Логотип
Өй

Коткарыгыз, ремонт...

Ниһаять, булды! Ремонт ясау өчен кирәк бар нәрсә дә алынды шикелле. Инде тәвәккәллисе генә калды. Әтиебез әнә: «Иртәгә башлыйм», – ди. «Ремонтка тотындык әле», – дип әйткән кешене ишеткән саен кабатлаган үз сүземне искә төшерәм: «Ремонтны башлап була, бетереп булмый аны». Шулай, йә вакытың җитми кала, йә акчаң. Кемдә нинди сәбәп инде. Безнең Ринатның эшләгән эше үз күңеленә ятарлык булмаса, аны ташлап, шактый вакытлар кабат кагылмый йөри торган гадәте дә бар. Миңа андый чакларда артык сораулар бирми-йөдәтми сабыр гына көтәргә кала. Тозны бергәләп әле күп булмаса да, инде аз да ашамадык – бер-беребезнең холык-гадәтләрен өйрәнерлек кенә гаилә стажыбыз, шөкер, бар. Тормыш иткәндә сабырлык кирәген генә чамалыйбыз. Эшләми икән – торып торыр, кунак киләсе юк, дим мин. Кунак килсә дә аптырамыйм: «Бездә ремонт әле», – дим дә, сүзне шуның бетерәм. Аның кайчан башланып, күпме барганын нигә әйтеп торырга? Үз җае белән барыбер бер эшләнеп бетәсен беләм лә мин. Аннан, әтиебезнең эше ярты юлда туктап калган икән – көт тә тор, улыбыз Булат әйткәндәй, димәк, аның башында тагын яңа идея туып ята...
Көне килеп җитә һәм Ринат аны, ниһаять, миңа да ача. Инде без ул яңа идея белән икәүләп яна башлыйбыз. Берзаман мин, әтиебезне дә уздырып, бу идеягә, аны үзем уйлап тапкандай, ике куллап ябышам – барча хатын-кызларга хас булган сыйфат миннән дә ерак йөрми – хыялның тизрәк чынбарлык булуын тели башлыйм. Менә әле бу юлы да шулай. Инде өндә дә, төштә яңа кухня белән саташам. Әтиебез авызыннан: «Иртәгә башлыйм», – дигән сүз чыккач, аздан гына кычкырып җибәрмәдем: 
– Ура-а, бездә ремонт!

Беренче атна

Туздырасы – җыясы түгел. Тәрәз төбендәге гөлләр, шкафлардагы савыт-саба, ярма-шикәрләр, куна тактасы, уклау ише нәрсәләр – һәммәсе тиз генә башка бүлмәләргә күченде. Кайсы балалар бүлмәсендәге өстәл өстенә, кайсы Булатның уенчыклары янына өстәл астына урнашты, икенчеләре – залга, өченчеләре балконга ук чыгып китте. Урамнан кайтып өй ишеген ачуга күз хәзер беренче булып залга, диван янәшәсендәге кечкенә өстәлгә менеп кунаклаган микроволновкага төшә. Кыскасы, бөтен нәрсә буталды, өйнең асты өскә килде. 
Тиз генә иске обойны куптарып та ташладык. Буй җиткән кадәресенә Булат та тырышты. Төзүчеләр ябыштырган обойны куптарганда яратып калды ул бу эшне. Өч яшьлек бала килеп кагылуга буе-буе белән егылып төштеләр бит. Юк, юк, һич гаепләп әйтүем түгел, нишләтәсең, алган хезмәт хакларына чаклап, «миннән киткәнче, иясенә җиткәнче», дип эшләгән булганнардыр инде. Үзебез ябыштырганнары алай җиңел генә бирешмәсәләр дә, куптарасы барыбер яңаны ябыштырасы түгел, тиз булды. Обой астыннан яшел буяулы стена күренде.
Ринат кичә көне буе шул буяуны кырды. Кафель – обой түгел, бу буяу өстенә берничек тә ябышмаячак. Булат белән без дә булышкаладык. Тик Булатны әтисе: «Буяу күзеңә керер», – дип, кухнядан бик тиз озатты. Минем дә әлләни файдам тимәде шикелле – бер дә үрчеми торган эш булып чыкты ул. Буяу калын төшкән җирләре ярый әле, куба, ә жәлләбрәк буяган урыннары... (Кызык, стенаны буярга дигән кагыйдәне чыгарган кешенең үз кухнясында буяуны кем кырды икән?)
Бүген исә әтиебез бер як стенаны тигезләргә тотынды. Иртәдән бирле нидер үлчи, исәпли... Мин аны читтән генә күзәтәм. Ничекләр итеп тигезләмәкче икән соң ул? Стена белән гипсокартон арасына ком, таш яки цемент тутырыр микән. Карале, чүкеч тотып кадак та кага белмәгән килеш, әллә ниләр турында нигә баш ватып утырам соң. Эшлим дип тотынгач, ир-ат үзе беләдер.
«Кухня ремонтлыйбыз әле», – диюемә, улымның бер классташының әнисе: «Суга ваннага йөрисезме?» – дип сорагач, беркөнне аптырабрак калган идем. Аңладым. Менә, кухнядагы кранны алгач, ваннага йөрергә генә кала шул.
Кер юу машинасының өсте өстәлгә әйләнде. Анда сыймаган савыт-сабаны ванна эченә дә куеп торам. Мунчала, сабын, шампунь-кремнар янында кастрюль, тәлинкәләр... Кызык бездә хәзер!
Яраткан чынаягымның тоткасын төшердем. Ялгыш ванна ишегенә бәрдем. Кәефем шуңа юк бугай, һич аңлап бетерә алмыйм, тик торганнан ачуым да шуңа киләме икән соң? Никадәр тырышсам да, Булатка кычкырудан да үземне барыбер тыеп кала алмадым: 
– Тагын телевизор алдында утырасыңмы? Ул мультфильмнарың да бетмәде инде! Дәресеңне кайчан әзерлисең?
Булат телевизорны сүндерде дә шыпырт кына бүлмәсенә кереп китте. Күзләреннән күреп торам, берни аңламады, балакаем. Сәгать өчтәге мультиклары беткәч, ул әйтмәсәм дә дәресләренә утырасы иде бит.
Ринат кофе эчеп алырга уйлаган. «Шикәр таба алмыйм, син кая куйганны хәтерлисеңме?» – ди. Табарсың бу мәхшәр эчендә шикәр!
Атна буе көткән газчыбыз җомга көнне кич белән генә килде. Яңа йортларның кухняларында газ счетчиклары бар бит хәзер. Ул үзе бик җайлы, бер сүз юк, тик аның торган урыны... Шул счетчикны күчермичә газ плитәсе өстенә һава суыргыч та куеп булмый, шкаф та элә алмыйсың. Газ хуҗалыгының телефоннарын таптык, шылтыраттык. Начальникның мондый үтенечне беренче генә ишетмәве күренеп тора, сүзебезне тыңлап та бетермәде: «Проектны үзгәртергә кирәк, бригада җибәрермен, тик әлегә машина буш түгел», – диде ул. Машина, бригада... Бик катлаулы була түгелме соң бу? Көтеп тә җиткезмәссең үзләрен, түләп тә бетерә алмассың. Мондый чакта иң яхшысы шул бригаданың бер кешесен табу...
Рафаэль абзый эшкә тотынуга (бер дә «бригада кирәк» дип тормады, ике сәгать эчендә үзе генә дә ялт иттерде ул аны) безгә күрше әби керде. Ул да күчеп килгәннән бирле счетчигын читкәрәк куйдыртып, ул урынга шкаф эләргә хыяллана. Кухняга башын тыгуга әби безгә инде мең дә бер тапкыр сөйләгән сүзен яңадан башлады:
– Соң аны башта ук башка як стенага куеп булмый идеме икәнни?
– Рәхмәт әйтергә кирәк, әбисе, югыйсә, без ничек акча эшләр идек?
Менә сиңа кирәк булса! Сүзгә кесәгә керми торган әбиебез дә бермәл аптыраудан телсез калды, аннан абзыйга: «Ник мин әйтим, үзең әйт», – диде дә борылып чыгып китте.
Ремонтка тотынганнан бирле гел бер нәрсә хакында уйлап йөрим. Әллә болар арасында беркайда да теркәлмәгән бер килешү бармы, дим. Төсе ямьсез, сыйфатсыз буяу чыгаручылар белән кухняны шул буяуга буярга кушучылар арасында яки бүлмә стеналарын кыек-мыек ясаучылар белән гипсокартон җитештерүчеләр арасында. Газ хезмәте исә барысын да уздырган, читләргә ялынмаган; счетчикны кешегә җайсыз урынга урнаштырган да шул «хатасын» төзәтеп йөреп хәзер акча эшли.
Алайга китсә, аның бөтен дөньясы шушыңа корылган бугай инде. Әнә атна ахырында көннәр суытып җибәрде дә өйләргә боз салкынлыгы иңде. Ринат: «Кайчан җылы бирәселәрен кем белгән, кечкенәбез авырый күрмәсен», – дип, эшен ташлап, кибеткә, җылыткыч алырга чыгып китте. Җылыткыч җитештерүчеләр белән җылылык бирүчеләр үзара килешенмәгән дип, йә, кем әйтә ала?!

Икенче атна

Иртәгә кафельне ябыштырып бетерәм, дип хыялланган әтиебезне эшкә чакырып алдылар. Ике көнгә! Димәк, ике көн барысы да ярты юлда туктап торачак. Йә, Раббым, бу ремонтның бер дә очы-кырые күренергә охшамаган бит әле.
Өй һаман сугыш кырын (тәүбә, тәүбә, таптым чагыштыру!) хәтерләтсә дә, барыбер азмы-күпме бушады – иске гарнитурны алып киттеләр. Иске дип, алай иске дә түгел иде әле ул. Инде яңа хуҗаларын да безне сөендергән кебек сөендерсен, йортларына бәрәкәт алып килсен.
Күршеләрнең колаклары бүген ял итәдер. Бу арада болай да очраганда күзләренә туры карамаска тырышып йөрим. Әлегә сүз әйткәннәре юк югын да, шкафлар элә башлагач, стена тишкәндә ни булыр?!... (Хәер, панель йортларның шул ягы да бар – подъездыңда кайсы катта стена тишсәләр дә, ул синен күршеңдә генә кебек яңгырый. Куркуым да әле, мөгаен, юккадыр, безнең ремонт ясап ятуыбызны стена күршеләребез шәт чамаламыйлардыр.)
Бу тынлык миңа ошамый дигәндәй, ашыгып-кабаланып телефон шылтырады. Группадашым Ләйсән! Бер-беребезнең тавышына кадәр сагынылган! Студент чакта тапкан дуслар туганнардай якын бит алар...
       – Ни хәлләрең бар? Син эштәме? Кызларың үсәме?
Ләйсән сорауларымны тыңлап та бетермичә сүземне бүлде:
       – Беркая да чыгып китәргә җыенмыйсыңмы? Без ике сәгатьтән сездә булабыз.
     – Килмәгез! – Минем кинәт шулай кычкырып җибәрүемнән оялып, телефон трубкасы кызарып чыкты бугай. – Килә күрмәгез! Бездә ремонт!
     – Булса соң? Ике сәгатьсез килеп җитмибез ич әле без. Ялымның соңгы атнасы. Рөстәм дә башка алып барып йөри алмыйм, ди.
Аның соңгы сүзен отып алган телефон гудоклары бөтен өйгә ишетелерлек итеп «көт, көт» дип яңгырады.
Ике сәгатьтә нәрсә эшләп өлгерә алам соң? Тузаннарны сөртеп чыга алам. (Бу да аз түгел!) Ә нәрсә пешерергә? Тавыгым бар ич!.. (Тик ярты сәгатьтән соң, бала уянгач, миңа аны кире суыткычка тыгарга туры килде. Аяк-кулларым бәйле чак, аңларлар.)
Кыскасы, якты чырай, такта чәй булды инде бу. Ринат: «Ярар, ул кадәр борчылма, Кама Тамагы Каф тавы артында түгел, тагын килерләр, ремонт беткәч, өйләр җыелгач», – ди. Ерак түгел дә, күрешмәгәнгә дүрт-биш ел узган әнә. Балалар үстергән чак бит, кем әйтмешли, икебезнең дә итәкләр бозга каткан.
Ринат обой ябыштыра.
Сеңлемнең эшендә бер абзый: «Икәү бергә обой ябыштырсаң, хатының белән йә аерыласың, йә инде бик шәп яшәп китәсең», – дип сөйли икән. Уйнап-көлеп әйтсә дә, сүзендә хаклык та юк түгел. Йә тигез ябышмый бит ул обой, йә астында һава кала, һәм нигәдер барсына да сиңа булышып торучы янәшәдәге кешең (күп вакыт хатын була инде ул) гаепле тоела. Хатын-кыз да сабырсызлардан булса, теге абзый әйткәндәй, өйдә зур тавыш чыгасын көт тә тор. Ә аның ни белән бетәсен бер Ходай үзе генә белә. Тик бу инде безгә кагылмый, әллә ничә тапкыр бергә алыштырган бар обойны. Хәзер Ринат аны гел үзе генә ябыштыра. Мине югалтасы килмәгәннәндер инде.
Балалар бүлмәсеннән үзем дә чыкмыйм, балаларны да чыгармаска тырышам. Обой ябыштырган кешедән читтәрәк торуың хәерле. Өстәвенә, обой ошамый бугай үзенә. Яңаны эзләргә чыгып китәр микәнни? Йә, Раббым, кайчан бетә соң бу ремонт?!
 – Әнием, журналдагы постерны стенага элим әле!
 –  Кичә «юк» дидем бит инде мин сиңа!
–Үз өемдә үзем теләгәнне эшләргә ирек бирмисез...
Булатның бу сүзе соңгы тамчы булды бугай. Ярсып түгеләм-түгеләм дип торганда күп кирәкмени?
 – Нәрсә бүлешә алмадыгыз?
Әтисенә Булат та дәшмәде, мин дә җавап бирмәдем. (Әйтергә дә яхшы түгел, әмма миңа инде җиңелрәк иде. Эчтәге ул ачу «савытын» кайберәүләр вакыт-вакыт юкка түгеп тормыйлар, күрәсең.)
Бала онытыр, диген, улым иртүк кичәге хәлне искә төшерде.
  – Әнием, нигә син миңа шулай кычкырдың?
  – Өй тузган, әйбер таба торган түгел, ардык... Бездә, мөгаен, инде депрессия башланадыр.
– Ә нәрсә ул депрессия?
   – Күрәсең бит, кәефебез юк, бөтен нәрсәгә ачуыбыз килә.
Ул мәктәптән кайткач, бүген үз-үзебезне әйбәт тотарга бер-беребезгә сүз бирешәбез.
Әйе, чынлап торып ардырды бугай бу ремонт. Ваннада савыт-саба юу туйдырды, рәхәтләнеп ашарга әзерли алмау, тузан... Минем хәзер: «Ур-ра, ремонт» дип түгел, «Коткарыгыз, бездә ремонт!» – дип кычкырасым килә.

Өченче атна




ИКЕАның Германиядә чыккан каталогы туксанынчы еллар башында безнең кулга ничек килеп эләккән булгандыр, инде икебез дэ хәтерләмибез. Ринат белән без аны ничәмә-ничә тапкырлар карап чыктык икән?! Хыялланып, кызыгып, үртәлеп... Ул чакта кемдер: «Бервакыт Казанда да ИКЕА ачылачак», – дисә, белмим, ышаныр идекме икән? Әкият, дип көлгән булыр идек, мөгаен. Бүген исә бөтен дөньяга билгеле бу швед кибете белән янәшә яшәп ятабыз. Россиядә дүртенче кибет ачу өчен аларның Казанны сайлаулары да нигәдер могҗиза булып күренми. Әллә без озак яшибез, әллә дөнья шулай тиз үзгәрә. Әле кайчан гына кешеләрнең кибеттә пыяла шешәләрдә сатылган сөт өчен сәгатьләр буе чират торуларын Булатка сөйләгәндә, мин үземне шундый борынгы итеп тоям...
Кайчандыр чынга ашмас булып тоелган хыялларны чынбарлык итеп нигә бер рәхәтлек кичермәскә? Без быел яз буе һәр кич саен утырып кухня эскизы сыздык. (Стандарт кухняның нәрсәсен уйлап торасың инде аның, дияргә ашыкмагыз. Шведлар: «Есть ИКЕА – есть идея» дигән сүзне рифма өчен генә әйтми алар!)



    Нәрсә тәкъдим итсәләр, ягъни сатуда ни бар – шуңа канәгать булырга өйрәнгән кешеләргә үз хыялларын эшкә җигү бик үк җиңел түгел икән ул. Сайлау мөмкинлегенең зурлыгы алдында югалып каласың. Шкафларның нинди биеклектәгесенә тукталырга – алтмышлыгамы, туксанлыгамы; пыяла ишекләрне ничәне куярга, әллә куймыйча ачык кына калдырыргамы; кранны, газ плитәсен кая урнаштырырга, нинди төсле ишекләр, өстәл өсте сайларга...
Ходайга мең шөкер, бетон стенаны тишкән тавышка да түздек. Күршеләргә дә рәхмәт, җитәр сезгә, туктагыз, дип, батареяны кыйнаучы булмады.
Күз алдында үзгәргән кухнядан чыгасы да килми. Гел әтиебезнең аяк астында буталабыз. Тагын аз гына түзсәк...
Шкаф тоткаларын махсус алмый калдырган идек. Соңыннан сайларбыз дип. Сайладык... Аз да түгел, күп тә түгел – нәкъ ярты көн! Арзанрагын алмакчы идек тә, аннан, бәләкәй генә сәдәбе килешле тоелмаса, күлмәкнең дә матурлыгы югала, иң мөһиме – күңелебезгә ятышлысын алыйк, дидек. (Кемдер, мөгаен, ремонтның күпмегә төшкәнен әйтүемне дә көтәдер. Әйдә, акча турында сөйләшмик әле. Әйтсәм, берәүләр – азсыныр, икенчеләр – күпсенер. Аякны һәркем юрганына карап суза бит аны.)
Бу урында «Бетмәде инде бу ремонтлары» дип, язманың ахырына җитмичә ташлаучылар булса да, шаккатмыйм. Нишлим соң, өй буйлап таралган савыт-сабаны гына да яңа шкафларга бер кич һәм бер көн буе урнаштырдык әнә. Һәр нәрсәнең үз урынын табарга кирәк бит. Ни әйтсәң дә, тутыру, бушату кебек, җиңел түгел инде ул.
Озак булса булды, аның каравы кирәкмәгән әллә никадәр савыт-сабадан арындык (ташларга кызганып гел эчкәрәк тыгып куйган андый артык савыт-сабадан шкафларны, гомумән, ярты ел саен чистартып торырга кирәк, диләр).
Тәрәз төбендәге буяулар яңартылды, тәрәзәләр юылды – яңа пәрдәләр эленде – кыскасы, кухнябыз ялт итте. Атна буе эзләгәч, ниһаять, уклавымны да табып (аяк астында аунамасын, дип суыткыч өстенә үзем куйганмын, югыйсә), алма бәлеше пешердем. Телевизордан бик еш күрсәтелә торган «Генеральная уборка» (Ш. Хөсәенов) спектакленең ахырында бөтен гаилә сөйләшми-дәшми генә чәй эчкән кебек, без дә сүзсез генә чәй эчәбез. Бу кадәр ыгы-зыгыдан соң элеккеге эзгә кайтып, тыныч кына яши башлау өчен вакыт кирәк әле. (Кемгәдер кушып эшләтү, бәлки, җиңелрәк тә, тизрәк тә булган булыр иде дә... Тик «Ринат һәммәсен үзе эшләде!» дип әйтә алу өчен, мин ремонтны тагын бер тапкыр кичерергә дә риза! Бөтен нәрсәгә әтиебез кулы кагылганга рәхәт тә бит безнең өебездә.) 
Бәләкәчебезнең генә бернәрсәдә дә гаме юк. Тешсез авызы белән әле миңа, әле әтисенә, әле абыйсына карап елмая. Берәү үзенекеләрне таный башлады монда! Ремонт ясарга өч айлык нәниебез белән тотынганны әйтмәгән идем бит әле...





«Сөембикә», №1, 2005 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар