндергә күчкән төрки сылулар башта җирәнсу-кызгылт җир яссылыгында тымызык бию бииләр дә, аннан зәңгәрсу нурга төренеп, кулларын канат итеп, югарыдан агылган ап-ак яктылыкка таба агылалар. Сеңеп бетәләр шунда. «Бу - минем хәзерге халәтем», - ди Алсу апа. - Әйе, алар өрфиядәй. Киемнәре дә, үзләре дә... Мин һәр детальне, әйтик, чулпыларны, орнаментны җентекләп язу тарафдары түгел, алай яза торган рәссамнар да бар бездә. Аларны бик хөрмәт итәм, әмма үзем күбрәк хәрәкәтне, җан талпынышын сурәтләүне якынрак күрәм. Детальләрне курчакларыма калдырам...» Бу абстракциягә юлмы? Исеме ничек хәзерге бу халәтенең? Хәер, атарга кирәкме икән аны... 

Уңгарак авышам - анда җәйге Казан сурәте. Җылы ләйсән яңгыр, күрәмсең, сибәләр-сибәләмәс кенә кагылып узган шәһәргә. Казансуның киндергә эләгеп калган читендә - салават күперенең бер очы. Караш - югарыдан. Түбәдәнме, дип уйлыйм да, читкәрәк китеп торып, яңадан әйләнеп кайтам киндер каршына. Юк, түбәдән дә, балконнан да түгел. Өстән. Кош биеклегеннәндер, бәлки? Һәр деталь конкрет монда, таныш. Әнә, рельслардан трамвай җилдерә, яшел машина каядыр юл тота, тротуар буйлап кулына чүпрәк букча элгән татар әбисе атлый, тәрәзәләр узган-барганнарга бага, бер йортның диварына сәпит сөяп куелган. Шул сәпит мине үзенә ымсындыра, мин аңа атланып, салават күперенә тоташып диярлек утырган мәчеткә таба җилдерәм. Коенам Казанның мин белмәгән җәйге бер көненә. Вакытны кирегә борам. Аннан кайтам да сәпитне җай гына үз урынына сөяп куям. Чыгам. 

«Миндә иске Казан сурәтләре күп инде ул...» - Алсу апаның тавышы мине 30нчы августка, «Хәзинә» галереясенә кайтара. Мин аңа ияреп сул стенага киләм. Шунда ук каршыма кешеләрнең шатлыгын да, сөенечен дә сеңдергән, вакытның кары-яңгырыннан караңгыланган, муртайган, кыйшаеп барган иске агач йорт килеп баса. «Ул хәзер инде юк», - ди Алсу апа һәм йортның ике тәрәзенә төртеп күрсәтә. Монда аның дуслары яшәгән кайчандыр. - Вахитов мәйданына төшкәндә үтә идем гел яныннан...» - ди. Йортның янәшәсендә генә «Казанда болытлы» картинасы. Иске Казанның тагын бер кыйпылчыгы.

Аннан без Шүрәлеләргә килеп төртеләбез. Миңа аларның шаянлыгы ошый. Җиңеллеге. Алар бер дә усал түгелләрдер кебек. Аларның дөньясы - аслы-өсле. Үзләре тоташып киткән агачлар кебек үк учарлы. Кешеләрнең сукмаклары янәшәдән генә уза. Алар дөньясы белән безнең дөнья бер-берсенә тиеп-тиеп кенә үтәдер сыман. Һәркайсыбыз үз юллары буйлап йөри. Ә менә уяу күзләрен күргәзмәгә килгән кешеләргә керфек тә селкетми төбәп утырган ябалаклар - Шүрәлеләр ягындарак. Алар куе зәңгәр, караңгы зәңгәр патшалыкта. Безнең «Кара урман»мы бу? Менә бахбаен җигеп бер авыл агасы авыл урамы буйлап бара. Дөньяның зәңгәр, урманлы ягыннан мут, наян карашы белән аңа агачлар һәм Шүрәле бага... 

«Кайчан да булса Шүрәлеләрне төшерермен дип башыма да китермәдем, - дип көлә рәссам. - Әмма андый уй бер йөгереп узды. Без студент чакта төрле рәссамнар киләләр иде дәресләргә, тарихчылар... Бездә Шүрәлеләрне чагыштырмача аз төшерүләре турында сөйләделәр. Нигә әле Шүрәле Байназар Әлменов төшергәнчә, типик рәвештә генә күзалланырга тиеш, дигән сүз яңгырады шунда. Һәм мин уйлап куйдым: кайчан да булса, бәлки, төшерермен мин аны, әмма ул бөтенләй башка булыр, дип. Һәм менә бит, язмыш, "Татарстан китап нәшрияты"нда балалар китапларына иллюстрацияләр ясаганда, Шүрәле белән күрешергә насыйп булды...» Балалар өчен ясаган иллюстрацияләре күп аның. Бер Шүрәле генә түгел... 

Карашым каршы як диварга төшә - анда мине ялгыз көймә һәм мәңге туктамастай явып торган яңгыр астында калган ялгыз пристань җәлеп итә. «Әстерханда бу, - ди картинаның хуҗасы. - Анда гел яңгырлы булды. Кайтып төшкәч тә мин башта көймәне ясадым, пристань да ияреп кайткан булып чыкты». Никтер карашым бу пристань белән көймәдән аерыла да Күккә агылучы җиде кызга уктала. Алсу апа көлә. «Әйе, шушы яңгырлар аша юл алдым мин тарихка, мифологиягә, этнографиягә», - ди.  
Мин ишеккә киләм. Китәсе килми. Озак кына бүгенге яңгыр кебек җилләгән, сибәләгән сиреньнән күзем алмыйм. Ул үтәкүренмәле. Ачык зәңгәр тәрәзә йөзлекләре ага-ага: яңгыр ерымнарымыни, куерак зәңгәр диварлар да кубарылып төшә... Алар - сиреньгә коя, сирень аларга килеп ягыла... Импрессионизм, дип пышылдый кайдагыдыр эчке хәтерем, әмма мин аны куып җибәрәм. Кирәкми, атамалар, тамга-ярлыклар әлегә каядыр черем итсен, комачауламасын. Ишек - сиреньнең янәшәсендә генә. Күзләремне йомам да, атлап, экспозициянең уң ягына чыгам. 

Һәм - көтмәгәндә-уйламаганда аңа юлыгам. Әйе, нәкъ менә ЮЛЫГАМ. «Каякой. Төркия, 2004 дип куелган. Мин башта ташландык хәрәбәләрне генә күрәм - арткы планны. Нәрсә шулкадәр бимазалый, ник шомландыра да, бер үк вакытта тынычлыкка да өнди соң мине бу картинада, аңлый алмыйм. Карыйм, карыйм... Хәрәбәләр күрмәгәнмени инде без, йә? Ераккарак китәм һәм - төшенәм. Үсемлекләр! Алгы пландагы куаксыман үсемлекләр. Хәрәбә җирләрне басып китеп үсүе белән билгеле балтырганнар. Мин хәрәбәләргә алар аша карыйм да, тойгыларымнан сискәнеп китәм. Бөтенләй башкача «укыйм» рәссам миңа җибәргән сигналны. Бу карт балтырганнар - шушы өрәк-шәһәрнең өстеннән узган, миңа әлегә билгесез булган афәтнең бердәнбер тере шаһитлары. Ә мин - икесенең дә шаһиты: Каякойның да, балтырганнарның да. Менә нигә уңайсыз миңа: мин - рамның бу ягыннан - аларны күзәтәм. Минем Каякойның тарихын беләсем килә башлый... 

Каякой Юнеско тарафыннан саклана һәм Төркиянең уникаль урыннарыннан санала. Ул грек шәһәре булган. Чын исеме - Левисси. Төркия белән Греция арасындагы сугышка чик куелгач, тарихтан билгеле, греклар белән төрекләрне алмашалар. Бер төн эчендә Төркиядә яшәгән барлык грекларны кире - Грециягә, Грециядә яшәгән төрекләрне янә Төркиягә кайтаралар. Каякой греклары үзләре белән нәрсә ала алалар, шуны төенчекләренә төйнәп, күз яшьләре белән шәһәрдән китәргә мәҗбүр булалар. Бар да кала: йортлары да, мал-туарлары да, бар күк мөлкәтләре дә... Аннан бу шәһәрләр талана, һәм инде ташландык хәлгә килә. Хәзер Каякой - туристлар агыла торган урын. "Бер төркем рәссамнар белән бардык без анда, күргәзмәләр булды. Каякойда тагын искиткеч чиркәү бар, аның эченә кереп тә төшердек, ул тәэсирләр һич онытылырлык түгел», - ди Алсу апа, үз картинасына янә кереп киткәндәй. 
«Сөембикә» журналында эшләгән чакларын сагынып искә алды: «Сөембикә» эзләреннән» дигән проект бар иде безнең. Башта без Касыймга бардык, аннары Сарай-Батуга. Үз машинабызда йөрдек. Минем төрки тамырларга орынуым шул чаклардан ук киләдер, мөгаен, Әстерхан яңгырларыннан...»

Аннары Алсу апа белән бик озаклап сөйләшеп утырдык. Болай гына. Әтисен искә алды ул, аның белән тулы бер эпоха киткәндәй булды, дип уфтанды. Залга ул арада керделәр-чыктылар. Соңныннан Алсу апага шалтыраттылар һәм ул өенә ашыкты. Мин калдым. Берара аның мәмләкәтендә ялгызым шаһит булып басып тордым. Балтырганнар кебек. Хуҗалары киткәч, сурәтләрнең карашы мине үтәли тишә башлады. Алар инде хәзер Алсу апаның тәэсирләрен түгел, бары үз тарихларын гына сөйли, бары үз мәгънәләрен генә яудыра иде... Тыңлап бетермичә китәргә ярамый! 

Бераздан кузгалдым. Ишектән чыкканда янә бер күз сирпедем. Әстерхан пристанендә яңгыр һаман да коя. Хәтердә мәмләкәт бикәсенең сүзләре: "Кешеләр киләләр, карыйлар, рәхмәт әйтәләр, димәк аларга барыбер түгел, кемгәдер кызыклы да хәтта. Гаҗәп...»

 
Алсу Тимергалина күргәзмәсе турында фикерләр:
Алсу Тимергалина хатын-кыз рәссамнар арасында үзенчәлекле сәнгать остасы дияргә кирәктер. Ул майлы буяулар белән әсәрләр тудыру өстенә ефәк тукымаларны бизәкләү һәм милли киемле курчакларны хәзерләү эшенә дә алына. Туган шәһәре Казанның ата-бабалардан калган борынгы аһәңенә колак салып, аларны галәмәт гүзәл рәсемнәргә әверелдерә, гүя... Рәссамның әле беркем дә бөтен ягын да ачып сала алмады, бу - бөек сер...
Дамир Фасиев, өлкән фәнни хезмәткәр.
29 июль 2015 ел.

* * *

Искиткеч эшләр! Аларда Ватанга, Кешегә һәм үз хезмәтенә мәхәббәт ярылып ята. Кызлар сурәтләнгән картиналар миндә бигрәк тә тирән эз калдырды. Нинди нәзакәтле, нәфис алар, һәм нинди җан очышы аларда! Бу хозурлык өчен зур рәхмәт Сезгә!
Сезнең шәһәрегезгә Александров шәһәреннән килгәне кунак А.А. Муравьева, Балалар сәнгать мәктәбе педагогы.


Алсу! Кадерле Алсуыбыз!
Үзең кебек үк якты күргәзмәң белән чын күңелдән котлыйбыз!
Без биредәге эшләреңнең күбесе белән таныш. Тарихларын онытмыйбыз... Синең иҗатың шуңа күрә безгә - "Сөембикә" журналы хезмәткәрләренә бик кадерле дә. Алар безгә "Сөембикә"нең синле елларын хәтерләтәләр...
Син - Иске Казанның хәтер сагында торган рәссам. Синең киндердә без кайчандыр белгән, әмма оныта төшкән Казан...
Синең кебек якты күңелле кеше генә балалар китабын бизи аладыр. Шүрәлеңне башка Шүрәлеләрдән аерабыз! Әкиятләрне җанландыруың өчен журналны укучы әниләр исеменнән дә рәхмәт!
Уңышлар сиңа!
Яңа күргәзмәләрдә очрашканчыга кадәр!
«Сөембикә» коллективы.
27 август 2015.

* * *

Безгә сезнең картиналарыгыз бик ошады. Без аларны карап зур ләззәт алдык. Матур да алар, җанлы да, җанга тынычлык та иңдерәләр.
Казахстан, Актүбә шәһәре, Салимбековлар гаиләсе.
26 август 2015.

* * *

Рәхмәт Сезгә бу картиналар өчен! Алар рухны баета, бик күп төрле хисләр уята. Аеруча "Ялгыз пристань" ошады. Уңышлар Сезгә!
Екатеринбург шәһәреннән килгән кунаклар.
23 август 2015.

* * *

Индивидуализм һәм субъективизм котырып чәчәк аткан заманда Алсу Тимергалина картиналары коткару боҗрасы кебек - алар безне гармонияле асылыбызга кайтара, чынбарлык белән арабызны ныгыта, җан белән җиһанны тоташтыручы җепләрне барларга, тоемларга ярдәм итә.
Вологда кунагы.

* * *

Сезнең картиналарыгыздан җылылык бөркелә. Мине бигрәк тә "Таң алды" һәм "Татар бистәсе" дип аталган эшләр сокландырды. Рәхмәт Сезгә бу кешелекле һәм рухи яктылык белән өретелгән киндерләр өчен.
Полина, Мәскәү шәһәре.
20 август 2015

* * *

Картиналар, беренче чиратта, төсләре белән җәлеп итә: алар нәфис, җылы һәм ягымлы. Һәрбер деталь җиренә җиткереп язылган. Бу киндерләр хәзер эленеп торган залны гына түгел, ә йөрәкләрне дә ямьли. Менә дигән кәеф бүләк иткәнегез өчен рәхмәт Сезгә...
Гайнетдиновлар гаиләсе.
20 август 2015.

* * *

Искиткеч матур әкияти урман өчен зур рәхмәт! Күңелне җәлеп итә сезнең эшләр! Күргәзмә үзе зур түгел, әмма бик якты һәм күңел кылларын тибрәтә торган.
Мәскәү кунагы.
21 август 2015.

* * *

Бик зур рәхмәт бу искиткеч күргәзмә һәм хәйран итәрдәй эшләр өчен! Чын сәнгать әсәрләрен күрә алуыбызга сөендек. Рәхмәт!!!
Пермь кунаклары.
2015 ел.

* * *

Картиналар - җан халәте, көйләнеше бит ул. Минем җаныма "Җиде кыз" картинасы шунда ук кереп урнашты. Бу күргәзмәне караганнан соң берни белән дә чагыштырып булмастай тәэсирләр уянды күңелдә.
Ирина, Казан, 2015 ел.

* * *

Гаҗәеп матур картиналар, алар шулкадәр төрле, әмма төрле булуларына карамастан, барысы да йөрәкне әйтеп бетергесез сөенечкә, нурга күмәләр. Рәхмәт бу күргәзмә өчен!
Рязань кунагы, 2015 ел.


Моннан тыш, күргәзмәдә Германиядән, Төркиядән һ.б. илләрдән килгән кунакларның да үз телләрендә калдырган матур-матур фикерләре бар иде.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар